Банктан миллионнар урлауда шикләнелүче Луиза Хәйруллина 13 килога ябыккан
Бүген Салават шәһәре судында аның эшен карый башладылар.
Экс-кассир Луиза Хәйруллина Башкортстанның Салават шәһәрендәге банктан 25 миллион сум акча урлауда шикләнелә. Ул инде бер ел СИЗОда утыра. Шул вакыт эчендә Луиза танымаслык булып үзгәргән. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.
Бүген Салават шәһәрендә Луиза Хәйруллинаның эшен судта тикшерү башладылар. Утырыштагы тәнәфес вакытында Луиза журналистлар белән дә аралашкан.
«Аргументы и факты. Уфа» басмасы хәбәр иткәнчә, Луиза СИЗОда уздырган вакыт эчендә бик борчылып, 13 килога ябыккан. Ул прическасын да үзгәрткән. «Үземә үзем толымнар ясадым», — дип аңлаткан ул бу үзгәрешне.
Луиза һәм Марат Хәйруллиннар эшне аерым тәртиптә карауны сораса да, суд аларның үтенечен канәгатьләндермәгән, диелә бу хәбәрдә.
- Луиза Хәйруллина банктан урлаган 20 миллионнан артык акчаның күбесе кайда булуы ачыкланган
- Банктан акча урлаган Луизаның ире гаепне үз өстенә алган: «Акча урларга аны мин котырттым»
- Банктан акча урлауда шикләнелүче Луизаның иренә балалары белән йөрергә рөхсәт иттеләр
- Банктан 25 миллион сум акча урлап качкан Луиза Хәйруллинаны үтергәннәрдер дип фаразлыйлар
- «Өйгә бик кайтасым килә»: 20 миллион урлауда гаепләнүче Башкортстан кассиры Луиза Хәйруллина гаебен таныган
- «Луиза балаларын сагына»: 20 миллион урлауда шикләнелүче хатын адвокатлар алмаштыра һәм сорауларга җавап бирми — видео
- Банктан миллионнар урлауда гаепләнүче Луиза Хәйруллина эшен тикшереп бетергәннәр