Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Аны искә алу җанга рәхәтлек бирде» — Рәшит Шамкайның вафатына 40 көн

Мәрхүмнең туганнары, дуслары һәм хезмәттәшләре аның рухына багышлап уздырылган Коръән ашына җыелды.

news_top_970_100
«Аны искә алу җанга рәхәтлек бирде» — Рәшит Шамкайның вафатына 40 көн
Салават Камалетдинов

Татарстанның халык артисты Рәшит Шамкайның вафатына 40 көн тулды. Бүген мәрхүмнең туганнары, дуслары һәм хезмәттәшләре Рәшит абыйның рухына багышлап уздырылган Коръән ашына җыелды. 

Мәрхүмне искә алу чарасына Камал театрыннан Рәшит Шамкайның сәхнәдәш дуслары Равил Шәрәфиев, Әзһәр Шакиров, Дания Нуруллиналар килгән. Шулай ук Рәшит Шамкайның туган авылы Самара өлкәсе Камышлы районы Иске Ярмәк авылыннан туганнары кайткан.

Мәҗлесне Рәшит абыйның балалары — улы Айдар белән килене Ләйсән, кызы Гөлнара оештырган.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алмаз Хәмзин, Рәшит Шамкайның ашыннан соң, дусты турындагы истәлекләре белән бүлеште. 

«Бүген зур артистыбыз, безнең дустыбыз, театрыбызның күренекле артисты, «Биш татар”ыбызның берсе Рәшит Шамкаевны искә алу мәҗлесеннән чыгып киләбез. Көн дә яктырып киткән кебек тоела. Аның истәлеге болытларга, шәһәребезгә күчкән шикелле. Аның йорты да монда якында гына, үзе дә арабызда кебек. Нинди гүзәл, бөек зат иде ул. Рәшит Шамкайны бөтен татар дөньясында белмәгән кеше юк. Андый кешеләр бик сирәк була. Илебезнең кайсы почмагына гына барма, аны белмәүче кеше юк. Шундый күркәм кешебез 40 көн элек якты дөньядан китеп барды. 

Дустыбызның балалары әтиләре хөрмәтенә бик күркәм мәҗлес оештырганнар. Аларга бүген бөтен кеше шулкадәр күркәм улларың-кызларың булса икән дип, сокланып карагандыр. Әмма ул аларның изге бурычы, алар ул бурычны шулхәтле җиренә җиткереп, матур итеп үтәделәр. Театрдан хезмәттәшләре, берсеннән-берсе телгә оста туганнары җыелган бүген биредә. Шулар белән бергә аны искә алу җанга рәхәтлек бирде. Тормыш дәвам итә. Рәшитнең рухы безнең һәм халкыбыз күңелләрендә мәңге яшәр», — диде ул.

  • Илфат Фәйзрахманов Рәшит Шамкай үлеме турында: «Мин булмасам, беркем белми кала иде»
  • Рәшит Шамкай: «Керосин эчеп, авызыма ут төрттем»
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100