Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Күпме хезмәт әрәм булды» — яшь фермерларның 400 түк печәнен ут төртеп яндырганнар

100 баш мөгезле эре терлек асраучы Шиһаповларның кышлыкка әзерләгән бөтен печәннәре янып, көлгә әйләнгән.

news_top_970_100
«Күпме хезмәт әрәм булды» — яшь фермерларның 400 түк печәнен ут төртеп яндырганнар
Диләрә Шиһапова фотолары

Мөслим районы Тугаш авылында яшәүче Диләрә һәм Илнур Шиһаповларның кышлыкка әзерләнгән 400 түк печәннәре янып беткән. 100 баш мал тотучы яшь фермерлар бүген бик нык борчылалар. Күпме көч куеп эшләгән хезмәтләре, малларның авызына керәсе ризык, кемнеңдер үчлеге аркасында янып, юкка чыккан. Тикшерүчеләр складның махсус төртеп яндырылган булу ихтималын кире какмый. 

Диләрә һәм Илнур Шиһаповлар, шәһәргә китеп яшәп караган да, ошатмыйча, кире туган якларына әйләнеп кайткан. Авылда үрнәк гаилә булып яшиләр, ике малай тәрбиялиләр. Хезмәт белән яшәргә кирәк булса да, авыл тормышын яраталар. Ә ферма аларга әтиләреннән мирас булып күчкән.

«Без фермерлык белән ике ел шөгыльләнәбез инде. Аңа кадәр авылда кибетебез бар иде. Иремнең әтисе вафат булгач, ферма безнең карамакка калды. Инде кышлыкка җитәрлек печән әзерләнде дип сөенеп йөргәндә, шушы янгын килеп чыкты», — дип сөйли Диләрә Шиһапова. 

Янгын 27 июль көнне кичке 7ләр тирәсендә кабынып китә. Аны, беренче булып, Илнурның апасы һәм көтүче булып эшләүче бабайлары күреп алган. 

«Алар башта ис сизгәннәр, аннан соң түбәдән төтен күренгән. Без ирем белән печән җыярга киткән идек. Алар шалтырату белән, шунда ук кайтып җиттек. Ләкин коры печәнне тиз генә сүндереп буламыни. Янгын сүндерү машиналары сүндергәннән соң да, өч көн пыскып утырды әле ул түкләрнең төпләре», — ди Диләрә. 

Янгын килеп чыгуның чыгу сәбәпләрен ачыклау әлегә дәвам итә. «Складка электр уты кермәгән. Кояш төшә торган бер генә тишек тә юк. Янгын үзеннән-үзе чыга алмыйдыр бит. Тикшерүчеләр моның төп сәбәбен ут төртеп яндыру дип бара. Үзебез дә шулай дип уйлыйбыз», — ди хуҗабикә. 

Диләрә Шиһапова сүзләренчә, яшь гаиләнең ачыктан-ачык көнләшүче, кара дошманнары юк. Янган складны да әтиләре исән вакытта күп еллар кулланып килгән.

«Соңгы вакытта гына бер кешеләр белән бүлешә идек. Яртысында без кышка запасларны сакладык, яртысы аларның кулланылышында булды. Ул складлар авылда колхоз булган чорда төзелгән, кабат хуҗасыз калган складлар инде», — ди Диләрә. 

Яшь фермерлар хәзер хәсрәткә баткан. Чөнки урак өсте килеп җиткән, ә монда яңа проблема — кышка җитәрлек печән хәстәрлисе бар. 

«Печән үскән саен әкренләп чабып, барысын да үзебез әзерләгән идек. 400 түкне әйбәтләп киптереп, складка кертеп куйдык. Хәзер менә барысы да бергә килеп терәлде. Урып-җыюга тотыныйкмы, печән чабыйкмы. Без тракторист тотмыйбыз. Ирем печәнне үзе чаба, пресслый. Комбайнны да үзе йөртә. Күпме хезмәтебез әрәм булды. Малларыбыз нәрсә ашар дип кайгырабыз. Шундый авыр вакытыбызда районнан килеп хәлебезне дә белмәделәр. Аз гына булса да ярдәм итә алмаслармы дип уйлаган идек», — ди Диләрә. 

Бөтен яшьләр шәһәргә качкан заманда, шулай җиргә якынаеп, үз хәләл көче белән көн күргән Шиһаповларны ишетерләр дип өметләнәбез. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100