news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Банктан миллионнар урлауда шикләнелүче Луиза Хәйруллина 13 килога ябыккан

Бүген Салават шәһәре судында аның эшен карый башладылар.

news_top
Банктан миллионнар урлауда шикләнелүче Луиза Хәйруллина 13 килога ябыккан
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы

Экс-кассир Луиза Хәйруллина Башкортстанның Салават шәһәрендәге банктан 25 миллион сум акча урлауда шикләнелә. Ул инде бер ел СИЗОда утыра. Шул вакыт эчендә Луиза танымаслык булып үзгәргән. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

Бүген Салават шәһәрендә Луиза Хәйруллинаның эшен судта тикшерү башладылар. Утырыштагы тәнәфес вакытында Луиза журналистлар белән дә аралашкан.  

«Аргументы и факты. Уфа» басмасы хәбәр иткәнчә, Луиза СИЗОда уздырган вакыт эчендә бик борчылып, 13 килога ябыккан. Ул прическасын да үзгәрткән. «Үземә үзем толымнар ясадым», — дип аңлаткан ул бу үзгәрешне.

Луиза һәм Марат Хәйруллиннар эшне аерым тәртиптә карауны сораса да, суд аларның үтенечен канәгатьләндермәгән, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар