Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сәхнә арты: яшь йөрәкле Зөфәр Билалов, Илһам Вәлиевнең борчуы, Азат Тимершәехнең үпкәсе

18 апрельдә Татар дәүләт филармониясендә Ваһапов фестиваленең Донбасска ярдәм йөзеннән «Кайсыгызның кулы җылы...» дип исемләнгән хәйрия концертына узды.

news_top_970_100
Сәхнә арты: яшь йөрәкле Зөфәр Билалов, Илһам Вәлиевнең борчуы, Азат Тимершәехнең үпкәсе
Владимир Васильев фотолары

Бу концертны карарга шактый күп халык җыелган иде. Моны ишек төбендә чиратта басып торган апа-абыйларны күреп тә аңлап була иде.

Концерт башлануга ярты сәгать кала, сәхнә артына күз салырга булдым. Ни хәлләрдә икән татар эстрадасы? Нәрсә турында сүз куерталар?

«Мин каравылчы булып эшләмәдем...»

Ә сәхнә арты гөрли... Зур-зур колонкаларны күтәреп, диджейлар йөгерешә, макияжлары километрдан күренеп торган биюче кызлар, озын егетләр, гримеркалар, артистлар, җырчылар… Һәм шуларның аяк астында мин бөтереләм.

Ирләрнең чишенү бүлмәсеннән тавышлар яңгырый:

«Заманалар үзгәрде, егетләр, беркая да чакырмыйлар хәзер! Кунакка йөреш тә бетте».

«Яшь барган саен күңел тула, корсак үсә».

Кеше сөйләшкәннәрне кырыйдан тыңлап тору килешми дип, якынрак килдем. Мине күреп алган халык кинәт кенә башта тынып калды, аннары теманы бордылар.

Коридорга минем янга Азат абый Тимершәех чыкты. Кайсы редакциядән икәнне белгәч, кызу-кызу сөйләргә кереште:

 Миңа: «Азат абый, нишләп сез үз авылыгыз турында җырламадагыз?» – дип әйтәләр. Безнең авылда бер күңелсез хәл булды бит әле. Мондый вакытта авылны мактап җырлап булмый инде, дидем. 88 яшьлек әбине 35 яшьлек ир-ат көчләгән. Монда уртак фикергә килеп эшләнгән эш бит инде. Берсе берничә мәртәбә аракы сораган, аннары бергә утырып эчкәннәр. Сезнең журналистлар шуны язганнар. Имеш, миннән дә фикеремне сораганнар һәм мин җирле үзидарә рәисе карап бетермәгән, алар эшләмиләр дип әйткәнмен. Аны журналист үзе уйлап чыгарып язган! Мин әйтмәдем ул сүзләрне! Бервакыт миңа авылдан шалтыратып: «Азат абый, нәрсә язасың син безнең турында?» – дип сорадылар. Ә мин нәрсә турында сүз барганын белмим дә бит әле. Менә шулай бер журналист бөтен дөньяны болгатты...

 Азат абый, сез пандемия вакытында каравылчы булып эшләдем, дигән булгансыз...

 Әйтмәдем мин аны! Менә кем шулай язган? Кем аның исеме? Каян килеп чыккан ул сүз?! Контекстан өзеп алып язгансыз.

Былтыр кысканга, кычкыралармы быел дип, теманы башкага борырга ниятләдем. Бәяләр арту турында сөйләшеп алдык.

 Әлегә бәяләр артканын сизгәнем юк. Әле бу галәмәтнең башы гына. Нәрсәгә борчылырга, тавыкларым йомырка сала, шул ук тавыкны соңыннан иткә дә җибәрергә була... Шикәр бөтенләй ашамыйм. Хатын гына шикәр өчен борчыла инде. Алдым инде йөз тәңкәгә. Тик менә тугыз-ун мең пенсия алып яшәгән картларга ничек яшәргә? Ярый минем 17 мең инде әлегә, тагын күтәреләчәк дип тә әйттеләр.

«Бәяләрнең котыруы – спекулянтлар эше»

Бераздан Ранис Габбазов та килеп чыкты. Аның белән дә аралашып алдык. Ул миңа шундый эчкерсез һәм йомшак холыклы булып тоелды.

Концерт алдыннан дулкынлану хисе һәрвакыт була һәм булырга тиеш. Алла боерса, бүген матур итеп җырларга тырышабыз. Иң мөһиме – шушы концертларда тамашачылар белән бер дулкында булыйк. Без, җырчылар, хәйрия концертларында катнашырга тырышабыз. Тамашачыларга да, үзебезгә дә күңел тынычлыгы телим. Исәнлек-сау булыйк һәм киләсе елларда да күрешергә насыйп булсын, – диде Ранис Габбасов.

Коридор буйлап тегендә-монда салмак кына Илһам абый Вәлиев йөри иде. Дулкынлануы йөзенә чыккан сыман тоелды. Кулында бер шешә су.

Дөнья хәлләре бер дә күңелле түгел. Беркем сугыш та, үлем дә теләми. Бөек Ватан сугышыннан соң без башка мондый нәрсә булмас дип уйлаган идек. Безнең егетләребезнең үлүе – бик аяныч хәл. Алар безнең чын каһарманнар, батырларча һәлак булалар, – дип бүгенге вәзгыятькә фикерен белдерде ул.

 Әлеге вәзгыять аркасында концертларга йөрүче халыкның саны кимедеме?

Юк. Кичә Екатеринбург шәһәрендә концерт куйдык. Зал туп-тулы иде. Халык хәзер бер-берсенә ихтирамлырак кебек булып тоелды. Күбесе шушы вакыйгаларны күрә торып, бер-берсенә терәк булырга тырыша. Ә бәяләрнең котыруы спекулянтлар эше генә. Хөкүмәт спекулянтларның башларына сугып торса, бик дөрес булыр иде. Безнең илдә бөтен әйбер дә бар. Бернинди шикәр дә бетәргә тиеш түгел, авылда ындыр артына гына чыгыйк - басуы белән шикәр чөгендере үсә...

Мең дә бер мәртәбә сәхнәгә чыгып, дулкынлану хисе бармы?

Бар. Кемдер алай булырга тиеш түгел, ди.  Дулкынлану булмаса, димәк, кеше артыгы белән үз-үзенә ышанучан. Ничә еллар узса да, борчыласың, әзерләнәсең, барысы да яхшы булсын иде дип телисең.

«Сәхнәдән вакытында китә белергә кирәк»

Бераздан коридорда кеше калмады. Гримеркага күз салган идем, берсе ишекне ябып куйды. Берзаман аннан биюче киеменнән яшь кенә егет чыкты:

Кара әле, Марсель Вәгыйзов юкмы анда? – дим.

Бар, намаз укый ул.

Намаз вакыты тәмамланганнан соң, ишекләр кабат ачылды. Менә нинди өлгер безнең җырчылар! Сәхнә артында әзерләнергә дә, дулкынланырга да, үзара аралашып алырга да, намаз укырга да өлгерәләр.

Исәнмесез, Марсель абый, сезгә бер-ике сорау бирергә ярыймы?

Әйе, кер әйдә, утыр, - дип, урындыкка таба күрсәтте ул.

Аяк өстендә йөргән журналистка кечкенә генә ял булды бу.

Ул үзенең дөньядагы вакыйгаларга карашын дини күзлектән карап сөйләде:

Күңелле түгел инде. Без Җир йөзендә тыныч яшәргә тиешле халык. Безнең хәзер концертлар да уздырып йөргән юк. Хәләл форматка күчкәч, күбрәк никах мәҗлесләрендә чыгыш ясарга туры килә. Бәяләр артуы безгә ничек тәэсир итте дигәндә, без – акчасыз кеше түгел, ә урта хәллеләр. Безгә амортизация өчен коридор бар. (Марсель Вәгыйзовның бу сүзләрен – безнең запасыбыз бар дип аңларга кирәктер – ИТ) Мин күбрәк гади халык өчен борчылам. Бәяләр көн дә үсә, ә пенсия күләме шул ук кала. Бәяләр күтәрелү - кайбер кешеләрнең шушы өлкәдә акча эшләп калу нияте. Шикәр долларга бәйләнмәгән бит! Безнең илдә кешегә ашарлык бөтен нәрсә дә бар. 

Сәхнә артында булуыгызга карамастан, намаз укырга да вакыт табасызмы? Мин сезне көтеп торган идем.

Теләк булса, бөтен нәрсәгә дә вакыт табыла ул. «Вакытым юк, эшем күп», - дип әйтү – үзеңә бер сәбәп табу гына.

 Кеше күрергә тиеш түгелме намаз укыганны?

Юк, бернәрсәсе дә юк. Әмма ябылыр урын булмагач, нишлисең инде? Мәсәлән, аэропортларда мөмкинлек тә юк шикелле, тик менә намаз вакыты җитә башлагач, күңелдә тыныч түгел. Без җаен табып укырга тиеш аны. Укыйм әле дип ният куйсаң, Аллаһ Тәгалә урын күрсәтә. Элегрәк урын эзләп йөрү читенрәк иде. Хәзер Аллаһ Тәгаләгә тапшырып, кайда да укыйсың. Хатын-кыз белән ир-ат арасында намаз укылуның шундый аермасы бар: ир-атның җәмәгать белән укыган намазының әҗер-савапы күбрәк, ә хатын-кызның киресенчә.

Сәхнә артында нинди проблемалар булгалый?

Җырчылар арасында дуслык юк. Аек акыл белән караган вакытта, һәр җырчы да бер-берсенә конкурент. Икейөзлелек күп дияр идем. Моны яшереп торудан мәгънә юк. «Менә без дуслар», - дип йөрсәләр дә, күпертеп әйтелгән әйбер генә ул. Бер-береңә хөрмәт белән карарга кирәк. Хәзер менә яшьләр күп килә. Аларның өлкән буынга карата хөрмәте югалып бара.

Ничек уйлыйсыз, олыларның яшьләргә карат хөрмәте бармы?

Бардыр... Сәхнә барыбер яшьләрне ярата инде. Үз вакытында матур итеп китә дә белергә кирәк. Флера апа Сөләйманованы билгеләп үтәсем килә. Менә ул өлкән буын артистлар арасында һәрвакыт тыйнак, үз урынын белә, кирәк җирдә әйтәсе сүзен әйтә. Үз вакытында белеп киткән җырчы ул. Мин аның белән бер сәхнәгә менгәндә шулкадәр дулкынлану хисләрен тойдым! Мин – гап-гади авыл малае, аның җырларын радиодан тыңлап үстем. Флера апа белән бер сәхнәдә басып торырмын дигән уй, гомумән, башка килмәгән иде. Аларның киңәшләренә колак салып, яңадан шул җырларны халыкка җиткерергә кирәк. Татар халкының асылы – ретро-җырлар. Яңа җыр язып, халыкка ошар әле дип кул селтәү дөрес түгел. 

«Көн дә депрессиягә бирелеп утырып булмый»

Әңгәмәбезне тәмамлагач, хатын-кызлар бүлмәсенә юл тоттым. Бүлмә тулы биюче кызлар. Алар арасында көзге янында сөйләшеп утырган Ильмира Нәгыймова белән Ландыш Нигъмәтҗанованы күрдем.

Ландыш апа, дөньядагы вакыйгаларга карашыгыз нинди?

Нәрсә дип әйтим инде? Әйтәсем дә килми…

Халык концертларга йөриме?

Йөриләр-йөриләр. Ә тагын ничек ял итәргә? Халыкка ниндидер онытылу кирәктер дип уйлыйм. Театрларга, мәсәлән, беркайчан да билет табып булмый. Көн дә депрессиягә бирелеп утырып булмый бит инде.

 Сәхнәгә чыкканда әле дә дулкынланасызмы?

 Дулкынлану хисе гел бар һәм булырга тиеш тә.

Бераздан кеше сөйләгәнне ишетә алмаслык булдык, көчле итеп җыр яңгырый башлады. Кабат коридорга чыктым. Соңгарак калып, баскычтан Зөфәр Билалов белән Зәйнәп Фәрхетдинова менеп килә.

 Исәнмесез, Зәйнәп апа...

 Сез кайсы редакциядән?

«Татар-информ».

Тынлык.

 Илдәге барган хәлләргә карашыгыз нинди?

Зәйнәп Фәрхетдинова мине күрмәмешкә салышып, читтәге танышларына «исәнмесез-исәнмесез» дип, янымнан китү юлын карады. Бүтән борылып та карамады...

«Мин – яшь йөрәкле кеше»

Тынлыкны Зөфәр Билалов бозды:

 Сез мине көтәсездер инде?

  Әйе.

 Кайсы иҗат төркеменнән?

«Татар-информ» редакциясеннән.

 Ә сезнең белән күрешкәнебез бармы соң безнең?

 Юк, бу беренче мәртәбә.

 Ә нинди соравыгыз бар?

 Илдәге вәзгыять турында фикерегез кирәк иде.

Тискәре, әлбәттә. Икътисад шактый бозылды, сәясәт аланы нинди пычрак булса, хәзер дә шундый ук. Халык арасында бер-береңне гаепләү таралган. Минем уйлавымча, Россиянең юлы дөреслектә. Һәрбер конфликтны дипломатик яктан чишәргә мөмкинлек бар. Гади халыкның тормышы авырая, бәяләр котырып үсә.

 Чит ил товарларына мохтаҗлык тудымы?

 Үзебезне башка ил товарларына бәйле дип санамыйм.

 Бәяләр арту концертларга йөрүче халыкның санын киметтеме?

Соңгы елларда ерак гастрольләргә чыгып йөргән юк. Чакырылган җирләргә генә барабыз. Зәйнәп апаң белән кечкенә-кечкенә генә турлар ясап алабыз. Безнең олы улыбыз Акбулат Зәйнәп апаң белән күбрәк җырлый. Халыкка килгәндә, ул шатлыклы мизгелләрдә дә, аяныч вакытта да җыр-моңга тартыла. Шулай булгач, йөриләр, җан тынычлыгы эзлиләр.

Сәхнә артында хәлләр ничек? Башка артистлар белән мөнәсәбәтләр?

 Безнең өлкән буын һәрвакыт дус. Бер-беребезне аңлашып яшибез. Хәзерге яшьләр ничегрәктер...

Ә яшьләр белән уртак тел таба аласызмы соң?

  Мин, гомумән, яшь йөрәкле! Теләсә нинди яшь кеше белән уртак тел таба алам...

Менә шундый артистлар, хәлләр һәм фикерләр. Сәхнә арты һәрвакыттагыча гөрли. Анда булган вакытта мин берьюлы концерт та, фикерләр дә тыңларга өлгердем. Җаваплар төрле, әмма теләкләр бер – барыбызга да тынычлык кирәк.

«Кайсыгызның кулы җылы?» хәйрия концертын ТР Иҗтимагый палатасы белән берлектә Рәшит Ваһапов фонды оештырды. «Шәһри Казан» язуынча, концертта 619 мең 600 сумга барлыгы 478 билет сатылган. «Бу акчалар «Ак Барс Созидание» хәйрия фондына күчерелде. Шуның 300 мең сумы Донецк шәһәрендә урнашкан татар мөселман җәмгыятенә биреләчәк», - диде Рифат Фәттахов.

Әлеге концертта катнашу өчен махсус кунак булып «Донбасс» дәүләт җыр һәм бию ансамбле дә килгән иде. Ансамбльгә  Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган Рәхмәт хатын тапшырды. 

«Соңгы елларда Донецк һәм Луганск шәһәрләрендә яшәүчеләр авыр шартларда көн күрде. Аларның күбесе туган йортларыннан чыгып китәргә мәҗбүр булды. Татарстанга да килделәр, без аларны каршы алып урнаштырдык. Күченеп килергә мәҗбүр булган кешеләр: «башта көн-төн атканга күрә йоклый алмый идек, хәзер тыныч булгач йоклап булмый», ди. Йөрәкләре шул дәрәҗәдә куркуга төшкән. Без кайгыны да, шатлыкны да бергә үткәрә беләбез. Республика авыр хәлдә калучыларга ашау-эчү, кием-салым кебек кирәкле ярдәм җибәрә. Бүгенге көндә Татарстаннан 300 тоннадан артык гуманитар ярдәм җибәрелде», - диде Васил Шәйхразиев. 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 19 апрель 2022
    Исемсез
    Тавышлары бар, миңнәре юк бу артисларнын. Урыс көллары.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100