Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җәмигъ мәчетенә исем сайлыйбыз: «Хан мәчете - тарихыбыз», ә «Мәрьям» каян килеп чыкты?

Казанда төзеләчәк яңа Җәмигъ мәчетенең урыны билгеле – ул «Кырлай» паркын урынында булачак. Җәмәгатьчелектә аның атамасы нинди булырга тиеш дигән фикерләр яңгырый башлады. «Мәрьям» дип атыйк дигән фикер бар, ә менә язучы Ләбиб Лерон Казанда төзеләчәк яңа Җәмигъ мәчетен «Ханнар» мәчете дип атарга киңәш итә. «Интертат» фикерләрне барлады.

news_top_970_100
Җәмигъ мәчетенә исем сайлыйбыз: «Хан мәчете - тарихыбыз», ә «Мәрьям» каян килеп чыкты?
ТР мөселманнарының Диния нәзарәте
  • 2022 елның 1-15 апрелендә Казанның Җәмигъ мәчете эскиз проектына бәйгегә тәкъдимнәр кабул ителде. Бәйгенең җиңүчесе 8 июльдә игълан ителәчәк. 10 мең кеше сыйдырышлы мәчет Казанның Кырлай паркы мәйданында салыначак. Бина проектын сайлаган арада җәмәгатьчелек аңа исем сайлый башлады.

«Хан мәчете», «Хан мәчете», «Казан-Хан»...

Язучы Ләбиб Лерон фикеренчә, яңа мәчетнең атамасы ханнар белән бәйле булырга тиеш.

- Мин инде күптән Җәмигъ мәчете булуын тели идем. Күңелемдә гел «Хан мәчете» дигән сүз йөрде: «Хан мәчете, Ханнар мәчете». Мин аны әле ул вакытта хәзерге Цирк янындагы стадионда эшләп булмый микән дип уйлый идем. Хәзер башка урында мөмкинлек чыккан икән, бик хуплыйм, бик әйбәт.

Башка бер исем дә минем башыма килми, уйлыйсым да килми. Нишләптер Хан мәчете һәм Ханнар мәчете. Бу безнең Казан кирмәнендәге ханнар белән дә бәйле. Безнең тарихыбызда моңарчы ханнар идарә иткән дигән әйбергә дә бер ишарә, безнең бабаларыбыз рухына да дога булып яңгырап торыр иде - шундый һәйкәл рәвешендәге дога дип әйтимме инде. Казан бит инде үзебезнең зур мәркәзебез, бөтен татарның пайтәхете. Казан кирмәнендә ханнар кабере табылды, гомер буе ханнар идарә иткән бит инде безнең җирлектә.

Башка милләт халыкларына да әйтүе бик җиңел генә - Хан мәчете, русча әйтсәң дә, башка телләрдә дә бик җиңел.

Моны дин әһелләре дә күтәреп алыр, хуплаучылар да күпчелек булыр дип уйлыйм. Аллаһ Тәгалә ярдәме белән, насыйп итсә, шушы исемнең кушылуын бәлки ишетербез.

Кайчагында «Казан-Хан» мәчете дип тә уйлап куям. Без бит инде өйрәндек «Казан-Арена» сыман шулай сызык аша язарга өйрәндек, шуңа «Казан-Хан» дип тә уйлыйм.

Чечняда «Грозный йөрәге» дигән мәчет бар. «Казан йөрәге» дип кабатлап булмый, шуңа күрә барыбер тел очында «Хан» тора.

- Ә тәгаен берәр хан исемен кушуга ничек карыйсыз? Әйтик, Олуг Мөхәммәд.

- Мәсәлән, Кол Шәриф мәчетен әйтүем җайлы, русча да яңгырашы бар. Мин атама биргәндә башка милләтләрне дә уйлыйм, үзебезне генә түгел, аларга дә әйтүе җайлы булсын. Әйтик, «Мөхәммәд Әмин» аларга авыррак булмас микән. Әмма хан исемен милләт, халык хуплый икән, мин каршы түгел.

- Ә Мәрьям дигән тәкъдимгә ничек карыйсыз?

- Мин анысын бик хуплап бетерә алмыйм. Башка бер исем килгән, шул исемнән китә алмыйм инде мин.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм Ләбиб Лерон

Фото: © Рамил Гали

«Халык фикере булсын иде»

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров:

- Беренче чиратта ул милли рухта булырга тиеш. Ә милли рухны бирер өчен татар имамы белән беррәттән исеме җисеменә туры килүе шарт. Моның өчен анда татар тарихын чагылдырырга кирәк, Казанга килгән һәркем өчен татарның үзәгенә килгәнен күрсәтеп, әйдәп баручы мәчет булырга тиеш.

Казан Кирмәне эчендә Кол Шәриф мәчете бар. Җәмәгатьчелек бу мәсьәләгә битараф булмавын күрсәтте. Игътибар итегез: Төркиядә, башка төрки илләрдә, мөселман илләрендә Җәмигъ мәчетләрен ханнар, патшалар исеме, тарихта тирән эз калдырган шәхесләр исеме белән атау бар. Ханнар исеме дип атауга каршы түгел. Мин бу мәсьәләне татар интеллигенциясе, татар җәмәгатьчелеге белән бергә утырып уртак фикергә килүен сорар идем. Безнең татар тарихында тирән эз калдырган халкыбызны билгеләүче ханнарыбызның исемен бирү ул бөтен халыкның бер фикере булсын иде.

«Олугъ Мөхәммәд пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһиссәләм исеме белән дә туры килә»

Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Миркасыйм Госманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыкларын тикшеренүләр Үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Илнур Миргалиев:

- Казанда Җәмигъ мәчете булдыруны хуплыйм. Җәмигъ мәчете – һәр шәһәрнең иң төп мәчете, йөзек кашы. Матур бинадан тыш исеме дә матур, халыкның тарихы белән бәйле, шул рәвешчә танылырга тиеш. Татар тарихы бик бай – урта гасырлардан алып хәзергә кадәр кызык вакыйгалар, шәхесләр бик күп.

Ханнар исеменә килсәк, аларның исемнәрен аерым күтәрергә кирәк. Алар бу җирлектә безне милләт буларак оешуыбыз, диндә булуыбыз өчен зур хезмәт куйган.

Бу Җәмигъ мәчетен ханнар белән бәйләргә тәкъдим итәр идем. Бигрәк тә безнең Олы Мөхәммәд хан белән бәйлисе килә. Шәһәр урамнарына исем кушу мәсьәләсендә без аларны бөтенләй истән чыгарабыз, аларга игътибар җитми. Олы Мөхәммәд исемен бирсәк, ул пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһиссәләм исеме белән дә туры килә, татар тарихы белән дә тыгыз бәйле.

Илнур Миргалиев

Фото: © Солтан Исхаков

«Ханнар» атамасы бармас дип уйлыйм»

Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков:

- «Хан мәчете» дигән фикер минем дә башта бар, ләкин үтмәс дип уйлыйм мин. Миңа ошый. Аның русча варианты «царственная» булырга тиеш. «Ханская» Мәскәүгә ошамас дип уйлыйм мин. Мәскәүдә дә бар бит әле карап торучылар. Минемчә нейтраль берәр әйбер сайларга кирәк. Ә татарчасын «Ханнар» дип бирергә була.

- Сез риза, әмма үтмәс дип уйлыйсыз, әйеме?

- Үтмәс дип уйлыйм. Үтмәслеге билгеле булса, мәгънәсе юк бит аның артыннан чабып йөрүнең.

Мин Олуг мәчет дип атауны иң отышлы дип саныйм. Олуг сүзенең «великий» дигән мәгънәсе дә бар, Алтын Урданың исеме дә шуның белән бәйле, аның икенче исеме Олуг Урда булган. Русчага «великая» дип тәрҗемә итәсең.

Ә хатын-кыз исемнәре кушу, хәтта Мәрьям булса да, бармый. Дөрес, Сөембикәне кушарга теләүчеләр дә бар. Татарларда андый гадәт юк, дөресен әйткәндә.

«Хан дип әйтүдән куркырга ярамый»

Тарих фәннәре докторы Индус Таһиров:

Хан мәчете генә дисәң яхшырак булыр иде. Ханнар түгел, Хан мәчете дип. Ханнар мәчете дип атау ярый. Хан дип әйтүдән куркырга ярамый.

Олугъ Мөхәммәд ханга һәйкәл. Рәссам Рифкат Вахитов эскизы.

«Мәрьям дип атаганчы, Рузия дип атагыз»

Язучы Рабит Батулла:

- Бу хакта уйларга кирәк, берәр дин юлындагы изге кеше исеме белән атамаска микән? Мәрҗанинең мәчете бар инде, Баруди булырга мөмкин, Муса Бигиев-Ярулла бик зур мәшһүрлек казанган кеше бит ислам дөньясында, һаман да казана. «Муса хәзрәт» йортымы? Муса Бигиев тә зур эшләр башкарган. Ханнар бит инде дәүләт эшлеклеләре, кылыч батырлары шикелле.

- Мәрьям исеме белән атауга ничек карыйсыз?

- Мәрьям кем соң ул? Мариямы әллә?

- Шулай булып чыга инде.

- Гайшәбикә дип атарга инде ул вакытта, ул пәйгамбәребезнең сөекле хатыны... Минем хатынның исемен кушсагыз да була алайга китсә. Рузия минем хатынның исеме.

«Казанны төзегән Болгар ханына, бәлки Алмыш ханга...»

Айрат Фәйзрахманов, тарих фәннәре кандидаты, җәмәгать эшлеклесе:

- Истанбулда Солтан Әхмәт мәчете бар. Ханнар исемнәрен кушарга кирәк. Бәлки кайсы Болгар ханы вакытында Казан салынган, шул исем белән атаргадыр. Без мәчетләребезгә ханнар исемнәрен бирергә куркабыз. Чөнки Казан ханнары темасы ничектер тыелган кебек тоела.

Олуг Мөхәммәд атамасы бик матур булыр иде. Олуг Мөхәммәдкә һәйкәл дигән сүзләр күп әйтелде инде, юк бит, ул һәйкәлнең макетлары да бар инде. Әмма ул тема кемнәрдер өчен кызыл чүпрәк күрсәтү белән бер булыр кебек. Ә Болгар ханнарының исемнәре ул әле нормаль кабул ителә. Бәлки, Алмыш хан. Безнең Казан - Болгар дәүләтенең дәвамчысы, шуңа күрә Алмыш ханны исбатлап, юбилейга бәйләп, куәтләп була.

«Мәрьям бер хатын-кыз итеп кенә кабул ителә»

Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла:

- Ханның мәчете Кремльдә булган бит, ә бу Кырлай паркы урынында төзелергә тиеш түгелме соң ул? Хәзер беренчедән ханнар юк... Аңа ниндидер халыкка якынрак исем бирергә кирәктер. Мәрьям исеме дә бик уңышлы түгел кебек миңа. Ничектер Мәрьям дигәч, Мәрьям исемле бер хатын-кызны күз алдына китерәбез, Мәрьям-ананы түгел. Мәрьям-ана ислам динендә христианнардагы кебек бееклеккә күтәрелмәгән. Болай хөрмәт ителә, ләкин ислам диненең алтын баганаларыннан дип әйтеп булмый. Күңелем бик үк риза түгел Мәрьям дигәнгә, Ханнар мәчете дигәнен дә бик аңлап бетерә алмыйм. Уйлап бетерергә кирәк, бу хакта уйлаганым булмады әле гомумән.

«Ханнарыбызның тарихын начар беләбез»

Россия ислам университеты ректоры Рәфыйкъ Мөхәммәтшин:

- Ханнар мәчете дип гомуми абстракт кую бәлки дөрес түгелдер. Казан ханлыгында бик күп ханнар булган, аларның исемнәрен тарихчылар белә, әмма халыкта алар киң таралмаган.

Ханнарыбызның тарихын начар беләбез шул. Худяковның «Очерки по истории Казанского ханства» китабыннан башка ул хакта язылган хезмәт тә юк. Безнең милләтне, динне саклау өчен керткән өлешләре хакында фәнни-популяр хезмәтләр юк. . Шуңа күрә халык арасында киң таралган, халык күңеленә кереп калган ханнар бар, исемнәре бар дип әйтеп булмый. Ул яктан бәлки ул киң җәмәгатьчелектә сораулар да тудырырга мөмкин дип саныйм. Бүген аларны киң халык белми дип әйтергә була.

Ә болай ул бөтен дөньяда таралган традиция инде, яхшы булыр иде.

«Ханская ассоциациясе бик үк матур түгел»

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин

Фото: © Салават Камалетдинов

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин:

Исем турында әлегә сөйләшү булмады. Әлегә Ислам кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган Җәмигъ мәчете дип әйтәбез. Исем турында сөйләшү әлегә иртәрәктер әле бәлки.

- Мәрьям дигән атамага ничек карыйсыз?

- Мин әле моны беркемнән дә ишетмәдем. Төрле тәкъдимнәр булды, кемдер Казанга нигез салучы Олугъ Мөхәммәд исемен әйтте. Минемчә, Мәрьямгә караганда мантыйклырактыр.

- Хан мәчете ошыймы?

- Хан мәчете абстракт була. Ул нинди хан? Русчасы «Ханская» – ассоциация бик үк матур түгел. «Ханская мечеть»...

Комментарийлар (4)
Калган символлар:
  • 18 апрель 2022
    Исемсез
    Әле еще шәрә күкрәкле хатын-кыз белән дә ассоциация ясалды, маладсы татарлар, булдырасыз! Безгә татарларга мондый шанлы тарих хәрәм, бер тамчы кадерен белмибез, тарих дип йөрүчеләр дә буш куык!!!
  • 18 апрель 2022
    Исемсез
    "Ханская" әлбәттә матур уйлар тәэсирләр тудырмый, ничек тудырсын, ул бит аракы исеме итеп кулланылды!!!! Ханнар = аракы дигән ассоцияция генә туа хәзер! Мөфти кайда булды микән, Татспиртпром акыртып халыкның милли символларын таптарга биргәндә!!!!
  • 17 апрель 2022
    Исемсез
    "Татарстан рухы" - менә шулай булырга тиеш бу мәчетнең исеме. Бу мәчет - Татарстан иле булган өчен төзелә ала, һәм анда илебезнең рухы көчле иманга, нык ышануга килсен иде, "Душа Татарстана" дип тәрҗемә итсеннәр, рус теленә
  • 16 апрель 2022
    Исемсез
    Миннехан, минтимер, минрәмис главное мәчете генә булсын, исеме табылыр.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100