Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Башкорт хуҗабикәсе» гаугасы турындагы хаттан: «Кирәкме безгә маймылланган блогерлар?»

news_top_970_100
«Башкорт хуҗабикәсе» гаугасы турындагы хаттан: «Кирәкме безгә маймылланган блогерлар?»
социаль челтәрләр

«ВКонтакте»дагы «Буа кызлары» төркемендә «Интертат» сайтында чыккан «Башкорт хуҗабикәсе»н Айдар Галимов, Элвин Грей яклый: «Алыгыз кулларыгызны Миләүшәдән!» дигән язма турында фикер калдырганнар. Автор төркем администраторларыннан анонимлыкны саклауларын үтенгән.

«Интертат» блогер «Башкорт хуҗабикәсе» Миләүшә Шәйхетдинованы (Шәйхелисламованы ред.) яклап күтәрелгән артистлар турында язып чыккан иде. Миндә телефонда контактта видеолар бик ачылмый, эчтәлеген укыгач, бераз төшендем. Аның машина эчендә бик каты елаган фотосын да куйганнар, каядыр видеосы да чыккан иде: имештер, блогерга эшләргә ирек бирмиләр, гаеплиләр. Ә бу инде моннан зур гауга куптарып, пиар ясый: бөтен кешене аякка бастырган!

Дөнья беткәнмени, бик зур глобаль проблемамы бу?! Коточкыч! Блогер булмаган кеше – миллион, миллиард, яшәп булмыймы аннан башка?! Ирен, улын хәрби хезмәткә алган аналар, хатыннар алдында оят, күпмесе үлеп калды, күпме кеше хәбәрсез югалды, чыктылармы үкереп елап?! Менә алар еласа да була, бу – бик зур кайгы, Алла сакласын. Менә аларга алга таба ничек яшәргә? «Ничек ятим калган балаларны атасыз аякка бастырасы?» – дип, бөтенесенә дә җыелып сөрән салырга кирәк!!!

Айдар Галимов бөтенесен уздырган: «Алыгыз кулыгызны Миләүшәдән!» – дигән сүзләр белән яклап чыккан хәтта. Аңа Элвин Грей да кушылган. Нишләп бу батыр геройлар хәрби хезмәттәге ирләрне, егетләрне яклап чыкмыйлар?» – дип яза хат авторы.

Аннары ул: «Кирәкме безгә маймылланып йөргән блогерлар? Аларсыз яшәп булмыймы? Өйрәнделәр алар бушка акча яудырып. Эшләсеннәр әнә хөкүмәт эшенә чыгып, үкереп елап утырырлык нинди кайгысы бар моның? Аяк-кулы сәламәт, йорт-җире имин, ире, балалары исән-сау!

Анда берәү бу «Башкорт хуҗабикәсе»н «гаҗәеп талант иясе» дип бәяләгән, шаккаттым! Мондый бәяне озак еллар эшләгән артистларга, рәссамнарга биреп буладыр. Мондый тормышта табибларга, укытучыларга, тәрбиячеләргә әйтеп була», – дип тә өстәгән хат язучы.

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 20 октябрь 2023
    Исемсез
    Бик дорес сузлэр. Илебезне саклаучылар турында уйларга кирэк, Ил очен корэшеп балалары ятии калган гаилэлэре, энилэре алдында ОЯТ.
  • 20 октябрь 2023
    Исемсез
    Автор бн мин дэ тулысынча килешэм
  • 19 октябрь 2023
    Исемсез
    Бик дорес сузлэр килешэм. Артыгын кылана башлаган иде сонгы вакытта.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100