Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Блогерлар «Башкорт хуҗабикәсе»нә теләктәшлек белдерә: күкрәк размерын «савыт белән» үлчи

news_top_970_100
Блогерлар «Башкорт хуҗабикәсе»нә теләктәшлек белдерә: күкрәк размерын «савыт белән» үлчи
видеодан скриншот

Башкортстан һәм Татарстан блогерлары, «Башкорт хуҗабикәсе»нә теләктәшлек белдереп, нәкъ аның кебек күкрәкләрен «савытка салып» видео төшергәннәр. Алар халыкны мондый шаян видеоларда начарлык һәм ниндидер мәгънә эзләмәскә, бары тик юмор итеп карарга чакыра.

Искә төшерәбез, бу көннәрдә «Башкорт хуҗабикәсе» буларак танылган блогер Миләүшә Шәйхисламова тирәсендә тавыш купкан иде. «Курай» музыкаль каналы җитәкчесе, журналист Рита Өметбаева блогерның күкрәкләре зурлыгын «савытка салу» юлы белән үлчәгән видеосын тәнкыйтьләп чыкты. Әлеге постны башка массакүләм мәгълүмат чаралары да алып куйды. Блогер исә үзен түбәнсетүләре, халыкны үзенә каршы котыртулары хакында хәбәр итте. Шуның нәтиҗәсендә, үзенә һәм гаиләсенә таныш түгел кешеләр янавын сөйләде. «Үз республикамда мине күралмыйлар, монда яшисем килми», – дигән сүзләргә хәтле әйтте.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 15 октябрь 2023
    Исемсез
    Мәгънәсезләр,кызганыч, мондый акылсыз,күзгә керә торган кешеләр модада шул!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100