Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Комбайн астына этеп җибәрде»: Биектауда фермер белән хуҗалык рәисе җир бүлешкән

Биектау районы Ямаширмә авылы басуында «Ватан» агрофирмасы директоры Зөфәр Лотфуллин белән шәхси фермер Рифат Галиев арасындагы конфликт аздан гына кеше фаҗигасенә китермичә калганмы? «Интертат» шуны ачыкларга тырышты.

news_top_970_100
«Комбайн астына этеп җибәрде»: Биектауда фермер белән хуҗалык рәисе җир бүлешкән

«МэшИптәш» телеграм каналы 18 июль көнне Биектау районының «Ватан» агрофирмасы генераль директоры Зөфәр Лотфуллин белән фермер Рифат Галиев арасында аздан гына кеше фаҗигасе белән тәмамланмаган низаг турында язды.

«Рифат Галиев 2015 елдан бирле Ямаширмә авыл җирләрен арендалап, арпа үстерә. Ул инде берничә ел «Ватан» агрофермасы белән 200 гектар чәчүлек җирләре өчен көрәш алып бара. 18 июль көнне фермерга басуындагы уңышны чит комбайн уруы турында хәбәр итәләр. Моны ишетүгә, Рифат Галиев үзенең биләмәләре янына йөгерә.

Чыннан да, бу вакытта басуда хуҗалыкның директоры Зөфәр Лотфуллин һәм агроном Рәмис Габдрәхимов комбайнчыга күрсәтмәләр биреп йөргән була. Рифат Галиев, әлеге хәлне туктатырга теләп, комбайн каршына чыгып баса. Зөфәр Лотфуллинга бу ошамый. Тавыш зурга китә һәм ул фермерны комбайн астына этеп кертә. Бәхеткә, комбайнчы ургычны тиз генә сүндерергә өлгерә. Бүген Галиев исән-сау. Бу тарихны полиция тикшерә», — дип хәбәр итә телеграм канал. 

Кеше тормышын куркыныч астына куярлык гауга чыннан да булганмы? Әлеге хәлгә ачыклык кертергә теләп, «Интертат» бу ситуациянең геройларына шалтыратты. 

«Ватан»ның генераль директоры Зөфәр Лотфуллинның биографиясенә күз салсак, аның агрофирма белән 2013 елдан бирле җитәкчелек итүен күрәбез. Интернет киңлекләрендә иң беренче булып аның турындагы «Зөфәр Лотфуллин. Хезмәт сөючәнлек һәм патриотизм үрнәге» дигән язма күзгә ташлана. Анда Зөфәр Равил улының «Ватан»ның генераль директоры вазыйфасында хуҗалыкны оператив рәвештә районның алдынгы предприятиеләре рәтенә кертүен, эшчеләр һәм авыл хезмәтчәннәренең хөрмәтен яулавын язалар. Узган ел фермерга район башлыгының «Биектау районы үсешенә керткән өлеше өчен» медале дә тапшырылган. 

«Мин андый кеше түгел»

Үрнәк җитәкче 18 июль көнне артык кызып киткәнме? Чыннан да, көндәшен комбайн астына этеп кертмәкче булганмы? Бу хакта аңлатма бирүен сорап, Зөфәр Лотфуллинның үзенә шалтыраттык.

«Кайберәүләрнең бернәрсә дә эшләмичә, эшкәртмичә, чәчмичә генә уңыш җыеп аласылары килде. Җирне үзләренә теркиләр дә, уңыш аларныкына әйләнә. Мин чыгам кырга, миңа беркем берни әйтми. Чәчәм, үстерәм, ашламасын кертәм, суга башлыйм һәм миңа җирнең дә, уңышның да аларныкы булуы турында хәбәр итәләр», — дип башлады сүзен Лотфуллин.

Директор сүзләренчә, «Ватан» агрофирмасы бу җирләргә инде күп еллар арпа чәчеп килгән. Ә быел июнь башында чәчүлек җирен Рифат Галиев арендага алган булып чыга.

«Урып алганнан соң, мин бу җирләрне аңа бирәсе идем. Арендаторлары белән сөйләшенгән. 

Безнең чәчү 10 майда тәмамланды. Ә ул чәчүлекне арендага июньдә алган. Кәгазен күрсәттерегез сез аңа. Чәчәсе бик килгәч, бу минем җирләр дип, кәгазен кулыма тоттырсын иде. «Аһа, икмәге үссен әле, аннары әйтермен», — дип, шыпырт кына качып ятмыйлар. Хәер, урлашып, талашып яшәргә өйрәнгән кешедән нәрсә көтәсең», — ди ул. 

Директор сөйләвенчә, ул Рифатны комбайн астына этеп кертү түгел, хәтта машинасыннан да чыкмаган. 

«Бернинди андый хәл булмады. Рифат ул көнне килде дә комбайннарга каршы басты. «Басуга кермисез», — диде. Ә мин машинадан да чыкмадым, өйгә кайтып киттем. Комбайннар да аз гына эшкәрттеләр дә, бүген начар икән дип кайтып киттеләр. Чөнки ул көнне юеш иде, иген сугарлык булмады.

Рифат сөйләгәннәр дөрес түгел. Әгәр мин аны комбайн астына салган булсам, аның берәр җире җәрәхәтләнгән булырга тиеш, шулаймы? Мин аның кем икәнен бик яхшы беләм бит. Уңышны үзе җыеп алу өчен эшләнгән эш кенә бу. Кешегә үзен аклап күрсәтү өчен, бер дә юкка гайбәт таратты. Ә мин андый кеше түгел, көчле кеше. Гайбәт ише әйберләр белән үземне түбәнсетеп йөрмим.

Безнең хуҗалыгыбыз зур, алдынгы. Айныкын айга хезмәт хакын түләп барабыз. Бөтен әйбер яхшы, хезмәткәрләр канәгать безнең», — дип сөйләде ул. 

Зөфәр Лотфуллин Рифат Галиевны судка бирергә җыена. «Чәчкән җирне алай калдырып булмый бит инде», — ди.

 «Ул мине комбайн астына этеп җибәрде»

Без шалтыратканда Рифат Галиев басуда иген суктыра иде. Дөрес, шул бүлешә торган басудамы, башкасындамы, анысын әйтеп тормады. Фермер безнең белән, гомумән, сөйләшергә теләмәде. Лотфуллинның үзен этеп җибәрүен генә раслады. 

«Әйе, ул мине этеп җибәрде. Комбайн эшләп тора иде. Туктагыз әле, нигә сорашасыз сез миннән? Проблема юк бит инде анда. Полициядән миңа «отказ» килде, беркем дә гаепле түгел дип, эшне ябып куйдылар. 

Мин сезне белмим. Очрашасыгыз килсә, килегез. Барысын да сөйләрмен. Мин басуда, хәзер һәр минутым кадерле. Борчымагыз мине», — дип әйтүдән узмады безнең сөйләшү. 

«Галиевны яклап бер сүз дә әйтмәс идем»

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рәхимҗан Кәримовны эзләп мәшәкатьләнәсе дә булмады. Ул безнең телефонны үзе җыйды. Ямаширмә авылы басуларында булган хәл белән кызыксынуыбыз бик тиз барып ирешкән үзенә. 

«Теге инцидент буенча, рәсми зат буларак, минем дә бер-ике сүз әйтәсем килә. Рифат Галиев күп җирләрне шулай гаделсез рәвештә үзенә алды инде. Сезгә күпертелгән мәгълүмат килеп җиткән.

Дөрес әйтәсез, мин анда түгел идем. Үз күзләрем белән бернәрсәне дә күрмәдем. Ләкин без Рифат белән Зөфәрне район башлыгы янына чакыртып, барысын уртага салып сөйләштек, «разбор» үткәрдек.

Рифат һаман Зөфәрне минем җирләрне алды дип бара бит инде. Янәсе, ул аны кемнәндер арендага алган да, хәзер Лотфуллинның чәчкән җирен тартып алмакчы була. Гадел нәрсә түгел бит инде бу. Ул чәчкән, бу җыя. Бу инде беренче тапкыр гына кабатланмый. Аның Лотфуллинның печән чәчкән җирләрен дә алганы булды. Әле, мәсәлән, ничәдер гектар җир утыра икән, шуның иң уртасына кереп, иң яхшы җирен бүлеп ала да, бу минем пай җирем, үземә теркәдем дип игълан итә. Аны бит кырыйдан да бүлеп алып була, югыйсә.

Юләргә сабышып йөрү җайлы инде ул. Шуңа мин Галиевны яклап бер сүз дә әйтмәс идем. Зөфәр — колхоз алга барсын дип тырышып йөрүче кеше. Аның анда эшләнгән төзекләндерү эшләре, төзегән складлары санап бетергесез. Көне-төне эштә ул. 

Ул җирләргә моңа кадәр дә Зөфәр чәчеп килгән. Рифат хәзер ул чәчкән икмәкне суктырып алмакчы була.

Аннан, башы булган кеше ничек эшләп торган комбайн астына кешене этеп кертсен инде? Рифат сүзеннән алып язылган нәрсә бу», — дип сөйләде безгә җитәкче. 

Ямаширмәнең полиция пункты безгә комментарий бирмәде. Бу тикшерү эшенең ябылуы турында да Рифат Галиев сүзләреннән генә белдек. 

Бик сөйләшәсе килсә дә, ул көнне икмәк суктыруда булган комбайнчының номерын да берәү дә бирергә теләмәде.

Әгәр укучылар арасында бу ситуацияне якыннанрак белүчеләр булса, редакция белән элемтәгә керегез әле. Без бу темага кире кайтырга, өстәмәләр кертергә әзер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100