Украинада һәлак булган Казан егетенең әтисе: «8 март белән котламагач, әнисе сизенде шул»
Татарстан тагын бер батырын – 22 яшьлек Дамир Гыйлемхановны югалтты. Украинада махсус хәрби операция вакытында күрсәткән каһарманлыгы өчен Россия Федерациясе Герое исеме бирелгән танкчы егетнең җәсәде бүген җиргә иңдерелде.
Дамир Гыйлемханов хәрби хезмәткә 2019 елның 3 июлендә алынган, аннары контракт хезмәтенә күчкән.
2022 елның 7 мартында Украинада махсус хәрби операция вакытында Т-72Б1 танкы экипажы батырлык күрсәтә. Танк командиры - өлкән лейтенант Дамир Исламов, механик-йөртүче Дамир Гыйлемханов һәм рядовой Иван Цевун.
Танк экипажы Луганск Республикасының Северодонецк районында дошман территориясендә штурм оештырган. Танк экипажы ут ачып, ун кешене юкка чыгарган, тик аннары танк үзе «коктейль Молотова» белән яндырылган. Танкны уттан арындырып, экипаж хәрби бурычын дәвам иткән. Безнекеләр Украина Коралланган көчләренең биш танкына каршы торып, дүртесен юк иткән. Нәтиҗәдә, безнең танкны дошман шартлата, экипаж һәлак була.
РФ Президенты Указы нигезендә, Дамир Гыйлемхановка үлеменнән соң Россия Федерациясе Герое исеме бирелгән.
Казан танк училищесына бәхилләшү чарасына Дамир Гыйлемхановның туганнары, якыннары, дусларының авыр кайгысын уртаклашырга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килгән иде.
– Бу сезнең кайгы гына түгел, бөтен республика, илебез кайгысы. Урыны оҗмахта булсын!
Украинада махсус хәрби операция дәвам итә. Безнең хәрбиләр Донбасс халкын яклый. Солдат-офицерлар, шул исәптән Татарстаннан чыкканнар, хәрби бурычын фидакарьләрчә башкара, Ватанга, халыкка хезмәт күрсәтеп, героизм күрсәтә, үз гомерләрен дә корбан итә.
Дамир Гыйлемханов хезмәттәшләре арасында ышанычлы иптәш, профессионализм үрнәге булган. Бу каһарманлыкны мәңге хәтердә тотачакбыз, – дип белдерде.
«8 марттан соң хатыным борчыла башлады»
Дамир әти-әнисе белән соңгы тапкыр 2 мартта сөйләшкән булган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә әтисе Рәшит Гыйлемханов әйтте.
– Болай әллә ни әйтмәде, хәле әйбәт диде, акча җибәрүне сораган иде, - диде.
Ана йөрәген алдап була димени?! Йөрәк парәсенең 8 нче март белән котламавыннан ук әнисенең күңеленә шик оялаган булган.
– 8 марттан соң хатынымның йөрәгенә шом керде, борчыла башлады, ул сизенде. «Улым 8 март белән котламый калмас иде, диде, - дип уртаклашты Рәшит абый.
Дамир үсмер чагында футбол, бокс белән шөгыльләнгән. Әтисе сүзәренчә, бик аралашучан булып, дуслары да байтак булган. «Армиягә 70 ләп кеше озатты», - дип искә ала әтисе.
– Улыбыз шушы хәлгә тарыганына ышанып та булмый. 22 яшьлек яшь егет, көчле, зур амбицияле, максатына омтылучан, гел елмаючан. Бик аралашучан иде. Соңгы тапкыр сөйләшкәндә, «минем белән гомер буе горурланачаксыз» диде, шулай булып чыкты да. Юк бүтән улыбыз», - дип үзәк өзгеч сүзләр белән тәмамлады Рәшит Гыйлемханов матәм чарасында ясаган чыгышын.
Үзәк хәрби округ гаскәрләре командующие урынбасары, генерал-майор Рөстәм Миңнекаев Дамир Гыйлемхановта Россия солдатының иң яхшы сыйфатлары тупланганын ассызыклады.
– Дамир Гыйлемханов үз гомерен корбан итеп, дошман контрһөҗүменә каршы торып, батырлык күрсәтте. Аның каһарманлыгы Россия Коралланган көчләрендә хезмәт итүче барлык кешегә көчле рух, профессионализм үрнәге булып тора. Дамир Гыйлемханов турында якты хәтер, аның каһарманлыгы Россия халкы һәм татар халкы йөрәгендә мәңгегә сакланачак. Россия Федерациясе героена мәңгелек дан!» - дип мөрәҗәгать итте.
Дамир Гыйлемханов 1999 елның 21 сентябрендә Казанда туган. 2015 елда Казанның 42 нче мәктәбендә 9 сыйныфны тәмамлаган.
«Холкы көчле иде аның»
Мәктәп директоры Светлана Насыйбуллина «Татар-информ» хәбәрчесенә Дамирның бөтен классташлары арасында иң тыйнагы булуын һәм йөзендә гел елмаю булганын әйтте.
– Мин Дамир турында хәбәр иткәч тә, мәктәптә укытучылар «әә, елмая торган Дамир» диделәр. Ул үҗәт тә иде, шул ук вакытта беркайчан бәхәсләшми-талашмый, үзе теләгән әйбергә барыбер ирешә иде. Холкы көчле иде аның, - диде. Дамирның әтисе, апасы да шул мәктәпне тәмамлаган.
Мәктәпне тәмамлагач, Дамир 2015 елдан 2019 елга кадәр Казан политехник көллиятендә «эчке сантехник корылмаларны, вентиляция системасын монтажлау һәм куллану» белгечлеге буенча белем алган.
– Гел булышты, көчле рухлы, шат күңелле иде, аны мәңгегә шулай истә калдырачакбыз. Ике көн элек төркемдәшләр үлеме турында хәбәрен җибәрде. Аның контракт буенча калганын ишеткән идек, ләкин Украинада хәрби гамәлләрдә булуын белмәдек, - диләр төркемдәшләре Рафис һәм Айваз.
Балачак дусларының берсе Артур Савельев та сабый чагында Дамир белән күршеләр булып, ишегалдында уен мизгелләре гел бергә узганын әйтте.
Герой белән бәхилләшергә килгән туганнары белән дә аралашып алдык. Алар чиксез күп иде бүген. Ике буын, өч буын туган тиешле апа-сеңелләр, абый-энекәшләр күз яшьләрен тыя алмый – баһадирдай егетнең вакытсыз гомере өзелгәненә йөрәкләре әрни. Кайсыннан сорама, барысы да Дамирны шат күңелле, йөзеннән елмаю китмәс егет итеп тасвирлый. «Әле бит бөтен тормышы алда иде. Горурланабыз, бик кызганыч, безнең бала бит инде ул», - дип ачыргаланып сөйлиләр.
Казанда яшәүче туганы Алия Сидорова Дамирның үзләре күз алдында үскән егет булуын әйтте. «2020 елда бер айга кайткан иде, төрле мәшәкатьләр белән без аны күрергә өлгермәдек, шул вакытта күрешә алмау күңелне тырнап тора», - диде.
Дамирның әнисенең ике туганы Әнисә апа Ижевскидан килгәннәрен әйтте.
– Бик яратабыз Дамирны. Алар гел җәен безгә кайталар иде. Сөйкемле сөяге бар иде аның, назлы, ягымлы, тәрбияле егет иде. Олыларны хөрмәт итә иде. Армиядән контракт имзаларга Казанга кайтып килгәч тә, «әйдәгез, Әнисә апага Ижевскига мунчага барабыз» дигән дә, ике ел элек көзен бөтен гаиләләре белән килеп керделәр, - дип исенә төшерде.
Казанда яшәүче Рәис Галәвиев Дамирның балачагы белән бәйле хатирәгә тукталды.
– Балачакта мин аларга кунакка килгәндә, туңдырма алып килә идем. «ооо, туңдырма» дип йөгереп килә иде. Бик ярата идем ул малайны, - дип уртаклашты.
«Кайтканда көл кисәкләре булып кайтты. Бу бик авыр...»
Дамир – гаиләдә икенче бала. Апасы Рузилә Гыйлемханова энесенең үлеме турында кайгылы хәбәр 31 март көнне килеп ирешкәнен әйтте. Менә шул көн гаилә йортына кара пәрдә төшерә.
– Безнең моңа ышанасы килмәде. Әле рәсми раслау булмагач, ул түгелдер, дип өметләндек. Аннары ике көннән шундагы хәрби комиссариаттан яздылар – янган мәет бар, ул булуы ихтимал, диделәр. Безгә ДНК бирергә туры килде, шушы көннәрдә җавап килде.
22 яшьтә гомернең шулай тәмамлануын кем теләсен инде?! Әле барлык планнар алда була торып... Кул-аяклары белән тулы гәүдәле булып китте бит ул, ә кайтканда көл кисәкләре булып кайтты. Бу бик авыр.
Бергә үстек, сугышкан, бер-беребездән көлгән вакытлар да булды, ләкин яратып кына шаяру иде ул. Армиягә киткәч, гаиләнең кыйммәтен, кадерен аңлый башлады кебек. Яза, шалтырата иде, гел сөйләшеп тордык, сагына иде, узган елда кайтырга тиеш иде, нишләп кенә кайтмагандыр, нигә генә калгандыр... – дип өзгәләнде.
Дамирның әнисе Ленария ханымның бертуган сеңлесе Раилә Сафина Дамирның аңа сабый чагында «кечкенә апа» дип дәшкәнен искә алды.
– Кечкенә чакта каникулга безгә Арчага Гөберчәк авылына кайталар иде. Яхшы егет иде. Минем балалар, абыйның балалары белән бергә уйнап үстеләр. Көтүгә чыга иде, бәрәңге ярата иде. Малайлар белән су коенырга, балык тотарга бардылар.
Армиягә озатканыбызны хәтерлим әле – авылдан кызым, кияү, улым белән бергә килеп, төнге 12 ләр тирәсендә озатып җибәрдек. Хәлләрен гел апайлардан сорашып тордык. Горурланабыз инде хәзер. Кыска гомерле булган инде, күрәсең, - диде.
Дамир Гыйлемхановны «Курган» зиратында мөселман кануннары буенча җирләделәр. Җеназа намазын Татарстан мөфтиятенең мәетләр җирләү хезмәте җитәкчесе Рамил хәзрәт Мингәрәев укыды.
Соңгы юлга озату коралдан ату белән тәмамланды.