Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Атналык күзәтү: биюче Алинәнең соңгы минутлары, Ямаширмә бәхәсе, өнне алган янгыннар

«Интертат»ка атналык күзәтү: иң шәп, иң кайнар, иң укылышлы язмалар.

news_top_970_100
Атналык күзәтү: биюче Алинәнең соңгы минутлары, Ямаширмә бәхәсе, өнне алган янгыннар

«Әни, үләбез!» — дип кычкыруына уянып киттем»

28 июль көнне җырчы Ринат Рәхмәтуллинның төркемендә эшләүче биюче кыз Алинә Идрисова юл һәлакәтендә вафат булган. Алинә нибары 29 яшендә, әнисен япа-ялгыз калдырып, якты дөнья белән хушлашкан. «Интертат» журналисты Гөлназ Хәбибуллина мәрхүмәнең якыннары һәм хезмәттәшләре белән аралашты.

Алинәнең гомере Лаеш районы Имәнкискә авылы тирәсендә өзелгән. Аны руль артында йоклап киткән, ә саклый торган каешы эләктерелмәгән булган дип фаразлыйлар.

— Алинә рульдә иде. Мин аның янәшәсендә утырып кайттым. Казанда BlaBlaCar аша Урыссуга һәм Әлмәткә кайтучы өч кыз алдык. Болай да тизлек ярата иде. Йоклагач, кеше газ педаленә үзеннән-үзе баса икән ул. Алинәнең: «Әни, үләбез!» — дип ачынып кычкыруына йокымнан айнып киттем. Шул ике секунд эчендә борылыштагы юл билгесенә барып бәрелдек. Алинә машинадан 15 метр ераклыкка чыгып очкан. Ә машина 110 метр басу буйлап тәгәрәп барган. 

Кызымның муены сынган иде… Муен сынгач, кеше шунда ук үлә икән ул. Башка бер генә сыдырылган җире дә юк. Җирләгәндә күз алдымда курчак кебек ятты.

Пассажир кызларның икесенә бернәрсә дә булмады. Берсе шулай ук саклык каешын эләктермәгән булган, аның аягы сынган. Минем күземә кан сауды, кулым сынды, бөтен тәнем күгәреп беткән. Тән сызлаулары бернәрсә түгел икән ул, ә менә җан яраларын нәрсә белән дәваларга? Йөрәккә ут капмый, диләр. Капса, йөрәгем әллә кайчан көеп, көлгә әйләнгән булыр иде инде. Ул кечкенә йөрәгем ничекләр түзәдер бу хәсрәтләргә...

Мин кызымны берүзем интегеп үстердем. Алинә – бердәнбер балам иде. Әбисе янына фатир алу сөенече белән уртаклашырга барасы урынга, аның аяк очына, чәчәкләргә күмелеп барып ятты. Ичмасам, баласы да калмады, — дип үзәкләрне өзәрлек итеп сөйләде әнисе Флера апа.

«Комбайн астына этеп җибәрде»

Биектау районы Ямаширмә авылы басуында «Ватан» агрофирмасы директоры Зөфәр Лотфуллин белән шәхси фермер Рифат Галиев арасында конфликт чыккан. Бәхәс вакытында директор Зөфәр Лотфуллин фермер Рифат Галиевны комбайн астына этеп җибәргән һәм аздан гына фаҗига булмый калган дип тә әйттеләр. «Интертат» журналисты Гөлназ Хәбибуллина моның дөресме-юкмы икәнен, сәбәпләрен ачыкларга тырышты.

Директор сүзләренчә, «Ватан» агрофирмасы бу җирләргә инде күп еллар арпа чәчеп килгән. Ә быел июнь башында чәчүлек җирен Рифат Галиев арендага алган. «Урып алганнан соң, мин бу җирләрне аңа бирәсе идем. Арендаторлары белән сөйләшенгән. Чәчәсе бик килгәч, бу минем җирләр дип, кәгазен баштарак, чәчүгә хәтле үк кулыма тоттырсын иде. «Аһа, икмәге үссен әле, аннары әйтермен», — дип, шыпырт кына качып ятмыйлар. Рифатны комбайн астына этеп кертү түгел, хәтта машинамнан да чыкмадым», — диде Зөфәр Лотфуллин. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рәхимҗан Кәримов та директор ягына басты.

Фермер Рифат Галиев исә комбайн астына этеп кертү фактын раслады, әмма комментарий бирүдән баш тартты. Төпченә торгач, ике арадагы бәхәс беренче карашка күренгәнчә үк гади түгел дигән нәтиҗә ясадык. Кыскасы, Ямаширмәдәге хәлләргә нокта куймыйбыз.

Мәктәп укучыларына - унар мең сум

2 августта Россиядә мәктәп укучыларына унар мең сум түли башладылар. Бу ата-аналар һәм балалар уку елына ашыкмыйча әзерләнсен өчен эшләнелде.

Хөкүмәт карары нигезендә, түләүләр 16 августка билгеләнгән иде, әмма техник яктан 2 августка Министрлар Кабинеты 17 миллион балага түләүләрне күчерергә әзер булды.

Төркиядә кем ут төрткән?

Июльнең икенче яртысыннан бирле Төркиядә урманнар яна. Янгыннар турында «Интертат»ка Төркиядә яшәп иҗат итүче татар журналисты Айзирәк Гәрәева-Акчура, яңа гына ялдан кайткан эстрада артисты Рифат Зарипов, «Ирек мәйданы»ның баш мөхәррире Раиф Усманов сөйләделәр.

— Беренче көннәрдән үк янгынның берьюлы әллә ничә урында башлануы сәбәпле, Анталья җитәкчелеге бу хәлнең саботаж булуы мөмкин икәнен әйтте. Моннан тыш, урманнар аша узган электр чыбыкларыннан чыккан ут чаткылары – янгыннарның бер сәбәбе. Хәзер янгын сүндерү белән бергә тикшерүләр дә бара. Төрле фикерләр әйтелә. Киеренкелек бар, чөнки урманнар белән бергә җаннар яна. «Янгын терроры» дигән куркыныч бер сүзтезмә телгә керде, — диде Айзирәк Гәрәева-Акчура.

Төрек массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, Төркиядә тыелган Курдистанның Эшчеләр партиясе белән бәйле булган һәм террорлык дип танылган «Ут балалары» оешмасы илдәге янгыннарны үз өстенә алган.

Путин исә янгын сүндерүдә Төркиягә Россиядән ярдәм булачагын белдергән. Әлегә туризм буенча федераль агентлык Антальядә ял иткән туристларга отельдән чыгып йөрмәскә киңәш итә.

Төркиядәге хәлләрне журналист Рифат Каюмов өйрәнде.

Студентларга – вакцинация!

Татарстандагы югары уку йортлары хезмәткәрләргә һәм студентларга мәҗбүри вакцина ясату турында бер-бер артлы боерыклар чыгара.

1 сентябрьдән башлап КФУ биналарына һәм уку корпусларына вакцинация турында QR-кодлы сертификат яки прививка ясатуга медицина каршылыклары булу турында табиб белешмәсе, соңгы алты ай эчендә ковид белән авыру турында белешмә, яисә КФУга килгәнче 72 сәгать элек ясатылган тискәре ПЦР-тест нәтиҗәләре буенча гына кертәчәкләр.

Университет тулай торакларына кертү режимы да үзгәрәчәк. Коронавируска каршы прививка ясаткан студентлар гына анда яши ала.

Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе дә әлеге арбага утырды: вуз хезмәткәрләре һәм студентлары 16 сентябрьгә кадәр вакцина ясатырга тиеш.

Мондый боерыкларны менә-менә имзалыйм дип торган башка югары уку йортлары да бар.

Мөслимдә 400 түк печән көлгә әйләнгән

Мөслим районы Тугаш авылында яшәүче Диләрә һәм Илнур Шиһаповларның кышлыкка әзерләнгән 400 түк печәне янып беткән. Тырышып-тырмашып 100 баш мөгезле эре терлек асраучы гаилә бу. Фаҗига 27 июльдә кичке җиделәр тирәсендә булган. Тикшерүчеләр складның махсус төртеп яндырылу ихтималын кире какмый. 

«Без фермерлык белән ике ел шөгыльләнәбез инде. Аңа кадәр авылда кибетебез бар иде. Иремнең әтисе вафат булгач, ферма безнең карамакка калды. Инде кышлыкка җитәрлек печән әзерләнде дип сөенеп йөргәндә, шушы янгын килеп чыкты. Складка электр уты кермәгән. Кояш төшә торган бер генә тишек тә юк.

Янгын үзеннән-үзе чыга алмыйдыр бит. Тикшерүчеләр моның төп сәбәбен ут төртеп яндыру дип бара. Үзебез дә шулай дип уйлыйбыз. Күпме хезмәтебез әрәм булды. Малларыбыз нәрсә ашар дип кайгырабыз. Шундый авыр вакытыбызда районнан килеп хәлебезне дә белмәделәр. Аз гына булса да ярдәм итә алмаслармы дип уйлаган идек», — дип сөйләде Диләрә Шиһапова. 

Бөтен яшьләр шәһәргә качкан заманда, шулай җиргә якынаеп, үз хәләл көче белән көн күргән Шиһаповларны ишетерләр дип өметләнәбез. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100