Алып баручы Раяна Әхмәтҗанова: “Аерылганнан соң яңа тугандай булдым”
Алып баручы булып эшләүче Раяна Әхмәтҗанованы язмыш төрле яклап сыный. Ун ел торганнан соң, ул ире белән аерыла. Ике нарасые – уллары белән ялгызы кала. Әмма ул кул кушырып утырганнардан түгел – үз-үзендә көч табып, дуслары ярдәмендә тормышындагы күңелгә тигән мизгелне тиз генә уздырып җибәрә.
«Тормышка яңадан тугандай булдым», – ди ул үзе турында. Озак та үтми, Раянага кияүгә чыгарга тәкъдим ясыйлар. Һәм ул ризалаша.
– Аерылышканыбызга дүрт ел, – дип башлады сүзен Раяна. – Теләсә кайсы хатын-кызның тормышында очрый торган хәлләр миндә дә булды. Авыр кичердем. Шул чакта дусларымның җылы мөнәсәбәте ярдәм итте. Җылы мөнәсәбәт кенә ситуациядән тиз чыгарга, проблемадан арынырга булыша. Тормыш дәвам итә, кул кушырып утырганым юк. Мин, мәсәлән, үземдә яңа сәләтләр ачтым: аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәтәм, дәресләр бирәм.
Хәзер аерылышу беркемне дә шаккаттырмый, шулай булырга тиеш кебек кабул ителә. Аерылышуны ничек үткәреп җибәрәсең – барысы да шуннан тора. Аерылышканнан соң үзләренә йөк таккан кебек авырсынып йөргән хатын-кызлар бар, киресенчә, үзләрен иркен хис иткән хатын-кызларны да очратырга мөмкин.
Ирем белән юлларыбыз аерылуын аңлап кабул иттем. Икебез дә яхшы кеше булсак та, бер-беребезне бәхетле итә алмадык. Балаларыбыз өчен, ун ел бергәләп гаилә корып яшәгән өчен рәхмәт әйтеп аерылыштык. Ун ел – аз гомер түгел.
«Талашу-ызгышуга кадәр барып җитмәскә кирәк»
Парыңның сиңа туры килү-килмәве шунда ук ачыкланмый, – дип дәвам итте ул. – Кеше төрле ситуациядә төрлечә ачыла. Күпчелек парларның ялгышы бу: кешенең тышкы кыяфәтенә генә игътибар итәләр, аның эчке ягын ачып бетерә алмыйлар. Дөрес, моны аралашып йөри башлаганның беренче айларында белеп булмый. Кешенең кыйммәтләре синеке белән туры килгәнен, аның карашын шул кеше белән төрле кыен хәлгә юлыкканда гына аңлыйсың. Беренче мәлдә без үлеп бетеп гашыйк булабыз, бар да бал да май кебек, шулай булгач, холыклар да туры килә дип уйлыйсың. Ә нәтиҗәдә, сүз белән гамәл туры килмәскә мөмкин…
Моны кеше белән билгеле бер вакыт аралыгында яшәгәндә генә аңлап була. Һәм син күз алдыңа китергән бәхетне шул кеше белән төзеп булмавын аңлыйсың. Бу вакытта вакытында туктый белү мөһим: талашу-ызгышуга кадәр барып җитмәскә кирәк. Вакытында туктый белеп, һәркем үз юлыннан китүче кеше генә үзара дус булып каладыр.
Россиядә яшәүче ханымнар гаиләне бала хакына булса да саклап калырга тели. Иреңнең гамәлләре сине чыгырдан чыгармый икән, ул очракта аңлап була. Әмма безнең илдә күпме хатын-кыз эчкән, кыйнаган, кыерсыткан, хыянәт иткән иренә түзеп яши! Мондый хатын-кызлар балаларын авыр хәлгә калдыра. Идеаль кешеләр булмый инде ул, без дә идеаль түгел. Мондый гаиләдә үскән бала ата-анасы арасындагы мөнәсәбәтне үзенә сеңдерә, соңыннан аның тормышында да бу хәлләр кабатланырга мөмкин. Бала икенче төрле мөнәсәбәт була алмый дип уйлый һәм аны шулай булырга тиеш дип кабул итә.
«Әни кеше бәхетле булганда гына балалар бәхетле»
Ышанып әйтә алам: әни кеше бәхетле булганда гына балалар бәхетле. Үземнең балалар да безнең аерылышуны җиңел кичерде. Без балаларга: «Әтиегез әнине яратмый, әниегез әтине яратмый», - димәдек. «Без әтиегез белән әле дә бер-беребезне яратабыз, әмма аерым торсак күпкә бәхетлерәк булачакбыз», - дип аңлаттык. Шулай килештек: балаларыбыз ике атна миндә яши, ике атна – әтиләрендә. Менә инде бер ел балалар шулай яши һәм бу алым барыбыз өчен дә файдага гына булды. Күрегез сез, күпме аталар балаларын үзләре белән яшәргә алып китмәкче була, күпме әрләшү, ызгышу ясыйлар!
Депрессиягә бирелмәс өчен үз-үзеңне мәҗбүриләп эшкә ябышырга, шөгыль табарга кирәк. Тормышта үзгәрешләр булган саен баш мие тискәре уйлардан арына. Шунысын да аңларга кирәк: бу халәт мәңгелеккә түгел. Аерылышу – бала табу белән бер. Бала тапканда син авыр булачагына әзер булып барасың. Әмма авырту мәңге бармый, ул була да бетә. Монда да шуның кебек. Әйе, авыр, куркыныч, алда нәрсә буласың белмисең, әмма барыбер барысы да яхшы булачагына ышану җиңеп чыгарга ярдәм итә.
Һәм менә, мин икенче тапкыр кияүгә чыктым. Аерылышканнан соң өч тапкыр тәкъдим ясадылар. Дүртенче тәкъдимне генә кабул иттем.
Балалар ир-атка гаилә корыр өчен киртә булмаячак. Дүрт баласы белән ялгыз калган дус кызым да кияүгә чыкты, әнә! Ире аны кулларында гына йөртә. Барысы да хатын-кызның фикерләвеннән тора. «Мине ике бала белән беркем дә кияүгә алмаячак, беркем дә яратмаячак», - дип уйлавыңны дәвам итәсең икән, шулай була да ул. Ир-атның ни дәрәҗәдә яхшы булуын балалар яхшырак күрә. Кемнең кем икәнен балалар ачыкларга ярдәм итә! Балалар ир-атның булачак хатынына һәм үзләренә булган мөнәсәбәтен яхшы сизә, - дип киңәш бирде Раяна хатын-кызларга.
Психолог: «Аерылышу – гаиләнең үлеме, ул җиңел була алмый»
Нигә парлар аерылыша? Аерылышуны ничек кичерергә? Балага да, үзеңә дә зыян китермичә аерылып буламы? Мөнәсәбәтләр суынса, яңадан араларны җылытып җибәрү мөмкин хәлме? Шушы сорауларны психолог Зәйнәп Зөбәеровага юлладым.
– Гаилә системасы ике законга таянып яши - «гомеостаз», яки даимилек, тотрыклылык законы һәм «үсеш алу» законы. Аерылышу нәкъ менә «гомеостаз»ның бозылуы, гаилә әгъзаларының бер-берсе белән элеккечә яши алмаулары нәтиҗәсендә килеп чыгарга мөмкин. Мәсәлән, бала тууны алыйк. Бу гаилә өчен кризислы мизгел, чөнки бала туганнан соң ир белән хатын элеккечә яшәүләрен - дуслар белән теләсә кайчан күңел ачарга чыгып китү, көн аралаш кинога йөрү, сәяхәт итүне дәвам итә алмый. Аларга әти, әни рольләре өстәлә. Хатын-кызга иреннән ярдәм җитмәскә мөмкин, ул арый, фрустрациягә бирелә. Ир-атны үзенә игътибар аз булуы һәм хатынның күбрәк ана роленә бирелүе борчуга сала.
Гаиләдәге иң кризислы мизгелләр якынча түбәндәге вакыт аралыкларына туры килә:
1-2 ел – бала туу һәм аның нарасыйлык чагы;
3-6 ел – баланың сөйләм күнекмәләрен үзләштерүе;
7-9 ел – баланың мәктәпкә керүе;
10-14 ел – баланың үсмерлек чагы һәм ата-ананың «урта яшь кризисы»;
15-19 ел – балаларның аерым яши башлавы, «бушаган оя» синдромы;
10-24 ел – балаларның үз гаиләләрен коруы, оныклар туу, ата-ананың картаюы;
25-30 ел – хатын-кызның климакс чоры; ир-атның сексуаль мөмкинлекләре азаю.
Ләкин бу ситуацияләрдән кала, кризис гаиләнең төрле этапларында авыр шартлар һәм тискәре факторлар аркасында формалаша ала. Мәсәлән, ир яки хатынның алкоголь яки наркотикка бәйле булуы; гаиләдә психологик һәм физик көчләү; хыянәт; йорт яки фатир булмавы; финанс авырлыклары; тормышка карашлар төрлелеге; ир яки хатынның психологик яктан бала позициясендә булуы.
Көчләү, эчкечелек, хыянәт, психик авырулар булу очракларында гаиләне саклап калам дип, үзеңә һәм балаларга карата начар мөнәсәбәтне түзү, хәләл җефетеңне бәйлелектән «коткарырга» тырышу куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Күп дигәндә, сәламәтлеккә куркыныч янавы бар, аз дигәндә – бала норматив булмаган гаилә моделендә тәрбияләнеп үсә һәм олы тормыштагы күп проблемалары бала чагында алган травмаларына бәйле рәвештә туа.
Әгәр дә аерылышу теләге югарыдагы 4 пунктка бәйле түгел икән, гаиләне саклап калырга тырышуның мәгънәсе бар.
Мөнәсәбәтләр суыну, дөньяга карашлар туры килмәү, финанс мәсьәләләре, көндәлек тормышны алып баруга күзаллау төрлелеге – бер карасаң, әлеге факторлар бергә яшәүгә нык комачаулый. Ләкин ике якта да теләк булса, әлеге ситуацияләрдән гаиләне саклап калып кына түгел, мөнәсәбәтләрне ныгытып һәм психологик яктан чыныгып та чыгарга мөмкин.
Моның өчен конструктив диалог корырга өйрәнү кирәк. Безнең менталитет гел ике чик янында йөрергә өйрәнгән: я сабыр булып, дәшми кала, барысын да үз эченә жыя; я гыйнвар бураннары туздырып, бер-берен барлык булыр-булмас гөнаһларда гаепли.
Бер чиктән икенче чиккә авышып йөрмәс өчен, конфликтлы ситуацияләрдә үзеңнең позицияңне әйтә дә, шул ук вакытта икенче якны ишетә дә белергә кирәк. Әгәр уртак сүзгә килеп булмаса, минем фикер генә дөрес дип утырырга ярамый, барысын да канәгатьләндерә торган өченче, альтернатив фикер эзләү шарт.
Мөнәсәбәтләргә ялкын төртү өчен конфет-букет периодын кабатларга яки системага ниндидер яңалык кертергә була. Бәлки башка шәһәрдә яшәп караргадыр? Эшне алмаштырыргадыр? Көн саен бергә ашарга пешерергә, рәсем ясарга яки башка ниндидер эш башкарыргадыр? Алай да ситуациягә объектив күзаллау тудырып булмаса, һәркем проблемага үзенең ягыннан гына карый икән, гаилә психологына мөрәжәгать итәргә мөмкин.
Аерылышу – ни дисәң дә, зур югалту. Гаилә үлеме. Аны җиңел генә үткәреп җибәрергә мөмкин түгел. Бала әти-әнисенең аерылышуын төрле яшьтә төрлечә кичерә, тик аны иң куркыткан мизгел – әти яки әнисенең мәхәббәтеннән мәхрүм калу, куркынычсызлык хисен югалту. Ул килеп чыккан ситуациядә үзен гаепле тоя һәм «мин начар, шуңа әти бездән китте» дигән фикер белән яши. Гаиләдә әйтеп бетерелмәгән сүзләр, пышылдашулар булу, әтисе яки әнисе турында начар әйберләр ишетү, алардан читләштерелү бала психикасын шулай ук нык какшата.
Әгәр аерылышу котылгысыз икән, балага моның турында алдан ук хәбәр итәргә кирәк.
Бала белән әтисенең дә, әнисенең дә сөйләшүе, икесенең дә аны яратулары, аның монда гаебе булмавын, аның өчен һәрвакыт ата-ана булып калуларын аңлату мөһим. Баланы туганнарыннан аермаска, башка яктан тотрыклылык сакларга (мәсәлән, балалар бакчасын алмаштырмаска) тырышырга кирәк.
Саннар: быел аерылышучылар кимегән
Татарстанда аерылышулар саны быел кимегән дип сөенергә була. Әмма бу күрсәткечләр елның беренче яртысы өчен генә. Узган ел нәтиҗәләренә күз салсак, Татарстанда аерылышучы парларның саны кисәк кенә арткан иде. Федераль дәүләт статистикасы хезмәте тәкъдим иткән мәгълүматка игътибар итик.
2021 елның гыйнварыннан алып майга кадәр республикада 5890нан артык пар таркалган. Бу, 2020 елның шушы вакыты белән чагыштырганда, 61,8 процентка күбрәк булган.
2022 елның гыйнварында республикада 1022 пар өйләнешкән. Бу 2021 елның гыйнварына караганда 278гә кимрәк. Ул вакытта Татарстанда 1300 гаилә никахын рәсмиләштергән. Бу күрсәткеч буенча Башкортстан Идел буе федераль округында беренче урында чыккан. Анда ел башында 1156 гаилә өйләнешкән.
Аерылышучылар саны шулай ук кимегән дип әйтергә була. 2022 елның гыйнварында Татарстанда 975 гаилә таркалган. Ә узган елның шул ук чорында 1075 аерылышу теркәлгән булган.
Шул ук вакытта өйләнешүчеләр саны да арткан. Татарстанда - 40,4 процентка, ә Идел буе федераль округында – 28 процентка, Россиядә - 30,1 процентка. Татарстанда быел беренче биш айда 6,73 мең пар никахлашкан.
«Аерылышулар саны артуны без 2020 елда күрсәтелгән хезмәтләрнең кайбер төрләре буенча булган чикләүләргә бәйлибез, шул исәптән, никахны өзү буенча да», - дип аңлаткан Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы. Бу статистикага карамастан, Казанда, миллион халкы булган башка шәһәрләр белән чагыштырганда, никахлар һәм аерылышулар нисбәте буенча иң яхшы күрсәткеч саклана», - дип яза Казан мэриясе порталы.
Узган ел Татарстан иң күп аерылышу теркәлгән беренче унлыкка кергән: Мәскәү (7,4 мең), Мәскәү өлкәсе (якынча 5 мең), Краснодар крае (3,8 мең), Санкт-Петербург (3,5 мең), Свердловск өлкәсе (2,8 мең), Төмән өлкәсе, ХМАО һәм ЯНАО (2,5 мең), Чиләбе өлкәсе (2,4 мең), Ростов өлкәсе (2,2 мең), Татарстан (2,1 мең), Башкортстан (2,1 мең.),
Шул ук вакытта республика узган ел иң күп никахлашу теркәлгән беренче унлыкка кергән булган: Мәскәү (8,6 мең), Мәскәү өлкәсе (6,2 мең), Санкт-Петербург (4,7 мең), Краснодар крае (4,3 мең), Свердловск өлкәсе (3,3 мең), Төмән өлкәсе, шул исәптән ХМАО һәм ЯНАО (3,2 мең), Татарстан (2,6 мең), Ростов өлкәсе (2,6 мең), Башкортстан (2,5 мең), Чиләбе өлкәсе (2,5 мең).