Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бәхил булыгыз, туганнар»: Башкортстаннан тагын бер җырчы махсус операциягә киткән

news_top_970_100
«Бәхил булыгыз, туганнар»: Башкортстаннан тагын бер җырчы махсус операциягә киткән

Башкортстаннан җырчы Марсель Фәрхетдинов, махсус операциягә бару өчен, Оборона министрлыгы белән контракт төзегән. Ул «Башкортостан» полкында хезмәт итәчәк, дип яза «Башкирский батальон» телеграм-каналы.

Марсель Фәрхетдинов полкташлары белән концерт куйган һәм «Әйләнеп кайта алсам» дигән җыр җырлаган. Марсель бу җырны июльдә махсус операциядәгеләргә багышлап яздырган булган.

«Махсус операциядәге, һәм беркайчан да безнең белән булмаячак егетләр өчен» дигән җырчы «Башинформ»га.

Марсель Фәрхетдинов Караидел районыннан, ул – республика һәм төбәкара конкурслар лауреаты.

«Әйләнеп кайта алсам»

Ләйлә Дәүләтова сүзләре, Илназ Хәкимов көе

Без күрәсен кеше күрмәс,

Китәм, дуслар, шуңа да.

Егет кеше кереп чыгар

Утына да, суга да.

Кадерләр идем тормышны

Моннан исән-сау калсам.

Үз аягым белән кабат

Әйләнеп кайта алсам.

Тап тошмәс, борчылма, әткәй

Синен горур исемгә.

Якыннарым, барчагыз да,

Булырсыз сез исемдә.

Догалар укып тор, әнкәй,

Син әйтсәң, Алла саклар.

Күз яшен тамган теләкләр

Фәрештә булып яклар.

Ачуланма, мәхәббәтем,

«Сөям» дип әйтә алмасам.

Бәхил булыгыз, туганнар,

Әйләнеп кайта алмасам.

Кадерләр идем тормышны

Моннан исән-сау калсам.

Үз аягым белән кабат

Әйләнеп кайта алсам.

Марсель Фәрхетдиновның җырлары:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100