Тинчурин театры артисты Гөлназ Нәүмәтова: «Яраткан егетем дус кызым белән хыянәт итте»
Татарстанның атказанган артисты, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы Гөлназ Нәүмәтова белән интервью эшләү теләге «Мәдинә» спектаклен караганнан соң туды. Әлеге спектакльдәге битлеген салдырып, тормыштагы чын Гөлназның йөзен ачасы килүдерме, белмим...
Гөлназ белән Галия образы арасында уртаклык бармы?
Юк… Чынлап юк, Аллам сакласын. Галия бит ул бөтен хис-кичерешләрен эченә җыеп, көндәше янына салкын акыл белән килә. Ә мин бит кызу канлы. Минем эчемдәге - тышымда. Эчке халәтем шундук күзгә бәреп чыга. Үземне шул сыйфатым өчен яратмыйм да инде.
Галия урынында сез нишләр идегез? Шундый адымга барыр идегезме?
Минем андый хәлгә калганым булмады. Калган очракта да бармас идем. Ул бит инде мазохизм. Үземне алай сарыф итмәс идем. Мин алай чәпчеп, тавыш чыгарып йөри торган кеше түгел. Әйтсәм бер-ике әйтәм дә, шуның белән шул. Галия урынында булырга язмасын.
Ә булганыгыз бармы?
Бар. Бөтен җаным белән яратып йөргән, инде тормыш иптәшем булыр дип көткән кешем дус кызым белән хыянәт итте. Бу хәлгә кадәр, башка дус кызларым кисәтеп килсә дә, ышанасы килмәде. Андый әйбергә ышану кыен бит ул. Минем белән андый хәл булмас, ул андый түгел дибез...
Гафу иттегезме?
Кайсын?
Яраткан кешегезне. Ансын гафу итү җиңелрәк кебек.
Юк. «Дус» кызым белән генә сөйләштек.
Нәрсә диде?
Хм... Аның ул чакта үзенең дә егете бар иде... Баксаң, аның егете мине ошатып йөргән булган. «Гөлназ белән кулга-кул тотынышып булса да йөрер идем», - дип әйткән дус кызыма. Белмим, бәлки шаярып әйткән булгандыр инде. Ә моның күңелендә калган. Шушы хәлдән соң менә шул сүзләрен кайтарып әйтте. Үч алуы булган инде үзенчә. Минем ни гаебем булган, аңламыйм.
Ә ирегез белән ни өчен аерылыштыгыз?
Моның сәбәбе бик баналь: холыклар туры килмәде. Бер-беребезне аңламый башладык. Юктан да тавыш чыгып, талаша идек. Көнче иде. Әмма һәрчак «яратканга көнли» дип, аны аклый идем. Безнең, гомумән, бик кызык тарих булды ул: никах белән өч ел яшәдек тә, өйләнешеп берничә ай үтүгә аерылышып та куйдык. Ул вакытта минем карынымда биш айлык бала бар иде инде. Балага узгач хатын-кыз елакка әйләнә бит ул, мин дә сабырсызрак булганмындыр инде... Әнә шул куркытты аны. Әти булырга әзер түгел иде ул. Ныклы бер карарга килер чак җиткән иде, күрәсең: бала тугач йә тулы бер гаилә булып яшәп китәбез, йә бөтенләйгә араны өзәбез, дидек. Тик балабыз тугач та берни үзгәрмәде: һәркайсыбыз юрганны үз ягына тартты. Аны гына гаепләп әйтү түгел бу, гаеп икебездә дә инде - мин сабыррак булырга тиеш булсам, ул безгә карата игътибарлырак булырга тиеш булгандыр.
Яратып чыктыгызмы?
Бик. Ансыз яши алмам кебек иде. Ә бит яши алдым. Хатын-кызга бала яшәргә көч бирә икән. Аерылышкан мәлләрдә бик авыр булды, сүз дә юк: бала елый, аның янына ятып мин елыйм. Әниләрдән читләшеп, үземә бикләнеп яшәгән көннәр дә булгалады. Ә ул баланың хәле ничек дип тә сорамады... Аның да теләп, көтеп алган баласы, юкса! Үземдә көч табып, ул халәттән вакытында чыктым, Аллага шөкер. Аерылышуга әле бер ел да узмаган иде бугай, мин инде аны башка хатын-кыз белән күрдем. Әнә шул вакытта яннарыннан нәкъ Галия кебек («Мәдинә» спектаклендә Галия образы турында сүз – авт.) елмаеп, исәнләшеп узып киттем, менә хәзер искә төште. Ул мизгелдә күңелдә нәрсә кайнаганын үзем генә беләм...
Гаиләнең кителүенә театрның катнашы булдымы? Ирләргә артист тормышын аңлавы кыен бит.
Әйе, театрда эшләвемне яратмады шул. Аның янында мин хәтта группадашларым белән дә артык ачылып сөйләшми башлаган идем инде, чөнки нык көнче иде. Ә мин бит аралашучан кеше. Артистның эше шул.
Аны бит үзе артист булмаган кеше аңламый...
Тормышның иң авыр минутларында мине балам, әти-әнием һәм әнә шул театрым гына тартып торгызды. Балама 1 яшь тулуга мин инде эшкә чыктым. Әни миңа ярдәм итәр өчен эшеннән китәргә мәҗбүр булды. Ул өйдә бала белән утырса, мин көн саен эшкә чаба идем. Чөнки миңа шундук рольләр бирә башладылар. Шуның белән дә бераз үземне кулга алганмындыр инде. Әнә шул мизгелдән театрда минем өчен яңа этап башланды. Кияүгә чыкканчы җилбәзәк рольләр генә уйнасам, әни статусы алгач, җитдирәк рольләр уйный башладым. Туфан Миңнуллинның «Төш» спектаклендәге Елена образын гына алыйк. Артист кешегә һәр роле кадерле, сүз дә юк, чөнки аның һәрберсен син үзең тудырасын, әмма күңелгә бик якыны була барыбер. Елена образы да минем өчен әнә шундый кадерлеләр рәтендә.
Чакырылган артист буларак башка театрга бара алыр идегезме?
Менә күптән түгел генә әле бик кызыклы бер лабораториядә катнаштым. Адель Зәйнуллин дигән яшь кенә режиссёр егет чакыруы буенча килеп эләктем мин анда. 10 көн эчендә шундый бердәм коллектив белән искиткеч спектакль чыгардык.
Аңлавымча, бу рус телендә?
Әйе.
Ә берәр татар театры чакырса? Минзәлә, Әлмәт, Әтнә, мәсәлән.
Әгәр минем театрыма, репертуарыма хилафлык китерми икән, әлбәттә, барам. Мин яңалык ярата торган кеше. Ул бит үзе бер тәҗрибә.
Башка театрларның спектакльләрен карыйсызмы? Соңгы караган спектаклегез нинди?
«Сапожник без сапог» диләр бит әле, бездә дә шулайрак инде. Җай чыкканда барам үзе. Соңгы караган спектаклем Камал театрында бара торган «Тормышмы бу?!» иде, ялгышмасам. Әллә 4-5 тапкыр карадым шунда. Елый-елый караганым истә.
Театрда 19 ел эшләү дәверендә: «Эх, менә кем белән спектакль чыгарасы иде ул», - дигән режиссёрың бармы?
Бар - Айдар Җаббаров. Миңа калса, һәр театр аның белән спектакль чыгарырга хыялланадыр инде ул. Башкорт режиссёрларыннан инде Айрат Абушахманов белән эшләп карыйсы килә. Ә Илгиз Зәйниев белән спектакль чыгардык инде, хәзер аны беләбез.
Бүгенге көндә ничә җирдә эшлисез?
Ууу, шундый катлаулы сорау бу. Хәзер санап карыйм: төп эшем - театр, менә бер. Шунда ук мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен эшләп килә торган «Могҗиза» студиясендә сәхнә теле укытам, ике булды. «Шаян ТВ», Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының театр факультетында шулай ук сәхнә теле укытам һәм «Китап» радиосында әсәрләр укый башладым менә. Аннан тыш берничә проект бар тагын. Әллә ни күп түгел бугай.
Шулкадәр эшләп, балага вакыт каламы?
Табам. Табарга тырышам. Безнең бит яллар да кешечә түгел, дүшәмбе көнне. Ә дүшәмбе улымның уку көне. Шуңа иң көтеп алган ялым 1 гыйнвар инде минем, ул көнне нинди проектка чакырсалар да алынмыйм. Гаиләм белән үткәрә торган бердәнбер ял дисәм дә ялгышмам. Ә болай кичләрен гел икәү берәр кая барырга тырышабыз.
Әти кулы җитмәгән чаклар буламы?
Була. Әни барыбер әти була алмый инде ул.
Улыгыз әтисе белән аралашамы?
Юк. Әтисенең аралашасы килми, димәк. Минем каршы килгәнем булмады. Ничә ел инде ишеткәнебез дә юк. Кайда икәнен дә белмим. Соңгы тапкыр 9 яшь тулган көнне килгән иде. Бүген улыма 13 яшь.
Туктагыз әле, ә әби-бабасы? Оныклары белән алар да аралашмыймыни?
10 яшенә кадәр аралаштылар. Инде өч ел шалтыратканнары да, килгәннәре дә юк. Беренче оныклары була торып та. Элегрәк без авылда чакта бабасы кайткалый иде. Хәзер ул да күренми. Ә минем улымның атлап йөрешенә кадәр аларныкы...
Улыгыз да сорамыймы?
Юк. Бәлки эченә җыеп бара торгандыр. Әйткәне юк. Мин дә сорамыйм. Үпкә белән үсәдерме, белмим. Мин үзем дә шулай үскән кеше. Миңа 4 яшь чакта без әти белән аерылыштык. Ул елларны сөйлисем дә, исемә төшерәсем дә килми. Куркыныч бер төш кенә булып калсын. Мине үги әти тәрбияләп үстерде. Менә кем ул минем чын әти. Балачакның иң матур мизгелләре әнә шул әтием белән башланды.
Бүген янәшәгездә таянырлык көчле кеше бармы?
Әти-әни һәм улым. Ир кеше юк. Үземә ышанган кебек ышана алмаудандырмы, белмим. «Все мужчины козлы», - дип әйтә алмыйм, чөнки мин дә малай үстерәм. Тормышны үзем өстерәп ияләшкәч, ирнең бәлки кирәклеген дә тапмыймдыр инде.
Малай бит ул үсә дә өйләнә, әти-әниләр дә мәңгелек түгел. Тормышны ялгыз тарту – авыр әйбер...
Ә нәрсә җиңел? Иң авыры артта калгандыр дип өметләнәсе килә кала.
Көчле хатын-кыздан ир-ат шүрли, диләр. Әгәр тормышыгызда сездән көчлерәк ир-ат барлыкка килсә, дилбегәне ышанып аның кулына тапшыра алачаксызмы?
Мине сындырмаса, әйе. Аның куенында үземне көчсез итеп тоя алам икән, нишләп тапшырмаска?
Көчлелектән арып елаган чакларыгыз буламы?
Бик арган чакта гына ул, Гөлинә. «Эх» дип бер уфтанып аласың да, шундук үзеңә кире кайтасың. «Тегеләй булса, болай булган булса», - дигәнем юк, «Әле ярый алай булмаган», - гына дим. Ничә эштә эшләсәм дә зарланганым юк, чөнки һәрберсен яратып эшлим. Бу бит минем хыялдагы эшләр. Хыялын чынга ашырган кеше ничек бәхетсез булсын ди?!
Ә хатын-кыз буларак?
Хатын-кыз буларак бәлкем юктыр. Алай да мин үземне бәхетсез дип санамыйм.
Кеше язмышын уйнап йөреп, үземнекен яшәргә җитешмим дигән үкенеч юкмы?
Юк. Андый уйның туганы да булмады. Чөнки мин тормышымдагы иң мөһим рольне - әни ролен көн саен диярлек яшәп киләм, Аллага шөкер.
Гел елмаеп йөрүче Гөлназ битлеге артында кем яшеренгән?
Нечкә күңелле, елак һәм шул ук вакытта көчле рухлы Гөлназ качып ятадыр. Ләкин анысын кешегә күрсәтмәм.
Бер сорауга кире әйләнеп кайтсак, каршы килмисезме? Күңелне тырнап калды...
Кайтып карыйк...
Нигә үз әтиегез турында сөйләшәсегез килми? Нинди булса да, әти – әти бит инде ул.
Ул кешегә карата үпкә хисе белән үскәнгәдер. «Менә күрерсең, зур кеше булгач, син минем исемемне мең тапкыр ишетәчәксең әле, әти», - дигән үпкә саклап үстем мин аңа. Бу минем өчен ниндидер пычрак тема кебек, ул хакта шуңа сөйләргә яратмыйм... Әйдә сиңа сөйлим, шуннан үзең аңларсың...
Мин әле бәләкәй идем, 4 яшьләр чамасы булгандыр. Әнине үлем хәлендә хастаханәгә салдылар, ә әти мине апаларга итеп куеп, «гулять» итеп йөрде. Бөтен балалар әти-әниле иде, ә мин бер ятим кебек туганнарда яшәргә мәҗбүр булдым. Әти: «Кызым, әйдә өйгә кайтабыз», - дип бер тапкыр килеп тә карамады. Әнине хастаханәдән чыгарган көнне дә мин апаларда идем әле. Әнине исән килеш күреп ничек сөенгәнемне белсәгез ул чакта... Шул көнне елый-елый әнигә: «Бүтән беркайчан да мине ташлап китмәячәксеңме?» – дигәнем әле дә истә. Әнә шул вакыттан бирле мин әнине югалтудан куркып яшим. Аның белән бөтен дөньям китәр кебек...
Кызганыч, мин балачакны бик яхшы хәтерлим. Әгәр дә үз балаларын әнә шулай кирәксенмичә кешегә ташлап киткән әти кешеләр: «Әй, үскәч оныта ул. Үсеп җиткәч кенә әти кирәк аларга», - дип уйлыйлар икән, килешмим. Миңа әти әни үлем белән көрәшкәндә кирәк иде!