Махсус операциядән кайткан җырчы Таһир Асылгәрәй: «Анда кешенең бөтен потенциалы ачыла»
Җырчы Таһир Асылгәрәй 5 ай Украинада махсус операциядә булып кайтты. Ул анда үз теләге белән киткән иде. «Интертат» җырчының хәлләрен белеште.
Таһир Асылгәрәй (Таһир Асыл Гәрәй) – автор-башкаручы, композитор. 2000 елларда татар эстрадасындагы иң популяр, яшьләр «егылып» тыңлаган җырчыларның берсе. Ул – «Таһир – Зөһрә», «Розалар» кебек хитларның, Ләйсән Гыймаеваның «Яшьлегем чишмәләре», Айдар Галимовның «Язгы яңгыр» кебек җырлары авторы.
Берара үзенчәлекле стиле, үз башкару манерасы белән аерылып торган «мәхәббәт җырчысын» тамашачысы югалтып торды. Соңрак Таһир Асылгәрәй мәгънәле җырлары белән кабат сәхнәгә кайтты.
Узган елның сентябрь аенда Таһир абый үз теләге белән Украинадагы махсус операциягә киткән иде. Бу көннәрдә тормыш иптәше Наилә Кулмакова аша аның исән-имин әйләнеп кайтуы хакында белдек. Үзе белән сөйләшү мөмкинлеге дә чыкты. Таһир абый махсус операция турындагы фикерләре, киләчәккә иҗат уй-планнары белән уртаклашты.
«Ай саен диярлек гел бер төрле төш кереп йөдәтте»
Таһир абый, сезнең өчен бик борчылып тордык. Исән-сау әйләнеп кайтуыгызга бик шатбыз. Бу әңгәмәбез дә күбрәк шул турыда булыр. Ни өчен сез үз теләгегез белән махсус операциягә китәргә булдыгыз? Сезне әлеге адымны ясарга нәрсә этәрде?
Рәхмәт бик зур. Анда китү-китмәү кеше белән киңәшләшеп, башкалар фикерен сорап эшләнә торган әйбер түгел. Мин әлеге карарны үзем кабул иттем. Яшем туры килмәгәнгә, башта мине контракт буенча хезмәткә алмадылар. Хезмәт итү яшен 60 яшькә кадәр арттыргач, хәрби комиссариаттан чакыру алдым. Бу – сентябрь башы иде. Медкомиссия үттем дә китеп бардым. 4 айга дип контракт төзесәм дә, хезмәт вакытым 5 айга тулды.
Димәк, «китәм» дигән уй инде хәрби операция башлану белән үк килгән иде.
Әйе. Үз теләгем белән китү мөмкинлегем булды. Ләкин минем нәкъ менә контракт буенча хезмәт итәсем килде. Армия хезмәтен дә Украинада разведка батальонында инструктор буларак үткән идем. «БМП» йөрттек. Шулай ук кул сугышы (рукопашный бой) буенча да тәҗрибәм бар. Анда алынган күнекмәләремнең хәзер кирәге чыгуы бар, дип уйладым.
Аннан тормышымда шундый бер вакыт булды: миңа ай саен диярлек гел бертөрле төш кереп йөдәтте. Имештер, мин кире армиягә барганмын да, миннән: «Син нигә тагын монда килдең?» – дип сорыйлар. «Минем тагын хезмәт итәсем килде», – дип җавап бирәм. Аның керүе юкка гына булмагандыр, яңадан хәрби зонада булырга тиешлегемне аңлаткандыр ул миңа.
Махсус операция, сугыш, диләр инде. Әле без бу хәлләрне тулысынча аңлап та бетерә алмыйбыз. Бу – бик җитди вакыйга. Тарихка кереп язылганнан соң, без барысын да төшенербез. Тик шундый масштаблы конфликт башланган икән инде, «медийный» кеше буларак, минем дә аннан читтә каласым килмәде. Каяндыр ишетеп, яңалыклар карап кына түгел, үземнең дә катнашып, барысын да үз күзләрем белән күреп кайтасым килде. Аннан без – патриотик рухта тәрбияләнеп үскән буын. Дус-туганнарны, гаиләне саклау кебек төшенчәләр безгә ят түгел. Шуңа күрә махсус операциягә китүемнең төп мотивы – шушы ил алдындагы бурычны үтәү, башкаларга ярдәм итү иде.
Гаиләгез, балагыз булу да туктатып калмаган. Хатыныгыз, кызыгыз әлеге карарны ничек кабул итте?
Аңлап кабул иттеләр. Хәтта, кечкенә булуына карамастан, кызым да кая киткәнемне белде. Мин моның шулай икәнлеген «тегендә» булганда да тоеп тордым.
Әгәр мин карар кабул итәм икән, аеруча мондый җитди мәсьәләләрдә, фикеремне кире үзгәртү мөмкин түгел. Якыннарым моны белә. Шуңа да алар тарафыннан каршы килү дигән әйбер булмады.
Андый җиргә кеше бары тик үз карары белән генә китә ала. Акча эшләү нияте белән китүчеләр дә юк анда. Минем тирәлегемдә барысы да – үзе теләп киткән егетләр иде. Алар арасында 18-20 яшьлекләр дә, 40 яшьлекләр дә бар. Кайсы 1 ел элек кенә хезмәттән кайткан. Мин үзем – 30 ел элек армиядә булган кеше. Һәм мин мондый вазгыятьтә анда китү карары кабул иткән ул егетләрнең барысын да геройлар дип саныйм.
Күпләр бу хәлләрне читтән күзәтә, телевизордан карап: «О, менә монда сугыш бара, менә безнекеләр һөҗүмгә күчте», – дип утыра. Әйләнә-тирәмдә: «Нигә бардың, нигә кирәк иде ул сиңа?» – дип әйткән кешеләр дә бар. Ничек кенә булса да, бу – минем тормышым һәм ничек итеп яшәчәгемне мин үзем сайлыйм. Мин барып кайтырга, катнашырга уйладым һәм бу гамәлем өчен аз гына да үкенмим. Әгәр дә син минем гамәлләремә каршы икән, димәк, син алар позициясе яклы, һәм син бу турыда ачык итеп белдерүдән курыкмаска тиешсең. «Мин Украина нацистлары яклы, аларны хуплыйм», – дип әйтергә тиешсең. Төрле сүзләр сөйләргә, социаль челтәрләрдә теләсә нәрсә язарга булдыралар, ә турысын әйтергә куркалар.
Артист буларак та, сине меңләгән кеше яратканда 3-4 иҗатыңны ошатмаганы табыла бит. Шуның кебек, әлеге мәсьәләдә дә төрле фикерле кешеләр булуы – гадәти күренеш.
«Анда намазның сыйфаты күпкә яхшырак»
Таһир абый, саубуллашканда, «кире кайтмасам» дигән уйлар килдеме? Сез кая барганыгызны төгәл аңлап бардыгызмы?
Бу сәфәрнең сәяхәт тә, командировка да булмавын белеп китү бик кыен булды. Синең аннан исән-сау кайтачагыңа беркем дә гарантия бирми. Китәргә 3 атна кала йоклый, ашый алмый башладым. Бала белән саубуллашкан мизгелләрдә нәрсә кичергәнемне гомумән сөйләп аңлатып булмый. Ә инде өйрәнүләр башлангач, хәрби тормыш әкрен генә үз эченә алып кереп китте. Күпмедер вакыттан соң ул халәткә ияләшәсең. Тик, киткәндә, шундый кыен булды, икенче дөньяга билет тоттырдылармыни.
Чыннан да, анда киткәндә, исән калу мөмкинлегеңнең 50гә 50 икәнлеген аңлыйсың. Чөнки мин бернәрсәдән дә баш тартмыйча, ничек тиеш – шулай хезмәт иттем. Үзебезнең егетләр арасында иң өлкәне идем. Шуңа да карамастан, үземә бернинди ташламалар да ясамадым. Бөтен «задание»ләрне дә башкалар беләр беррәттән үтәдем. Безгә сугыш турында күп сөйләргә ярамый, әлбәттә, өстебездә җаваплылык бар. Ләкин анда төрле моментлар булуны искәртмичә кала алмыйм. Сугышта «мин инде карт», «мине өйдә балам көтә» дигән сәбәпләр була алмый. Алдыңа куелган бурычны син бернигә дә карамыйча үтәргә тиеш. Әгәр дә бу юлны сайлагансың икән, ахырга кадәр барасың.
Сезне нәрсә саклап йөртте?
Мин үземне артык дини кеше дип әйтә алмыйм. Тик гомерем буе Аллаһы Тәгаләгә ышандым һәм ышанам. Догалар укыдым. Анда шундый догалы халәт, һәрдаим Аллаһы Тәгаләгә тапшырасың. Мин намазда. Һәм ничек кенә сәер яңгырамасын, анда намазның сыйфаты күпкә яхшырак. Син анда Аллаһы Тәгаләгә якынрак, дип әйтимме соң. Әйе, намазны төрле шартларда укырга туры килә. Ләкин 5 ай дәвамында бер намазымны да калдырмаска тырыштым. Аллаһы Тәгаләгә ышану көче саклап йөрткәндер. Әти-әнинең рухларына дога укып, аларның рәхмәтләре дә ирешкәндер.
Анда физик яктан да, болай да кыен инде, нык кыен. Стресс. Бу тыныч тормышта кеше нинди генә авырлыклар, проблемалар уйлап чыгармасын, анда баргач, ул проблеманың булмаганын аңлыйсың. Чөнки анда мең тапкыр авыррак. Сүз исән калу-калмавың хакында бармый. Анда баргач, кешенең бөтен потенциалы ачыла. Минем, бәлки, электән шуларны беләсем килгәндер. Мин андый шартларда үземне ничек тотачакмын? Куркакмы мин, юкмы? Чөнки сугышта барысы да бар – югары күтәрелүләр дә, түбән тәгәрәүләр дә, физик нагрузка да… Бары тик ул ситуацияләр бик тиз алышынып тора. Менә шул ситуацияләр вакытында син дөрес эш итәргә тиешсең. Мин – солдат дип, роботка әверелмичә, кешелек сыйфатларын да саклап калырга кирәк. Кая эләккәнеңне төгәл аңлап, бу юлны намус белән үтәргә тиешсең.
Без һичшиксез җиңәчәкбез. Моңа шикләнмәгез дә. Мин ул сугышны күрдем һәм «өстә» кабул ителгән карарларны дөрес карарлар дип саныйм. Үзем Луганскиның төрле шәһәрләрендә булдым. Халык безне нык җылы каршы ала.
«Янәшәңдә снаряд төшү – коточкыч куркыныч күренеш.
Шул мизгел башны «сүндереп» куя»
Махсус операция зонасына керер алыннан сезне әзерләделәрме?
Әзерлек үтүнең төрле вариантлары бар иде. Мин армия хезмәтен «БМП»да үткәч, өйрәнүләрне дә танкта уздым. Махсус операциядә механик-танк йөртүче, яки танкист булып хезмәт иттем. Барлык стратегик «задание»ләр дә танк белән бәйле иде.
Көнкүрешегез турында сөйләгез әле. Солдатлар ачлы-туклы яши икән, кораллар начар икән, дигән сүзләр йөрде. Контракт буена хезмәт итүчеләрнең көнкүреш шартлары, кораллары мобилизацияләнгән солдатларныкыннан аерыламы?
Авыр вакытлар күп була, әмма анда беркем дә ач тормый, болар барысы да – әкият. Ач торырга, хәрби хезмәттәге егетләрнең күпме хезмәт хакы алуы беркемгә дә сер түгел. Бәлки, нәрсәнедер син хезмәт иткән урынга китереп өлгермәскә мөмкиннәр. Корал, техника ягыннан да өр-яңа техника эләкмәскә мөмкин. Кайсындыр төзәтәсең инде.
«Тегендә» дә ишетәм мин ул зарлануларны. Боеприпаслар да, корал да җитә. Бәлки, бүленеш буенча китереп җиткерә алмыйлардыр инде, бигрәк тиз килеп чыккан әйбер бит бу. Командование дә синең һәр капризыңны үтәп өлгерә алмый.
Әйе, артык зур мәсьәләләрне күтәрмибез. Чөнки син бу хезмәткә алынгансың икән инде, «задание»ләрне дә үтәргә тиешсең. Кайдадыр көтеп торырга туры килә, кайдадыр торгызалар да, ут эченә алып кереп китәләр. Сугыш – сугыш инде, бернинди арттыруларсыз. Әниләр «сугыш афәте, ачлык күрсәтмәсен Ходай» дип әйтәләр иде бит….
Сугыш барган урыннарда җирле халык яшиме?
Яши. Нишләп китмиләр икән болар, дип уйлый идек. Бик зур куркыныч астында яшиләр. Хәзерге сугышта мина, бомба, снарядлар бертуктамый төшеп тора. Өлкән яшьтәгеләр генә түгел, яшь балаларны да күргән булды. Алардан берничә метрда гына снаряд төшеп шартларга мөмкин. Болар да, безнең кебек, тормышларын куркыныч астына куя бит, дип уйлый идем инде. Анда башта беренче атналарда һәр шартлаудан куркып җиргә ятасың, аннары ияләшәсең… Алар да шулайдыр инде.
Беренче тапкыр ут астына кергәндә нәрсә хис иттегез?
Ул вакытта берни турында да уйлау мөмкин түгел. Янәшәңдә снаряд төшү – коточкыч куркыныч күренеш ул. Менә шул мизгел башны «сүндереп» куя. Курку түгел, шок халәтендә каласың. Соңрак аңлау килә, иптәшләреңнең күзләрендә дә күрәсең син бу халәтне…
Аннан кайткан егетләргә психологик ярдәм кирәк булачакмы?
Кемнең нинди гаскәрләрдә, частьтә хезмәт итүенә карап, кирәк булачак. Күз алдына китерегез, кемдер пехотада хөзмәт итә, кемдер – спецназ, кемдер даими штурмлаучы бригадаларда… Әлеге шартлау, ату тавышларыннан баш миебез нинди хәлгә киләдер, белмибез.
Үземә килгәндә, алай җитди ярдәм кирәк, дип әйтә алмый. Әмма тынычланырга вакыт кирәк булачак. Йоклый алмыйм. Йокыга китәм генә, 10-15 минуттан инде йокым туйган кебек уянып китәм. Яңадан арыганчы йөрергә туры килә. Әлегә нәкъ «тегендәге» режим белән яшим.
Медицина белемегез булуның файдасы тидеме?
Бу хакта артык сөйләп йөрмәсәм дә, егетләргә булышкаладым. Кемнеңдер башы авырта иде, кемгәдер психологик ярдәм кирәк булды. Чыга алмастай ситуациядә калганнарын күрсәм, андый егетләр белән бик озаклап сөйләшә, аларны бу халәттән чыгарырга тырыша идем.
Югалтуларны да күп күргәнсездер.
Ансыз гына булмады… Хәзер дә һәр көнем егетләрдән хәбәр көтеп үтә. Күбесе шунда калды әле, махсус операция булгач, контракт хәзер автомат рәвештә озайтыла. Миңа яшем зур булу гына кире кайту мөмкинлеге бирде. Әгәр дә 10-15 яшькә яшьрәк булсам, мөгаен, контрактны тагын да озайтыр идем. 5 ай узгач, кайтырга рапорт тапшырдым.
Ә югалтулар… Әйе, күп. Барыбыз да бер-беребез өчен борчылабыз, элемтәдә торабыз. Яхшы хәбәрләр дә килеп ирешә. Минем өчен дә сөенделәр. «Формага килү белән җырлар яза башла, көтәбез», – диләр.
«Сугыш темасы иҗатка модалы тема буларак кереп бара»
Сезнең җырчы икәнлекне белеп алдылар, әйеме.
Әйе, җырлар язганымны беләләр. Нинди җырлар ишетергә теләүләре турында фикерләрен дә җиткерделәр.
Җыр – үзенә күрә бер рухи юаныч. Тыныч көннәрдә җырлашып утыру мөмкинлеге булдымы?
Гитаралы егетләр күренгәләсә дә, җырлап утыру мөмкинлеге булмады. Гитараны кулга алсаң, иркенләп җырларга кирәк. Интернет булган вакытта егетләр клипларны карап, җырларны тыңлап утыралар иде.
Арабызда татар егетләре бик күп. «Таһир абый, мин бит сине гомер буе тыңладым. Ә монда килгәч танымадым, синең янәшәңдә хезмәт итәрмен дип, башыма да китермәгән идем», – диләр.
Бер егет минем җырларны кайсыныңдыр телефоныннан ишетеп алган. Килгән дә: «Бу – Таһир Асылгәрәй бит?» – ди икән. «Әйе, ул үзе дә монда бит, хәзер килә», – дигән иптәшләре. Мине көтеп торган. Кайсы районнан икәне башымнан чыкты инде, яшь кенә егет. «Таһир абый, сез нишләп йөрисез монда?» – дип аптырады инде. «Әйдә фотога төшәбез», – ди. Менә шундый шатлыклы очрашулар булгалады.
Хәрби хезмәттә фото-видеоларга төшү белән мавыкмаска кирәк, дип әйтәсем килә. Контракт буенча хезмәт иткәндә, аеруча сак булырга кирәк. Әнә хәзер нинди генә видеолар таралмый. Мобилизациягә эләккәннәр җырлыйлар да, бииләр дә, шул минутында Интернетка да элеп куялар. Кадрларда кораллары да, техника да күренә. Саграк булырга кирәк, дип кисәтер идем. Җырлыйсы, биисе килгән вакытлар була ул, ләкин бөтен нәрсәне «шоу»га әверелдереп калдырырга ярамый.
Үзем беркайчан да җырчы булуым турында кычкырып йөрмәдем, моңа акцент ясамадым.
Сугыш кырында җырлар иҗат ителдеме? Әллә инде анда бәгырь катамы?
Күңел халәте үзгәрми, анда да – шул ук хис-кичерешләр. Төрле-төрле темаларга җырлар иҗат ителде. Компьютерга теркәү мөмкинлеге булмагач, көйләп, диктофонга булса да яздырып калдырырга тырыштым. Хәзер аларны әкренләп искә төшерергә кирәк инде, чын җырларга әверелдерергә. Күңелгә шигырьләр дә килде, русча, татарча көйләр дә. Кайда гына булсаң да, музыканы күңелдән алып ташлау – мөмкин нәрсә түгел.
Сез – күбрәк матурлык турында җырлаучы, романтик рухлы җырчы. Димәк, иҗатыгызга башка тематикадагы җырлар да килеп керәчәк.
Нинди теманы күтәрсәм дә, минем тавышым һәм башкару стилем сакланып калачак. Иҗатым киңрәк колач алыр, кайбер әйберләргә тирәнрәк карармын. Шунда булып кайтсам да, минем сугыш темасына кереп китәсем килми. Татар-башкорт эстрадасын артык күзәтеп бару мөмкинлегем юк, әмма сугыш темасы иҗатка модалы тема буларак кереп бара кебек. Һәлак булганнар, сугыш турындагы җырлар һәр җырчының репертуарында булырга тиеш, дигән тенденция бара. Мин моның яклы түгел. Ләкин әлеге теманы бөтенләй читләтеп тә үтә алмыйм.
«Бөтен гомерем йөреп үтә»
Тормыш иптәшегез белән сөйләшүләрдән, сезне бүгенге көндә Ульяновскида, дип аңлыйм. Сезнең ниятләр – ныгытып Ульяновскида төпләнүме?
«Төпләнү» дигәндә, әлеге сүз миңа бөтенләй туры килми (көлә). Мин һәрвакыт каядыр – Казанда, Уфада, Ульяновскида. Бөтен гомерем йөреп үтә, төрле иҗат кешеләре белән очрашабыз.
Гаиләм Ульяновскида булгач, монда ешрак торырга туры килә. Бу көннәрдә Уфага, Санкт-Петербургка барып киләсем бар. Шулай да төп эшем – студиям, очрашулар – барысы да Казанда.
Башкортстанда кемнәрегез яши? Якыннарыгыз сезне исән-сау күрүләренә бик сөенгәндер.
Кызганычка, әти-әнием арабызда түгел инде. Туган авылымда, Туймазының үзендә абый-апаларым бар. Алар белән бик җылы мөнәсәбәтләрдә. Тумышым белән Туймазы районыннан булгач, махсус операциягә дә Туймазыдан китәргә туры килде.
Хатыным, кызым кайтуымны сәгатьләп түгел, минутлап санадылар. Өйгә төнге беренчедә генә кайтып кердем, кызым йокламыйча көтеп торган. 5,5 яшь кенә булса да, ул бөтен нәрсәне аңлый, белә.
Алга таба ниятләрегез нинди?
Көзгә таба, гастроль туры хакында сүз бармаса да, бәлки, аерым концертлар оештырып булыр. Җәй көне клиплар төшерү планы бар. Сәхнәдә күренмәгәнемә озак вакытлар узды. Яңа җырлар, яңа материалым булмаганга, үзем дә кыенсынам. Бик күп яздырасы җырларым бар. Әкренләп, аларны эшләп чыгарга иде.
Концерт белән Чаллыга да килегез әле.
Чаллыны бик яратам. Гастрольләр белән йөргәндә, Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында шундый матур концертлар уза иде безнең. Ул вакытта артык популяр да түгел идем әле. Шуңа да карамастан, заллар тутырып киләләр иде. Сәхнәгә яңа аяк баскан чакларда да баргаладым. Җыр ярата торган халык яши анда. Чаллы халкына сәламнәремне җиткерегез!
Рәхмәт, Таһир абый, уңышлар сезгә!