Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Атналык күзәтү: Баймактагы хәрәмләшү, Нәүмәтованың гомерлек үпкәсе, Фәттаховның китүе

Бу атнада чыккан иң укылышлы, иң кызыклы язмаларга күзәтү.

news_top_970_100
Атналык күзәтү: Баймактагы хәрәмләшү, Нәүмәтованың гомерлек үпкәсе, Фәттаховның китүе

Энгель Фәттахов, зиратта хач кисүне провокация дип атап, отставкага китте

Актаныш зиратында җирләнгән православие динендәге кешенең каберен кабат мәсхәрәләү – бу алдан уйлап эшләнгән провокация. Район башлыгы Энгель Фәттахов шулай дип белдерде. Аның мөрәҗәгате районның рәсми сайтында чыкты.

«Бүген безнең җирле зират территориясендә Виктор Смирнов – Актанышта рәсми теркәлгән Чаллы кешесенең каберен кабат мәсхәрәләделәр. Беренче очрак узган елның декабрендә булды һәм җәмгыятьтә зур резонанс тудырды. Мин моны провокация дип фаразлыйм. Бу коточкыч хәлне булдырмый кала алмавыбыз өчен туганнары һәм якыннары алдында гафу үтенәм. Моның өчен тулы җаваплылыкны үз өстемә алам, мин тиешле җәзаны алырга әзер һәм отставкага бирәм», – дип белдерде Фәттахов.

Виктор Смирнов 2021 елның сентябрендә вафат булган һәм Актанышның җәмәгать зиратында җирләнгән. Берникадәр вакыттан соң мәрхүмнең туганнары район хакимиятенә шикаять белән мөрәҗәгать иткән. Алар вандаллык очрагына зарлана: билгесез затлар шушы төбәктә яшәүче хатынның православие динендәге иренең кабере өстенә куелган хачны кисеп алган. Әлеге хәл җәмгыятьтә зур резонанс тудырды, «Вандаллык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада мондый күренешләргә юл куелмаска тиешлеген белдерде. Ул район башлыгы Энгель Фәттаховка катгый кисәтү ясады һәм җимерелгән каберне торгызу буенча барлык эшләрне дә тәэмин итәргә кушты. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Баймак Сабан туенда хәрәмләшү: тиешле сан – кесәдә, калганнарда – буш кәгазь

Сабантуйларның жирәбә «батырлары» ачыклана башлады. Башкортстанның Баймак Сабан туенда кесәсендә билетларны алмаштырып, баш батыр булып калган җирле егетнең «хәйләсе» кергән мизгелнең видеосы барлыкка килде.

Бөтен Россия буйлап Сабантуй бәйрәмнәре гөрли. Сабантуйның күрке булган көрәш дөньясы да яңалыкларга баеп кына тора. Берничә ел элек баш батырга тиешле автомобильне һәр үлчәү авырлыгында батыр калган көрәшчеләр арасында лотерея белән уйната башлагач, батыр калуның яме киткән кебек булды. Хәзер әлеге тәҗрибә Сабантуй саен кулланыла. Баш батыр калып та машинасыз кайтып китү очраклары узган ел да булгалады.

Эт өрә тора, кәрван йөри тора дигән кебек, халыкның да, көрәшчеләрнең дә ризасызлыгына игътибар итүче булмады. «Бәләкәй үлчәү авырлыгындагы көрәшчеләрнең бүтәнчә машина оту мөмкинлеге юк», – дип кертелгән кагыйдә Россия буйлап тарала торды.

Әйе, лотереяга ияләштек, хәтта килештек тә инде хәзер. Тик көрәшчеләр имеш гадел булган лотерея кагыйдәләрен дә бозарга җөрьәт итә башлаган. Башкортстанның Баймак районында булган Сабантуйдагы гаделсезлек, оятсызлык дип әйтергә дә була торган хәл көрәшчеләрдә егетлекнең дә югалып баруын раслый. «Көрәш җанатарлары» төркеменә килеп ирешкән видео моңа тагын бер дәлил.

Урал арты Сабан туенда 200 меңлек сертификатка жирәбә уйнаталар. Иң кырыйда басып торган көрәшче үзенә эләккән кәгазьне бер кесәсенә тыгып куя. Кулларын кесәсенә әле тыга, әле ала, курткасын сыпыргалап куя, кесәләренә суккалап та ала үзе. Аннары кәгазьләрне ачар вакыт җиткәч, билетны икенче кесәсеннән тартып чыгара. Һәм, әлбәттә, жирәбә җиңүчесе булып, бүләккә ия дә була. Бәхетеннән кычкыра-кычкыра сикерепләр куя «батыр».

Тинчурин театры артисты Гөлназ Нәүмәтова: «Әтигә гомерлек үпкәм бар»

Татарстанның атказанган артисты, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы Гөлназ Нәүмәтова белән интервью эшләү теләге «Мәдинә» спектаклен караганнан соң туды. Әлеге спектакльдәге битлеген салдырып, тормыштагы чын Гөлназның йөзен ачасы килүдерме, белмим…

Гел елмаеп йөрүче Гөлназ битлеге артында кем яшеренгән?

Нечкә күңелле, елак һәм шул ук вакытта көчле рухлы Гөлназ качып ятадыр. Ләкин анысын кешегә күрсәтмәм.

Бер сорауга кире әйләнеп кайтсак, каршы килмисезме? Күңелне тырнап калды...

Кайтып карыйк...

Нигә үз әтиегез турында сөйләшәсегез килми? Нинди булса да, әти – әти бит инде ул.

Ул кешегә карата үпкә хисе белән үскәнгәдер. «Менә күрерсең, зур кеше булгач, син минем исемемне мең тапкыр ишетәчәксең әле, әти», - дигән үпкә саклап үстем мин аңа. Бу минем өчен ниндидер пычрак тема кебек, ул хакта шуңа сөйләргә яратмыйм... Әйдә сиңа сөйлим, шуннан үзең аңларсың...

Мин әле бәләкәй идем, 4 яшьләр чамасы булгандыр. Әнине үлем хәлендә хастаханәгә салдылар, ә әти мине апаларга итеп куеп, «гулять» итеп йөрде. Бөтен балалар әти-әниле иде, ә мин бер ятим кебек туганнарда яшәргә мәҗбүр булдым. Әти: «Кызым, әйдә өйгә кайтабыз», - дип бер тапкыр килеп тә карамады. Әнине хастаханәдән чыгарган көнне дә мин апаларда идем әле. Әнине исән килеш күреп ничек сөенгәнемне белсәгез ул чакта... Шул көнне елый-елый әнигә: «Бүтән беркайчан да мине ташлап китмәячәксеңме?» – дигәнем әле дә истә. Әнә шул вакыттан бирле мин әнине югалтудан куркып яшим. Аның белән бөтен дөньям китәр кебек...

Кызганыч, мин балачакны бик яхшы хәтерлим. Әгәр дә үз балаларын әнә шулай кирәксенмичә кешегә ташлап киткән әти кешеләр: «Әй, үскәч оныта ул. Үсеп җиткәч кенә әти кирәк аларга», - дип уйлыйлар икән, килешмим. Миңа әти әни үлем белән көрәшкәндә кирәк иде!

Интервьюның тулы вариантын уку өчен сылтама буенча керегез.

Әрәпә, сөрән, бирнә җыю, яки Сабантуйга бүләккә – йомырка җыям чиләккә

Июнь башы – Сабантуйлар чоры. Авыл урамнары буйлап, Сабантуй бәйрәменә бүләк җыюлар башланып китте. Бүләк җыюны төрле районнарда ничек дип йөртәләр? Бүләккә нәрсә җыялар? Хәбәрчебез районнар буйлап экскурсия ясады.

Сабантуйга бүләк җыю буенча районнар буйлап экскурсияне Сабадан башларга булдым. Чөнки ике-өч көндә челтәр киңлекләрендә «көнләшеп үлә торган» Шыңар авылы турында видеолар хәйран таралды. Әзмәвердәй егетләр, ир-атлар, малайлар рәт-рәт булып тезелеп, кочаклашып, бөтен Саба ишетерлек итеп кычкырып җырлап җыя икән монда бирнәне. Саба якларында Сабантуй бүләген бирнә яки яулык җыю дип йөртәләр икән.

Шундый видеоларның берсендә ике Шыңар бергә кушылган мизгел дә бар. Гармунчы, баянчылар уртада, ике авыл егетләре кочаклашып басып, түгәрәк ясаганнар. Ә үзләре кычкырып-кычкырып халык көйләрен җырлыйлар. «Без егетләр теләсә кемне өзә торган! Шундый бердәм авыл бармы тагын?!» - дип сорый видео авторы.

«Саба дулкыннары» социаль челтәрендә шушы видеоларны урнаштырып, шыңарлыларның гел шундый бердәм булулары турында язган. «Яшь буын олылардан гадәт серләрен күреп, белеп үсә. Күрегез сез бу яшь җилкенчәкнең, бала-чага, олыларның ничек бердәм булып бирнә җыюларын. Бу авылда һәр йорттан да кызлар Сабан туена кулъяулык чигә. Монда яшь үзенчәлеге юк. Бу йортта кыз бала бар икән, димәк, алардан кулъяулык шарт», - дип язганнар алар. Җырның көен дә рәтләп белмәгән кечкенә малайларның муеннарына сөлге асып, зур абыйларының алдыннан рәт-рәт булып тезелеп, кочаклашып баруын күргәч, буыннар чылбыры өзелмәгәнлеге күренә. Егетләр арасына кызларның кермәве, читтән генә күзәтүләре дә игътибарга лаек.

Яшьләр һәрбер хуҗалык янына туктыйлар, бәйрәм белән котлыйлар. Йорт хуҗалары бүләкләр тапшыргач, 3 тапкыр «Ай, рәхмәт!» дип кычкыралар. Аннан соң кызлардан кулъяулык сорала (хәтта шәһәрдән авылга еш кайтып йөргән кунак кызларыннан да). Йортта ничә кыз булса, шуның кадәр кулъяулык сорыйлар. Кулъяулык чыгарып биргәнчегә кадәр, «Кулъяулык» дип кычкырып торалар. Кулъяулык бирелгәннән соң шулай ук 3 тапкыр «Ай, рәхмәт!» дип әйтәләр.

Олы Шыңарда бу кулъяулыкларны ахырдан егетләр үзара бүлешәләр. Бүлешү дә аерым бер тәртип буенча бара. Бер егет башка егетләрне күрмәслек итеп арты белән борылып утыра. Бер кеше кулъулыкларны алып тора, арты белән борылып утырган егет аның кайсы егеткә икәнен әйтеп тора. Шулай итеп, кулъяулыклар очраклы тәртиптә бүленеп бетә.

Кече Шыңар авылында кулъяулыкны кызлар үзләре теләгән, якын иткән егетләргә бирәләр.

Элек йөргән егете булган кызлар ике кулъяулык чиккән. «Яулык җыючылар» арасында егете булмаса, туганына, күршесенә чыгарып биргән (чөнки кулъяулык чыкмыйча, капка төбеннән китмиләр), кич белән - егетенә.

Соңгы елларда тагын бер гадәт кереп бара. Олы Шыңар авылыннан Ришат абый Ахунҗанов өй каршындагы мәйданда казан асып, пылау пешереп, яулык җыючыларны һәм гомумән килгән бар авыл халкын сыйлый. Бу урында үзе бер Сабантуй кебек була.

Бүләкләр җыйган вакытта һәрбер хуҗалык берничә йомырка чыгарып, ат арбасына урнаштырылган тартмага сала. Кече Шыңар авылында хуҗалык 2 йомырка чыгарса - 22 дип кычкыралар, 3 булса -33, 4 булса - 44! Бу гадәт - үсендерү максатыннан дип уйлыйм, зурлап, олылап рәхмәт әйтү.

Авылыбызда сакланып калган тагын бер гадәт – яулык җыйган көнне кич белән «Тәбәгә төшү» йоласы. Егетләр җыелган йомыркалардан күкәй тәбәсе пешерәләр, гармунга кушылып матур җырлар җырлыйлар.

Бу йола элегрәк тә гармуннар белән җырлап-биеп, уеннар уйнап узган. Өлкәннәр, урта яшьтәгеләр дә килгән, авылның өлкән бер агае мәҗлесне ачып җибәреп изге теләкләрен теләгән, аннары калганы яшьләргә тапшырылган. Чишмә буенда чирәмлеккә табын корып, тәбә пешереп (якындагы йорт хуҗасы пешереп бирә, 7-8, 10 таба; учакта да пешерелә), табынга яшел кыяклы суган, кыяр, ипи, компотлар куелган, - дип сөйләде безгә Шыңар кызлары.

Баласында лейкоз табылган ана: «Балам чирләгәч, башта сындым, аннан үземне кулга алдым»

Баласында онкология диагнозын яшь ана аяз көндә яшен суккан кебек кабул итә. Үз нарасыена йөрәген өзеп бирергә әзер торган Гүзәл өчен бу иң зур сынауларның берсенә әверелә. «Интертат» хәбәрчесе Республика балалар клиник хастаханәсендә баласының өч химия терапия кичергән ана белән танышты.

Март аенда Гүзәлнең унбер яшьлек өлкән улы Нәркисстә куркыныч авыру – лейкоз тапканнар. Яшь ана баласының яман чир белән көрәшкәндә кичергәннәрен сөйләде.

Февральдә улымның тәнендә тик торганнан кара янган урыннар барлыкка килә башлады. Тәне кыйнап ташланган кебек иде. Анализлар тапшыргач, безне кичекмәстән Казан балалар клиник хастаханәсенә җибәрделәр. Монда улыма лейкоз диагнозы куйдылар. Шушы авыруны тапканнан соң өч химия терапиясе үттек, - дип сөйли башлады Гүзәл Чачакаева.

Хәзер аларның иң авыр чаклары үткән. Малайның хәле көннән-көн яхшыра бара, тиздән өенә кайтарачаклар. Дарулар белән дәвалану өйдә дәвам итәчәк.

– Диагнозы авыр булса да, вакытында дәвалану алгач, чирне җиңеп чыга алдык. Монда онкология белән чирләүче балалар бик күп. Кемдер тугызар ай, еллар буе ята. Төрле баланың организмы дәвалануга төрлечә бирелә. Без өч ай яттык, - ди Гүзәл.

Унбер яшенә кадәр авырып та карамаган диярлек балада онкология диагнозын ишетү анага аяз көндә яшен суккан кебек булган.

Аның суык тиеп тә авырган чаклары булмады диярлек. Мәктәпкә керер алдыннан җил чәчәге (ветряная оспа) белән генә ятканы истә. Узган елның сентябрендә гаилә белән ковид йоктырып, нык кына чирләп алдык. Кайберәүләр лейкозны шуннан башлана диләр, ләкин табиблар чын сәбәбен әйтә алмады. Безнең нәселдә дә андый авыруларның булганы юк. Балам тулысынча сау-сәламәт, безгә андый чирләр янамый дип әйтә торган түгел икән. Бар нәрсә Аллаһ кулында, – ди ана кеше.

Гүзәл өчен иң авыры – баланың интеккәнен күрә торып, аңа берничек тә ярдәм итеп булмавын аңлау булган. Үз нарасыена йөрәген өзеп бирергә әзер торган ана өчен бу иң зур сынауларның берсенә әверелгән. Җитмәсә, соңгы елларда ире йөрәк авыруы аркасында өйдә торырга мәҗбүр, ә сигез яшьлек уртанчы уллары ярык иренле (расщелина губы) булып туган.

Башта ирем чирләде, аннары уртанчы балабыз зәгыйфь булып туды. Алар белән бик күп операцияләр аша узган идек, күрәсең, сынауларны үтеп бетмәгән булганмын. Олы улыбыз да чирләп киткәч, мин башта сындым, истерикага бирелдем. Бер мәлне ничектер үземне кулга алдым. Миңа әлеге хәлне Аллаһка тапшыру, догалар уку ярдәм итте. Әгәр мин дә бирешсәм, балаларга тагын да авыр булачагын аңлап алдым. Хастаханәгә эләккәч, беренче көнне ашханәдә көлешеп утырган аналарны күрү миңа бик сәер тоелган иде. «Балаң чирләгәндә көлеп буламы икән?» – дип уйлаганым әле дә истә. Аллага шөкер, миңа да ул көн килеп җитте. Авыр хәлдән үзем чыктым, ә күпләргә психологлар ярдәм итә. Начар диагнозны кабул итүе бик авыр ул, - ди Гүзәл Чачакаева.

Аерылышу – гаиләнең үлеме: авыр ситуациядән ничек чыгарга?

Ышанып әйтә алам: әни кеше бәхетле булганда гына балалар бәхетле. Үземнең балалар да безнең аерылышуны җиңел кичерде, - ди танылган алып баручы Раяна Әхмәтҗанова. - Без балаларга: «Әтиегез әнине яратмый, әниегез әтине яратмый», - димәдек. «Без әтиегез белән әле дә бер-беребезне яратабыз, әмма аерым торсак күпкә бәхетлерәк булачакбыз», - дип аңлаттык. Шулай килештек: балаларыбыз ике атна миндә яши, ике атна – әтиләрендә. Менә инде бер ел балалар шулай яши һәм бу алым барыбыз өчен дә файдага гына булды. Күрегез сез, күпме аталар балаларын үзләре белән яшәргә алып китмәкче була, күпме әрләшү, ызгышу ясыйлар!

Депрессиягә бирелмәс өчен үз-үзеңне мәҗбүриләп эшкә ябышырга, шөгыль табарга кирәк. Тормышта үзгәрешләр булган саен баш мие тискәре уйлардан арына. Шунысын да аңларга кирәк: бу халәт мәңгелеккә түгел. Аерылышу – бала табу белән бер. Бала тапканда син авыр булачагына әзер булып барасың. Әмма авырту мәңге бармый, ул була да бетә. Монда да шуның кебек. Әйе, авыр, куркыныч, алда нәрсә буласың белмисең, әмма барыбер барысы да яхшы булачагына ышану җиңеп чыгарга ярдәм итә.

 

Фото: © Раяна Әхмәтҗанованың шәхси архивыннан

Психолог Зәйнәп Зөбәерова белән дә гаиләдәге катлаулы ситуация турында сөйләштек.

Аерылышу – ни дисәң дә, зур югалту. Гаилә үлеме. Аны җиңел генә үткәреп җибәрергә мөмкин түгел. Бала әти-әнисенең аерылышуын төрле яшьтә төрлечә кичерә, тик аны иң куркыткан мизгел – әти яки әнисенең мәхәббәтеннән мәхрүм калу, куркынычсызлык хисен югалту. Ул килеп чыккан ситуациядә үзен гаепле тоя һәм «мин начар, шуңа әти бездән китте» дигән фикер белән яши. Гаиләдә әйтеп бетерелмәгән сүзләр, пышылдашулар булу, әтисе яки әнисе турында начар әйберләр ишетү, алардан читләштерелү бала психикасын шулай ук нык какшата.

Әгәр аерылышу котылгысыз икән, балага моның турында алдан ук хәбәр итәргә кирәк.

Бала белән әтисенең дә, әнисенең дә сөйләшүе, икесенең дә аны яратулары, аның монда гаебе булмавын, аның өчен һәрвакыт ата-ана булып калуларын аңлату мөһим. Баланы туганнарыннан аермаска, башка яктан тотрыклылык сакларга (мәсәлән, балалар бакчасын алмаштырмаска) тырышырга кирәк, - дип аңлатты психолог.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100