Рөстәм Миңнеханов Милләт җыенында: «Татарлар күпме булыр - безне шул борчый!» | intertat.tatar

Рөстәм Миңнеханов Милләт җыенында: «Татарлар күпме булыр - безне шул борчый!»

Бүген Камал театрында илнең 64 төбәгеннән, 12 чил илдән 500 милләттәшебез Бөтенроссия халык санын алу алдыннан Милләт җыенында очрашты.

Җыенда сөйләгән һәр докладчының чыгышыннан җанисәпкә бәйле борчылуларын, татарлыкны саклап калуга ялкынлы өндәүләрен күңел дәфтәренә салып куярлык иде. «Ничек булса, шулай булыр» дип, өстән-өстән генә әзерләнгән чыгышлар түгел иде ул, «бик кирәк, мөһим» дип уйланган нотыклар иде.

Кызганыч, туган телләрен белмәгән Россия Герое Дамир Йосыпов, олимпия чемпионы Алинә Заһитовага да колакларына киртләп куярлык мәгълүмат күп булды. Хәер, җыенга чакыруны кабул итеп, килеп, чыгышларны тәрҗемә аша тыңлап булса да, ахырдан күмәк «Туган тел» җырына басуларын күрү күңелләргә май булып ятты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җыенга килгән татарларга зур рәхмәтен җиткерде. «Нәрсә генә килеп чыкса да, җыелабыз, киңәшәбез, алга таба ничек барабыз дип сөйләшәбез», — диде.

— Халык санын алу, татарлар саны күпме булыр — бу мәсьәләләр барысы да борчый. Республика күләмендә бу эшне оештырырга ресурслар бар. Татарның өчтән бере генә Татарстанда яши. Сезнең ярдәм булмаса, бу эшне алып барып булмый. Бүген сезгә таянабыз. Киләчәктә дә таянып эшләрбез. Быел җанисәп көтә. Татарлар саны буенча эшләргә кирәк, — диде.

«Татар һәм башкорт — бер кошның ике канаты, тик ике канат бертөрле какмаска да мөмкин»

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Бөтенроссия халык санын алу алдыннан безгә бердәмлек кирәклеген искәртте.

— Бердәм булмасак, без, татарлар, нәрсәгә омтылсак та, кыйблабыз булмас иде, — диде.

Ул бик авыр вакытлар булганын, туксанынчы еллар башында 123 мәчет калганын искәртте. Соңгы елларда «Яңарыш» фонды барлыкка килеп, ун елда зур эшләр башкарылганын, Болгар, Зөя төзекләндерелгәнен әйтте.

Дәүләт Киңәшчесе татар һәм башкорт мөнәсәбәтләренә дә тукталды.

— Безгә Мостай Кәримнең әйткәне булды: татар белән башкорт — бер кошның ике канаты. Ул төгәл әйтте, аның белән бәхәсләшәсе дә юк. Ике канат бертөрле какмаска да мөмкин. Тирәнрәк уйларга кирәк барыбызга да. Халкыбыз бер диндә, телләребез якын. Безгә бердәмлек кирәк. Башкорт белән татар үзенчәлекләре, нечкәлекләрен белергә кирәк. Күрше, тугандаш халыклар без, уртак тел табып эшләргә кирәк. Кулыбыздан эш килә, тагын да матур итеп эшләргә кирәк. «Менә без нинди көчле халык» дип күрсәтергә кирәк», — диде ул.

Минтимер Шәймиев фикеренчә, «үзара бүләсе әйберләрне эзләргә кирәкми». «Тарихта эзнең нинди икәне билгеле инде. Әгәр тату итеп, уртак тел табып эшләсәк, дәрәҗәбезне күтәрәчәкбез, эшләмәсәк, сөенүчеләр күп булачак», — дип ассызыклады.

«Милли бөтенлегебезгә бөтенләй көтелмәгән яктан һөҗүм итүчеләр бар»

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла фикеренчә, башкортлар санын арттыру татар халкының санын киметү хисабына булырга тиеш түгел. Кайвакыт бу тема тирәсендә әрле-бирле йөреп, турысын әйтергә җөрьәт итмәүчеләрне ишетергә туры килә иде. Ркаил Зәйдулла чыгышы шуның капма-каршысы булды: йөзгә бәреп «чәпү».

— Безнең милли бөтенлегебезгә бөтенләй көтелмәгән яктан һөҗүм итүчеләр дә бар. Ничек кенә авыр булмасын, күрше Башкортстанда татар халкын бүлгәләргә маташучы аерым бер төркемнәрнең эшчәнлегенә игътибар итми мөмкин түгел. Андагы кайбер… кем дияргә инде аларны? — кайнарбашлар — татар дигән халык юк, ул 1920 елда гына большевиклар тарафыннан барлыкка китерелгән ясалма милләт, дип лаф ора. Янәсе, Казан татарлары алар чукынмаган чуашлар, мишәрләр исә аерым халык, калганнары үз тамырларын оныткан башкортлар, — дип белдерде депутат.

Аның сүзләренчә, бер караганда, бернинди фәнни нигезе булмаган әлеге сүзләргә игътибар да итмәскә кирәктер. «Эт өрә, бүре йөри! — тик бит бу бәндәләр ниндидер фән кандидатлары, шул сафсата өчен эш хакы алалар. Коры энтузиазм белән генә алар берни дә майтара алмаслар иде, артларында административ ресурс торганы күренеп тора», — ди Ркаил Зәйдулла.

Ул татар телен "башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты" дип игълан итү, "диалект телендә" республикакүләм диктантлар яздыру үзе үк күп нәрсә сөйли, дип саный. «Татарларга сез фәлән кабиләдән чыккан, сез үзегезнең башкорт икәнегезне оныткансыз, дигән фикерне сеңдерү өчен „фәнни-гамәли“ конференцияләр оештырыла. Моңа район башлыклары, бюджетка бәйле хезмәткәрләр җәлеп ителә», — диде Язучылар берлеге рщисе.

— Бер караганда, моның ише кешеләрнең теләге аңлашыла — алар башкорт халкының күләмен арттырырга тели. Артсыннар! Ләкин бит ул татар халкының санын киметү хисабына булырга тиеш түгел. Сан арттыруның бер генә юлы бар. Һәм аны хәзер мәктәп укучысы да белә. Хәтта яхшы укымаса да… — диде Ркаил Зәйдулла.

Бу урында залдагылар көлешеп куйдылар. Ркаил Зәйдулла ялкынлы, кызу чыгышны тынычрак нокта белән төгәүлләүне хуп күрде. Кичә халык артисты Айдар Галимов Милли шура утырышында әйтмешли, әле бит җанисәптән соң да бергә яшисе бар.

— Без тугандаш халыклар, һәм мин ышанам, безне беркем дә үзара ызгыштыра алмас. Бу юлы да без ике мөстәкыйль халык булып әлеге сынауларны җиңеп чыгарбыз, — дип ышанычын җиткерде Ркаил Зәйдулла чыгышын тәмамлап.

Әйтергә кирәк, депутат бай татар эшмәкәрләре намусына да кагылып үтте. Милләт үсешендә ул алар ярдәменнән башка эш майтарып булмасына ишарәләде. Уйга калырлык та шул…

— 20 гасыр башында яшәгән Хөсәеновлар, Рәмиевлар кимәлендәге эшмәкәрләребез дә юк. Дөресрәге, матди байлык ягыннан аларны әллә кайда артта калдырган татар чыгышлы байларыбыз бардыр да безнең… Тик аларның чыгышы гына шул, кереше юк. Хәлбуки, капитализм шартларында (әйдәгез бездәге системаны шулай дип атыйк инде), бигрәк тә Татарстаннан читтә, иганәчеләрдән (ягъни спонсорлардан) башка бер генә милли-мәдәни эшне дә башкарып булмый, — дип белдерде Ркаил Зәйдулла.

Ул мисал итеп, Оренбургның Татар Каргалысында борынгы мәчет нигезенә корып куелган «Нур» комплексы эшенә таң калып кайтулары турында да сөйләде. Ул бу эшләрне башкарган татар эшмәкәре Альберт Биктеевны аерым искәртеп узды.

«Без башка халыкны үрчетәбез»

Казахстаннан Гриф Хәйруллин чыгышы йоклап утыручыларны да уятырлык булды. Залдан алкышларның да иң күбе аңа булды кебек. Гриф әфәнде катнаш гаиләдә туган баланы татар итеп тәрбияләмәүләрен ачынып, сыкранып әйтте. Татар галиме катнаш гаиләләрнең саны чит төбәкләрдә генә түгел, Татарстан һәм Башкортстанда да күп дип саный.

— Катнаш гаиләлдә туган балага татарча тәрбия бирелми. Нигә аны татар дип язмыйлар? Кем татар булып тәрбияләргә тыя? Беркем дә тыймый.

Безне халкыбызның саны борчый. XX гасырда күпме халык безнең халкыбызны куып та җитте, узып та китте. Ә без һаман 5-6 млн тирәсендә тапталабыз. Нигә шул сәбәпне үзебездән тапмыйбыз? Без халыкны үрчетәбез, үстерәбез. Әгәр берәр халыктан зуррак шәхес чыкса, шуның татар каннарын эзлибез дә, «монда татар каны ага дип» мактанабыз. Бу мактанырлыкмыни? Ул бит башка халыкның баласы. Әле без рус арасында да 500 татар фамилиясе бар дип, ничә ел мактанып йөрдек… Бу мактанырлык күренеш түгел. Шул 500 кеше үзенең нәселен, ыруын ярлылатып, башка халыкка күчкән, аның нәселләре руслашкан, дигән сүз. Ул бит милләтен ташлап киткән. Нигә аның белән мактанырга тиеш икән без? Башка халыктан килеп кергән 500 татар фамилиясен күрсәтегез. Менә мин шунда мактанырмын, — диде ул.

Исәпкә алучы килә икән — планшетка язганын фотога төшер!

Россия Федерациясенең атказанган юристы, «SERGIS» адвокатлар коллегиясе партнеры Гөлнара Сергеева әйтүенчә, җанисәптә исәпкә алучы керткән мәгълүматны фотога төшереп алу хәерлерәк.

— Исәпкә алучыдан яздырган очракта, планшетка кертелгән мәгълүматны фотога төшерсәгез, әйбәт. Бәхәсле очракта, аны дәлил буларак кулланып булыр, — диде Сергеева.

Ул 2020 елда юридик оешманың Бөтендөнья татар конгрессы белән килешү төзегәнен искәртте.

— Быелгы халык санын алу кампаниясенә әзерлек барышында проблемалар булмады диярлек, шул ук вакытта, Россиянең төрле өлкәләрендә эшләүче партнерларыбыз белән берлектә, илдә татарларның хокукларын бозу очракларын өйрәнеп барабыз. Халык санын алуның электрон рәвештә узу мөмкинлегенә аерым игътибар итүегезне сорар идем, чөнки ул иң объектив, уңайлы, ышанычлы юл. Гаиләгездә булган яшь буын — балалар, оныкларыгыз бу эштә ярдәм итә ала. Бер кеше бөтен гаиләне яздыра ала, — дип аңлатты Гөлнара Сергеева.

«Владивостокта әле дә мәчет юк»

Приморье краеның Уссурийск шәһәре имам-хатыйбы Айдар хәзрәт Гарифуллин Ерак Көнчыгышка ислам динен татарлар алып килүен әйтте.

— Байкал, Чита, Амур, Хабаровск, Приморье, Сахалин, Магадан һәм Камчаткада мөселманнарның килеп чыгуы татарларның бу җирләргә күчеп утыруы белән бәйле. Башка төбәкләрдәге кебек татарлар Ерак Көнчыгышта да тарихыбызны танытуда, аны саклау һәм үстерүдә әйдәп баручы милләт булган. Ул бүген дә шулай, — диде.

Айдар хәзрәт Гарифуллин әйтүенчә, киләчәктә дә барлык милли оешмалар, мәхәлләләр килешеп, милләт һәм динебезне саклау һәм үстерү өчен берләшеп эшләргә тиеш.

— Ерак Көнчыгышның башкаласы, халык саны буенча иң зур шәһәр булып саналган Владивостокта әле дә мәчет юк. Ләкин мәчет төзү турында сүзләр бик күптәннән бара. Әлеге мәсьәләне хәл итәргә омтылабыз. Уссурийскта мәчет төзелгән, ләкин 10 ел буенча рәсми рәвештә теркәлергә рөхсәт ителми, — диде.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин фикеренчә, татар балаларына дин, тарих, татар телен, гореф-гадәтләрен өйрәтерлек һәм үз аңын ныгытырлык уку йортлары булса, халкыбызның киләчәге өметле.

— Бергәләшеп күп каршылыкларны җиңә алабыз, максатыбыз — кемнедер үзебездән аеру түгел, ә кушу, берләштерү. Берләшү — эчке үзгәрешләргә, уңышларга ирешүдер. Ассимиляциягә һәм демографик фаҗигагә каршы тору ысулы — мәгариф һәм мәгърифәт булуда.

Һәр халыкның иң кыйммәтле байлыгы — ватаны һәм хөррияте. Тарихның каһарман уллары татар милләте арасыннан чыккан. Мисал өчен, Рейхстагка беренче булып байрак кадаган татар солдаты Гази Заһитовның туган төбәге Мишкә районында 20 августта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ярдәме белән һәйкәл ачылды, — дип искә алды. Альфред Дәүләтшин татар халкына мөрәҗәгать итеп, гамәлдә һәм фикердә бердәм булырга чакырды.

«Мишәрләргә, типтәрләргә бүленеп йөрергә тиеш түгелбез!»

Җырчы Фирдүс Тямаев халык санын алу алдыннан бердәмлек кирәклеген әйтте.

— Без мишәрләргә, типтәрләргә бүленеп йөрергә тиеш түгел, бу дөрес түгел, үзебез дә кайвакыт шаярып алабыз, тик без татар булып калабыз. Тиздән халык санын алу чарасы, бу — зур көрәш, милләтебезнең сынавы. Халык санын алуда без татарлар алдынгы сафта булырга тиеш, — диде.

Тямаев милләтне саклап калуда өч багананы атады. «Без халыкка һәрвакыт сөйлибез: ике алтын багана бар — тел һәм дин, өченчесен дә өстәр идем — ул милли мәдәният. Бүген татар телен мәдәният саклап кала», — диде.

Ул концертлар белән илнең кайсы төбәгенә барса да, тамашачы җылы кабул итүен билгеләп узды.

— Өлкән буын, яшьләр дә бар. Без сәхнәгә чыккач, тамашачы белән татарча аралашабыз. Милли биюләр, уен коралларын күрсәтәбез, татар халык җырларын җырлыйбыз. Проблемалар күп, беренче чиратта, тел проблемасы, шулай да яшьләр безнең җырларны җырлавы зур куаныч. Татарча белмәгән яшьләр дә, безнең концертларга килгәч, татарча җырлый башлый, — дип сөйләде. 

Нәтиҗә ясап әйтсәк, җанисәп алдыннан бер ду кубып эшләргә кирәклеген иң битараф кеше дә аңларлык булды төсле. Әнә бит, Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев та Татарстан һәм Башкортстан татарларына зур өмет баглап, аларны «умыртка баганасы» дип атады. Кызым, сиңа әйтәм, киленем, сиң тыңла дигән кебек, башка төбәкләрдәге татарларга да кем икәнлекләрен һич истән чыгарасы түгел!

Милләт җыены видеоязмасы

Милләт җыеныннан фотолар