Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Интертат» укучысы: «Айдар Галимов эндәшми калса, урынлырак булыр иде»

news_top_970_100
«Интертат» укучысы: «Айдар Галимов эндәшми калса, урынлырак булыр иде»
Фото: © "Башкирская домохозяйка" аккаунтыннан скриншот

Күптән түгел генә «Интертат» сайты «Башкорт хуҗабикәсе»н, блогерлар белән беррәттән, артистлар – Айдар Галимов, Элвин Грей яклап чыкканын язган идек. Искәртеп үтик, «Башкорт хуҗабикәсе» буларак танылган популяр блогер Миләүшә Шәйхисламова башкорт массакүләм мәгълүмат чараларының үзен түбәнсетүләре, халыкны үзенә каршы котыртулары хакында хәбәр иткән иде.

Миләүшә сүзләре буенча, барысы да «Курай» музыкаль каналы җитәкчесе, журналист Рита Өметбаеваның блогер турында үз фикерен белдерүеннән башланган. Журналистның постын бик күп газета-журнал, телевидениеләр үзләренә күчереп куйган. Шуның нәтиҗәсендә, хәзер блогер һәм аның гаиләсенә таныш түгел кешеләр яный икән. Алар блогерны башкорт халкын мыскыллауда гаепләп, нигыннан тиз арада «башкорт» сүзен алып ташлавын таләп итәләр. Айдар Галимов блогерны шушы вакыйгаларга бәйле яклап чыкты.

«Төрле сәбәпләр аркасында соңгы арада интернетны карау мөмкинлегем булмады, шуңа күрә кайбер вакыйгалар турында соңга калып белергә туры килә. «Башкорт хуҗабикәсе» тирәсендә шундый хәлләр майтарылуы һәм аларның шулай тиз куеруына шаккаттым.

Миләүшә – бик талантлы, ихлас, шәфкатьле, үз эшен яратып башкаручы кеше. Иҗат процессы гадиләрдән түгел. Һәр көн саен нәрсә дә булса уйлап чыгарып төшерү, чыннан да, иҗат процессы бит. Беләсезме нәрсәгә ачуым килде: хатын-кызга янауларына, бу инде хокук рамкаларыннан читкә чыга.

Без бөтен нәрсәне бер калыпка салырга тырышабыз, барысы да команда буенча барырга тиеш, дигән фикер белән яшибез. Совет чорында «Свободу Анджеле Дэвис!» дигән бер девиз бар иде. Бу юлы мин үземнән болай дип өстим: «Башкорт хуҗабикәсе»ннән кулларыгызны алыгыз!» Менә минем позициям.

Миләүшә, сиңа сабырлык, көч телим. Боларны үткәреп җибәреп, ниндидер нәтиҗәләргә килергә һәм алга таба барырга. Чөнки күпләр моны көтә. Без синең белән, шуны бел! Алга!» – дигән иде Айдар Галимов.

Шушы язмалар чыкканан соң, укучыбыз Зөлфия Г., «Интертат» редакциясенә дә шелтә белдереп, Айдар Галимовка да кагылышлы фикерләре белән уртаклашкан.

«Интертат» журналистлары, әйдәгез, башка темалар табыгыз әле. Сездә хәзер 2 генә тема калып бара: җырлаучылар һәм блогерлар. Рита Өметбаеваның фикерләрендә хаклык бар иде бит, төп мәгънәсен аңлаган кешегә. Күпләр аны укымыйча, Миләүшәнең «крокодил яшьләрен» күреп кенә яза башлады бит.

Блогерларны дөнья тоткасы итеп саный башлаган, фикер йөртергә иренгән, тиле-миле кылануларны гына карарга күнеккән кешелек кая барып төртелер икән? Менә шунысы уйландыра.

Күренекле кешеләр, Айдар Галимов кебекләр, бу очракта эндәшми калса – урынлы булыр иде», – дигән сүзләр язып калдырган укучыбыз.

Искәртеп үтик, җырчының блогерны яклаган сүзләрен «Буа кызлары» төркемендә аноним хат авторы да тәнкыйтьләп чыккан иде.

«Интертат» блогер «Башкорт хуҗабикәсе» Миләүшә Шәйхетдинованы (Шәйхелисламованы – ред.) яклап күтәрелгән артистлар турында язып чыккан иде….

Дөнья беткәнмени, бик зур глобаль проблемамы бу?! Коточкыч! Блогер булмаган кеше – миллион, миллиард, яшәп булмыймы аннан башка?! Ирен, улын хәрби хезмәткә алган аналар, хатыннар алдында оят, күпмесе үлеп калды, күпме кеше хәбәрсез югалды, чыктылармы үкереп елап?! Менә алар еласа да була, бу – бик зур кайгы, Алла сакласын. Менә аларга алга таба ничек яшәргә? «Ничек ятим калган балаларны атасыз аякка бастырасы?» – дип, бөтенесенә дә җыелып сөрән салырга кирәк.

Айдар Галимов бөтенесен уздырган: «Алыгыз кулыгызны Миләүшәдән!» – дигән сүзләр белән яклап чыккан хәтта. Аңа Элвин Грей да кушылган. Нишләп бу батыр геройлар хәрби хезмәттәге ирләрне, егетләрне яклап чыкмыйлар?» – дип яза хат авторы.

Аннары ул: «Кирәкме безгә маймылланып йөргән блогерлар? Аларсыз яшәп булмыймы? Өйрәнделәр алар бушка акча яудырып. Эшләсеннәр әнә хөкүмәт эшенә чыгып, үкереп елап утырырлык нинди кайгысы бар моның? Аяк-кулы сәламәт, йорт-җире имин, ире, балалары исән-сау!

Анда берәү бу «Башкорт хуҗабикәсе»н «гаҗәеп талант иясе» дип бәяләгән, шаккаттым! Мондый бәяне озак еллар эшләгән артистларга, рәссамнарга биреп буладыр. Мондый тормышта табибларга, укытучыларга, тәрбиячеләргә әйтеп була», – дип тә өстәгән хат язучы.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 25 октябрь 2023
    Исемсез
    100% соглашаюсь с мнением автора
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100