Рәшит Шамкай: «Керосин эчеп, авызыма ут төрттем»

Әлеге легендар шәхесне, куе кашларны белмәгән кеше юктыр. Күпләр аның тормышын тоташ мәзәкләр, шаярулар белән тәңгәлләштерә.Чынлыкта, язмыш аңа сынауларны да, ачы яраларны күп җибәргән. Тик ул зарланмый, һаман елмая. «Интертат» татарның атаклы юмористы, театр артисты Рәшит Шамкайда кунакта булып, хәлләрен белеп кайтты.

«Шамкай булгач та, көлеп кенә яшәп булмады»

Әңгәмәбезне артистның хәлләрен сораудан башлап җибәрдек.

Бүгенге карлы, буранлы көннәрдә үземне яхшы хис итмим. Хастаханәдә ятып чыктым, баш әйләнә, кан басымым югары. Мактанырлык түгел, тик зарлана да алмыйм. Әле болай булгач, әйбәт, — ди Рәшит абый. — Суфия апагызны юксынам. Суфия сыман хатыннар башка юк. Бик чиста күңелле, тыныч иде. Башка кеше белән яшәү күз алдына да килми.

Суфия белән сыйпашып яшәмәдек, язмышның ачысын да, төчесен дә бергә кичердек. Самара өлкәсеннән Казанга килдем. Фатир юк, кешебез юк. Юклык заманы иде бит. Авырлыклар күп булса да, аерылышмадык, кулга-кул тотынышып йөрдек.

«Хатыным Суфиягә рәхәт күрсәтә алмадым», — дип әйткән идегез, димәк, сезнең белән тормыш итәргә авыр булган?

Минем белән яшәүләре җиңел булмады. Шамкай булгач та, тик көлеп кенә яшәп булмады. Бик уртача яшәдек. Мәзәкләр сөйләп йөреп, акча җыеп фатирлар алдым, бервакыт санадык, 14 фатир алганмын. Суфия үзе дә: «Синең белән яшәп рәхәт күрдем», — дип әйтмәде. Артык тыйнак иде.

«Балаларыма әйбәт тәрбия бирә алдым», — дип әйтә аласызмы?

Юк, әйбәт тәрбия бирә алмадым, һәрвакыт эштә идем. Әллә без аларны шундый тормышка күнектердекме, алар бер дә аптырамады. Камера алган идем, улым шуны күрүгә фото, видеолар төшерергә чыгып китте. Ул бик сәләтле малай. Хәзер җиһазлар эшләү белән шөгыльләнә, күптән түгел машина алып бирдем. Кызым кунакханә сервисында эшли. Оныкларым да бар.

Гомерлек ярагыз бармы?

Минзәлә театрында эшләгән чакта якын кешеләрем юл һәлакәтенә очрадылар. Әнинең дүрт җирдән аягы сынган, әтинең умыртка сөяге чатнаган, кечкенә сеңлемнең аягы җәрәхәтләнгән иде. Ничә еллар ятып, барысы да аякка бастылар. Шуннан соң әни тагын юл һәлакәтенә очрады. Әнинең язмышы бик катлаулы булды, шуңа йөрәк әрни. Өч малай усалланып, сугышып үстек. Бервакыт әтием Мирза амбарда эшләгәндә келәттән бодай агызган, Насыйбулла дигән кеше аны сатты, төрмәгә ябу белән янадылар. Олы абыем Равил, Насыйбулла абзыйны урамда күргән дә кыйнап, карарлык җирен дә калдырмаган иде.

«Хыянәтсез кеше булмый инде»

Бервакыт сезгә «Акчарлак» газетасынан журналист кыз шалтыратып: «Рәшит абый, мин сезнең кызыгыз, яшь вакытта әнием белән очрашып йөргәнсез икән», — дип әйткәнгә каршы килмичә, булгандыр дигәнсез. Димәк, хыянәтләрегез, никахсыз туган балаларыгыз бар?

Шаярган чагыма туры килгәндер. Хыянәтсез кеше булмый инде. Тик бөтен дөньяга җәеп сала торган хыянәтләрем юк. Андый нәрсәгә вакыт та булмады. Театрга да хыянәт итмәдем. Образларым өстендә тырышып эшләдем. «Портфельле кияү» дә самогонщик Сәмигулла ролен уйнаганда сәхнә артыннан чыгарга көтеп торабыз, мин әкрен генә керосин алып эчтем дә, авызыма шырпы төртеп, бух итеп җибәрдем. Актер Наил Әюпов белән бергә эшли идек. Ул тәгәрәп төште. «Шәп булды», — диде. Урыны оҗмахта булсын.

«Сәхнәдә ике кулда йөгереп йөри торган гадәтем бар иде»

Бер спектакльдә Равил Шәрәфиев итальянча сөйләшә, имеш. Мин дә уйлап чыгарып, Марсель Сәлимҗановка итальяннарча «Киң күттү пукку букку», — дип әйтеп күрсәттем. Мин образларымны баетып эшләргә, үземнән кызыклы нәрсәләр өстәргә яраттым. Марсель актерларның әлеге сыйфатын ярата иде. Сәхнәдә ике кулда йөгереп йөри торган гадәтем бар иде. Халык яратып карый иде.

«Зәңгәр шәл» спектаклендә Мәйсәрә янына дус кызы килә, мин шул кызга бәйләнергә тиеш. Әле дә үкенәм, ыштанын төшерергә кирәк булган икән ул кызның, тыйнак кына узып киттем шул чакта. Хәзер Галәветдинне уйнап булмый инде, сезнең алда кыланып утырсам гына.

Камал театрыннан нигә киттегез?

Театрга намуссыз кешеләр килеп керде. Хөсәенов Әзһәр Миншәехович килде. Театр белән Бакуга бардык, кызым Гөлнараны үзем белән алып барган идем. Анда бөтен нәрсә урамда пешә. Кызым ашарга сорый, елый. Тик Әзһәр Хөсәенов акча бирмәде.

Минзәлә театрында Хөсәенов белән бергә эшләдек. Камал театрында янәдән күрештек, җанымны ашады шул. Минем образлардан халык рәхәтләнеп көлде, ә безнекеләргә бу бик ошап бетмәде. «Яхшы булсын», — дип тырыштым.

Хатыным Суфия Камал театрында склад мөдире булып эшләде. Китап алырга өскә менгән дә егылган. Алты айлык булып җитлекмәгән сабый туды, озак тормады, үлде. Бик зур югалту булды.

«Шамкай театрны санга сукмыйча китте», — дип сөйләделәр. Тик бу алай түгел. Театрга үпкәм юк, бик яратып эшләдем, әле дә бинасын гына күрсәм дә, йөрәкләр әллә нишләп китә. Ябышып ятмадым, вакыты җиткәч, киттем. Талашып йөрисем килмәде.

Гаҗәеп талантлы кешеләр укытты безне. Бик сөенәм!

Алмаз Хәмзин, Хәлим Җәләй белән сөйләшеп торабыз. Башкалар белән ныклап аралашканыбыз юк.

«Кеше көлдереп туйдым»

Бүген татарның юморы ни хәлдә?

Татарның юморы бар. Халык арасында да шаян кешеләр күп. «Мунча ташы» театры белән дә горурланам, афәрин аларга. Мин дә мәзәкләр белән яшәдем, тик хәзер кеше көлдереп туйдым инде.

Артистлар сәхнәгә аракы эчеп чыгалармы?

«Зәңгәр шәл» спектаклендә икенче пәрдәдә сәхнәгә 30 исерек булып кыланып чыга идек, сала идек инде, шулкадәр кеше арасында эчкәнме, юкмы, беленми дә кала… «Казан егетләре» спектаклендә уйнадык, шунда эчеп чыгалар иде, бик күңелле спектакль иде ул. Сәхнәгә эчеп чыгу — зур тәртип бозу инде ул. Халыкны һәм үзеңне хөрмәт итмәү. Сәхнәгә эчеп чыксам, сүзләремне онытыр, ялгышыр идем, тик мин беркайчан да ялгышмадым.

Бик оятсыз мәзәкләрегез бар. Сәхнәдә сүгенү сүзләрен кыстырып сөйләгән чакларыгыз да булды. Сезнеңчә, бу дөресме?

Сүгенеп сөйләргә кирәк түгел инде. Тәртипсез сүгенмәдем. Гомумән, андый нәрсәдән саклана идек. Марсель абыйдан курка идек, бик усал иде.

Равил Шәрәфиевның җаена туры китереп әйтә торган, «анаңның кабер тактасы», «башы бәләкәй булса да, мие тыгыз» дигән кызыклы фразалары бар. Ничек башына киләдер?

Артистлар белән конфликтларга кергәнегез булдымы?

Тоташ конфликтлар булды. Актер Мансур Ибраһимов: «Артларыңны борып әллә нәрсә эшлисең, ярый бер артың бар инде», — дип ачуны китергән иде, дәшмәдем.

«Авыл эте Акбай» спектаклендә бульдог булып уйнадым. Шунда Фердинанд Хафизов белән Рушан минем ыштанны төшерделәр. Соңыннан үчемне алырга бер җае туры килде. Сәхнәдә Фердинанд басып торганын күрдем дә, чыгып манчыдым моңа. Карасам, Мансур Ибраһимов булган икән ул, парик кигән булган. Театр мәзәкләргә корылган инде ул.

«Мин Гөлназ Асаевага гашыйк»

Татар эстрадасын күзәтәсезме?

Татар эстрадасын бик куанып күзәтәм. Җырлы гаиләләр модага кереп китте. Җырлыйлар, бииләр. Кешенең күңелен яулар өчен бик сәләтле булудан тыш, күп эшләргә кирәк. Эшләмәсәң, халык карамый. Хәзер Мәскәүне дә татар җырчылары басты. Башкорстаннан килгән җырчыларга рәхмәт әйтәсем килә, татар эстрадасын тотып торалар: Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин, Гөлназ һәм Рөстәм Асаевлар. Гөлназ Асаева остарып, шомарып беткән. «Яшьлек тавышы» тапшыруын да алып бара. Мин ул кызга гашыйк. Мактанып та җибәрә инде, шул чакта янына барып: «Башкорт-башкорт багана, кермә безнең арага, керсәң безнең арага, тибәрмен бот араңа», — дип әйтәсе килә. Элвин Грейны беләм. Нормаль кеше андый булмый инде, тик барыбер булдыра ул, тулы заллар җыя, яшьләр дә бик ярата аны.

Татар теленең бүгенге хәле сезне борчыймы?

Тел мәсьәләсе Казанга килгән чакларымда ук борчый иде мине, татарча сөйләшкәч, күзләрен акайтып караучылар бар иде. Телебезне үзебез бетерәбез. Каршы сүз әйтергә куркабыз, гомер буе шундый булдык. Киләчәктә татар теле бетәргә дә мөмкин. Заманасы шундый, бөтен дөнья русча сөйләшкәч, нишлисең инде?! Җитәкчеләр каршы килми, бернәрсә дә эшли алмый. Сталин булса, берәр нәрсә уйлап чыгарыр иде. Кысарга кирәк, татарча сөйләшмәгән кешегә премияләр бирмәскә кирәк.

Татарлар булдыра торган халык. Мәсәлән, Алинә Заһитова җиңү яулагач, ике төн йоклый алмадым. Андый милләттәшләрем белән горурланам!