Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Атналык күзәтү: эстрада «попугайлары», президент атамасы, Милләт җыены, авыл блогеры

Бу атнада чыккан иң кызыклы язмаларга күзәтү.

news_top_970_100
Атналык күзәтү: эстрада «попугайлары», президент атамасы, Милләт җыены, авыл блогеры

«Эстрадада бер күч „попугай“ бар»

Журналист, язучы, «Сираҗи сүзе» газетасы мөхәррире Искәндәр Сираҗи белән әдәбият, журналистика һәм эстрада турында сөйләштек. «Интертат”та чыккан интервьюсында ул җырчылар турында кызыклы фикерләр әйтте.

Элегрәк эстрададан көлеп, кызык язмалар яза идегез. Хәзер андый мәкаләләрегез күренми.

— Мин алардан көлеп туйдым. Аларны 3-4 сәгать карап утырырга сабырлыгым җитми. Бер күч мескен кешеләр белән аралашасым килми. Үземә ошаганракларын редакциягә чакырам. Чын сәнгать була, озаграк вакытлы җырчылар була һәм өч тиенлек башкаручылар була. Мәсәлән, Ришат Төхвәтуллин бик үк чын сәнгать түгел, ләкин ул сәхнәдә башкалардан озаграк вакыт яшәячәк. Рөстәм Закиров ничек чыкты, шулай бара да бара — беркайчан начар җыр җырламады, үз тыңлаучысы бар.

Филүс Каһиров та шулай — гомере буе җырлаячак, өч тиенлекләрнеке кебек күп булмаса да, һәрчак үз тамашачысы булачак. Ә килеп чыга бер күч «попугайлар» — ничек килеп чыкканнарын да, сәхнәдән юкка чыкканнарын да күрми каласың…

Ул тутый кошларның исемнәрен дә әйтегез әле.

— Элвин Грей, Фирдүс Тямаев, Әнвәр Нургалиев… Байтак алар, бүгенге көннең тиз онытылачак йолдызлары.

Әле менә Рузилә Бәдретдинова дигән кыз чыгып килә. Әгәр репертуарын, сәхнә образын дөрес алып бара алса, ул татар эстрадасында Әлфия Авзалова урынын алачак. Мин анда зур потенциал күрәм. Аның берүзе эчендә Әлфия Авзалова, Хәмдүнә Тимергалиева, Хәния Фәрхи ята кебек.

Әле менә Рузилә Бәдретдинова дигән кыз чыгып килә. Әгәр репертуарын, сәхнә образын дөрес алып бара алса, ул татар эстрадасында Әлфия Авзалова урынын алачак.

Мин үзем генә шулай уйлап йөримме дигән идем, шул ук сүзләрне сәхнәдән Салават та әйтте. Ул кыз быел Салаватның Казан концертларында катнашты. Әлфия апа урынын алырдай шәп җырчы Зәйнәп бар, әмма ул репертуарына талымсыз булды, өч тиенлек җырлар җырлап, «зур җырчы» дәрәҗәсен саклап кала алмады. Гүзәл Уразова, Асылъяр да шулай ук зәвыксыз репертуар корбаннары. Югыйсә, аларның да Әлфия апа урынын дәгъваларлыклары бар иде кебек.

Илһам Шакиров урынын алырдай җырчы бүгенге көндә Филүс Каһиров.

Салаватның үз йөзе бар һәм үз урынында бара да бара. Бүген ул сәхнә культурасын яхшы ук үзләштереп, «профессор Салават Зәкиевич”ка әйләнде, киеме дә, үз-үзен тотышы да үзгәрде — элекке «раздолбай Салават» түгел инде…

Безгә «президент» кирәкме?

Шушы көннәрдә Дәүләт Думасына Татарстан Республикасы Президенты атамасын бетерү турында закон проекты кертелгән. 2010 елда башланган шундый хәрәкәттән соң бу атама Татарстанда гына калган иде. Бүген «президент» сүзен саклап калып булырмы? Бу хакта татар җәмәгатьчелеге, сәясәтчеләр фикерен тупладык.

Фәндәс Сәфиуллин, җәмгыять эшлеклесе, сәясәтче:

Теләсәк, саклап калып булыр, чөнки Конституция буенча ул — безнең вәкаләт. Россия Конституциясендә дә бу хакта төгәл ничек булырга тиешлеге күрсәтелмәгән. Хакимият органнарының төзелеше безнең карамакта. Аны бетерү дигән сүз — башбаштаклык. Конституция белән хәзер берәү дә санашмыймы соң… Бу — Россиянең үзенең Конституциясенә каршы баруы һәм аны санламауның дәвамы.

Безнең республика башлыгын чит илләрдә дәүләт дәрәҗәсендә кабул итәләр, ә болай район башлыгы кебек кенә калуы бар. Татарстанның дәрәҗәсен илдә генә түгел, чит илдә дә төшерә.

Бетерүен бетерә алалар аны. Закон һәм Конституция белән санашмыйча, бетерү беркемгә бернинди проблема түгел.

Халык тарафыннан аны бетерми кала алабыз. Мин Президентны ничек кенә атауларына карамастан, халкыбызга аңа мөрәҗәгать иткәндә, газета-журналларга язганда, радио-телевидениедән аның турында сөйләгәндә «Президент» дип атавын тәкъдим итәр идем. Аның ишек тактасында икенче төрле язып куйсалар да. Рәсми рәвештә бетерелсә дә, халык үзе бу атамадан баш тартырга тиеш түгел. Без аны Президент дип сөйләшик, аны искә алганда башка сүзне әйтмик. Менә шул кампанияне хәзер үк башлап җибәрергә тәкъдим итәр идем. Без халыкта аның исемен алыштырмыйк. Аннары атаманы калдыруны Татарстан референдумына куярга кирәк.

Фатыйх Сибагатуллин, сәясәт эшлеклесе, Дәүләт Думасы депутаты:

Фикеремне заманында әйткән идем инде. Безгә аны татарчалап «Илбашы» дип куярга кирәк. Бетте-китте. Безгә «Президент» атамасы берни дә бирми. Рамзан Кадыров тотты да «башлык» исемен куйды. Алар хәзер менә бөтен Россия белән «командовать» итәләр. Бернәрсәләре бетмәде, мәктәпләрендә чечен телен дә укыталар, беркем бернәрсә әйткәне юк. Атама бетүдән без бернәрсә югалтмыйбыз. Президент татар да, рус сүзе дә түгел. Ул алда бара дигәнне генә аңлата, президиум, диләр, алда утыра, шул сүздән алынган ул.

Бернинди дә югалту юк. Эшләргә кирәк тә, бик матур итеп яшәргә кирәк.

«Журналюга, үзенә подписчик җыярга омтыла», — диләр миңа»

Альберт Шакиров — журналист, документалист. Белеме буенча сәясәт белгече. Россия һәм Татарстанда гомер итүче татарлар тарихы һәм яшәеше турындагы «Юлчы» телепроекты авторы (ТНВ), «Сәмрух» иҗат берләшмәсе продюсеры. «Интертат”ка биргән интервьюсында ул кино, авыллар, челтәрле бизнес һәм әдәбият турында сөйләде.

Хәзер авыл блогерлары популяр. Аларга мөнәсәбәтең?

—  Конкурент дип әйтә алмыйм. Блогер ул блогер инде: алар да контент ясый. Алар бит авыл тарихы белән генә эшләми, көнкүрешен күрсәтә. Кемдер сыер савып, кемдер ашарга пешереп күрсәтә, әбисен сөйләштерә, печән керткәнен төшерә. Мин монда проблема күрмим. Күп вакытта без алар төшергән материалга барып җитә алмыйбыз. Алар ваклап күрсәтә, ә без гомумиләштерәбез. Без авылны шәрехләргә ярдәм итә торган өлешләрен ярты көндә төшереп китәбез, алар шунда яши…

— Сезгә кызыкмы ул көнкүреш? Ни өчен кешенең печән кертүе кызык булырга мөмкин? Нинди замана бу?

— Үзе күрмәгәч яки сагындыргач, карый инде… Мин беркөнне инстаграмдагы сәхифәмә сугымнан соң эчәге чистартканны керттем. Миңа аның кадәр халыкның язганы юк иде! Әлегәчә язалар.

—  Эчәгене әле дә чистарталармыни?

— Шулай сорыйлар.

— Ә нигә чистартасыз аны?

— Ул бит ризык. Без аны ашыйбыз…

— Просмотр да җыйдың инде алайса бер уңайдан…

— Просмотр дип, мин аның өчен куймадым. Сугым процессы тарихка кереп калсын әле дип куйдым. Без анда башны өтәдек. «Бездә туныйлар, нишләп өтисез?» дип яздылар. Кырып, юып, өтәп ул бик матур баш була, шул ук көнне пешереп ашадык. Кемдер шул чакларны сагынып яза: «Әби пешерә иде», ди… Бер кыз: «Әлегәчә сыерның эчке дөньясын күргән юк иде», дип язган. Шәһәр балалары: «Башны ашап буламыни?» дип сорый. Мәсәлән, аның башыннан 7 кило ит чыга.

— Инстаграмда җитдирәк темаларың да бар. Андыйларга игътибар күпме? Әллә халык, чыннан да, эчәкне генә карыймы?

— Әйе, аларының кайтавазы күбрәк. Минем сәхифәдә очраклы кешеләр юк, кая килгәнен белеп килүчеләр утыра. Җитдирәк тема булса да, уен-көлке белән языла икән, андый төртмәле әйберләрне дә яраталар. Сетевойлар буенча, мәсәлән…

— Челтәрле бизнесны язып, күпме дошман җыйдың инде?

— Дошман дип… «Журналюга, үзенә подписчик җыярга омтыла», дип читтән генә әйтеп уздылар, турыдан-туры конфронтациягә керергә теләүче табылмады. Аларның шулай итәкләреннән тартып тормасаң, һавага менә башладылар.

— «Йолдыз»ларыбызмы?

— Йолдызлар. Сетевойның төп вәкилләре димме… Кеше дәшмәгәч, үзләрен пәйгамбәр дип саныйлармы соң инде?! Лилия Муллагалиева: «Безне тәнкыйтьләргә беркемнең дә хакы юк», дип язып куйган. Ничек инде хакы юк?! Бүтән дөньяда яшиме соң алар? Аптырыйм андый кешегә. 

Җәнҗалның дәвамы: Ришатмы, Рифатмы?

Ришат Төхвәтуллинның яңа концерт сезонында «Тыңлачы, сандугач», «Тулган аем» кебек иске җырларын башкару мөмкинлеге булмаячак.

«Рифат Әхмәтович җырларны кире тартып алды. Ул миңа аларны башкарырга рөхсәт итми. Ул шундый кеше инде… Безнең арадагы килешү буенча, мин аларның концертында чыгыш ясаганнан соң, Рифат Фәттахов миңа җырларны рәсми һәм документаль рәвештә тапшырырга тиеш иде. Һәрвакыттагыча, бу үз вакытында эшләнмәде һәм хәзер ул миңа җырларны башкарырга рөхсәт бирми», — ди җырчы.

Рифат Фәттахов — Ришат Төхвәтуллинның беренче продюсеры. Дүрт ел эшләгәч, аларның юллары аерылды. Араларында суд процесслары башланды, Рифат Фәттахов Ришат Төхвәтуллинны иң популяр җыры — «Тыңлачы, сандугач»ны «урлап» җырлауда гаепләде.

Рифат Фәттаховның Ришат Төхвәтуллиннан кала башка җырчылар белән дә низаглары булды.

Бу язда продюсер белән Ришат Төхвәтуллин яңадан дуслашкан иде. Рифат Фәттахов Ришатның Казанда узган өстәмә концертына килде. «Сине инде биш ел күргән юк икән. Чакыруың өчен бик зур рәхмәт. Аны алгач бик нык сөендем. Чакыруың иртәрәк булса да килә идем. Әмма Аллаһы Тәгалә үзе күп нәрсәне рәтли. Изге Рамазан аенда бер-береңне гафу итү бик тә матур гамәл», — дип сөйләп, Ришатның иң матур җырлары Ваһапов фонды архивында ятарга тиеш түгел икәнлекне әйтте һәм аңа элекке популяр җырларын яңадан җырлый башларга рөхсәт итте.

Менә кабат гауга чыкты. Ришат бу хакта халыкка сөйләгәннән соң, Рифат Фәттахов та җавапсыз калмады. Үз сүзеннән баш тартмавын әйтә.

«Әйе, мин Ришатка җырларны башкарырга рөхсәт итәм, дип вәгъдә бирдем һәм үз сүземнән баш тартмадым. Әлбәттә, килешүнең төрле вариантлары каралды, бу өлкәдәге тәҗрибәле юристлар белән озак уйлаштык. 2 августта мин Ришатка: «Мы готовим договор о передаче неисключительных прав!» — дип яздым. Йә, әйтегез, кайда монда «кирегә алды», «рөхсәт итми», «тупо запретил»?! Киресенчә, сүз Ришатка җырлау хокукы бирү турында бара!

Закон нигезендә, «неисключительное право» җырны башкару өчен бөтен мөмкинлекне бирә.

2 августтан соң Ришат та, аның вәкилләре дә минем белән дә, безнең фонд белән дә бер тапкыр да, бернинди дә элемтәгә кермәде. Моннан соң миндә шик тә туа: Ришатка бу җырлар кирәкме икән? Әллә аңа кабат шау-шу, җәнҗал кирәкме?! Бәлки, аңа пиар җитмидер? Күрәләтә, ачыктан-ачык ялган тарату, нахак гаеп ату аңа нәрсәгә кирәк икән?» — дип язган продюсер инстаграмда. 

Җырлар өчен чираттагы тарткалаш ничек тәмамланачагын фаразлау кыен, тик ахыры хәерле була күрсен…

«Татарлар саны буенча эшләргә кирәк»

24 сентябрьдә Камал театрында илнең 64 төбәгеннән, 12 чил илдән 500 милләттәшебез Бөтенроссия халык санын алу алдыннан Милләт җыенында очрашты Җыенда сөйләгән һәр докладчының чыгышыннан җанисәпкә бәйле борчылуларын, татарлыкны саклап калуга ялкынлы өндәүләрен күңел дәфтәренә салып куярлык иде. «Ничек булса, шулай булыр» дип, өстән-өстән генә әзерләнгән чыгышлар түгел иде ул, «бик кирәк, мөһим» дип уйланган нотыклар иде.

Кызганыч, туган телләрен белмәгән Россия Герое Дамир Йосыпов, олимпия чемпионы Алинә Заһитовага да колакларына киртләп куярлык мәгълүмат күп булды. Хәер, җыенга чакыруны кабул итеп, килеп, чыгышларны тәрҗемә аша тыңлап булса да, ахырдан күмәк «Туган тел» җырына басуларын күрү күңелләргә май булып ятты.

— Халык санын алу, татарлар саны күпме булыр — бу мәсьәләләр барысы да борчый. Республика күләмендә бу эшне оештырырга ресурслар бар. Татарның өчтән бере генә Татарстанда яши. Сезнең ярдәм булмаса, бу эшне алып барып булмый. Бүген сезгә таянабыз. Киләчәктә дә таянып эшләрбез. Быел җанисәп көтә. Татарлар саны буенча эшләргә кирәк, — диде Президент Рөстәм Миңнеханов.

Казахстаннан Гриф Хәйруллин чыгышы йоклап утыручыларны да уятырлык булды. Залдан алкышларның да иң күбе аңа булды кебек. Гриф әфәнде катнаш гаиләдә туган баланы татар итеп тәрбияләмәүләрен ачынып, сыкранып әйтте. Татар галиме катнаш гаиләләрнең саны чит төбәкләрдә генә түгел, Татарстан һәм Башкортстанда да күп дип саный.

— Катнаш гаиләлдә туган балага татарча тәрбия бирелми. Нигә аны татар дип язмыйлар? Кем татар булып тәрбияләүне тыя? Беркем дә тыймый.

Безне халкыбызның саны борчый. XX гасырда күпме халык безнең халкыбызны куып та җитте, узып та китте. Ә без һаман 5-6 млн тирәсендә тапталабыз. Нигә шул сәбәпне үзебездән тапмыйбыз? Без халыкны үрчетәбез, үстерәбез. Әгәр берәр халыктан зуррак шәхес чыкса, шуның татар каннарын эзлибез дә, «монда татар каны ага дип» мактанабыз. Бу мактанырлыкмыни? Ул бит башка халыкның баласы. Әле без рус арасында да 500 татар фамилиясе бар дип, ничә ел мактанып йөрдек…

Бу мактанырлык күренеш түгел. Шул 500 кеше үзенең нәселен, ыруын ярлылатып, башка халыкка күчкән, аның нәселләре руслашкан, дигән сүз. Ул бит милләтен ташлап киткән. Нигә аның белән мактанырга тиеш икән без? Башка халыктан килеп кергән 500 татар фамилиясен күрсәтегез. Менә мин шунда мактанырмын, — диде Гриф Хәйруллин.

«Хәзер татар бер урынга ябышкан, шул урын белән генә кызыксына»

Туксанынчы елларда милли хәрәкәттә актив катнашкан Азат Сәйфетдинов бер гасыр элек чыккан матбугаттагы карикатураларны халыкка җиткерә башлады. Азат «Интертат”ка элекке матбугатның ни өчен кыю булганлыгы, хәзер ни сәбәпле ваклануыбыз һәм җанисәптә нинди нәтиҗәләргә ирешәчәгебез турында сөйләде.

— Элекке матбугатны укыганда нинди нәтиҗәләр ясадың?

— Бу матбугатны укуы кызык. Татарлар дөньяга киңрәк караган кебек. Укучылар үз төбәге белән генә түгел, бик күп илләр белән кызыксынган. Күпчелек рус телен белмәгәнгәме, дөнья хәбәрләре аларга бик кызык булган. Менә без русча белгәч, дөнья хәбәрләрен русча гына укыйбыз, шуңа күрә татар матбугатында дөнья яңалыклары чыкса, кызыксынмыйбыз да.

Җәмгыять вакланды, карашлар, милләт вакланды, фикер үсеше туктап калды кебек. Без җирле халыкка әйләндек. Ул вакытта татарның Казан губернасы булса да, чынлыкта чикләре булмаган кебек. Татар кая да булса барып кибет ачкан. Себергә тимер юл буйлап бөтен буфетлар, мәсәлән, татарда булган. Омскида җиләк-җимеш белән татарлар сату иткән. Риф Маннановны «Фруктовый король Омска» дип йөрткәннәр. Татарлар төрле якка сибелгәннәр дә, телне югалтмыйча, яңа урында мәчет, мәдрәсә, булдыра алганнары мәктәп ачкан, туганнарын чакырткан. Шул җирдә җәмгыять төзеп, милли тормыш белән яши башлаганнар. Асыл ватаннары — Казан, Самара губерналары белән җепләрен югалтмаганнар. Татар матбугатын яздырып алганнар.

Башта бит татар матбугатына рөхсәт булмаган. Бакчасарайда «Тәрҗеман», Кавказда сатирик журнал чыккан — шуларны яздырып укыганнар. Әлбәттә, хәллеләр турында сүз бара, бөтен кеше яздыра алмагандыр. Әмма укый-яза белгән хәлле кеше кызыксына башласа, башкалар да шуңа тартыла. Кайда гына яшәсә дә, милли интеллигенция уртак бер мәгълүмат кырын хасил иткән. Казанда басылган әйберләр ерак җирләрдә дә укылган, укыган кешеләр башкаларга сөйләгән. Татар милләте ул вакытта киңрәк фикерләгән.

Хәзер татар, бер урынга ябышып, шул урын белән генә кызыксына.

— Чит илләр турында хәзерге матбугат язамы?

— «Германиядән Минзәлә районына таналар алып кайттылар» дигән бер мәкаләне күрдем… Язманы, бәлки, авыл хуҗалыгы белән кызыксынучы кеше укыр, әмма башкалар — юк. «Бәйрәм узды, Сабантуй-фәлән, җыр-бию… » дип язу белән чикләнәбез. Без чыннан да вакландык кебек.

Татар матбугатын без сакларга тиеш. Матбугат ул — мәктәп, мәчет, мәдрәсә кебек системалы әйбер. Аны бер югалтсак, яңадан торгыза алмабыз.

Кызык әйберләр әле дә языла, әмма Татарстан белән чикләнә. Казан матбугатының чит илләр белән кызыксынуы «Татарлар бәйрәм уздырды» дигән язмалардан артмый.

— Синеңчә, моның сәбәпләре нидә?

— Минемчә, татар милләте вакланды. Былтыр Татарстан Республикасының 100 еллыгын уздырдык. Бәлки, республиканы төзеп, чикләрне билгеләп, җирле әйберләр белән генә кызыксына башлаганбыздыр.

— Элек безнең Төркиягә барырлык сәясәтчеләр дә булган, дигән идең…

 — Габдерәшит Ибраһимов, Йосыф Акчура, Садри Максуди — барысы да Төркиягә барып, баш сәясәтчеләр белән очрашкан. Акчура Төркия милләтчелегенең нигезе булган «Өч төрле сәясәт» дигән китап язган. Максуди Ататөрекнең киңәшчесе, депутат булган. Ул башта Россия Думасында депутат булган, аннары, Төркиягә мөһаҗирлеккә киткәч, анда депутат. Дөньяда тагын кайда бар ике илдә депутат булган кеше? Татарда Садри Максуди булган.

Хәзер Төркиягә йогынты ясарлык кешеләр юк бездә. Эрдоган тирәсендә татарны хыялда да күреп булмас, минемчә. Чөнки тоткан урыныбыз бик югары түгел.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100