Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Баласында лейкоз табылган ана: «Химия терапиясеннән соң улым реанимациядә ятты»

Баласында онкология диагнозын яшь ана аяз көндә яшен суккан кебек кабул итә. Үз нарасыена йөрәген өзеп бирергә әзер торган Гүзәл өчен бу иң зур сынауларның берсенә әверелә. «Интертат» хәбәрчесе Республика балалар клиник хастаханәсендә баласының өч химия терапия кичергән ана белән танышты.

news_top_970_100
Баласында лейкоз табылган ана: «Химия терапиясеннән соң улым реанимациядә ятты»
Гүзәл Чачакаева улы Нәркисс белән
Рифат Каюмов

Узган җомгада журналистларны Республика балалар клиник хастаханәсенең Онкология үзәгенә җыйдылар. Унынчы корпусның бишенче катында намаз уку бүлмәсе ачылды. Аны авыру балаларның ата-аналары соравы буенча РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең Хәйрия фонды эшләп чыккан. Хәзер 21 квадрат метрлы бүлмәдә берьюлы 10-15 кеше намаз укый ала. Биредә зәвык белән ремонт ясалган, кыйблага караган якта михраб эшләнгән, идәнгә йомшак келәм җәелгән. Намаз укырга теләүчеләр өчен тәһарәт алу бүлмәсе дә эшләнгән.

Фото: © Владимир Васильев

«Улымның тәне кыйнап ташланган кебек иде»

Онкология үзәгендә авыр язмышлы кешеләр ята. Баласында куркыныч чир табылган ата-ананың язмышы җиңел була алмый. Дөньяның иң заманча диагностика аппаратлары белән җиһазландырылган, сыйфатлы ремонт ясалган Онкология үзәге белән сокланып йөргәндә Түбән Кама шәһәреннән килгән өч бала анасы Гүзәл Чачакаева белән таныштым.

Фото: © Михаил Захаров

Март аенда Гүзәлнең унбер яшьлек өлкән улы Нәркисстә куркыныч авыру – лейкоз тапканнар. Яшь ана баласының яман чир белән көрәшкәндә кичергәннәрен сөйләде.

Февральдә улымның тәнендә тик торганнан кара янган урыннар барлыкка килә башлады. Тәне кыйнап ташланган кебек иде. Анализлар тапшыргач, безне кичекмәстән Казан балалар клиник хастаханәсенә җибәрделәр. Монда улыма лейкоз диагнозы куйдылар. Шушы авыруны тапканнан соң өч химия терапиясе үттек, - дип сөйли башлады Гүзәл Чачакаева.

Хәзер аларның иң авыр чаклары үткән. Малайның хәле көннән-көн яхшыра бара, тиздән өенә кайтарачаклар. Дарулар белән дәвалану өйдә дәвам итәчәк.

– Диагнозы авыр булса да, вакытында дәвалану алгач, чирне җиңеп чыга алдык. Монда онкология белән чирләүче балалар бик күп. Кемдер тугызар ай, еллар буе ята. Төрле баланың организмы дәвалануга төрлечә бирелә. Без өч ай яттык, - ди Гүзәл.

Унбер яшенә кадәр авырып та карамаган диярлек балада онкология диагнозын ишетү анага аяз көндә яшен суккан кебек булган.

Аның суык тиеп тә авырган чаклары булмады диярлек. Мәктәпкә керер алдыннан җил чәчәге (ветряная оспа) белән генә ятканы истә. Узган елның сентябрендә гаилә белән ковид йоктырып, нык кына чирләп алдык. Кайберәүләр лейкозны шуннан башлана диләр, ләкин табиблар чын сәбәбен әйтә алмады. Безнең нәселдә дә андый авыруларның булганы юк. Балам тулысынча сау-сәламәт, безгә андый чирләр янамый дип әйтә торган түгел икән. Бар нәрсә Аллаһ кулында, – ди ана кеше.

Гүзәл өчен иң авыры – баланың интеккәнен күрә торып, аңа берничек тә ярдәм итеп булмавын аңлау булган. Үз нарасыена йөрәген өзеп бирергә әзер торган ана өчен бу иң зур сынауларның берсенә әверелгән. Җитмәсә, соңгы елларда ире йөрәк авыруы аркасында өйдә торырга мәҗбүр, ә сигез яшьлек уртанчы уллары ярык иренле (расщелина губы) булып туган.

Башта ирем чирләде, аннары уртанчы балабыз зәгыйфь булып туды. Алар белән бик күп операцияләр аша узган идек, күрәсең, сынауларны үтеп бетмәгән булганмын. Олы улыбыз да чирләп киткәч, мин башта сындым, истерикага бирелдем. Бер мәлне ничектер үземне кулга алдым. Миңа әлеге хәлне Аллаһка тапшыру, догалар уку ярдәм итте. Әгәр мин дә бирешсәм, балаларга тагын да авыр булачагын аңлап алдым. Хастаханәгә эләккәч, беренче көнне ашханәдә көлешеп утырган аналарны күрү миңа бик сәер тоелган иде. «Балаң чирләгәндә көлеп буламы икән?» – дип уйлаганым әле дә истә. Аллага шөкер, миңа да ул көн килеп җитте. Авыр хәлдән үзем чыктым, ә күпләргә психологлар ярдәм итә. Начар диагнозны кабул итүе бик авыр ул, - ди Гүзәл Чачакаева.

«Табиблар һәрвакыт диярлек яныбызда булдылар»

Фото: © Михаил Захаров

Гүзәл Республика балалар клиник хастаханәсе табибларын мактап туя алмый. Алар өч ай буе тәүлек әйләнәсендә ярдәмгә килергә әзер торганнар.

Үзебезнең ике табиб Ксения Владимировна белән Элиза Ильмировна һәрвакыт диярлек янда булдылар. Бөтен әйберне тәфсилләп аңлаталар. Диагнозны ишеткәч, миңа шок булды. Башта нәрсә булганын аңламый калдым. Ксения Владимировна бүлмәсенә алып керде дә, бөтен әйберне тәртипләп аңлатып бирде. Аңа сорау бирерлек тә урын калмады. Ул яктан монда бик әйбәт. Баласының чирен кабул итә алмаган аналарга психологлар ярдәм итә. Монда психологлар да бик көчле, - дип мактый Гүзәл.

Гүзәл Чачакаева табибларны гына түгел, клиник хастаханәне дә бик ошаткан. Ул биредә тору шартларына сөенә. Химия терапиясеннән соң хәле авыраеп китүчеләргә аерым бүлмә каралган. Баласын озак айлар дәвамында карарга килгән әниләрнең дә психологик хәлен яхшырту өчен төрле уңай шартлар булдырылган.

Балалар, гадәттә, ашауга нәзберек була. Алар хастаханә ризыгыннан туеп та китә. Монда әниләргә ашарга пешерү өчен бөтен кирәк-яраклар белән җиһазландырылган бүлмә бар. Теләгән бөтен ризыкны әзерләргә була. Биредә ятканда бөтен әниләр белән бергәләшеп бәлешләр, тортлар пешердек. Тәмле әйбергә балаларның да күңеле күтәрелә, күңелле мәшәкать белән үзебезнең дә вакыт уза, - ди Гүзәл.

Мәктәп яшендәге балалар янына көн саен укытучылар килеп укыткан. Авырган укучы яшьтәшләреннән укуда артта калмасын өчен бөтен уңайлы шартларны булдырганнар. Шулай итеп, Нәркисс чирекне хастаханәдә төгәлли алган.

«Улым беренче ике химияне бик авыр күтәрде»

Онкология белән көрәшкәннәрнең күбесе химия терапиясен куркыныч төш кебек искә ала. Дәвалануның шушы авыр этабы белән кызыксынмыйча кала алмадым.

Химия терапиясе – ул көчле тәэсир итә торган капельница. Ул дүрт төрле була: ак, зәңгәр, кызыл һәм сары. Сарысы – иң авыры. Ул организмны яндыра, диләр. Улым башта зәңгәрен алып карады. Ул сигез тәүлек буе бертуктаусыз кан тамырына кереп торды. Аннары кызылын бирделәр. Аларга өстәп, дарулар эчерттеләр. Организмда интоксикация башланды. Эмаль белән берәр әйбер буягач, гадәттә, кешене башың әйләнә, күңеле болгана башлый. Химия алу да шулай тәэсир итә, ләкин күпкә авыррак.

Улым беренче ике химияне бик авыр күтәрде. Беренчесен алгач, хәлсезләнде, озак вакыт урыннан тора алмады, аяклары йөрми башлады. Әле һаман да аксаклавы бетмәде. Икенчесеннән соң эчәклегеннән кан китеп, өч тәүлек реанимациядә ятты. Өченчесеннән соң тәне сызланды. Гәүдәсенә мунчала белән кагыла торган түгел иде – авыртуына елый иде, - дип искә ала Гүзәл.

Хәзер малайның хәле алга таба. Табиблар химия организмнан ай ярымнан чыга дигәннәр. Шуннан соң ана улының элеккеге халәтенә кайтуына өметләнә. Табиблар да миңа Онкология үзәгенә эләгүче балаларның күбесе терелеп чыгуын әйтте. Өлкән яшьтәгеләргә караганда балаларның савыгу мөмкинлекләре күбрәк икән.

Нәркисснең терелеп кайтуын әтисе, биш яшьлек сеңлесе һәм сигез яшьлек энесе көтә. Ике баланы әлегә Гүзәлнең ире карап тора.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 10 июнь 2022
    Исемсез
    Баштан утте анлайем , Алла тягяля ярдаме белян без исян имен . Хазер инде улым эшляп йори.. Аллага шекер.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100