Атналык күзәтү: Зөлфәт Хәким концерты, Җәмигъ мәчетенә исем сайлау, иң бай депутатлар
Бу атнада чыккан иң кызыклы, иң укылышлы язмаларга күзәтү.
Украинада һәлак булган Казан егетенең әтисе: «8 март белән котламагач, әнисе сизенде...»
Татарстан тагын бер батырын – 22 яшьлек Дамир Гыйлемхановны югалтты. Украинада махсус хәрби операция вакытында күрсәткән каһарманлыгы өчен Россия Федерациясе Герое исеме бирелгән танкчы егетнең җәсәде җиргә иңдерелде.
Дамир әти-әнисе белән соңгы тапкыр 2 мартта сөйләшкән булган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә әтисе Рәшит Гыйлемханов әйтте.
– Болай әллә ни әйтмәде, хәле әйбәт диде, акча җибәрүне сораган иде, - диде ул.
Ана йөрәген алдап була димени?! Йөрәк парәсенең 8 март белән котламавыннан ук әнисенең күңеленә шик оялаган булган.
– 8 марттан соң хатынымның йөрәгенә шом керде, борчыла башлады, ул сизенде. «Улым 8 март белән котламый калмас иде, диде, - дип уртаклашты Рәшит абый.
Дамир үсмер чагында футбол, бокс белән шөгыльләнгән. Әтисе сүзәренчә, бик аралашучан булып, дуслары да байтак булган. «Армиягә 70ләп кеше озатты», - дип искә ала әтисе.
– Улыбызның шушы хәлгә тарыганына ышанып та булмый. 22 яшьлек яшь егет, көчле, зур амбицияле, максатына омтылучан, гел елмаючан. Бик аралашучан иде. Соңгы тапкыр сөйләшкәндә: «Минем белән гомер буе горурланачаксыз», - диде, шулай булып чыкты да. Юк бүтән улыбыз», - дип үзәк өзгеч сүзләр белән тәмамлады Рәшит Гыйлемханов матәм чарасында ясаган чыгышын.
Дамир – гаиләдә икенче бала. Апасы Рузилә Гыйлемханова энесенең үлеме турында кайгылы хәбәр 31 март көнне килеп ирешкәнен әйтте. Менә шул көн гаилә йортына кара пәрдә төшерә.
– Безнең моңа ышанасы килмәде. Әле рәсми раслау булмагач, ул түгелдер, дип өметләндек. Аннары ике көннән шундагы хәрби комиссариаттан яздылар – янган мәет бар, ул булуы ихтимал, диделәр. Безгә ДНК бирергә туры килде, шушы көннәрдә җавап килде.
22 яшьтә гомернең шулай тәмамлануын кем теләсен инде?! Әле барлык планнар алда була торып... Кул-аяклары белән тулы гәүдәле булып китте бит ул, ә кайтканда көл кисәкләре булып кайтты. Бу бик авыр. Узган елда кайтырга тиеш иде, нишләп кенә кайтмагандыр, нигә генә калгандыр... – дип өзгәләнде апасы.
Дамир Гыйлемхановны «Курган» зиратында мөселман кануннары буенча җирләделәр. Җеназа намазын Татарстан мөфтиятенең мәетләр җирләү хезмәте җитәкчесе Рамил хәзрәт Мингәрәев укыды. Соңгы юлга озату коралдан ату белән тәмамланды.
Шулай узган атнада Украинада хәрби операциядә Азнакай районы Зур Сукаеш авылы егете Гаян Муллаҗанов, Аксубай районыннан Руслан Садыйков та һәлак булды.
Зөлфәт Хәким нигә журналистларга интервью бирми?
Зөлфәт Хәким дип хәлдән таям инде мин. Ул минем өчен язучыларның иң-иңе, иң тирәне, иң фикерлесе, иң сәләтлесе. Каршыма пьедестал китереп куйсалар, Зөлфәт абыйны шуның иң өске баскычына бастырыр идем. Мин генә түгел, язучылар үзләре дә шул фикердәдер дип уйлыйм. Зөлфәт Хәким – 6 роман, 8 повесть, 50 пьеса, 700ләп афоризм, күп-күп хикәяләр авторы. Аның 30лап әсәре татар, башкорт, мари, Кырым сәхнәләрендә куелган. Ә җырлары нинди соң! «Нәрсә булды сиңа бүген?», «Сине югалтсам», «Газиз халкым», «Көзге яфрак» – бөтенесе дистә еллар буена хит!
Мин Зөлфәт Хәкимнең җиңел саналган хикәяләрен дә кайта-кайта укыйм, кайбер чагыштырулары хәтергә сеңеп кала, башта атналар буе әйләнеп, уйландырып йөри. «Ятимгә дә яз килә» дигән кесә китабын укыгач, үземә: «Моннан интервью алырга кирәк!» – дип кистереп әйттем. Эшләнәсе эшләр исемлегенә дә беренче пункт итеп, зур хәрефләр белән язучының исемен теркәп куйдым.
Ләкин хезмәттәшләремә ниятемне әйткәч, миннән кычкырып көлделәр. «Без бу юлны үттек инде», - диде берничә журналист. Баксаң, Зөлфәт Хәким татар журналистларына соңгы елларда бөтенләй интервью бирми диярлек икән! Алай-болай ачылып китеп сөйләшә икән, аны язарга, бастырырга рөхсәт итми, имеш. Һәм аның белән чамалап сөйләшергә кирәклеген дә искәрттеләр – күбрәк мактарга һәм кискен сораулар бирмәскә, алайса үпкәләтүең бар. Вакытымны әрәм итмәскә киңәш итсәләр дә, мин тәвәккәлләп карарга – Зөлфәт Хәкимне интервьюга чакырырга булдым. Башта уртак танышыбызны табып, аның Зөлфәт Хәким белән сөйләшеп каравын, миңа интервью бирергә үгетләвен үтендем. Монысы барып чыкты кебек. Әлеге танышым сөйләшкәннән соң бер минут та узмады – үзем шалтыраттым.
– Тавышың бик матур да... Сезгә, журналистларга гел тиз кирәк инде... Күршеләрем тавышлана әле менә, комачаулыйлар... Киләсе атнага Германиягә китәсем бар иде, әйдә минем белән, - дип сүзне читкә борды Зөлфәт Хәким.
Кыскасы, бу сөйләшүдән әллә ни мәгънә чыкмады.
Тукта, номеры бар бит дидем дә, ватсапына сәлам хатлары җибәрергә тотындым. Әсәрләренең кайсы урыннары күңелемә үтеп кергәнен, нинди чагыштырулары урынлы булганын бәйнә-бәйнә яздым. Дөресрәге, күккә чөя-чөя мактадым. Монысы Зөлфәт абыйның күңеленә хуш килде кебек. Ул миңа җавап итеп берничә җырының аудиосын юллады, күп итеп матур смайликлар тезде. Әмма ахыр чиктә бу «мәкерле» юлым да очрашуга илтмәде, Зөлфәт Хәкимне ризалаштырып булмады. Аның артыннан чабып йөргән башка журналистлар ничек кичергәндер, минем хатын-кыз журналист буларак моңа шактый эчем пошты…
Ләкин күңелне бик үк төшереп бетермәдем – күп еллык тынлыктан соң Зөлфәт Хәкимнең концерты көтелә бит. 20 апрельдә, «Сәйдәш» залында...
Репортажны сылтама буенча кереп укырга мөмкин.
Җәмигъ мәчетенә исем сайлыйбыз
Казанда төзеләчәк яңа Җәмигъ мәчетенең урыны билгеле – ул «Кырлай» паркын урынында булачак. Җәмәгатьчелектә аның атамасы нинди булырга тиеш дигән фикерләр яңгырый башлады. «Мәрьям» дип атыйк дигән фикер бар, ә менә язучы Ләбиб Лерон Казанда төзеләчәк яңа Җәмигъ мәчетен «Ханнар» мәчете дип атарга киңәш итә. «Интертат» фикерләрне барлады.
2022 елның 1-15 апрелендә Казанның Җәмигъ мәчете эскиз проектына бәйгегә тәкъдимнәр кабул ителде. Бәйгенең җиңүчесе 8 июльдә игълан ителәчәк. 10 мең кеше сыйдырышлы мәчет Казанның Кырлай паркы мәйданында салыначак. Бина проектын сайлаган арада җәмәгатьчелек аңа исем сайлый башлады.
Язучы Ләбиб Лерон фикеренчә, яңа мәчетнең атамасы ханнар белән бәйле булырга тиеш.
Мин инде күптән Җәмигъ мәчете булуын тели идем. Күңелемдә гел «Хан мәчете» дигән сүз йөрде: «Хан мәчете, Ханнар мәчете». Мин аны әле ул вакытта хәзерге Цирк янындагы стадионда эшләп булмый микән дип уйлый идем. Хәзер башка урында мөмкинлек чыккан икән, бик хуплыйм, бик әйбәт.
Башка бер исем дә башыма килми, уйлыйсым да килми. Нишләптер Хан мәчете һәм Ханнар мәчете. Бу безнең Казан Кирмәнендәге ханнар белән дә бәйле. Безнең тарихыбызда моңарчы ханнар идарә иткән дигән әйбергә дә бер ишарә, безнең бабаларыбыз рухына да дога булып яңгырап торыр иде - шундый һәйкәл рәвешендәге дога дип әйтимме инде. Казан бит инде үзебезнең зур мәркәзебез, бөтен татарның пайтәхете. Казан Кирмәнендә ханнар кабере табылды,
Тарих фәннәре докторы Индус Таһиров:
Хан мәчете генә дисәң яхшырак булыр иде. Ханнар түгел, Хан мәчете дип. Ханнар мәчете дип атау ярый. Хан дип әйтүдән куркырга ярамый.
Язучы Рабит Батулла:
Бу хакта уйларга кирәк, берәр дин юлындагы изге кеше исеме белән атамаска микән? Мәрҗанинең мәчете бар инде, Баруди булырга мөмкин, Муса Бигиев-Ярулла бик зур мәшһүрлек казанган кеше бит ислам дөньясында, һаман да казана. «Муса хәзрәт» йортымы? Муса Бигиев тә зур эшләр башкарган. Ханнар бит инде дәүләт эшлеклеләре, кылыч батырлары шикелле.
Мәрьям исеме белән атауга ничек карыйсыз?
Мәрьям кем соң ул? Мариямы әллә?
Шулай булып чыга инде.
Гайшәбикә дип атарга инде ул вакытта, ул пәйгамбәребезнең сөекле хатыны... Минем хатынның исемен кушсагыз да була, алайга китсә. Рузия минем хатынның исеме.
Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла:
Ханның мәчете Кремльдә булган бит, ә бу Кырлай паркы урынында төзелергә тиеш түгелме соң? Хәзер, беренчедән, ханнар юк... Аңа ниндидер халыкка якынрак исем бирергә кирәктер. Мәрьям исеме дә бик уңышлы түгел кебек миңа. Ничектер Мәрьям дигәч, Мәрьям исемле бер хатын-кызны күз алдына китерәбез, Мәрьям-ананы түгел. Мәрьям-ана ислам динендә христианнардагы кебек бөеклеккә күтәрелмәгән. Болай хөрмәт ителә, ләкин ислам диненең алтын баганаларыннан дип әйтеп булмый. Күңелем бик үк риза түгел Мәрьям дигәнгә, Ханнар мәчете дигәнен дә бик аңлап бетерә алмыйм. Уйлап бетерергә кирәк, бу хакта уйлаганым булмады әле гомумән.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин:
Исем турында әлегә сөйләшү булмады. Әлегә Ислам кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган Җәмигъ мәчете дип әйтәбез. Исем турында сөйләшү әлегә иртәрәктер әле бәлки.
Мәрьям дигән атамага ничек карыйсыз?
Мин әле моны беркемнән дә ишетмәдем. Төрле тәкъдимнәр булды, кемдер Казанга нигез салучы Олугъ Мөхәммәд исемен әйтте. Минемчә, Мәрьямгә караганда мантыйклырактыр.
Хан мәчете ошыймы?
Хан мәчете абстракт була. Ул нинди хан? Русчасы «Ханская» – ассоциация бик үк матур түгел.
Татарстанның иң бай депутатлары кемнәр?
Татарстан Дәүләт Советы депутатлары декларацияләре буенча иң бай депутатлар кемнәр икәне ачыкланды. «РБК» сайты шуларга күзәтү ясый.
Иң бае – «Ак Барс» холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров. 2021 елда Егоровның табышы 211 миллион сум булган. Хатыныныкы – 898 мең сум. Әле бер ел элек кенә Егоров 109 млн сум акча декларацияләгән булган. Быел исә хатыны белән берлектә аларның табышы калган бөтен депутатлардан да күбрәк булган. Егоровларның 2,3 мең квадрат метрлы йортлары, дүрт фатирлары, биш җир кишәрлекләре (барлыгы 5 мең кв.м.) һәм дүрт биналары бар. Һәм иң кызыгы – аларның бер шәхси автомобильләре дә юк.
Егоров самбо федерациясен һәм республика керәшеннәр оешмасын җитәкли. Белмәүчеләр өчен – Җөридәге Питрауның төп спонсоры шул үзе инде.
Икенче урында – «Татнефть» генераль директорының нефть эзләү һәм табу буенча беренче урынбасары, «Татнефть-Добычи» җитәкчесе Рөстәм Хәлимов. Ул 134,2 млн сум акча эшләгән, хатыны – 160 мең. Өч йортлары, җир кишәрлеге, фатирлары, Мерседеслары бар. Хатынының да фатиры да, йорты да, җире дә бар.
Өченче урында – «Казан май комбинеты» җитәкчесе һәм «Динамо Казан» клубы президенты, республикадагы чуашларның милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Дмитрий Самаренкин. Ул былтыр 121,5 млн сум, хатыны 17 мең (әйе, мең) сум акча эшләгән. Гаиләнең бер йорты, өч фатиры (берсенең мәйданы 252 кв.м), җир кишәрлеге һәм автостоянкасы бар.
2020 елда да иң бай депутатлар шулар өчесе булган – урыннары гына үзгә булган. Беренчесе Самаренкин (119 млн), икенчесе Хәлимов (109,5), өченчесе – нибары 109 миллион сум эшләгән Егоров.
Дүртенче урында «Группа компаний „ЖИК города Казани»» җитәкчесе Эмиль Хөснетдинов. Табышы – 97,8 млн сум. Өч йортлары, ике җир кишәрлекләре бар, бер кишәрлек – 6,9 мең кв.м. Хөснетдиновның берничә йөз автомобиле бар. Шулар арасында Land Rover Defender автомобиле, Legend катерлары.
Бишенче урында – ООО «Кориб» ширкәте хуҗасы Олег Коробченко, ул 89,7 миллион сум күрсәткән.
Алтынчы урында «Ядран» ширкәте хуҗасы Ирек Салихов. Ул былтыр 80, хатыны 2,6 млн сум акча эшләгән. Ике балигъ булмаган балалары да акча эшли – берешәр мең сум кертемнәре бар. Салиховларның 3 фатирлары, 1,6 мең кв.м. җир кишәрлеге, ике бинасы һәм 4 автомобиль урыны бар.
Татарстан депутатлары барысы бергә 2,1 млрд сум акча эшләгән. Шуның 30 проценты – шушы бишлеккә туры килә.
«Бәхетле» директоры Мөслимә Латыйпова 28,7 млн сум, «Эссен Продакшн АГ» хуҗасы Леонид Барышев күбрәк – 64,6 млн сум декларацияләгән.
«Майский» директоры Илшат Ганиев 32,3 млн сум, Фәннәр Академиясе президенты Мәгъзүм Салихов 4,5 млн сум табышын күрсәткән. Опера театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗановның 7,8 млн, хатынының 2,9 млн сум кереме булган. Качалов театры директоры Александр Славутскийның да шул тирә – үзенеке 5,5 млн, хатыныныкы – 1,9 млн.
ТНВ генераль директоры Илшат Әминовның 12,2 млн сум, хатынының 2,2 млн сум табышы булган. «Камаз-мастер» хуҗасы Владимир Чагин 8,6 млн сум акча декларацияләгән.
Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның 2021 елда 21,9 млн сум табышы булган, хатыныныкы – 14,5 млн. Аларның ике йортлары, ике фатирлары (берсе 500 кв.м.), 28 гектар җирләре бар. Фәрит Мөхәммәтшин иске автомобильләр белән кызыксына – шуңа да аның Газ-21, «Победа» автомобильләре бар.
Татарстан депутатлары арасында иң ярлылары – Рөстәм Хәсәнов (аның фирмасы бөлде, шуңа да табышы нибары 400 мең, әмма хатыныныкы – 7 млн). «ЭнергоСтройСервис» ширкәте җитәкчесе – Халит Гарифуллин – шулай ук 405 мең. Яшьләр буенча эшләргә тиешле Динар Бариевның да еллык табышы 2 млн гына сум.
Иң ярлысы – коммунист Альберт Ягудинның бөтен еллык табышы 19,6 мең сум.
Зөфәр Билалов: «Мин – яшь йөрәкле кеше»
18 апрельдә Татар дәүләт филармониясендә Ваһапов фестиваленең Донбасска ярдәм йөзеннән «Кайсыгызның кулы җылы...» дип исемләнгән хәйрия концертына узды. Бу концертны карарга шактый күп халык җыелган иде. Концерт башлануга ярты сәгать кала, сәхнә артына күз салырга булдым. Ни хәлләрдә икән татар эстрадасы? Нәрсә турында сүз куерталар?
...Соңгарак калып, баскычтан Зөфәр Билалов белән Зәйнәп Фәрхетдинова менеп килә.
Исәнмесез, Зәйнәп апа...
Сез кайсы редакциядән?
«Татар-информ».
Тынлык.
Илдәге барган хәлләргә карашыгыз нинди?
Зәйнәп Фәрхетдинова мине күрмәмешкә салышып, читтәге танышларына «исәнмесез-исәнмесез» дип, янымнан китү юлын карады. Бүтән борылып та карамады…
Тынлыкны Зөфәр Билалов бозды:
Сез мине көтәсездер инде?
Әйе.
Кайсы иҗат төркеменнән?
«Татар-информ» редакциясеннән.
Ә сезнең белән күрешкәнебез бармы соң безнең?
Юк, бу беренче мәртәбә.
Ә нинди соравыгыз бар?
Илдәге вәзгыять турында фикерегез кирәк иде.
Тискәре, әлбәттә. Икътисад шактый бозылды, сәясәт аланы нинди пычрак булса, хәзер дә шундый ук. Халык арасында бер-береңне гаепләү таралган. Минем уйлавымча, Россиянең юлы дөреслектә. Һәрбер конфликтны дипломатик яктан чишәргә мөмкинлек бар. Гади халыкның тормышы авырая, бәяләр котырып үсә.
Чит ил товарларына мохтаҗлык тудымы?
Үзебезне башка ил товарларына бәйле дип санамыйм.
Бәяләр арту концертларга йөрүче халыкның санын киметтеме?
Соңгы елларда ерак гастрольләргә чыгып йөргән юк. Чакырылган җирләргә генә барабыз. Зәйнәп апаң белән кечкенә-кечкенә генә турлар ясап алабыз. Безнең олы улыбыз Акбулат Зәйнәп апаң белән күбрәк җырлый. Халыкка килгәндә, ул шатлыклы мизгелләрдә дә, аяныч вакытта да җыр-моңга тартыла. Шулай булгач, йөриләр, җан тынычлыгы эзлиләр.
Сәхнә артында хәлләр ничек? Башка артистлар белән мөнәсәбәтләр?
Безнең өлкән буын һәрвакыт дус. Бер-беребезне аңлашып яшибез. Хәзерге яшьләр ничегрәктер...
Ә яшьләр белән уртак тел таба аласызмы соң?
Мин, гомумән, яшь йөрәкле! Теләсә нинди яшь кеше белән уртак тел таба алам...
Репортажның тулы вариантын сылтама буенча кереп укырга мөмкин.