Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ул миңа абый да, дус та»: Диана Сәфәрова Әнвәр Нургалиев турында сөйли – видео

news_top_970_100
«Ул миңа абый да, дус та»: Диана Сәфәрова Әнвәр Нургалиев турында сөйли – видео
социаль челтәрләр

Авариягә эләгеп һәлак булган 33 яшьлек Диана Сәфәрова белән Әнвәр Нургалиевның Уфадагы концертында «Туган тел» телеканалындагы «Сер итеп кенә» тапшыруы алып баручысы Роза Хәйруллина сөйләшкән булган.

«Диана Сәфәрова фаҗигале рәвештә бакыйлыкка күчте. 3 сабый әнисез калды. 2021 елда Диана белән әңгәмәләшкән идек. Бик ачык, чиста күңелле иде ул. Диананың якты истәлегенә багышлап, әңгәмәдән бер өзек», – дип, әлеге видеоны тапшыруның социаль челтәрдәге сәхифәсенә куйганнар.

Роза:

Сезнең каршыгызда – Әнвәр Нургалиевның бертуган апасының кызы, билгеле блогер. Аны «Диана дөрес туклану» дип күпләрегез белә. Диана, карап торам, син монда бик күп вазифалар башкарасың. Әнвәр абыйга ярдәм итәргә килдеңме син? Аның төркемендә эшлисеңме?

Диана:

Ярдәм дә итәм, таяныч та булырга тырышам, концертын да яратып карыйм.

Роза:

Син камера тотып төшереп йөрисең, тәнәфестә флешкалар сатасың. Син аның төркемендә рәсми эшлисеңме? Эш хакы түлиләрме сиңа?

Диана:

Әйе.

Роза:

Син һәр шәһәргә гастрольләргә йөрисеңме?

Диана:

Бөтен гастрольләрдә дә йөрим

Роза:

Алайса син аның турында сөйләп кит әле. Нинди абый ул?

Диана:

Иң яхшы күңелле, иң якын абый. Ничек дип әйтим икән тагын.

Роза:

Ул сезгә ничек ярдәм итә? Сез аңа, күбесенчә, киңәш сорап мөрәҗәгать итәсезме? Матди ярдәм сораганыгыз бармы?

Диана:

Ул миңа абый да, әни дә, әти дә, дус та. Бөтен яклап та ярдәм итә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100