Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мобилизациядә «Киек каз юллары»н җырлаган Артур Хәсәнов: «Повестка килгәч, китәсең инде»

«Интертат» мобилизацияләнгән егетләр алдында җыр башкарып Интернетны шартлаткан Артур Хәсәнов белән таныштыра.

news_top_970_100
Мобилизациядә «Киек каз юллары»н җырлаган Артур Хәсәнов: «Повестка килгәч, китәсең инде»
Артур Хәсәновның шәхси архивыннан. Барлык фотолар да үзенең рәсми рөхсәте белән урнаштырыла

Мобилизациягә эләгеп, солдатлар алдында Филүс Каһиров репертуарыннан «Киек каз юллары» җырын башкарган егетнең видеосы бер генә кешене дә битараф калдырмагандыр, мөгаен. Әлеге видео Интернет челтәрендә һәм мессенджерларда яшен тизлегендә таралды һәм бөтен Татарстанны шаулатты. Артурның тавышын ишетеп: «Филүстән дә шәбрәк җырлый», – дип бәя бирүчеләр дә күп булды. Күрше республикада шундый талантлы милләттәшебез барлыгын белмичә дә яшәп ятканбыз.

«Интертат» хәбәрчесе «бер иртәдә Интернет йолдызына әверелеп уянган» Артур Хәсәнов белән элемтәгә керде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу көннәрдә Артурны эзләүчеләр бихисап күп булган икән. Миңа җырчыны табарга ул эшләгән Дүртөйле шәһәре мәдәният йортының кадрлар бүлеге җитәкчесе Гүзәл Хәмзина ярдәм итте. Зур рәхмәт аңа.

Артур бүгенге көндә, барлык мобилизацияләнүчеләр белән бергә, Пенза шәһәрендәге җыелу пунктында өйрәнүләр уза. Аның белән кичке якта гына шалтыратыша алдык.

«Җитди һөнәр иясе буласым килгән иде»

Артур – татар егете, Башкортстанның Нефтекамск шәһәрендә дөньяга килгән. 11 нче сыйныфка күчәр алдыннан, шәхси сәбәпләр аркасында, җырчының гаиләсе Илеш районының Лаяшты авылына күченеп кайта. 11 сыйныфны Артур авыл мәктәбендә тәмамлаган.

«Өлкән сыйныфларда укыганда ук музыка белән кызыксына һәм мөстәкыйль рәвештә  шөгыльләнә башладым. Ләкин, профессия сайлау вакыты җиткәч, җитдирәк һөнәр иясе буласы килде. Уфаның радиоэлектроника көлиятенә укырга кереп, МЧС кафедрасын тәмамладым. Укып бетергәч, бер ел армиядә хезмәт иттем.

Хәрби хезмәттән кайткач та һөнәрем буенча эшләмәдем. Музыкага тартылуым барыбер үзенекен итте. Башта Югары Яркәй мәдәният йортына, кабат Туймазы татар дәүләт драма театрына тавыш операторы булып урнаштым. Яркәйдә вакытта халык театрында да уйнап йөрдем.

Соңгы елларда Дүртөйле мәдәният йортында тавыш операторы булып эшләдем. Барлык уздырылган концертларда да катнашып килдем», – дип башлады Артур үзе белән таныштыруны.

 

Фото: © Халык театрында уйнаган вакыты. Артур – беренче рәттә кызыл күлмәктән

Артур, син татар егетеме? 

Әйе, татар егете. Ләкин шәһәрдә үскәч, рус телендә фикерлим, русча сөйләшүе җайлырак.

Нәселегездә җырчылар бармы, Артур? Син ничек шулай моңлы булдың?

Минем бертуган абыем Марат Хәсәнов – Уфа «Нур» татар дәүләт театры артисты, режиссер. Казанда мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлады. Инде күп еллар театрда эшли. Туганнан туган абыем Әхмәтгаләмов Радик – җырчы, аранжировкалар остасы. Аның әнисе, мәрхүмә Лилия апа да җырчы иде.

Әти-әниең дә җырларга яратадыр?

Аларның җырлаганын бер дә хәтерләмим (көлә). Әти белән әни пенсиядә инде. Әнием – логопед-укытучы. Әти гомер буе Себер якларында эшләде. Абый белән мин генә сәнгать юлыннан киттек..

Артист буларак үсү мөмкинлегең бар идеме?

Мин Стәрлетамактагы Башкорт музыка һәм сәнгать көллиятенә укырга кергән идем. Укуы бик ошаса да, ул вакытта Туймазы театрында эшләп, гастрольләрдән кайтып керә алмавым сәбәпле, ташларга туры килде. Ә болай җырчы булырга кечкенәдән хыялландым. Гастрольләр белән йөрергә, үз исемемне булдырырга бик тә телим. Мин әле яшь, шуңа ярты юлда тукталып калырга җыенмыйм. Алга таба да әлеге юнәлештә эшләвемне дәвам итәчәкмен. Соңгы вакытта вокал буенча популяр җырчы Гүзәл Асылбаева белән шөгыльләнүем дә күп файда һәм этәргеч бирде.

 

Фото: © Артур Хәсәновның шәхси архивыннан

Зур масштабларда эшләү өчен, талантлы булудан тыш, артист тагын нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

Артист ия булырга тиешле бердәнбер сыйфат ул – үз эшеңә тугры булу һәм тулысынча бирелеп эшләү.

Үзен татар-башкорт эстрадасыннан кемнәрне яратып тыңлыйсың?

Яраткан җырчыларым – Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин, Илдар Хәкимов, Рифат Зарипов. Дустым Ленар Шәймөхәммәтовның җырлавын яратам, ул хәзер Ришат Төхвәтуллин төркемендә эшли.

Син дә берәр артист белән хезмәттәшлек итәргә теләр идеңме?

Андый хыялым бар, әгәр дә тәкъдим булса, һичшиксез кабул итәр идем.

«Әлеге җырны публикага беренче тапкыр җырлавым»

Интернетта чын «йолдыз»га әверелдең, андый тәкъдим булмый калмас. Әлеге видео шулай популяр булып китәр дип уйламагансыңдыр?

Видео астында меңнән артык комментарий калдырдылар. Минем әле беркайчан да шулхәтле күп кайтавазлар алганым юк иде. Ролик 109 мең карау җыйды! СМСлар бик күп килә. «Сиңа зур сәхнәләргә чыгарга кирәк», «Бик матур җырлыйсың», – диләр, рәхмәтләр әйтәләр. Хәтта барлык хәбәрләргә дә җавап биреп тә өлгерә алмыйм, кичләрен генә, буш вакытта җавап язарга тырышам. Җырчы Филүс Каһиров бик мактап СМС язды. Әнвәр Нургалиев, Рифат Зарипов кебек җырчылардан да җылы сүзләр ишеттем.

Андый комментарийлар аз булса да кәефеңне күтәреп җибәргәндер.

Әлбәттә, аеруча мондый шартларда булганда, андый җылы сүзләр ишетү бик рәхәт.

Син ул җырны кайда җырладың?

Иртәнге построение вакытында, безнең янга Пензадан җырчы балалар килеп концерт куйды. Аралаша торган егетләр минем җырлаганны беләләр. Шул арада кайсыдыр «старший» янына барып, мине дә җырлатуларын сораган. Көе телефонымда бар иде.

Мин әлеге җырны күптән түгел генә өйрәндем. Мәдәният йортының сезонны ачу концертында башкарырга тиеш идем. Кызганычка, сәхнәдән түгел, хезмәттәшләрем алдында җырларга туры килде. Әлеге җырны публикага беренче тапкыр җырлавым.

 

Фото: © Артур Хәсәновның шәхси архивыннан 

«Бер кешенең дә гаиләсеннән аерылып чыгып китәсе килмәгәндер»

Күңелсезрәк әйберләр турында да сорашмыйча булдыра алмыйм, Артур. Повестка кайчан килде?

Повестканы 25 сентябрь көнне иртән өйгә китерделәр. 26сы иртән алып та киттеләр.

Җыенырга да вакытың булмаган икән.

4ләрдә военкоматтан кайттым. Кичен, саубуллашырга дип, бөтен туганнарым җыелды. Икенче көнне үзем эшли торган мәдәният йорты яныннан алып киттеләр. Анда да җырладым әле мин, русча җыр.

Армиядә кайсы якта хезмәт иткән идең?

Елань шәһәрендә һәм Әрмәнстанда.

Хәрби тәҗрибәң булгач, чакыру килер дип уйлагансыңдыр?

– Юк шул, уйламаган идем. Ләкин килде.

Китәсең килеп киттеңме?

Кирәк булгач, повестка килгәч, китәсең инде.

Калу, отсрочка ясау мөмкинлеге булмадымы?

Мөмкинлекләр… Мин сорап та тормадым, дөресен әйткәндә. Сау-сәламәт, хезмәт иткән егет мин. Ә болай китәсем бер дә килмәде инде. Бер кешенең дә гаиләсеннән аерылып чыгып китәсе килмәгәндер.

Илдәге вазгыять турында нәрсә уйлыйсың? Ниләр булып бетәр икән?

Әлегә бернинди фаразларым да юк, дөресен әйткәндә.

«Монда армиядәге кебек яшибез»

Бүгенге көндә син кайда һәм көн дәвамында нәрсәләр белән шөгыльләнәсез?

Без әлегә Пензада, җыелу пунктында. Биредә 21 октябрьгә кадәр булачакбыз. Алга таба кайда китәчәгебезне әйтә алмыйм. Көн дәвамында өйрәнүләр үтәбез.

Нәрсәләр эшләргә өйрәтәләр сезне?

Без монда армиядәге кебек яшибез инде. Иртән 6да торабыз. Көне буе өйрәнүләрдә йөреп, кич кенә кайтып керәбез. Алга таба нәрсәләр кирәк булуы бар – барысына да өйрәтәләр. Коралдан атарга, траншея казырга, граната шартлатырга... Кыскасы, хәрби эшкә  өйрәнәбез. Әлегә берничә дәрес кенә булды, искә төшерәсе әйберләр бик күп. Укулар теория һәм практика рәвешендә уза. Башта сөйлиләр, аңлаталар, күрсәтәләр. Без шуннан соң гына кабатлыйбыз.

Медкомиссия уздыгызмы инде?

Булачак. Без Башкортстан егетләрен карарга үзебезнең табиблар киләчәк. Бәлки, кемне дә булса, сәламәтлеге буенча хезмәттән азат итәрләр.

Якыннарыгыз белән күрешергә рөхсәт итәләрме?

Мөмкинлеге булып, монда хәтле килә алсалар, рөхсәт итәләр.

Гаиләң белән дә таныштыр әле. Син өйләнгәнме? Өйдә кемнәрең көтә?

Каршы килмәсәгез, шәхси тормышым турында сөйләмәс идем.

Яшәү шартлары түзәрлекме? Ашау ничек?

Барысы да әйбәт. Зарланмыйбыз. Армиядәге кебек ризык инде, җитә. Киемнәр бирделәр. Үзебезгә карата кырын мөнәсәбәт сизгәнебез юк, ихтирам белән карыйлар.

Рәхмәт, Артур, исән-имин әйләнеп кайтырга насыйп булсын сиңа. Яңа җырларыңны шулай җибәреп тор.

Үзегезгә рәхмәт. Башкортстанда республика көне узганнан соң, Дүртөйле мәдәният йортыннан сәхнәдәшләрем бирегә концерт белән килергә тиеш. Ул концертта мин дә берничә җыр башкарачакмын. Яңа видеоларымны Интернетка урнаштырырмын.

Киек каз юллары

Гөлфия Шакирова сүзләре, Гүзәлия көе.

(Филүс Каһиров репертуарыннан)

Җаным моңнар тулы,

Әйтер сүзем калды.

Бермәлне барысы

Югалды, югалды.

Кайларда, кайларда,

Бүген син кайларда?..

Кайдан эзлим сине,

Кояшта, айларда?

 

Кушымта:

Киек каз юллары

Югары, югары.

Исемең кабатлап,

Саныймын йолдызларны.

 

Үткәннән җавапны,

Беләмен, эзлисең.

Күп нәрсә үзгәрде,

Ник шуны сизмисең?

Мин башка, син башка,

Тимә син язмышка.

Күңелләр охшаган

Яралы аккошка.

Комментарийлар (14)
Калган символлар:
  • 20 октябрь 2022
    Исемсез
    Балакаем бик монлы тавыш,елый-елый тынлыйм.Сугышлар бетеп хэрберегездэ якыннарыгыз янына исэн-имин кайтуыгызны телим.Аллахе тэгалэ барыгызныда фэрештэлэрнен канаты астында саклап йэртсен.Безне монлы тавышларын белэн сэендерергэ язсын ходаем.Амин.
  • 19 октябрь 2022
    Исемсез
    Тавышыгыз тынлап туймаслык,балам...Исэн-сау кайтыгыз гына...
  • 9 октябрь 2022
    Исемсез
    Исэн-имин эйлэнеп кайтырга язсын хэрбарчаларына. Яраббем. Эмин🙏🙏🙏
  • 9 октябрь 2022
    Исемсез
    Дюртюли, Башкортостан, Гулчира апагыз Артур, молодец, бик матур жырлыйсын. Синнэн яна жырлар зур сахнэлэрдэ котэбез 🙏🙏🙏🙏🙏❤❤❤
  • 8 октябрь 2022
    Исемсез
    Татарстаннан Гуля
  • 8 октябрь 2022
    Исемсез
    Исанмесез, мин бу видеоны караганда, ышанмадым, Берар фонограммадыр, диапазон урлалын, шушындый монло, профессиональ тауыш, кунелларга утеп инде, конда, тынлайым. Артур балакаем Исан САУ кайтырга, яз сын сина, синен концертына барырга язсын, синен исанлекка догалар укврмын
  • 8 октябрь 2022
    Исемсез
    Иии Артур балакаем , бигерэклэрдэ эчен Тулы мон, гэухэр икэн. Башкортстаныбыздан.Зур талантлы егете без бар икэн. Сине тудырып устергэн эти, энилэренэ зур Рэхмэт. Нишлэп сине монарчы данлыклы жырчыларыбыз курмэделэр икэн. Балакаем исэн сау эйлэнеп кайтып безгэ синен монлы тавышынны ишетергэ язсын. Сэламэт бул.
  • 7 октябрь 2022
    Исемсез
    Рэхмэт улым Артур шул тиклем ихлас чын егетлэрчэ булганын очен,монлы,йорэктэн чыккан тавышын очен,хызыр Ильяс сина юлдаш булсын,ил алдында торган изге бурычынны утэп,исэн-сау эйлэнеп кайтуынны телим!!!
  • 7 октябрь 2022
    Исемсез
    Исэн сау булып кайт балакаем!!!Тавышын йорэклэрне яра!!
  • 7 октябрь 2022
    Исемсез
    Аллаха Тэгалэнен рэхмэтендэ булып, исэн сау эйлэнеп кайтырга язсын хэрберегезгэ дэ
  • 7 октябрь 2022
    Исемсез
    Исән имин урап кайтсыннар 🙏🙏🙏🙏,бик матур җырлыйсың Артур
  • 7 октябрь 2022
    Исемсез
    Артурнын жырын тынлап туеп булмый исэн имин сау булып туган якларына эйлэнеп кайтсыннар
  • 7 октябрь 2022
    Исемсез
    Исән сау була күрсен,Аллаһ насыйп иткән талант исраф булмасын,тынычлык булсын,я Раббым 🤲
  • 7 октябрь 2022
    Исемсез
    Исэн сау эйлэнеп кайтырга язсын балакай Амин .Телефонны тоткан саен жырынны тынламыйча калган юк сэламэт бул 🙏🙏🙏🤲🤲🤲
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100