Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төркиядә янгын котыра: «Анда хәлләр куркыныч, дөнья беткән кебек»

Июльнең икенче яртысыннан бирле Төркиянең Анталья тирәсендәге курортларда урманнар яна. Янгыннар турында «Интертат»ка Төркиядә яшәп иҗат итүче татар журналисты Айзирәк Гәрәева-Акчура, яңа гына ялдан кайткан эстрада артисты Рифат Зарипов, хәзер Төркиядә ял итүче, «Ирек мәйданы»ның баш мөхәррире Раиф Усманов сөйләделәр.

news_top_970_100
Төркиядә янгын котыра: «Анда хәлләр куркыныч, дөнья беткән кебек»
Анадолу агентлыгы фотолары

«Диңгезгә, бассейнга көл утырды»

Татарстанның атказанган артисты Рифат Зарипов Төркиянең Манавгат шәһәреннән кайткан.

— Без Сиде, Манавгат шәһәрләрендә булдык, өч көн элек кайттык (искәрмә — сөйләшү 2 августта булды). Барганда бар да әйбәт, тәртип иде. Кайтырга ике көн кала иртәнге сәгать унбердә янгын күтәрелде. Кап-кара төтен чыккач, без башта берәр ягулык заправкасы янамы әллә дип уйлаган идек. Чүплек яна башлап, янгын урманга күчкән, диделәр. Җил үзгәреп, ут кире шәһәргә борылган.

Анда самолетлар, вертолетлар су ташый башлады. Аннары бөтен дөньяны кара төтен томалады. Айлы төн шикелле, кояш кып-кызыл булып кына күренә иде. Бөтен җиргә: диңгезгә, бассейнга көл утырды. Без киткәнче җыеп бетерә алмадылар. Кичке якка таба һава бераз ачылды, ләкин без торган җирдә һаман янгынны җиңеп бетерә алмыйлар, ди бит әле.

Янгын бездән бер-ике километр ераклыкта гына иде. Шомлы булды. Иртәгә кайтып китәчәгебезне белү генә эчкә җылылык бирде. Социаль челтәрләрдә Мармарис якларыннан видеолар таралды бит. Аларныкы бигрәк куркыныч, — диде Рифат Зарипов.

«Төркиядә хәл куркыныч, дөнья беткән кебек»

Казанда яшәүче Анастасия Чернова «Татар-информ» агентлыгына янгыннар вакытында Төркиядән кайтуы турында сөйләде. Ул Мармаристан ерак түгел курортта — Ичмелерда ял иткән. Урманнарда янгын чыккан көнне ул гаиләсе белән Казанга кайтырга әзерләнгән булган.

— Ул көнне без бүлмәләрне тапшырдык, аэропортка кадәр автобус көтәргә тиеш идек. Көндез кунакханәнең ачык мәйданчыгында ял иткәндә урманнан төтен күрдек. Бераздан ут тарала башлады. Бу вакытта кунакханә хезмәткәрләре ял итүчеләргә күбрәк су китерделәр һәм булган хәлләр турында сөйләделәр.

Урман ягына йөк машиналары һәм тракторлар тартыла башлагач, бераз дулкынлану булды. Юл ябык икәнен шунда ук аңладык.

Ничек кенә сәер тоелмасын, ял итүчеләр арасында паника булмады. Җәй көне Төркиядә еш кына янгыннар чыга, вертолетлар даими рәвештә вәзгыятьне һавадан контрольдә тота. Шул ук урман участогы бер ай элек янган булган, әмма ул вакытта янгын таралырга өлгермәгән.

Тиздән кунакханәгә туристларны аэропортка илтергә тиешле автобуслар килде. Ял итүчеләр Мармарисның үзәгенә барып, дүрт суднога күчеп утырырга тиеш иде.

Һава бик эссе иде, хәтта диңгездә җил дә исмәде. Яр буенда безне ике автобус көтеп тора иде. Машина йөртүчеләр безне аэропортка тыныч кына китерде. Аэропортка ял итүчеләрнең барысы да вакытында барып җитә алмаган. Самолет салоны тулы түгел иде. Төнгә таба соңга калганнарны Антальяга алып китә алганнар. Иртә белән аларны Россиягә озатканнар.

Ял итеп калган туристларны башка кунакханәләргә урнаштырдылар. Кешеләр диңгезгә якынрак килергә тырыша, чөнки анда төтен азрак. Янгыннар әлегә кадәр дәвам итә. Хәл, әлбәттә, куркыныч, дөнья беткән кебек, — дип уртаклашты Анастасия Чернова.

«Самолетлар диңгез өстенә төшеп су җыя да менеп китә»

Хәзерге вакытта 23 июльдән бирле Анталья шәһәреннән ерак түгел урында «Ирек мәйданы» газетасының баш мөхәррире Раиф Усманов ял итә. «Интертат» аның белән дә элемтәгә керде.

— Безнең кунакханә Анталья шәһәреннән ерак түгел. Янгыннар турында «Беренче канал»дан гына белдек. Антальяда урманнар яна дип куркыталар, ләкин мин аларны үзем күрмәдем. Монда төтен исе дә сизелмәде. Шул хәбәрне белеп берничә көн узганнан соң гына еракта төтен болытлары күренде, тик аларның исе безгә килеп җитмәде. Бүген исә кара болытлар таралып беткән.

Безнең тирәдә самолетлар, вертолетлар берничә көн буе бик күп очты. Алар диңгезгә төшеп су җыя да менеп китә. Шулай күп тапкырлар күзәтергә туры килде. Яр буенда ял итүчеләр борчылып та куя иде. Диңгез өстенә төшкән беренче самолетны күргәч, кешеләр куркып та калгандыр. Нәкъ һәлакәткә очраган очкыч сыман төшәләр дә, бер минуттан менеп китәләр.

Туры килгәндә җәй көне без Төркиядә булабыз. Мондый эсселекне күргән юк иде әле. Урамдагы электрон таблолар хәтта 47 градусны күрсәтә. Ял итәргә килгәч, качып ятып булмый инде. Көндезге сәгать бердән өчкә кадәр яр буенда кеше юк диярлек. Төшке аштан соң ял итүчеләр бүлмәләренә кереп китәләр, — дип сөйләде Раиф Усманов.

«Кунакханәләрдән эвакуация вакытында мөрәҗәгатьләр булмады» 

Татарстанның туристлык агентлыклары ассоциациясе президенты Рамил Мифтахов татарстанлылар Төркиягә барудан баш тартырга ашыкмыйлар дип сөйләде. Аның сүзләренчә, хәзер урман янгыннары буенча вәзгыять контрольдә тотыла. Иң катлаулы шартлар Мармариста кала бирә. Ут курорт зоналарына һәм хәтта кунакханәләргә барып җиткән.

«Әгәр дә вәзгыять критик хәлдә булса, туроператорлар ял итүчегә альтернатив вариантлар тәкъдим итә. Аларны башка кунакханәгә һәм хәтта шәһәргә дә күчерә алалар», — дип уртаклашты «Татар-информ» агентлыгы белән Рамил Мифтахов.

Билетларны алдан ук сатып алган татарстанлыларга килгәндә, алар туроператорларга һәм авиакомпанияләргә мөрәҗәгать итә ала. Билетларны кире кайтару яки суммасын яңадан исәпләү компания шартлары буенча эшләнәчәк.

«Барыргамы, юкмы икәнен кеше үзе хәл итә. Билетларның акчасын кире кайтарып була торган һәм булмый торган тарифлар бар. Моның өчен бернинди махсус шартлар юк», — дип аңлатты ассоциация башлыгы.

Мифтахов шулай ук ярдәм сорап килүчеләр булмавын әйтте. Кунакханәләрдән эвакуация вакытында да мөрәҗәгатьләр булмаган — проблемалар урында хәл ителгән.

«Бу хәлнең саботаж булуы мөмкин»

Төркиядә яшәп иҗат итүче татар журналисты һәм язучысы Айзирәк Гәрәева-Акчура Төркиядә янгыннар алтынчы көн (искәрмә — сөйләшү 2 августта булды) бара дип хәбәр итте.

— Бер көнне бер җирдә, икенче көнне башка урында башланды. Хәбәрләргә караганда, өч шәһәр чикләрендә янгын дәвам итә. Антальянең янәшәсендәге Спартада бүген ут чыкты. Вакыт-вакыт янгын көчәеп китә. Янгыннарга якын урманнар эчендәге авыллар халыктан бушатыла.

Без үзебез янгыннар чыккан туристик территорияләрдән 600 километр чамасы ераклыкта, Төркия үзәгендә яшибез. Шуңа күрә бездә төтен сизелми. Курку, борчылу бар. Көннәр бик эссе, температура +36,+40 градус. Танышлар арасында янгын чыккан җирләрдә өйләре, бөтен әйберләре янып беткән туганнары, кардәшләренә кием-салымнар алып китүчеләр дә бар.

Беркөн Искешәһәрдән ерак түгел урманлыкта да ут төртергә тырышкан кешеләрне тотканнар дигән сүз таралды. Дөресме, юкмы, белмим. Әйтик, дроннар ярдәмендә ут төрткәннәр дигән хәбәр бар иде. Хәтта социаль челтәрләрдә видеолары таралды. Әмма аннары бу хәбәрнең ялган, видеоларның Төркиягә катнашы юклыгы ачыкланды.

Шул ук вакытта Анталья җитәкчелеге беренче көннәрдән үк, янгынның берьюлы әллә ничә урында башлануы сәбәпле, бу хәлнең саботаж булуы мөмкин дигәнне әйтте. Моннан тыш, урманнар аша узган электр чыбыкларыннан чыккан ут чаткылары янгыннарның бер сәбәбе буларак сөйләнелде. Хәзер ут сүндерү белән бергә тикшерүләр дә бара. Төрле фикерләр әйтелә.

Киеренкелек бар, чөнки урманнар белән бергә җаннар яна. «Янгын терроры» дигән куркыныч бер сүзтезмә телгә керде.

Хәзер урманнарда төннәрен кизүләр тора, учак ягарга ярамый. Искешәһәрдә урманнарга керү 30 августка кадәр тыелды. Пикник аланнарында утыру гына рөхсәт ителә.

Янгыннарга коры һава һәм җил нык «ярдәм итә». Шул сәбәпле сүндерелгән урыннарда да кабат ут чыга. Таулы урыннарда булганга күрә янгын машиналарын кертү дә авыр, бары тик югарыдан самолет-вертолетлар сүндерә ала.

Янгыннарда зыян күргәннәрнең кредит бурычларын түләүләре күчерелде. Дәүләт тарафыннан ярдәм өчен 500 миллион сум акча каралды, — дип уртаклашты Айзирәк Гәрәева-Акчура.

Террорлык оешмасы үз өстенә алган...

«Российская газета» төрек басмаларына сылтама белән Анталья мэры Мөхеттин Бёджек якшәмбе көнне ярдәм турында ялварып чыгыш ясаганын яза.

«Янгыннарны сүндерергә ярдәм итегез. Без урман яна торган текә тау битләренә барып җитә алмыйбыз! Антальяны коткарыгыз, Манавгатны коткарыгыз!» — дип аның сүзләрен «SonDaka» порталы китерә.

Мэр сүзләренчә, Манавгат районында соңгы көннәрдә 2,3 мең корылма янган. Якшәмбе көнне Антальяда яшәүче россиялеләр социаль челтәрләрдә Чамьюв, Кемерда яңа янгын учаклары турында мәгълүмат белән уртаклашкан. Бодрум курортында да вәзгыять шулай ук куркыныч хәлдә, дип яза «Российская газета».

Төрек массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, Төркиядә тыелган Курдистанның Эшчеләр партиясе белән бәйле булган һәм террорлык дип танылган «Ут балалары» оешмасы илдәге янгыннарны үз өстенә алган. Террорчылар социаль челтәрләрдә янгын белән бәйле мөрәҗәгать урнаштырган.

«Yeni Safak» газетасы,Төркиядә тыелган оешмага сылтама белән янгыннарга террорчылар гаепле, дип яза. Имеш, алар «Төркия режимы башка телне аңламый, шуңа күрә алар аны «ут белән тезләндерергә» карар кылган дип яза. «Daily Sabah» газетасы «Ут балалары» оешмасының котырган янгыннарга катнашы барлыгын турыдан-туры белдерми, әмма «тарафдарларын гамәлләргә чакыра» дип ассызыклый.

Россия Президенты Владимир Путин төрек коллегасы Рәҗәп Эрдоган белән Төркиядәге янгыннар турында телефоннан сөйләшкәннәр. Бу турыда Мәскәү Кремленә сылтама белән «Российская газета» яза. Путин янгын сүндерүдә Төркиягә Россиядән ярдәм булачагын белдергән.

Төркиядә урман янгыннары булу сәбәпле, туризм буенча федераль агентлык Антальядә ял иткән туристларга отельдән чыгып йөрмәскә киңәш итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100