Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Марсель Фәрхетдинов махсус операциядә һәлак булган дусты истәлегенә клип төшергән

news_top_970_100
Җырчы Марсель Фәрхетдинов махсус операциядә һәлак булган дусты истәлегенә клип төшергән
Марсель Фәрхетдиновның шәхси архивыннан алынды

Башкорт һәм татар эстрадасы җырчы Марсель Фәрхетдинов махсус хәрби операциягә багышланган клип чыгарган. «Әйләнеп кайта алсам» дигән җыр Украинадагы хәрбиләргә багышлана. Сүзләрен Ләйлә Дәүләтова язган, музыка Илназар Хәкимовныкы. Видео бик күп караулар һәм комментарийлар җыйган.

«Интертат» Марсель Фәрхетдинов белән элемтәгә чыкты. Автор үзен бик тыйнак тотты, шуңа күрә җаваплары да кыска булды.

Яшь башкаручы Башкортстанның Караидел районында туган, хәзер Уфада яши. Үзен «мишәр» ди. Хатыны – Ирина, балалары – Альмир, Линар, Азалия.

Ул музыкага катышы булмаган гаиләдә туып-үскән, әтисе механизатор булып эшләгән, ә әнисе РТСта оператор булган. Хәзергесе вакытта авылда яшиләр, пенсиядә.

Марсель Фәрхетдинов 2 ел разведка бүлеге командиры булып хезмәт иткән. Армия елларын искә алырга яратмавын әйтте. «2006 елда гвардия өлкән сержанты дәрәҗәсендә запаска киттем. Мин – патриот! Илдә бүгенге вазгыять тә мине читләтеп узмады. Бу хакта аеруча сөйләргә яратмыйм. Кыскасы, утта да, суда да булдым», – диде ул.

«Белемем буенча мин бухгалтер-экономист. Белгечлек буенча беркайчан да эшләмәдем. Чаллыда «КамАЗ»ның металлургия заводында форма линиясе бригадиры булып эшләдем. Гаилә хәле буенча Башкортстанга кайткач, Эчке эшләр министрлыгына хезмәткә кердем», – ди ул.

Марсель Фәрхетдинов балачактан бирле җырлавын әйтте. «Зур сәхнәдә 2017 елдан бирле. Гүзәл Әхмәтова белән эшләдем, аның коллективында вокалист һәм концерт директоры булдым. Башкортстан, Татарстан һәм күрше төбәкләр буенча гастрольләргә чыктык. Җырларны үзем язмыйм, фәкать авторлар белән генә эшлим.

«Әйләнеп кайта алсам» дигән җырны гитарада уйнап, иптәшем җырлый иде. Кызганыч, ул махсус хәрби операциядә һәлак булды. Бу җырны иптәшем истәлегенә яздырдым. Җырны клип белән бизәү идеясе туды. Җырның авторын таптым, шалтыратыштык, килештек. Җырны хәзерге вакытта махсус операциядә булган һәм безнең белән инде беркайчан да булмаганнарга багышларга булдым.

Әлеге идеяне кыска вакыт эчендә гамәлгә ашырдылар, миңа башкорт егетләре ярдәм итте. Зур рәхмәт аларга моның өчен! Клипта, кадрларда – безнең барлык егетләр! Барыгызга да тынычлык һәм яхшылык телим!» – диде ул.

Ләйлә Дәүләтова: «Күзләремә яшьләр килде»

Бу җырның язылу тарихы турында сорап, Ләйлә Дәүләтовага мөрәҗәгать иттек.

«Очраклы гына бу клип турында язма укыдым. «Әйләнеп кайта алсам...»

Бигрәк таныш сүзләр, минәйтәм, нәрсә икән бу. Сүзләрен мин язган җыр, бик мәгънәле, көн кадагына суга торган клип булып чыкты.

Чыннан да сүзләре әле генә язган кебек.

Чынлыкта, бу җырның язылганына кимендә 10-15 ел бар инде. Зөлфәт Зиннуровка язган идем. Заказ буенча. «Ир-егетләр җырлый торган җыр кирәк», – дип сораган иде бугай. Тыштан нәфис күренсәм дә, 4 абый белән үскәч, миндә чын ирләр характеры, ир-ат логикасы инде. Йөрәгемә шундый сүзләр килгән булгандыр инде. Зөлфәт бик ошатып алган иде. Җырладымы икән – белмим.

Менә бит, еллар узгач, бу җырны яңа сулыш белән чыгарганнар. Көе, клибы, башкаруы да искиткеч булган. Маладислар. Нәкъ вакытында.

Сүзләре буенча нәрсә әйтим инде?

Әткәй мәрхүм әйтә торган иде: «Син яз, иҗат ит. Синең язган шигырьләр – еллар узса да, мәгънәсен югалтмый торган шигырьләр», – дип. Сәясәтне, сәнгатьне, әдәбиятны яхшы белә торган кеше иде Әткәй. Еллар узгач, Әткәйнең менә шул сүзләре искә төште.

Хәтта үзем дә шаккатып тыңладым бу җырны. Күзләремә яшьләр килде.

Йөрәгеннән кичергәннәргә Аллаһ ярдәм бирсен. Тизрәк дөньялар тынычлансын иде инде. Кем көчлерәк, кем баерак, кем-кемне җиңә ала, дип, ярышып яши торган заман узсын иде тизрәк. Адәм балалары «кем мәрхәмәтлерәк» дип ярыша торган булсыннар.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 19 июль 2023
    Исемсез
    Матур жыр йорэккэ утеп керэ
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100