Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанның иң бай депутатлары кемнәр?

news_top_970_100
Татарстанның иң бай депутатлары кемнәр?
"Ак Барс" холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров - Татарстанның иң бай депутаты

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары декларацияләре буенча иң бай депутатлар кемнәр икәне ачыкланды. «РБК» сайты шуларга күзәтү ясый.

Иң бае – «Ак Барс» холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров. 2021 елда Егоровның табышы 211 миллион сум булган. Хатыныныкы – 898 мең сум. Әле бер ел элек кенә Егоров 109 млн сум акча декларацияләгән булган. Быел исә хатыны белән берлектә аларның табышы калган бөтен депутатлардан да күбрәк булган. Егоровларның 2,3 мең квадрат метрлы йортлары, дүрт фатирлары, биш җир кишәрлекләре (барлыгы 5 мең кв.м.) һәм дүрт биналары бар. Һәм иң кызыгы – аларның бер шәхси автомобильләре дә юк.

Егоров самбо федерациясен һәм республика керәшеннәр оешмасын җитәкли. Белмәүчеләр өчен – Җөридәге Питрауның төп спонсоры шул үзе инде.

Икенче урында – «Татнефть» генераль директорының нефть эзләү һәм табу буенча беренче урынбасары, «Татнефть-Добычи» җитәкчесе Рөстәм Хәлимов. Ул 134,2 млн сум акча эшләгән, хатыны – 160 мең. Өч йортлары, җир кишәрлеге, фатирлары, Мерседеслары бар. Хатынының да фатиры да, йорты да, җире дә бар.

Өченче урында – «Казан май комбинеты» җитәкчесе һәм «Динамо Казан» клубы президенты, республикадагы чуашларның милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Дмитрий Самаренкин. Ул былтыр 121,5 млн сум, хатыны 17 мең (әйе, мең) сум акча эшләгән. Гаиләнең бер йорты, өч фатиры (берсенең мәйданы 252 кв.м), җир кишәрлеге һәм автостоянкасы бар.

2020 елда да иң бай депутатлар шулар өчесе булган – урыннары гына үзгә булган. Беренчесе Самаренкин (119 млн), икенчесе Хәлимов (109,5), өченчесе – нибары 109 миллион сум эшләгән Егоров.

Дүртенче урында «Группа компаний „ЖИК города Казани»» җитәкчесе Эмиль Хөснетдинов. Табышы – 97,8 млн сум. Өч йортлары, ике җир кишәрлекләре бар, бер кишәрлек – 6,9 мең кв.м. Хөснетдиновның берничә йөз автомобиле бар. Шулар арасында Land Rover Defender автомобиле, Legend катерлары.

Бишенче урында – ООО «Кориб» ширкәте хуҗасы Олег Коробченко, ул 89,7 миллион сум күрсәткән.

Алтынчы урында «Ядран» ширкәте хуҗасы Ирек Салихов. Ул былтыр 80, хатыны 2,6 млн сум акча эшләгән. Ике балигъ булмаган балалары да акча эшли – берешәр мең сум кертемнәре бар. Салиховларның 3 фатирлары, 1,6 мең кв.м. җир кишәрлеге, ике бинасы һәм 4 автомобиль урыны бар. 

Татарстан депутатлары барысы бергә 2,1 млрд сум акча эшләгән. Шуның 30 проценты – шушы бишлеккә туры килә.

«Бәхетле» директоры Мөслимә Латыйпова 28,7 млн сум, «Эссен Продакшн АГ» хуҗасы Леонид Барышев күбрәк – 64,6 млн сум декларацияләгән. 

«Майский» директоры Илшат Ганиев 32,3 млн сум, Фәннәр Академиясе президенты Мәгъзүм Салихов 4,5 млн сум табышын күрсәткән. Опера театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗановның 7,8 млн, хатынының 2,9 млн сум кереме булган. Качалов театры директоры Александр Славутскийның да шул тирә – үзенеке 5,5 млн, хатыныныкы – 1,9 млн. 

ТНВ генераль директоры Илшат Әминовның 12,2 млн сум, хатынының 2,2 млн сум табышы булган. «Камаз-мастер» хуҗасы Владимир Чагин 8,6 млн сум акча декларацияләгән.

Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның 2021 елда 21,9 млн сум табышы булган, хатыныныкы – 14,5 млн. Аларның ике йортлары, ике фатирлары (берсе 500 кв.м.), 28 гектар җирләре бар. Фәрит Мөхәммәтшин иске автомобильләр белән кызыксына – шуңа да аның Газ-21, «Победа» автомобильләре бар.

Татарстан депутатлары арасында иң ярлылары – Рөстәм Хәсәнов (аның фирмасы бөлде, шуңа да табышы нибары 400 мең, әмма хатыныныкы – 7 млн). «ЭнергоСтройСервис» ширкәте җитәкчесе – Халит Гарифуллин – шулай ук 405 мең. Яшьләр буенча эшләргә тиешле Динар Бариевның да еллык табышы 2 млн гына сум.

Иң ярлысы – коммунист Альберт Ягудинның бөтен еллык табышы 19,6 мең сум.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100