Әрәпә, сөрән, бирнә җыю, яки Сабантуйга бүләккә – йомырка җыям чиләккә
Июнь башы – Сабантуйлар чоры. Авыл урамнары буйлап, Сабантуй бәйрәменә бүләк җыюлар башланып китте. Бүләк җыюны төрле районнарда ничек дип йөртәләр? Бүләккә нәрсә җыялар? Хәбәрчебез районнар буйлап экскурсия ясады.
Олы Шыңар – «көнләшеп үлә торган авыл»
Сабантуйга бүләк җыю буенча районнар буйлап экскурсияне Сабадан башларга булдым. Чөнки ике-өч көндә челтәр киңлекләрендә «көнләшеп үлә торган» Шыңар авылы турында видеолар хәйран таралды. Әзмәвердәй егетләр, ир-атлар, малайлар рәт-рәт булып тезелеп, кочаклашып, бөтен Саба ишетерлек итеп кычкырып җырлап җыя икән монда бирнәне. Саба якларында Сабантуй бүләген бирнә яки яулык җыю дип йөртәләр икән.
Шундый видеоларның берсендә ике Шыңар бергә кушылган мизгел дә бар. Гармунчы, баянчылар уртада, ике авыл егетләре кочаклашып басып, түгәрәк ясаганнар. Ә үзләре кычкырып-кычкырып халык көйләрен җырлыйлар. «Без егетләр теләсә кемне өзә торган! Шундый бердәм авыл бармы тагын?!» - дип сорый видео авторы.
«Саба дулкыннары» социаль челтәрендә шушы видеоларны урнаштырып, шыңарлыларның гел шундый бердәм булулары турында язган. «Яшь буын олылардан гадәт серләрен күреп, белеп үсә. Күрегез сез бу яшь җилкенчәкнең, бала-чага, олыларның ничек бердәм булып бирнә җыюларын. Бу авылда һәр йорттан да кызлар Сабан туена кулъяулык чигә. Монда яшь үзенчәлеге юк. Бу йортта кыз бала бар икән, димәк, алардан кулъяулык шарт», - дип язганнар алар. Җырның көен дә рәтләп белмәгән кечкенә малайларның муеннарына сөлге асып, зур абыйларының алдыннан рәт-рәт булып тезелеп, кочаклашып баруын күргәч, буыннар чылбыры өзелмәгәнлеге күренә. Егетләр арасына кызларның кермәве, читтән генә күзәтүләре дә игътибарга лаек.
Яшьләр һәрбер хуҗалык янына туктыйлар, бәйрәм белән котлыйлар. Йорт хуҗалары бүләкләр тапшыргач, 3 тапкыр “Ай, рәхмәт!” дип кычкыралар. Аннан соң кызлардан кулъяулык сорала (хәтта шәһәрдән авылга еш кайтып йөргән кунак кызларыннан да). Йортта ничә кыз булса, шуның кадәр кулъяулык сорыйлар. Кулъяулык чыгарып биргәнчегә кадәр, “Кулъяулык” дип кычкырып торалар. Кулъяулык бирелгәннән соң шулай ук 3 тапкыр “Ай, рәхмәт!” дип әйтәләр.
Олы Шыңарда бу кулъяулыкларны ахырдан егетләр үзара бүлешәләр. Бүлешү дә аерым бер тәртип буенча бара. Бер егет башка егетләрне күрмәслек итеп арты белән борылып утыра. Бер кеше кулъулыкларны алып тора, арты белән борылып утырган егет аның кайсы егеткә икәнен әйтеп тора. Шулай итеп, кулъяулыклар очраклы тәртиптә бүленеп бетә.
Кече Шыңар авылында кулъяулыкны кызлар үзләре теләгән, якын иткән егетләргә бирәләр.
Элек йөргән егете булган кызлар ике кулъяулык чиккән. "Яулык җыючылар" арасында егете булмаса, туганына, күршесенә чыгарып биргән (чөнки кулъяулык чыкмыйча, капка төбеннән китмиләр), кич белән - егетенә.
Соңгы елларда тагын бер гадәт кереп бара. Олы Шыңар авылыннан Ришат абый Ахунҗанов өй каршындагы мәйданда казан асып, пылау пешереп, яулык җыючыларны һәм гомумән килгән бар авыл халкын сыйлый. Бу урында үзе бер Сабантуй кебек була.
Бүләкләр җыйган вакытта һәрбер хуҗалык берничә йомырка чыгарып, ат арбасына урнаштырылган тартмага сала. Кече Шыңар авылында хуҗалык 2 йомырка чыгарса - 22 дип кычкыралар, 3 булса -33, 4 булса - 44! Бу гадәт - үсендерү максатыннан дип уйлыйм, зурлап, олылап рәхмәт әйтү.
Авылыбызда сакланып калган тагын бер гадәт – яулык җыйган көнне кич белән "Тәбәгә төшү" йоласы. Егетләр җыелган йомыркалардан Күкәй тәбәсе пешерәләр, гармунга кушылып матур җырлар җырлыйлар.
Бу йола элегрәк тә гармуннар белән җырлап-биеп, уеннар уйнап узган. Өлкәннәр, урта яшьтәгеләр дә килгән, авылның өлкән бер агае мәҗлесне ачып җибәреп изге теләкләрен теләгән, аннары калганы яшьләргә тапшырылган. Чишмә буенда чирәмлеккә табын корып, тәбә пешереп (якындагы йорт хуҗасы пешереп бирә, 7-8, 10 таба; учакта да пешерелә), табынга яшел кыяклы суган, кыяр, ипи, компотлар куелган, - дип сөйләде безгә Шыңар кызлары.
Чыннан да көнләшеп үлә торган авыл икән бу Шыңар. Афәриннәр сезгә, шыңарлылар!
Тимершык: «Сез бирсәгез биш күкәй, тавык салыр йөз күкәй»
Алып баручы Зөлфәт Зиннуров та үзенең социаль челтәрләрендә Саба районы Тимершык авылында бирнә җыю күренешләре белән бүлешкән. «Элек ат җигеп йөри идек, хәзер инде ярты урам үткән саен машинага төяп алып китәләр», - дип язган ул видео астында.
Видеода бер төркем авыл кешеләренең, араларында ирләр дә, хатын-кызлар да, өлкәннәр дә, балалар да бар һәм алар байтак. Балалар кулларына пакет тотканнар. Уртада баручы ир-ат сөлгеләр бәйләнгән колга тоткан. Гармунчы егеткә кушылып: «Сез бирсәгез биш күкәй, тавык салыр йөз күкәй», - дип җырлап баралар. Кулларында чиләк белән йомыркалары да бар.
«Ир-атлар йомырка җыеп йөри икән, яшьләр кайда?» - диючеләргә Зөлфәт: «Алар өч төркемгә бүленгәннәр, авыл зур», - дигән җавап та калдырган. Саба авылларының бу матур гадәткә тугры калуларын күргәч, болар ярыша-ярыша җыя торгандыр бирнәне дип уйлап куясың. Ни булса да, һәммәсенә афәрин! Башка районнарга үрнәк икәнсез, сабалылар.
Актанышта – ат урынына мотоблок
Актаныш якларында бүләк җыюны бүләк җыю дип кенә йөртәләр. Гадәттә, атларны бизәп, халыкны җырлатып, уйнап-көлеп үткәрәләр ул көнне. Мәсәлән, Сәфәр авылын алыйк. Блогер һәм гармунчы Илдус абый Һадиев үзенең социаль челтәренә бүләк җыю мизгелләрен куйган. «Яшибез әле, Аллага шөкер. «90 яше дә нипачум безгә», - дип татарчасын да, русчасын да җырлап бирде безгә Нәҗирә апа», – дип язган Илдус абый һәм урам уртасында гармунга җырлап та, биеп тә күрсәтүче апаның видеосын куйган.
Сәфәрдә бүләкне ат белән җыйганнар. Татар киемнәрен кигән кызлар арба артыннан җәяүләп бара, сөлге бәйләргә колгалары да бар. Егетләре генә булмаган. Хәер, Шыңар егетләре килеп, яулык җыеп китмәс шул.
Актанышның Такталачык авылында исә бүләкне мотоблок белән җыйганнар. Заманча сораулар заманча чишелеш юлларын таләп итә дигән кебек булган бу күренеш. Шулай да элекке традицияләргә тугры калганнар: авыл халкын җырлатып, биетеп җыйганнар бүләкне.
Мотоблок йөртүче егетнең генә колагында колакчыннар булуы гаҗәпкә калдырды. Колакчыннарда татар милли көйләренә тезмә яңгырый дип уйларга кирәктер.
Ә Сарманда бүләкне машина белән җыйганнар. Музыканы да машинадан кабызганнар, ди. Кыскасы, кем ничек булдыра ала.
Йомырка белән тәм-томнар – Арчада
Арчаның Мәмсә авылында бу гадәтне «мәйдан җыю» дип атыйлар. Тагын бер кызыклы факт: Сабантуй көнне балалар өйдән өйгә йөреп, йомырка һәм тәм-том җыя, ди.
Бездә элеккечә ат белән җыялар. Әлбәттә, гармун-баян белән җырлап-биеп урам урыйлар. Балалар ат арбасына болай да утырып йөри иде. Быел балаларга дип, һәр өйдә тәм-томнар әзерләп куячаклар.
Безнең болай да бар иде ул гадәт. Мәмсәдә марилардан калган гадәттер инде ул. Нәкъ менә Сабантуй көнне иртә белән көтү киткәннән соң (кайбер балалар көтү киткәнче дә чыга башлый) өйдән өйгә йөреп, йомырка һәм тәм-томнар җыялар. Ул йомыркаларны буйыйбыз да әле.
Якындагы авылларда андый гадәт юк. Шуңа күрә якын-тирә авыллар, әйтик, Ташкичү балалары да безгә килә. Шәһәрдән кайткан балалар да бик теләп күкәй җыюда катнаша, – дип сөйләде Мәмсәдән Илүзә Касыймова.
Кукмаралыларда – яулык
Кукмараның Сәрдекбаш авылында бу йола «яулык җыю» дип атала. Әлбәттә, бүләккә яулык кына бирмиләр. Сабаның Олы Шыңар егетләре кебек, Кукмарада да бүләкне егетләр җыя икән.
Бездә яулыкны егетләр җыя. Авыл буйлап, рәт-рәт булып тезелеп, кочаклашып, баянга кушылып кычкырып җырлап йөриләр. Кулларына сөлгеләр белән колга тоталар. Йортларга керәләр, һәр йорт өстәл әзерли. Урамда узган машиналарны туктатып, алардан акча алалар, - дип сөйләде Сәрдекбаш кызы Лилия Низамова.
Балтачта – әрәпә
Сабантуйга бүләк җыюның тагын бер кызыклы һәм үзенчәлекле исеме – әрәпә. Бу сүзне Балтач районында кулланалар икән. Гореф-гадәтләргә тугры калып, милли киемнәрдән, гармун, баяннарны сузып, колга күтәреп, арбага ат җигеп, бүләк җыялар балтачлылар да.
«Хезмәт» газетасының «Вконтакте» төркемендә Балтачта әрәпә җыярга яңа төрле транспорт белән чыгуларын да куйганнар. Үзе арба, үз велосипед бу яңа транспорт дигәннәре. Алдындагы арбада гармунчы абый утыра, аңа велосипедның артын кушканнар. Тәгәрмәчләрне тәгәрәтеп барган икенче абыйның кулында сөлгеле колгасы да бар. Заманча әрәпә җыю.
Ә Арбор авылында җигүле атны шарлар белән бизәгәннәр. Авыл халкы капка төпләренә йомыркаларын, сөлгеләрен, бүләкләрен күтәреп чыгып баскан.
Әлмәтлеләр акча өләшә
Әлмәтнең Миңлебай авылында бүләкне берничә көн җыялар икән. Ул аларда «Сөлге җыю» дип атала. Иң кызыгы - Әлмәттә дә бүләккә дип акча җыялар икән.
Атлар кайтарталар. Яшьләр дә, олылар да бергәләп, урам буйлап йөриләр. Баянга, гармунга җырлатып, биетеп китәләр. Без гадәттә сөлге, йомырка, акча, наборлар, вак-төяк кирәк-ярак бүләк итәбез, - ди Миңлебайдан Алсу Мансурова.
Азнакайда – сөрән җыю
Азнакайның Сәпәй авылында бүләк җыю «сөрән җыю» дип атала икән. Ат, гармун, татар киеменнән кызлар һәм җыр-бию. «Балалар ат арбасына утырып йөри. Колга тоталар, шуңа чүпрәк-чапрак бәйлиләр. Кызлар-егетләр алдан һәм арттан җырлап баралар. Капка төбенә туктагач, бүләкне биргәнче, йә җырлатып, йә биетеп алалар, аннары гына бирәләр», - дип сөйләде Сәпәй кызы Инзилә Хөсәенова.
Төрле якның үз йоласы, үз гадәте бар. Аңа да карамастан, Сабантуйга бүләк җыю дигән матур гореф-гадәт Татарстан районнарында һәм авылларында юкка чыкмаган. Милли кием, сөлгеле колгалар, атлардагы кыңгырау, гармун һәм егетләрнең көр тавышлары авылларны ташлап китмәсен иде.