«Әни, үләбез», - дип кычкырды» — 29 яшьлек биюче Алинә Идрисова юл фаҗигасендә вафат
28 июль көнне җырчы Ринат Рәхмәтуллинның төркемендә эшләүче биюче кыз Алинә Идрисова юл һәлакәтендә вафат булган. Алинә нибары 29 яшендә, әнисен япа-ялгыз калдырып, якты дөнья белән хушлашкан. «Интертат» мәрхүмәнең якыннары һәм хезмәттәшләре белән аралашты, бу юл фаҗигасенең сәбәпләрен ачыкларга тырышты.
Алинәнең әнисе — баянчы, җырчы, алып баручы Флера Идрисовага куркып кына шалтыраттым. Иңнәренә күтәрә алмаслык хәсрәт төшкән ана, кызының исемен ишетүгә үк, үкси-үкси елады… Аны тынычландырырлык сүзләр дә таба алмадым… Шулай да бераздан Флера апа үзендә бу хәлләрне бәйнә-бәйнә сөйләп бирерлек көч тапты.
Әнисе: «Алинәгә фатир алып, өйгә кайтып барышыбыз иде»
Флера апа, ире белән аерылгач, Алинәне ялгызы гына тәрбияләп үстергән. Карап торган таянычы, күз нуры булган ул аның.
Мин үзем баянда уйныйм, җырлыйм. Әтисе дә гармунчы иде. Нәселдән күчә бит ул талант. Алинә дә кечкенәдән сәнгатьне яратып, музыкага тартылып үсте. Азнакайда музыка мәктәбен тәмамлады, җитди итеп бию белән шөгыльләнде. Биш яшеннән төрле район һәм республикакүләм бәйгеләрдә, «Йолдызлык» фестивальләрендә урыннар яулап йөргән бала ул.
Мәктәпне тәмамлагач, КФУның филология факультетында укыды. Читтән торып Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлады. Гел белем алырга, үзенең һөнәрләрен арттырырга омтылып яшәде. Быел юристлык белгечлеге буенча укырга керергә уйлаган иде. Шундый омтылучан, сәләтле балама күзләр дә тидеме икән әллә дим…
Укыган вакытта да төрле җырчыларның төркемендә биеп йөрде. Соңгы вакытта Ринат Рәхмәтуллин төркемендә иде. Эшен чын күңеленнән яратып, бирелеп эшләде. Сәнгать өлкәсендә дуслары бик күп иде, — ди Флера апа.
Казанда төпләнеп яшәү — Алинәнең иң зур хыялы булган. Азнакайга кайтып, яшәп алгач та, барыбер күңеле яраткан шәһәренә тарткан.
Казанда яшәгән вакытта фатир арендалап торды ул, хуҗасына аена 15 мең сум түли иде. «Кызым, тиккә 15 мең түлисең, әйдә фатир алыйк, ипотекасы да 17 мең бит инде аның», — дип, үзем тәкъдим иттем фатир алырга. Күңеленә ошаган фатирны сайлагач, дүшәмбе көнне документлары артыннан Казанга барырга җыендык. «Әни, минем иртәгә үк барасым килә», — диде. Бер дә юкка күңеле ашкынды аның. Шуңа алданрак чыгып киттек.
Ул көнне фатирны үзебезгә теркәп, бөтен документларын эшләп бетергәч, кире Азнакайга кайтасы килмәде. «Әни, әйдә бүген калып, кибетләрдән фатирга җиһазлар карыйк», — диде. «Кызым, соңрак эшеңнән ял алырсың да, Казанга яңадан барырбыз. Җитешәбез бит әле», — дидем. Хәзер шул көнне кайтмый калган булсакчы дип үкенәм, — ди Флера апа.
Алинә соңгы вакытта гел эш белән мәшгуль булган. Әлмәттә, Түбән Камада юбилейлар уздырып йөргән.
— Соңгы банкетларыннан соң: «Кызым, акчаңны эшлисең дә, тотып та бетерәсең. Бераз алдагы көнне уйларга кирәк», — дип шелтәләп тә алдым үзен. «Әни, мин бүгенге көн белән яшим. Мин бүген бар, иртәгә юк. Бәлки мин иртәгә бәрелеп үләрмен», — диде миңа. Шул сүзләрдән соң өстемә салкын су койгандай булды… Тагын бер тапкыр шулай дип әйтсәң, авызыңа сугам», — дидем. Ә ул кычкырып көлде генә…«Син, әнием, озак яшәячәксең әле. Мин синнән иртәрәк үләрмен төсле», — дип тә әйткәне булды.
Күптән түгел үзебезнең авыл мәчетенә барып, муллага хәер биргән. «Әнәс абый, минем гомерем озын булмый инде. Мин тиздән үләчәкмен. Төшемдә ике-өч тапкыр авариягә юлыкканымны күрдем», — дигән.
«Әни, үләбез», — дигән сүзен генә хәтерлим…»
Алинәнең гомере Лаеш районы Имәнкискә авылы тирәсендә өзелгән. Аны руль артында йоклап киткән, ә саклый торган каешы эләктерелмәгән булган дип фаразлыйлар.
— Алинә рульдә иде. Мин аның янәшәсендә утырып кайттым. Казанда BlaBlaCar аша Урыссуга һәм Әлмәткә кайтучы өч кыз алдык. «Бензинга экономия булыр, фатир өчен азрак акчам да янга калыр», — дип сөенде.
Болай да тизлек ярата иде. Йоклагач, кеше газ педаленә үзеннән-үзе баса икән ул. Алинәнең: «Әни, үләбез!» — дип ачынып кычкыруына йокымнан айнып киттем. Шул ике секунд эчендә борылыштагы юл билгесенә барып бәрелдек. Алинә машинадан 15 метр ераклыкка чыгып очкан. Ә машина 110 метр басу буйлап тәгәрәп барган.
Кызымның муены сынган иде… Муен сынгач, кеше шунда ук үлә икән ул. Башка бер генә сыдырылган җире дә юк. Җирләгәндә күз алдымда курчак кебек ятты.
Пассажир кызларның икесенә бернәрсә дә булмады. Берсе шулай ук саклык каешын кимәгән булган, аның аягы сынган. Минем күземә кан сауды, кулым сынды, бөтен тәнем күгәреп беткән. Тән сызлаулары бернәрсә түгел икән ул, ә менә җан яраларын нәрсә белән дәваларга? Йөрәккә ут капмый, диләр. Капса, йөрәгем әллә кайчан көеп, көлгә әйләнгән булыр иде инде. Ул кечкенә йөрәгем ничекләр түзәдер бу хәсрәтләргә. Бу хәлләрне башыма сыйдыра алмыйм. Китап язарлык булды бу, кызым.
Кызымның үле гәүдәсен күрү белән башыма беренче килгән уй «асылынам» булды. Кызымнан башка ничек яшәрмен, дидем. Мин аны берүзем интегеп үстердем. Ике эштә эшләп, кимсенмәсен, башкалар кигәнне кисен, ашаганны ашасын, дидем.
Алинә бердәнбер балам иде минем. Ике бүлмәле фатирда ялгызымны калдырып китте дә барды. Әбисе янына фатир алу сөенече белән уртаклашырга барасы урынга, аның аяк очына, чәчәкләргә күмелеп барып ятты.
Менә хәзер башымда мең төрле «нигә» дигән сораулар бөтерелә. Нигә дүшәмбе генә бармадык икән, нигә ул көнне кайтырга чыктык икән дип үрсәләнәм. Ул юл билгесенә бәрелмәсәк, басуга тәгәрәсәк, исән калган булыр иде кызым дип уйлыйм…
Бу көннәрдә телефоным тынып тормый. Алинәнең дуслары, танышлары бик күп иде. Көне-төне шалтыраталар, кайгымны уртаклашалар. Эх, ул шалтыратулар хәсрәтемне азрак киметсә икән, дим.
Баласы да калмады, ичмасам, дип тә уйланам… Ул баланың ятим үскәнен күреп җаным икеләтә көяр идеме икән», — ди Флера апа.
Дусты Айгөл: «Минем белән саубуллашырга килгән булган…»
Кызганыч, Алинә бу тормышта үзенең дәвамчыларын калдырырга өлгермәгән шул. Әнисе сүзләренә караганда, берничә тапкыр авырга узып та, йөклелеге күңелсез тәмамланган. Ире белән дә шактый гына матур итеп яшәгәннән соң, аралары суынып, 17 августта аерылышырга тиеш булганнар.
Алинә белән ире бер-берсен үлеп яраталар иде , — дип сөйләде безгә Алинәнең яшьлек дустына әверелгән Айгөл Булатова. Алар арасында чын мәхәббәт булды. Бәлки Алинә сәнгать кешесе булгач, араларына көнләшү дә кергәндер. Ире аның җеназасына да килде, бик нык елады, — ди ул.
Алинә белән иренең аралары өзелгәнгә шактый вакыт узган булса кирәк. Гаилә дуслары, Алинәнең вафатыннын соң берничә көн үтүгә, иренең башка кеше белән никах укытуы турында да әйтте.
Айгөл белән Алинә бик күптәнге ахирәт дуслар булган.
Яшүсмер вакытта Азнакайда танышкан идек. Алинә безнең Урсай авылына да кайтып йөрде. Шулай дуслашып киттек. Бергәләп күп нәрсәләр кичерергә туры килде, серләребез уртак булды. Мин кияүгә чыгып, Түбән Камага киткәч, гаиләләребез белән дә аралаша башладык. Алар гел безнең янга киләләр иде. 24 июль көнне генә Алинә безгә кунакка килеп, өч көн торып китте. Шуның җыр-биюләре, елмаюы гел күз алдымнан китми. Туганнарымның юбилеен үткәрде ул. Үзе алып баручы, үзе биюче, җырчы, кыскасы, бар яклап сәләтле, булган кыз иде. Шул юбилей үткәргәндә искиткеч итеп, күбәләктәй биеде. Мин шунда түзә алмадым, аңа карадым да, янына чыгып, кочаклап, үксеп елап җибәрдем. «Син бигрәк матур, синдәй дустым булу белән чын күңелемнән горурланам», — дидем. Кайтканда, минем әниемне авылга кайтарып куйды әле ул.
Гомумән, бу юлы безнең очрашу гадәттәгечә үтмәде. Без бик озаклап сөйләшеп утырдык. «Әгәр берәр нәрсәгә үпкәләткән булсам, син мине гафу ит, мин дә сине гафу итәм», — диде. Шулай итеп, ул минем белән саубуллашырга килгән булган икән…
Алинәне озатырга бардым. Андагы кешенең исәбе-хисабы юк иде. Исем китте, урам машиналар белән тулган, туганнары, дуслары… Бик аралашучан кеше иде шул, ягымлы, һәркемгә ачык. Алинәгә багышлап, матур-матур шигырьләргә кадәр укыдылар.
Аның үлеме минем тормышымны баштанаяк үзгәртте. Миңа хәзер бик куркыныч. «Мин дә яшь бит. Мондый хәл минем белән дә килеп чыгарга мөмкин бит», — дип уйлыйм. Моңа кадәр андый нәрсәләр турында уйламыйча яшәлгән икән. Тормышның кадерен аңлый башладым. Алинәнең үлеме йөрәкне өзде.
Без беребез дә аның арабыздан китүенә ышанмыйбыз. Шатланып, фатир алдым, Казанга күченәм дип йөргәндә бит ул. Каешын эләктергән булса, исән дә калган булыр иде, дим.
Ул юлны да бик яхшы белә иде. Борылышны абайламый калуы шаккаткыч. Алинә бит борылышка бөтенләй кермәгән, туп-туры шул билгегә барып бәрелгән. Аның йөртү осталыгы белән, Алинә берәр кайчан авариягә эләгеп һәлак булачак дисәләр, мәңге ышанмас идем, — дип сөйләде Айгөл «Интертат”ка.
Ринат Рәхмәтуллин: «Соңгы вакытта кәефе булмады»
Алинәнең йөртү тәҗрибәсе аз булмаган. Әнисе сүзләренчә, 15-16 яшьтә машина йөртергә өйрәнгән Алинә. Ә 18 яшьтә инде таныклык алып, ныклап рульгә утырган. «Автоледи» бәйгеләрендә җиңүләр яулаган, Мәскәүләргә кадәр үз машинасында барып йөргән.
Ринат Рәхмәтуллин да Алинәнең искиткеч талантлы биюче, җырчы булудан тыш, оста машина йөртүче икәнен әйтте.
Алинәнең мине Мәскәүдәге банкетлардан төн йокламыйча алып кайтканы булды. Мәскәү трассасының нинди катлаулы икәнен беләсез бит. Кешене мин бит рульгә утыртыр алдыннан йөртеп карыйм, тикшерәм. Ә Алинә утырды да, үзенең машинасындагы кебек, җитез генә йөртте дә китте.
Мин аннан: «Син ничек шулай оста йөрисең? — дип сорый идем. «Минем йөрү стилем шундый», — дип әйтә иде. Бернәрсәдән дә куркып тормый торган, бик кыю кыз иде.
Алинә минем төркемдә бер ел эшләде. Биюче булып та, җырлап та йөрде. Бик үзенчәлекле, универсаль кеше иде ул. Андый кешеләр бу тормышта бик сирәк очрый. Тормыш яратучан, гел елмаеп, һәр кеше белән үзенең энергиясен бүлешә торган кыз. Хәтта үзенең теләкләренә туры килмәгән эшләрне дә эшли иде ул. Шул хәтле сәләтле, талантлы иде. Гел хәрәкәттә, гел эзләнүдә булды. Аңа эшлә дип әйтергә дә кирәк түгел иде. Артыннан этеп йөргәнне көтеп тормады.
Әле яңа фатир алу сөенече белән уртаклашкан иде. 15 августта тулысынча күченергә планлаштырып, анда яши алмады, башка «фатир»га кереп ятты.
Күптән түгел төркемебез белән Буага минем юбилейга кайткан иде. Җырлап, биеп, күңел ачып, бергәләп ял иттек.
Юбилейлардан соң Мәскәү, Түбән Новгород, Уфа, Бакалы районына банкетларга бардык. Пандемия вакытында зур концертлар куймагач, шулай банкетларда еш эшли идек.
Ләкин Алинәнең соңгы вакытта кәефе юклыкка еш игътибар иттем. Тавышлы смсларын да тыңлап утырам, ничектер эчендә бушлык кебек. Бәлки кәефенә шәхси тормышы да тәэсир иткәндер. Шәхси мөнәсәбәтләрен алай бик ачылып сөйләми иде. Ире белән аерылышырга җыенуын гына белә идем, — диде Ринат абый.
Мөнир Рахмаев: «Алинә — уникум шәхес иде»
Мөнир Рахмаев: «Без Алинә белән Чистай районында бер банкетта таныштык. Ул Ринат Рәхмәтуллин белән чыгыш ясады. Бик матур итеп биегәнен, җырлаганын күреп, Алинәнең телефонын алып калдым. Шуннан соң мин аны банкетларга, туйларга чакыргалый башладым.
Алинә — уникум шәхес. Бии дә, җырлый да, сөйли дә белгән кешеләр бик сирәк була. Хезмәт сөючән, тырыш кыз иде ул.
Аның белән соңгы тапкыр июль уртасында языштык. Үзенең фатир алуын, Казанга күченүен хәбәр итте. Бәйрәмнәр булганда чакырырга кушты. Шушы фатирны сатып алган көнне авариягә эләккән икән. Алинәнең үлемен дусты шалтыратып әйтте. Бу хәбәрдән шок халәтендә калдым. Яшь иде бит әле, бик кызганыч, — диде Мөнир Рахмаев.
Бу көннәрдә Алинәнең һәм әнисенең инстаграм сәхифәләре комментарийлар белән тулган. Алинәне белгән бөтен кешене аның үлеме тетрәндергән.
«Нинди матур чагы, бик кызганыч. Әнисенә, туганнарына Ходай сабырлык бирсен, урыны җәннәттә булсын», «Әнисенең бердәнбер таянычы, өмете иде шул, Алинә. Авыр туфрагы җиңел булсын», — дип комментарийлар калдырганнар. Алинәнең искиткеч матур ак киемнән көнчыгыш биюен башкаруын күз алдында тотып булса кирәк, «ак күбәләгебез китте» дип тә язалар.
Азнакай районы Актүбә бистәсендә яшәүче автор-башкаручы Ләйлә Карамова Алинәгә багышлап җыр да яздырган.
Алнәнең кабере әнисенең туган авылы зиратында чәчәкләргә күмелеп, моңаеп утыра… Шундый талантлы Алинәнең, гөрләп яшәр чагында кара гүргә кереп ятуы бик аяныч.
Флера ханым, туганнары һәм Алинәнең барлык күпсанлы дусларының тирән кайгысын уртаклашабыз. Хәсрәтегезне күтәрергә Ходай күркәм сабырлыклар бирсен.