Альберт Шакиров: «Нәсел – интим тема. Кеше нәселенә тыкшыну дингә кысылу белән бер» | intertat.tatar

Альберт Шакиров: «Нәсел – интим тема. Кеше нәселенә тыкшыну дингә кысылу белән бер»

Журналист, продюсер Альберт Шакиров белән әңгәмәдә кино, театр, авыллар, татар-башкорт мөнәсәбәтләре, челтәрле бизнес һәм әдәбият турында сөйләштек.

Альберт Шакиров — журналист, документалист. Белеме буенча сәясәт өлкәсе белгече. Россия һәм Татарстанда гомер итүче татарлар тарихы һәм яшәеше турындагы «Юлчы» телепроекты авторы (ТНВ), «Сәмрух» иҗат берләшмәсе продюсеры.

— Альберт Шакировны яшь драматург дисәк ярыймы инде — әсәрең куелып ята?

— Юк инде. Зур исем ул! Пьесаңның икенчесе, өченчесе куелгач, яшь драматург дип язып куярга ярыйдыр. Пенсиягә чыккач, үзеңне пенсионер дип әйтергә була, ә пьеса язуга ук драматург түгел — монда ул принцип эшләми. Мине журналист дисәк, дөресрәктер. Шул өлкә буенча укыган профессиональ журналист булмасам да, эшчәнлегемнең күп өлеше шунда киткәч, журналист дип санарга була торгандыр. Үземне күпмедер дәрәҗәдә документалист буларак күрәсем килә, ләкин әлегә ул дәрәҗәгә менеп җитәрлек эшләр күренми.

— Нигә?

— Документаль фильм төшерү өчен ярыйсы ук хезмәт, хезмәтеннән дә бигрәк финанслары кирәк. Шул ягы тоткарлабрак тора. Бик вакыт булып җитмәү дә… Ә эшләрлек материал күп. «Юлчы» га төшергәндә бер өлешен күрсәтеп тә, запаста дип калган әйберләр күп. Аларны җыеп, хәйран эчтәлекле фильмнар эшләргә була. Нәкъ менә документаль фильмнар дип әйтүем.

— Сез шөгыльләнгән журналистика күңел соравымы, әллә тамак туйдыру чарасымы?

—  Хәзер күңел соравы дип әйтсәң була. Махсус шушы якка барам дип кереп киткән әйбер түгел, ничектер шулай килеп чыкты. Мин политология буенча укыган кеше. Студент вакытта үземне сәясәт өлкәсендә күрә идем. Ләкин аспирантурада укыганда фикерләр үзгәрде. Сәясәт тирәсен күргәч, бик күңелгә ятышлы әйбер булмавын аңладым. Ул телевидениедә «Кара-каршы» тапшыруын алып барган чор иде, ахыр чиктә шул як басты. Акча дип, тамак туйдыру дип киткән әйбер түгел, нәкъ менә күңел соравы булды. Хәзер инде төрлечә — журналистика өлкәсенең табыш китергән чаклары булгалый, башка өлкәнең табыш китергән чагы була — берсенә генә ябышып ята торган чор түгел. Бер нәрсәне дә шул гына тамакны туйдыра, шуңа гына йөрим, дип әйтә алмыйм.

— Үз эшчәнлегебездә нәрсә беләндер тамак туйдыру өчен шөгыльләнәбез, нәрсәдер хобби һәм без нәрсә беләндер «милләт өчен» дә шөгыльләнергә тиешбездер, мөгаен. Нәрсәне милләт өчен эшлисең?

— Милләт өчен эшлим дигәне — «Юлчы» тапшыруы һәм ютубка чыгып барган кыска-кыска сюжетлар — төрле өлкәләрдә яздырган җыр-көйләр. «Юлчы юлдашлары» дигән әңгәмәләр дә була — алары авылларда яшәп ятучы күңеллерәк шәхесләр.

— Ягъни, болары табыш китермиме?

— Юк. Бу — милләт өчен. Ягъни, бу — шундый кешеләрне мәңгеләштерү, авылларның кыяфәтен тарихка кертеп калдыру. «Юлчы»ны без ТНВга тапшыра торган проект итеп кенә түгел, киңрәк күрәбез, ераккарак барырга, үзенчәлеклерәк материал җыеп калырга тырышабыз. Милләт өчен дигәне шулдыр инде аның.

— Милләт моны аңлыймы?

—  Аңлый. Аңлаучылар күп. Язып торалар. Һәрхәлдә 3000 кеше «Юлчы»ны көтеп алып карый дип әйтә алам — монысын инстаграм аша күрәм. Әлбәттә, йөзәрләгән мең язылучы түгел, безнең ул кадәр аудитория юк. Ә проектның яшәве-яшәмәве инде икенче мәсьәлә, анда инде милләт белән генә капланып кала торган түгел. Анысының инде бүтән сәбәпләре дә бар — финанс сәбәпләре.

— Гомуми эшчәнлегеңнең хобби өлеше кайда? Нәрсәне үзең яратканга башкарасың?

— Барысын да үзем өчен дип яратып эшлим. «Юлчы» тапшыруын, акчасы шуның кадәр генә булгач, шуның кадәр генә эшлибез дигән фикер юк. Пьеса язып карау һәм аның кереп китә башлавы шулай ук үсеш өчен. Әле анда өйрәнәсе әйбер бик күп. Үзебезнең «Сәмрух» иҗат төркеме бар, музейлар өлкәсендә эшлибез. Музейларның эчтәлеген төзү, сценарийларын булдыру бер яктан табыш китерергән эш кебек, икенче яктан аны да яратып эшлибез.

— Бәхетле инде — яраткан эшең эшлисең, әле шуның өчен акча да түлиләр.

— Анысы шулай, кирәккә йөрим дигән әйбер юк. Бер үк вакытта төрле проектлар бара. Кайсыларын үз вакытында өлгермичә, сроклары чыгып беткән була. Аның өчен миңа бергә эшләгән кешеләрдән бик күп шелтә эләгә. Ләкин барысы да яратып эшләгән эш.

—  Ә акча өчен яратмаган эш эшләгән чакларың булдымы?

— Акча өчен генә — юк. Хәзер бигрәк тә. Бу яктан бәхетле кеше дигән белән килешәм: әти-әнинең тәрбиясе — университетны укып бетергәнче миңа кая да булса барып эшкә урнашу, гомумән, тыелган иде. «Сезне укытып чыгару, югары белем бирү һәм өйләндерү — безнең бурыч», диделәр. Энем белән икебезне дә укыттылар. «Шул бурычны үтәгәнчегә кадәр риза булып шыпырт кына йөреп торыгыз», диделәр. Алып кайтып дипломыңны күрсәт — аннары теләсә нишлә, югары белемең бар — эшлә, рәхим ит!

—  Кесә акчасын да бер дә авырсынмыйча биреп тора алдылармы?

—  Кесә акчасы дигәне анысы үзе дә керә башлады. Чөнки ул вакытта чын-чынлап тотынып эшләгән эш булмаса да… ике ел рәттән сәләтле яшьләргә бирелә торган Президент грантын алдым. 60 мең сум ул вакытта ярыйсы ук зур акча иде — өс-башны карарга ярап торды. «Сәләт» тә башта әйдәман, аннары директор булгач, елга бер килгән акчасы бар иде. Кафеларга йөрерлек булмаса да, барырга-кайтырга җитә торган акча.

—  Әти-әниләреңнең болай итүе дөрес идеме? Кайбер гаиләләрдә акчаның ничек табылганын белеп үссен — бозылмасын дип эшләтәләр.

—  Кешесенә карый торгандыр инде, мин әти-әни юлын дөрес дип саныйм. Койрыкны сыртка салып, әти-әни муенына менеп атланырга җыенучылар да булырга мөмкин. Ләкин алар ул бурычны үтәгәч, үз көнеңне үзең күрәсең дип башка салынган иде. Беркайчан да безне бала итеп сөйләшмәделәр, гаиләдә хәл ителә торган мәсьәләләрдә катнашып үстек: ахыргы нәтиҗәдә йогынтысы да булмаса да, безнең фикерне сорап куялар иде. Шулай итеп үзебезне олы кеше итеп тоярга мөмкинлек бирделәр.

— Хәзер инде син тулысынча ирекле кешеме — әти-әниең тормышыңа кысылмыймы?

— Юк, кысылмыйлар. Аларның укыган вакытта да, бетергәч тә: «Шундарак бар, мондарак бар», дип әйткәне булмады. Энекәшкә бераз эләкте — ул кинематография буенча китергә уйлаган иде. «Башта төпле белем ал, аннан соң үзең кара», диделәр. «КАИда укып инженер булсаң, безнең күңел тыныч булып тора, алга таба кай якка да бара аласың», диделәр. Кино төшерергә укыдың ди, кая барасың инде — бик аморфный өлкә диюем. Әлегә энекәш тә басылыбрак тора. Укып бетерде, өйләнде, үз белгечлеге белән авиация заводында эшли.

«Президент 5 миллион сум бирсә, үрнәк документаль фильм төшереп күрсәтер идем»

— Син әти-әниеңне куркытмыйча гына әкрен генә кино юнәлешенә барып маташасың алайса?

— Шулайрак килеп чыкты. Минем гуманитар өлкә булгач, юллары күбрәк. Студент чагында телевидениедә йөргәч, шунда әйләнеп кайттым. Алла Тәгаләнең бер йөртүедер инде.

— Кино дигәннән. «Яу» тарихи комедиясен төшергән идегез. Аның язмышы ничегрәк?

— Ул әзер, монтажланган. Бүгенге көндә директоры Рәис Шәйхетдинов аны урнаштыру мәшәкатьләрен кайгыртып йөри.

—  Фильм белән акча эшләү күздә тотыламы?

— Чыгарган акчаның бер өлешен булса да кайтарып булмасмы икән, ди.

— Прокаткамы?

— Юк, чөнки без килешә алмадык. Фильмны авторлык хокуклары белән «Татаркино»га бирәсең икән, башта ниндидер сумма түләнә дә, прокатта җыелганның күпмедер проценты гына бирелә. Алай гына кире кайтарып була торган әйбер түгел. Хәзер аны берәр телеканалга сату турында сүз бара.

— Ә син әле аннан ниндидер керем көтәсеңме? Әллә инде синең белән исәп-хисап булганмы?

— Миңа да, съемкада катнашкан кешеләрнең барысына да түләнелгән, берсенең дә нәүмизләнеп калганын белмим. Проблема чыгымнарны кайтаруда гына.

— Син нәтиҗәдән канәгатьме?

— Хәзер юк. Язган вакытта, эшләгәндә бик күңелле иде. Хәзер карыйм да, гадиләштерү хисабына сюжетын көчәйтергә була иде дигән урыннары хәйран.

— Бу тәҗрибә җитмәүдән булганмы?

— Мин бит инде сценарий яздым һәм төшерү процессын оештыруда катнаштым, администратор кебегрәк йөрдем. Төшерү процессы костюмнар, декорацияләр, бутафория, локацияләр ягыннан да катлаулы иде. Шуңа озаграк төшерелде. Нинди йөрәкләр белән алынганбыздыр — анысына әле дә аптырыйм. Ләкин шул вакытта ул шартларда безнең тәҗрибә белән шуннан да яхшырак эшли алмаганбыздыр дип уйлыйм. Хәзер мөмкинлекләр дә, белгечләр дә күбрәк, җиңелрәк һәм башкачарак булыр иде кебек.

— Быел Казан кинофестивалендә күренмәдең. Башкаларны карарга теләгең юкмы, вакытыңмы?

— Вакыт юк. Кызыксынуга килгәндә, мин үземне документаль фильм өлкәсендә күрәм. Ул юнәлешне үстерергә кирәк дип саныйм. Бездә Татарстан һәм татар тарихы турында төшерелгән документаль фильмнар юк. Элек Казан кинохроникасы эшләгән «По Волги широкой» кебек киножурналларны карап утыру күңелле.

—  Президент документаль фильм төшерергә кирәк кадәр акчаны бирәм дисә, күпме сорар идең?

—  5 миллион сум сорар идем дә, нәфис фильм өлеше дә булган бер үрнәк фильм төшерер идем. Мари илендә Бәрәңге районында яшәгән татарлар турында бер көчле сюжет бар. Бик дини авыл. Утызынчы елларга кадәр бер исерек тә күренмәгән. Утызынчы елдагы беренче исерек тарихка кереп калган — ул кеше авыл урамына килеп кергәч, чаң сукканнар. Аны, бөтен авыл җыелып хөкем итеп, бер әбигә кышка җитәрлек утын әзерләргә кушканнар. Шундый авыл!

— Гафу, бу сумма постпродакшнны кертепме?

—  Әйе. Барысы да керә.

— Нәфис фильм өлеше дә булгач, күп сорамадың. Әле бит сораганның яртысын гына бирүләре дә мөмкин — анысын искә алмагансыңдыр әле.

— Яртысын бирсәләр, яртысын гына эшлибез инде. Беренче сериясен төшерәбез.

— Сюжеты серме?

— Юк. XVIII–XIX гасырларда Казанда Карл Фукс язмаларында, Галиәскар Камал әсәрләрендә хатын-кызга мөнәсәбәт бик яхшы күренә: зур бәйрәмнәрдә читтә торган, театрга бару ярамаган — Казан кадәр Казанда хатын-кызларга караш шундыйрак булган вакытта, каядыр урман эчендә утырган Мазарбаш авылында Сәйдә Мәмәтованың үз фабрикасы була. Бу тол калып иреннән калган фабриканы алып бару түгел, үзе тоткан. Шәмсия исемлесе авыл җирлеген тотып торган хатын-кыз. Авылда дәүләт эшләрен алып барырга куелган староста була, дини ягын имам алып бара, шул вакытта әле халык сайлап куйган җыен башлыгы була. Авыл халкы ничәмә еллар буе җыен башлыгы итеп Шәмсияне сайлап куя. Ул җир бүлү кебек эшләрне гадел рәвештә көйләп бара торган хатын-кыз була. Ул заманда болар башка сыя торган әйбер түгел. Параллель дөнья шикелле.

—  Хатын-кызның көчле булуы ирләрнең көчсезрәк булуыннан киләме?

— Ул тигез хокук булудан килә. Җенесенә, нәселенә, кесәсенә карамыйча, дин кушканча, гаделлеккә басым ясау! Ике кеше кычкырышып торганда Шәмсия узып китсә, теге кешеләр тынычланып үз юллары белән киткән. Аның авторитеты бик зур булган…

5 миллион сум булса… Ул кирәк әйбер! Безнең тарихны бөтенләй башка яктан ача торган әйбер.

«Зуррак, күңеллерәк, тук урында яшәгән кеше ваемсызрак була»

— Татар авыллары дигәннән… бу тема бик борчый башладымы соң… өч театрда бетеп барган авыллар темасына спектакльләр бара, кинофестивальдә бетеп барган авыл турында Татарстанда төшерелгән ике документаль фильм күрсәтелде. Авылларда күп йөргән кеше буларак аңлат әле — бу трагедияме? Мин генә аңламыйммы аның трагедиясен?

— Мин дә трагедия күрмим. Бу табигый әйбер. Ул алтмышынчы елларда да актив барган процесс. Оптимизация, эреләндерү дип берсен берсенә кушкан авыллар бар. Халык та ул кадәр трагедия күрми торгандыр — һәрхәлдә йортларын өстерәтеп башка авылга китерү хатирәләре сакланган. Ни өчен иҗатчыларның шуңа кереп китүенә килгәндә, яңарак тема. Кешенең характерын, фәлсәфәсен күрсәтү өчен уңай шартлар. Бетеп барган авылда кеше үзен ничегрәк тота, нәрсә уйлый һәм ул дөнья ничек яши дигән кызыксыну бар. Мин шулай дип чамалыйм.

Икенче яктан, конкрет бер авылның бетә баруы авыр инде. Йорт тора, бикләнмәгән, капкасы ачык, ләкин аннан керергә кыенсындыра: хуҗасы чыгар шикелле, җаны калган кебек. Ә ул буш. Тормышның тукталып калганы күренә — авырлыгы шунда. Өч-дүрт кеше яшәгән авылларны күргән бар. Унбиш елдан бу авыл бетә икән дип уйлыйсың да, шомланып куясың.

— Өч кешелек авылда яшәгән агай белән мең кешелектә яшәгән агай төрлечә уйлыймы? Аларда аерма бармы?

— Бар. Бетеп барган авылдагы кеше ашыкмый, уйлары да бүтәнчә, киенүе дә башкача. Көн тәртибе дә башкачарак булырга мөмкин.

Казан татарлары белән башка төбәктә яшәгән татарларны шулай чагыштырырга була. Зуррак, күңеллерәк, тук урында яшәгән кеше ваемсызрак була, теге заман киләсен уйлап бетерми, кызганычка каршы. Казан татарлары дип Татарстанда яшәүче татарларны күздә тотып әйтәм. Татарча контент карый алган, татарча матбугатка кытлыгы булмаган кешеләр башка төбәктә яшәгән татарны бик аңлап бетерми.

— Син авылдан бит әйеме?

— Әйе. Әтнә районының Кышлау авылы.

— Син үскәндәге авыл кешесе белән хәзер тапшыру ясаганда очрашкан авыл кешесе нык аерыламы?

— Шул ук авыл: әрсезләнеп эшли һәм үз ризыгын үзе таба торган. Җиргә якын кеше тиз генә үзгәрми. Анысы әйбәт, миңа калса. Көнкүреше күпкә яхшырак, йортлар ямьлерәк, уңайлыклары күбрәк. Авыл инде шәһәрләшә бара. Менталитетында үзгәрешләр күрмим — мин балачакта күргән кешеләр өлкәнәйсә дә, шул ук булып кала. Мин белгәндә авылны тоткан буын әле алышынмады: яңа буын үсеп бетмәде, теге буын китеп бетмәде, дигәндәй. Мин алтмыш яшькә җиткәндә хәзер башкачарак дип әйтеп булыр, бәлки. 

«Шәҗәрәсе буенча татар булып та, үзен башкорт дип саный икән — ул кешене бернишләтеп тә булмый»

— Политология укыган кешедән сорыйм әле. Җанисәп көтелә бит инде, башкортлар белән дә тарткалашкалап алабыз. Син командировкаларда аралашкан халыкка бу кызыкмы?

—  Мин кайда сәясәт һәм кайда халыкның яшәеше булуын аерып карарга күнектем. Бу балта белән чапкан кебек яхшы ук аерылып тора. Башкортстанга без бер генә бармадык, андагы татар авыллары буенча унлап тапшыру эшләнде. Дөрес, бу ягында булдык…

—  Ә теге ягы? Шикләндердеме әллә?

— Анда барып җитүе читенрәк шул. Без татар тарихлы бу якларында йөрдек. Сүз әйткән кеше булмады. «Кертмибез», дигән кеше булмады. Кеше төсле сөйләшә белсәң, кертәләр. Без кайтып тапшырулар чыгаргач та йодрык янаучы кеше шулай ук булмады. Бардык, үзебезнекен сөйләдек, тарихын барладык, беркемне дә маңгайга маңгай бәрештермәдек.

Әйтик, интервью яздырабыз — өлкән яшьтәге өч агай басып тора. XVIII гасырга кадәр барысының да шәҗәрәсе бар. «Абыйлар, халык санын алу вакыты җитә. Кем булып языласыз?» дип сорыйм. Икесе — татар, берсе башкорт, ди. «Ни өчен?» «Метрикә буенча карыйм, „башкирцы“ дип язылган, бабай: „Без башкортлар“, дип әйтте», ди. Тапшыруга шулай керде. Мин аңа «Документта милләт түгел, катлам күрсәтелгән», димәдем. 30 яшьлек Альберт Шакиров әтисе яшендәге кешегә ничек каршы дәшеп торсын?! Аның өчен кем булырга кирәк! Ә татар авылларына килеп: «Сез шәҗәрәгез буенча башкорт», дип сөйләүнең сәяси гамәл икәне күренеп тора. Гади халыкка ул кирәк түгел. Авылларда башкорт ягы бар, типтәр ягы бар, мишәр ягы, Казан очы дип аталган урыннары да бар. Кемнең каян икәнен белгәннәр, ләкин бер халык булып укмашып яшәгәннәр, әле дә шулай яшиләр. ДНКсы буенча, шәҗәрәсе буенча татар булып та, үзен башкорт дип саный икән — ул кешене бернишләтеп тә булмый, кирәкми дә! Бу — кешенең нәселенә тыкшыну дигән сүз. Бу нечкә һәм интим тема, дингә кысылу белән бер. Дин темасында күпләрнең йоннары үрә тора, ә бит нәсел аннан да якынрак тема.

— Синең прогноз ничек? Кимиячәкбезме?

—  Юктыр. Бу халык санын алуда ул кадәр кимер дип уйламыйм. Киметеп булган кадәрен сәяси инструментлар белән моңа кадәр булган халык санын алуларда күчереп бетергәннәрдер кебек тоела миңа. Шул дәрәҗәгә барып җитә: бер гаиләдә өч бертуган — берсе башкорт, берсе татар.

Бераз кимер инде ул, бик актив кыланучылар бар бит, башларына сугып торсалар да. Ләкин ул бәхәснең беркайчан да бетәчәге булмаячак. Тарих төрле якка боргалау өчен шулкадәр җайлы фән. Ләкин шул ук вакытта шулкадәр инерцияле, аңа ябышкан уйлап чыгарылган әйберләр хәзер булмаса, бер 50 елдан үзеннән-үзе төшеп кала. Чөнки алар, русча әйткәндә, чужеродный әйберләр. Ябыштырып куйган келәймәләр төшеп калганда, бәлки инде ул кешеләр исән булмас, бәлкем, без дә исән булмабыз, теге дөньядан булса да, сөйләгән сүзем хак булып калды дип, мыек астыннан елмаеп утырачакмын инде. Шуңа күрә мин башкортны татарга, татарны башкортка алыштыручыларга бер дә кул куймыйм.

Ә башкортның алфавитын Закир Аюханов дигән татар кешесе эшләп биргән. Ульян татары ул. Нәрсә дисәң дә, бу тарихтан сызып ташлый торган әйбер түгел. Без егерменче-утызынчы елларда милләтләр урнашып килгән вакытта — яңа дәүләттә дип әйтик инде — СССРда — ТАССР, БАССРда — татар кешесе башкорт алфавитын булдырган, методикасын эшләгән, бөтен булган белемен шунда кулланган, татар белән башкорт бер-берсенең телен, мәдәниятен саклап торган. Ә 100 ел эчендә ни үзгәргән? Нигә вазгыять шушы дәрәҗәгә барып җитте — мин аңлый алмыйм. Шартлар да яхшырак, мөмкинлекләр дә күбрәк кебек. Ә ул вакытта безнең бабаларыбыз ни дәрәҗәдә акыллырак булган!

— Ә хәзер…

— Хәзер комсызрак. Акылны комсызлык томалый. Кыска вакытлы популярлык, аудитория җыеп калу, үзеңне күрсәтергә тырышып нәрсәдер әйтеп салу шикелле әйберләр күп очрый, кызганычка каршы. Мәңгелекнең бәясен әле генә бәяләп бетереп була торган түгел. Бүген кычкыра торган бер көнлек әйберләрне эшләү күпкә җиңелрәк. Бәясе дә өч тиен.

«Инстаграмдагы сәхифәмә сугымнан соң эчәге чистартканны керттем»

Популярлык дигәннән, баягы авыл темасын дәвам итеп сорыйм, хәзер авыл блогерлары популяр. Синең гап-гади телефон белән төшерүче конкурентларың күп дип әйтергә телим. Аларга мөнәсәбәтең?

—  Конкурент дип әйтә алмыйм. Блогер ул блогер инде: алар да контент ясый. Алар бит авыл тарихы белән генә эшләми, көнкүрешен күрсәтә. Кемдер сыер савып күрсәтә, кемдер ашарга пешереп күрсәтә, дигәндәй… кемдер әбисен сөйләштерә, кемдер печән керткәнен төшерә. Мин монда проблема күрмим. Күп вакытта без алар төшергән материалга барып җитә алмыйбыз. Алар ваклап күрсәтә, ә без гомумиләштерәбез. Без авылны шәрехләргә ярдәм итә торган өлешләрен ярты көндә төшереп китәбез, алар шунда яши…

— Сезгә кызыкмы ул көнкүреш? Ни өчен кешенең печән кертүе кызык булырга мөмкин? Нинди замана бу?

— Үзе күрмәгәч яки сагындыргач, карый инде… Мин беркөнне инстаграмдагы сәхифәмә сугымнан соң эчәге чистартканны керттем. Миңа аның кадәр халыкның язганы юк иде! Әлегәчә язалар.

—  Эчәгене әле дә чистарталармыни?

— Шулай сорыйлар.

— Ә нигә чистартасыз аны?

— Ул бит ризык. Без аны ашыйбыз…

— Просмотр да җыйдың инде алайса бер уңайдан…

— Просмотр дип, мин аның өчен куймадым. Сугым процессы тарихка кереп калсын әле дип куйдым. Без анда башны өтәдек. «Бездә туныйлар, нишләп өтисез?» дип яздылар. Кырып, юып, өтәп ул бик матур баш була, шул ук көнне пешереп ашадык. Кемдер шул чакларны сагынып яза: «Әби пешерә иде», ди… Бер кыз: «Әлегәчә сыерның эчке дөньясын күргән юк иде», дип язган. Шәһәр балалары: «Башны ашап буламыни?» дип сорый. Мәсәлән, аның башыннан 7 кило ит чыга.

— Инстаграмда җитдирәк темаларың да бар. Андыйларга игътибар күпме? Әллә халык, чыннан да, эчәкне генә карыймы?

— Әйе, аларының кайтавазы күбрәк. Аудитория шундыйдыр инде — эчәкне белгән кешеләр язды. Бүләк өләшеп, лотерея уйнатып җыйган аудитория түгел. Минем сәхифәдә очраклы кешеләр юк, кая килгәнен белеп килгән кешеләр. Җитдирәк тема булса да, уен-көлке белән языла икән, андый төртмәле әйберләрне дә яраталар. Сетевойлар буенча, мәсәлән…

— Челтәрле бизнесны язып, күпме дошман җыйдың инде?

— Дошман дип… «Журналюга, үзенә подписчик җыярга омтыла», дип читтән генә әйтеп уздылар, турыдан-туры конфронтациягә керергә теләүче табылмады. Аларның шулай итәкләреннән тартып тормасаң, һавага менә башладылар.

— «Йолдыз»ларыбызмы?

— Йолдызлар. Сетевойның төп вәкилләре диимме… кеше дәшмәгәч, үзләрен пәйгамбәр дип саныйлармы соң инде?! Лилия Муллагалиева: «Безне тәнкыйтьләргә беркемнең дә хакы юк», дип язып куйган. Ничек инде хакы юк?! Бүтән дөньяда яшиме соң алар? Аптырыйм андый кешегә.

«Челтәрле бизнестагылар коронавирусны „дәвалый“ башлады…»

— Ә челтәрле бизнес темасы сине нәрсәгә борчый башлады?

—  Мин аны ул кадәр дип белми идем, финанс пирамидалары ябыла башлагач, игътибар иттем. Мин бер пирамиданы икенчесенә алыштыра-алыштыра йөргән бер ханымны беләм — Эльвира Тәбризовна диләр аны. Аның төрле пирамида сходкаларында сөйләгән сүзләрен җыеп куйдым: «Мин хәзер фәләнендә, мин хәзер төгәнендә» — гел бер сүз, ләкин компанияләре төрле. Шунда комментарийларга сетевиклар килеп керде: «Сетевой белән „пирамида“ ны чагыштырырга ярамый, без продукция сатабыз», диләр. Болар нишли икән дип кызыксына башладым. Анда керсәм, коронавирус турында сөйләп утыралар: «Менә моны эчеп коронавирустан дәваланып була. Вакцина ясатканчы һәм ясаткач эчә торган әйберләр менә болар». Ләйлә Дәүләтова бөтенләй — нанобальзам белән дүртенче стадиядәге онкологияне «дәвалап» ята. Утыртып куйган бер хатынны: «Килен чирли, хәзер кан басымы нормальләште», дип сөйли. Химиотерапиянең файдасы булганмы, башка нәрсәме — Ходай белә. Шул хатын Арчадан килеп 8 мең сум торган шул нанобальзамны алган бит инде. Кеше, бальзамга ышанып, врач язган даруны эчми башлый.

— Шул дәрәҗәгә җиттемени инде бу челтәрле бизнес?

— Өйрәнә башлагач, мин дә сезнең кебек шундый кыяфәттә утырдым. Ярар, онкология күптән билгеле чир, каядыр, нәрсәдер ясыйлардыр, диик, коронавируска бит әле ике ел да юк. «Башка бернәрсә дә кирәкми, бардым, өсләрендә торып шуны эчерттем, икенче көнне температуралары төште», диләр. Берсе шул тузга язмаган нәрсәне баласының борынына салып ята. Әйтә башлыйсың икән, ошатмыйлар.

ТНВда шул турыда тапшыру булды. Анда белгечләр килеп сөйләп торды андый әйберләрнең мәгънәсе юк дип. Коронавирус вакытында кеше БАДка ышанып ике-өч көн вакытын югалтса да, үпкә ялкынсынуы өч-дүрт көн эчендә соңгы чигенә җитергә, кешенең гомере өзелергә мөмкин. Ә болар әллә аңлап бетерми, әллә шулкадәр нык ышаналар шул продуктка. «Вакцинадан соң моны эчергә кирәк түгел инде, чөнки ул организмны чистарта, вакцинаны да юып чыгарырга мөмкин», дип сөйлиләр. Бу бит инде ахмаклык. Кеше организмын катлаулы система итеп түгел, юдырып була торган савыт итеп күрәләр. Бу бит кеше гомере белән уйнау. Аңлаучы кеше күп инде моны, ләкин бит тегеләр туктамый.

Узган ел Җинаять кодексына яңа мәддәләр кертелде. Бөтен халыкка куркыныч яный торган очракларда ялган мәгълүмат тарату очраклары булса, алар өчен җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр. Бу «Введение в заблуждение» дип атала. Мин кайбер аккаунтларны күрсәтеп прокуратурага язган идем.

— Димәк, тема сине генә борчый булып чыга.

— Ничек ачуың килмәсен инде?! Алар инде җырчы да булгач, концерт куялар да продукция саталар. Җайлы бит: аудиториягә чыгу юлы бар. Аудиторияләре 80 мең кеше, 110 мең кеше… Ким дигәндә 30-70 мең кеше. Болар 2-3 мең кешесе булган Альберт шушы тема белән хайповать итеп кеше җыймакчы була дип уйлый. Нәрсәгә ул миңа? Нишлим мин ул кешеләр белән? Атна саен телевизордан сөйләп торам: аудиториям бар.

— Актив кешеләр күбрәк булса, журналистлар активрак чыгыш ясаса, дөньяны төзәтә аламы? Син бит инде моны чын күңелдән дөньяны төзәтү өчен эшлисең.

— Төзәтә ала дип саныйм. Бер яктан мин башларына сугып торам, икенче яктан тагын берәрсе кушылса. Прокуратурага өметләнгән идем. Чөнки артык зурга китте, игътибар итмичә хәлләре юк иде кебек. Хәзерге көндә законы юк икән, димәк, аны булдырырга кирәк — без ул депутатларны нәрсәгә сайлыйбыз?! Эшләсеннәр!

— Мин сетевикларны ябыктыру һәм косметика белән генә шөгыльләнә дип белә идем.

— Косметиканы сатсыннар шунда. Хәзер ябыктыру темасы читтәрәк торып тора. Хәзер беренче урында — иммунитет. Бөтенесе шуңа ябышты. Дару булмагач, аларга сертификация каралмаган. Ниндидер примитив сертификатлары бар инде аларның — эшчәнлек өчен аларга ул җитә. Ул БАДлар аптекада сатылмый, популярлыклары белән кеше җыеп челтәр ясыйлар да саталар.

Иң куркынычы — Әлмәттәге бер хастаханә аптекасында эшләүче бер хатын «челтәрле бизнес» тагы Фазлыевларда туры эфирда сөйләп утыра. Гормональ препарат урынына БАД биргән дә: «Врач дәвасына кадәр без сине дәвалауны башладык», ди. Бу бит чирле кешеләрнең оясында утыра дигән сүз, аның кеше эзләп йөрисе дә юк, чирле кеше үзе килә.

—  Зур көрәшкә кергәнсең икән.

— Зур дип инде…

—  Зур акчалар…

— Акчаларында минем эшем юк, теләсә нишләсеннәр шунда.

—  Бизнесларын җимерәсең.

—  Җимерелмәгәе тагын! Килсәләр, өйдә мылтык бар.

— Мылтык дигәннән, аучы бит әле син, әйеме?

— Әйе. Вакыт кына тәтеми.

—  Нәрсә атасың?

—  Кош. Ауга чыгу чыктым да, унбиш үрдәк, егерме каз алып кайттым дигән сүз түгел. Ун көнлек ау сезонына ике-өч каз булырга мөмкин.

— Ит алу өчен генә йөрмисең бит инде, нәрсәгә йөрисең? Ниндидер рухи ләззәт киләме?

— Юк инде, ит өчен генә түгел. Гәрчә аның ите бик тәмле, микроэлементларга бай бәрәкәтле ит инде ул. Ул йорт казы ите генә түгел, тәме дә, пешерү тәртипләре дә икенче. Аның кызыгы атканчыга кадәр — баруы, эзләп табуы. Каз-үрдәк тавышы чыгарып чакырып китерүе кызык инде: ана үрдәк булып кычкырып ата үрдәкне чакырып китерәсең. Урынын таптың, китердең һәм атып тидердең — шунда бөтен мәгънәсе. Ә зуррак хайванга чыкканда, караңгы төшә башласа, чыкмаса ярар иде, атмасак ярар иде дип йөрисең. Аны эшкәртү аерым бер мәшәкать. Әтинең кукурузлар үскәннән бирле басуны әйләнеп кайтмаган көне юк. Ау сезоны башланганчы ул инде кайсы көтүнең кая барганын якынча белеп тора. Бер көн ау булырга мөмкин, ләкин бөтен процессы ике-өч айга сузыла. Кызыгы шунда.

— Димәк, аучы кешене ниндидер сетевиклар гына куркыта алмый. Берсеннән дә курыкмыйсың?

— Андый әйбер була алмый.

—  Кемнән яки нәрсәдән булса да куркасыңмы?

—  Вакытыннан алда бу тормыштан китермен дип кенә куркам. Бәреп үтерерләр дип түгел, эшләнмәгән эшләрем күп калыр дип. Күбрәк эшләргә, күбрәк селкенергә кирәк дип уйлыйм. Төрле якны да алып барырга тырышасың инде.

— Бөтенләй башламаган, ләкин эшлисең килгән эшләр? Вакытка гына бәйле булган.

—  Тагын бер пьесаны язып бетерәсе бар да, документаль фильмны эшлисе килә.

«Спектакль чыккач, монда „типкәләнүне“ көтәм»

—  Димәк, мин күралмаган ау темасыннан соң мин яраткан театр темасына кайттык.

— Камал театры Бернард Шоуның «Пигмалион» ы нигезендә пьеса язып карарга тәкъдим итте. Шуны язып күрсәтәсе бар. Мазарбашы авылы хатыннары темасын да пьеса итеп эшләп карыйсы килә. Икенче яктан аны күрсәтеп бетерергә пьеса мөмкинлеге җитәрме икән дигән борчу да бар. Аңа әле вакыт җитми.

— Пьеса язуның кагыйдәләрен өйрәндеңме, әллә тоемлап кына язасыңмы? Бәлки, төрле иҗат лабораторияләре узгансыңдыр.

— Схемаларын белмим. Җыентыктан Туфан Миңнуллин пьесаларын карап чыктым, пьеса язу кануннары турында Николай Коляда лекцияләрен тыңладым — азмы-күпме үзлектән җыйган шул мәгълүмат белән генә тотынган идем. Тоемлау буенча дисәм, дөресрәк буладыр. Пьеса язып карыйсы килде. Язу бер нәрсә, иң кызыгы куела башлагач икән аның. Профессионал кулы кагылып, кискәли, үзгәртә башлагач кына пьеса барлыкка килә. Туфан Миңнуллинныкы ул пьеса. Ә мин эшләгәне янында режиссеры булмаса пьеса булып оеша алмас иде.

— Эчтәлеген сорамыйм. Төп темасы?

— Нәсел темасы. Кешенең үз нәселенә кайтуы.

— Җанисәп алдыннан актуаль тема икән.

— Актуаль дип язылмады инде, шулай килеп чыкты.

— Актуаль спектакльнең Башкортстан гастрольләренә бармавы гына кызганыч. Югыйсә, чыгып өлгерә бит.

— Әле бит ул чыккач монда «типкәләнергә» тиеш. Мин шуны көтәм. Тәнкыйтьне тыңлаганнан соң, барырга мөмкин.

— Тәнкыйтьләрләр дисеңме? Юктыр дим. Тәнкыйтьчеләр бөтенләй тәнкыйтьләми. Тәнкыйтьләгән журналистны яратмыйлар. Ә сиңа кем бәясе әһәмиятле?

—  Гомумән, кайтаваз булу әһәмиятле.

— Репетицияләрдә булмадыңмы?

—  Юк. Вакытын да туры китерә алмыйм, икенчедән, шомарып беткәнче кайбер артистлар уңайсызлана. Аларга образ тудырырга кирәк, ул бик интим иҗади процесс. Шуңа халәтне аңлап басым ясамыйм, гәрчә күрәсем килә. Миңа аны иләү, формалаштыру процессы кызык.

«Бүрегем күпмедер дәрәҗәдә тарихка ишарә һәм Батуллалар юнәлешен дәвам итеп булмасмы икән дигән уй»

— Альберт, синең колактагы алкаң, үзенчәлекле мыегың һәм бүрекнең тарихы бармы?

—  Бу тарихи, гореф-гадәт һәм образ ягын берләштерү. Мондый мыек ХХ гасыр башындагы татар сәүдәгәре образыннан килә. Бүреге дә шуннан. Бүреге татарда булган инде ул, ләкин нәкъ шушы форма ХХ гасыр башыннан килә. Мин аны татар бүреге дим. Бу күпмедер дәрәҗәдә тарихка ишарә һәм Батуллалар юнәлешен дәвам итеп булмасмы икән дигән уй.

—  Бүрек белән булса да…

— Миллилек компоненты дип әйтик инде. Ә алка студент вакыттан килә. Салынмавының сәбәбе — көмештән булуы. Заказ белән эшләтелгән: бизәге Болгардагы Кече манара бизәгеннән алынган. Бер яктан тарихи элемент, икенче яктан яман күзләрдән, явыз көчләрдән саклаучы материал буларак көмеш һәрвакыт үзем белән. Яман күзләрдән саклау өчен, аучылык белән дә мавыккач, машинада догалар белән бергә пычак та бар. Мариларда бар ул әйбер: яңа туган баланы бишектән алганда җен ояламасын өчен урынына пычак куеп калдыралар. Өшкерүчеләр дә куллана. Болар исламга кадәр килгән әйберләр.

— Көмешләреңне сала күрмә, сакласын — челтәрле бизнесны да ачып сала башлагач…

—  Әйе, сетевойларны сөйли башлагач, каргаучылар күбәйгәндер. Әлегә сөртенмичә генә йөреп торам әле.

—  Сезнең иҗат берләшмәсенең музейлар ясавын беләм…

—  «Музей казанской иконы» дигәне ачылды — «под ключ» без эшләдек.

— Күршеләр дине буенча нинди ачыш ясадың үзеңә?

—  Анда дини якка басым ясала димәс идем. Тәреләргә (икона тәре дип тәрҗемә ителә диделәр) сәнгать әсәре буларак караш барлыкка килде.

—  Казанга нинди музей җитми? Бер карасаң күп тә инде алар…

—  Музейлар хәйран ачылды. Ләкин ачылганнарын да яңарта башларга вакыттыр. Казан Кирмәне эчендә төпле бер музей — зур глобаль тарихта төркиләрнең йогынтысын күрсәткән музей җитми. Казан кирмәне аша татарларның Евразиядәге тарихын күрсәтә торган фәлсәфи музей дияр идем.

— Китаплар укыйсыңдыр. Ниләр укыйсың?

— Күбесенчә тарих китаплары, авыл тарихлары. Соңгы алган китабым — Карл Фуксның зур җыентыгы.

— Ә әдәби китап?

— Аларга вакыт калмый. Нурихан Фәттахның «Сызгыра торган уклар» ын укый башлаган идем. Тукталып калдым, вакыт тими.

— Ә бүгенге татар әдәбияты?

—  Барып җитә алганым юк. Теләгем дә юк.

—  Аллаһы Тәгалә сиңа атнаның сигезенче көнен бүләк итеп бирсә, бүгенге татар китабын укымас идеңмени?

—  Юк. Әле укылып бетмәгән тарихи китаплар күбрәк. Мин аларны укудан күбрәк мәгънә күрәм.

— Газета-журналлар, сайтлар?

—  «Интертат» ны укыйм. Ошаган тема килеп чыкса… «Матбугат.ру» га керәм. Укыйсы килгән әйберләрдән — «Гасырлар авазы», «Безнең мирас» тезелеп тора. Аларга язылырга кирәк әле. «Казан утлары» на да…

— Үзеңнең китап язу теләгең юкмы? Проза?

— Юк. Бу мин тотынасы өлкә түгел. Жанрларны да чамаламыйм. Мин аларны колачлап бетерә алмам.

— Язучылар белән таныштыр бит инде?

— Таныш инде.

— Ә нәрсә язганнарын белмисеңме?

— Юк. Сез язган аша әллә кайчаннан ниндидер романнарын тапшыра алмаганнарын беләм мин аларның. Ркаил Зәйдулла тапшырдымы аны, юкмы?

—  Юк.

— Юкмыни әле? Ркаилләр язмаган романга мин тотына алмам инде. Прозаның кануннары катгыйрак бит. Аларның тәнкыйтенә эләгә башласаң, язасың да килмәс.

— Ә шигырьләр?

— Гөлүсә Батталова шигырьләрен укыйм. Якташ булганга гына түгел. Алай шигырь язучы кеше юк дип уйлыйм. Премия алган кешеләргә караганда күпкә әйбәтрәк яза. Минем шигырьләрдә әдәби кануннар килеп бетмәсә дә, фикер белән алдырам, шуның белән үтә. Ә Гөлүсәнең лирика белән дә алдыра торган чын шигырьләр. Гөлүсә кебекләр тагын булса, Язучылар берлеге, минемчә, бик бәхетле булырга тиеш. 

—  Пенсиягә чыгып, пенсия акчасы килеп тора башлагач, үз җаеңа гына нәрсә белән шөгыльләнер идең?

— Пенсиягә чыккач табигатькә якынаер идем. Атналар буена авылда йөрер идем.

— Помидор үстерәсең… Кәҗә асрыйсың…

— Кәҗә хайван түгел, диләр бездә. Яшелчәгә исем китми, курыкмыйча телефонны сүндереп куеп гөмбә җыяр идем. Ул вакытка кадәр акча туплап булса, иркенләп документаль фильмнар төшерер идем. Пенсиягә барып җитсәк…