Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җәмәгатьчелек Разил Вәлиев турында: «Милли рух булган җирдә ул савыгып китә иде»

Бүген – 20 октябрьдә күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевнең йөрәге тибүдән туктады.

news_top_970_100
Җәмәгатьчелек Разил Вәлиев турында: «Милли рух булган җирдә ул савыгып китә иде»

Татарстанның халык шагыйре, җәмәгать эшлеклесе Разил ага Вәлиев китеп барды. Үзенең соңгы юбилей кичәсендә – 2022 елның сентябрендә – ул бөтен кешегә исәнлек теләде һәм язарга да язарга вәгъдә иткән иде.

«Сәясәттә мин Фәрит Мөхәммәтшиннан, Минтимер Шәймиевтан, Рөстәм Миңнехановтан бик күп нәрсә өйрәндем. Мин әле бу хакта язармын. Курыкмагыз, сүгеп язмам, мактап та язмам, дөресен язармын. Мин беркемгә дә үч саклап яшәмим. Мин һәммәгезгә дә бик рәхмәтле. Ходай сәламәтлек бирсен. Табиплар мине ике мәртәбә үлем тырнагыннан алып калды. Юбилеем апрель аенда булырга тиеш иде, әгәр табиплар ярдәм итмәсә, сезнең каршыда басып та тора алмаган булыр идем. Исән-сау булыгыз. «Исәнлек телим», – дисәң, Туфан Миңнуллин: «Мин генә исән булып кызык булмас, – дияр иде. – Һәммәбез дә исән булыйк!» – дип теләгән иде ул.

Китеп барды Разил абыебыз... «Интертат» Разил ага турында фикер туплап сүз әйтергә вакыт тапкан кешеләрнең фикерләрен җыйды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов: «Күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев халык шагыйре дә һәм бик күп еллар дәвамында Дәүләт Советында комитет җитәкчесе дә иде. Милләткә, туган телебезгә, халкыбызга ул – искиткеч игелекле хезмәт иткән шәхесебез. Андый шәхесләребезне югалту бик кызганыч.

Дөрес, соңгы вакытта авырды. Чит илләрдә дә дәваланып карады. Әллә ни файдасы тия алмады. Милләттәшләребез белән бу югалтуга барыбыз бергә кайгырабыз, чөнки андый шәхесләрне югалту аяк астыннан җир киткән кебек.

Урыны җәннәттә булсын. Аны олылап, матур итеп, хөрмәтләп озатырбыз. Һичшиксез, аның халыкка игелекле хезмәтен, истәлеген дә, иҗатын да сакларга кирәк».

Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулла: «Разил абыйның авырганын без белә идек инде. Аның вафатын көтелмәгән хәбәр дип тә булмый. Барыбер башка суккан кебек булды, әле аңлап та бетерә алмыйм. Чөнки 50 елга якын аралашып яшәдек, ярты гасырга якын дигән сүз бит.

Мәктәптә укыганда Казандагы берәр шагыйрьгә шигырьләрне күрсәтергә килгәндә, беренче күрешкән кешеләрнең берсе Разил абый булды. Аның сөйләве буенча, мин ял көнне килеп чыккан булганмын. «Ялкын»да эшләгәндә, өендә кысан булгач, әсәрләрен редакциягә ял көне килеп яза торган булган.

Мин шунда: «Шагыйрьләргә ял көне бар дип уйламыйм», – дип әйткән булганмын, имеш. Без төрле сәфәрләрдә дә бергә булдык, төрле табыннарда бергә утырдык, иҗат эшләре буенча гәпләштек. Шәхсән якын кешене югалту бик авыр, әлбәттә. Ул миңа гына түгел, бик күп язучыларга дус, сердәш булып яшәде.

Татар әдәбияты бүген бик зур югалту кичерә, моны баналь сүзләр булса да әйтмичә кала алмыйм – аның кебек кешеләр бик сирәк. Ул бит, Тукай әйтмешли, «гади шагыйрь генә түгел», дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе дә иде.

Аның сүзе төпле, үтемле иде, һәрвакыт аның белән киңәшеп тордык. Бөтен татар дөньясы да, республикабызда зур югалту кичерә. Сагынырбыз, юксынырбыз, сагындыра торган кеше иде Разил абый».

Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ: «Фатих Кәримнең Кави Нәҗмигә язган бер шигыре бар: «Яшь ягыннан абый син булсаң да, тоткынлыкта абый мин идем, чөнки дөньядагы хаксызлыкка нәфрәт-ачу синдә күп иде», – дип яза. Ул үзенең, яшь булуына карамастан, күпне кичергәнлегенә басым ясый. Разил яшь ягыннан миннән яшь булса да, ул чын мәгънәсендә миңа абый булды. Тукайча әйтсәк, бу дөнья читлегендә абый булды.

Анда хаксызлыкка, милләткә каршы кешеләргә ачу, нәфрәт күп иде. Ул, гомерен кызганмыйча, һәрвакыт шушы юлда булды – эшләде, язды, сөйләде, туган телебезне яклап чыгышлар ясады һәм миләтебезнең яшәеше өчен кулыннан килгәннең барысын да эшләде. Шушы юлда аның гомере өзелде, соңгы сулышында да «милләт», «халкым», «татар» дип үлгәндер, дип уйлыйм.

Миңа телефоннан язган соңгы смс-хатларында да ул авыруы турында түгел, сыкрану-фәләннәрен түгел, Язучылар союзы хәлләре, «Җыен» фондында чыгасы китаплар турында иде (бу китапларның иң соңгылары – Садри Максуди һәм Аяз Гыйләҗев турында китаплар). Ул дөньяда барган вакыйгаларны чын мәгънәсендә йөрәктән кичереп тетрәнүе, халык язмышына кайтарып уйланулары сизелә иде. Дөньяда тетрәнүләр Җир шары аша уза икән, ул шагыйрь йөрәге аша узарга тиеш, дигән сүзләр бар. Милләт нинди газаплар кичерсә дә, Разил Вәлиевның йөрәге аша узды, дип, чын күңелдән ышанып әйтә алам. Мин аның мәңге үлмәс рухы алдында баш иям. Аңа абый булсам да, аны үземнең остазым дип саныйм».

Казан шәһәре башкарма комитеты рәисе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова: «Һич көтелмәгән хәбәр булды. Әле атна башында гына аның авыруын Нәкыя апа Гыйләҗевадан ишеткән идем. Ләкин, нык авырый дип, күз алдына да китермәгән идем. Барып та кайтырга уйлап йөрдем.

Туфан абыйның вафаты үкенечле булган кебек, Разил абыйныкы да үкенечле булды. Разил абый соңгы елларда югалыбрак торганда, эшем күп булу сәбәпле, аңа игътибар да җитмәгәндер. Безгә кеше урында булганда һәрвакыт кирәк, мөрәҗәгать итәсең, зурлыйсың кебек... Разил абый чын зыялы иде. Кешегә игътибарлы булды, ләкин соңгы елларда үзенә игътибар җитеп бетмәгәндер. Без кеше кадерен белмибезме икән... Тормыш темпы шулаймы икән... Бик үкенечле...»

«Казан утлары» журналының баш мөхәррире, язучы Рөстәм Галиуллин: «Разил абыйның үлем хәбәре тетрәндерде. Дөресен әйткәндә, хәле авырлыгын да, шушы чир белән күптәннән көрәшкәнен дә белә идем. Кәефе начараюын ишеткәч тә күңел төшенкелеге белән йөрдем.

Соңгы тапкыр очрашуыбызда аңа Татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсының Шигърият номинациясендә жюрида эшләргә тәкъдим иткән идем. Ул, сәламәтлеге шәп булмау сәбәпле, быел эшли алмавын әйтеп, «киләсе елларда эшләрбез» диде. Разил абый – ул безнең буынның таянычы, дисәң дә, дөрес булыр, ул иҗатчы яшьләргә һәрчак хәерхаклы булды, ишеге ачык булды, гозеребезне тыңларга, үтенечебезне канәгатьләндерергә тырышты. Чын милләтпәрвар кеше буларак безнең киләчәккә ышанды.

Разил абый – бик фикерле, киңкырлы шәхес. Ул – олпат, зирәк кешебез. Минем Разил абыйны туган нигеземә, авылыма алып кайтып, авылдашлар белән очраштыру хыялы бар иде – рәхмәт, теләгемә каршы килмәде, 2-3 ел элек кайтып, балалар бакчасында һәм мәктәптә балалар белән очрашып әйләнеп кайткан идек. Шушы теләгем үтәлүгә мин бик канәгать калдым, Разил абый да ошатты кебек. Рәфикъ Юнысовның каберенә дә бергә кайтып килгән идек – алар бергә укыганнар, бергә эшләгәннәр.

Әдәбиятчы буларак, миңа аның прозасы бик якын, 21 яшендә язылып, соң гына чыкса да, «Эт кояшы» дигән әсәре татар әдәбиятына яңалык керткән әсәр, дип исәплим. Ул – бүгенге көндә дә актуаль әсәр.

Мин «Идел» журналында баш мөхәррир булып эшли башлагач, ул миңа журналны – аның коллективын һәм тиражын саклап калу өчен бик нык ярдәм итте. Разил абый «Идел» журналын бик якын итә иде. Чөнки 70нче еллар ахырында яшьләр журналы сорап листовка таратучылар арасында Разил абый да барлыгын беләбез. «Казан утлары» журналын да укып һәм фикерен әйтеп бара иде. Бик еш фикерен сорый идем. Соңгы мөрәҗәгатьләремнең берсе дә бер әсәр буенча фикер соравым булган икән».

Шагыйрә Гөлүсә Батталова: «Разил абыйның бер шигыреннән илһамланып, «Югалган буын» дигән шигырь язган идем. Аның «Көтүчесез калган көтү ничек, без дә шулай хәзер җир өчен» дигән шигъри юлларын эпиграф итеп алган идем. Шушы шигырьне язганннан соң ул, Әтнәгә очрашуга кайткач, мин шушы шигырьне укыдым. Моңа кадәр ул минем исемне ишеткәндерме-юктырмы, ләкин шигырьне тыңлагач гаҗәпләнеп калды, дуслыгыбыз шуннан башланды.

Дуслык дип инде... ул бит инде – бик олпат язучы, мин әдәбият мәйданына килеп кергәндә, ул депутат иде... бу – иҗади дустым дип санау түгел, без барып дәшергә дә куркып йөргәндә, ул мине шундый якын итте. Ул, гомумән, яшь иҗатчыларны якын итә иде. Күргән саен шундый ихлас, үз итеп сөйләшә иде. Хәтта тавышым калтырый боларны искә төшергәндә.

Ул бит инде – дөнья күргән шагыйрь, үз гомерендә меңләгән шагыйрь белгәндер һәм күпме шигырь укыгандыр, әмма ул әдәби мәйданга яңа кереп килгән шагыйрәгә дә җылы сүзләрен таба белде. Мин зур шагыйрьнең игътибарлы булуына гаҗәпләнә һәм соклана идем. Әле дә хәтерлим, бервакыт Язучылар берлегендә Ел йомгакларыннан чыктык. Алда өч язучы бара: Разил Вәлиев, Марсель Галиев һәм Ркаил Зәйдулла. Васнецовның «Три богатыря» картинасы күз алдына килде. «Карале, минәйтәм, татар әдәбиятының өч баһадиры бара». Шул баһадирларның берсе инде юк... белмим татар әдәбиятына тагын Разил Вәлиев биеклегендәге кеше килерме, әйтә алмыйм, бик зур югалту... бик юксыначакбыз әле без аны».

«Казан альманахы»ның баш мөхәррире, язучы Әхәт Мушинский: «Без аның белән халыкара Пен-клуб эшләре буенча бик якын идек. Шушы оешма аша татар әдәбияты киң халыкара аренага чыкты, дия алабыз. Без бергә Мексикага барып, язучыларның дөнья ассоциациясенә кабул ителдек, безнең Пен-клуб халыкара оешма әгъзасына әйләнде.

Бөтендөнья язучылары белән аралашып яшәдек, татар әдәбиятын дөнья телләрендә чыгардык һәм тараттык. Разил абый Милли китапханәдә эшләгәндә, Пен-клуб шунда урнашты. Разил Вәлиев белән Туфан Миңнуллин «Казан альманахы»на нигез салучылар иде. Димәк, алар татар мәдәнияте өчен генә түгел, республикадагы барлык мәдәниятләр өчен эшләгәннәр. «Казан альманахы» хәзер дә чыга, Пен-клуб та эшли.

Разил Вәлиев бик ачык кеше иде. Дәүләт Советында эшләгәндә дә аның янына эләгәсе бик җиңел иде. Ул кешеләрнең үтенечен тыңлап кына калмый, хәл дә итә иде. Минем «Сайланма әсәрләр»нең әзерләнүендә дә аның өлеше бар, ул республика Рәисенә хат язды, мин авыргач, нинди ярдәм кирәк, дип борчылган иде.

Рөстәм Кутуй кешеләрне «зур» яки «кечкенә» дип бүлә иде. Рөстәм Кутуй бүлүен дәвам итсәк, Разил Вәлиев – зур кеше иде».

Буа театры директоры, Татарстанның халык артисты Раил Садриев: «Татар дөньясына зур кайгы килде – зур акыл иясе Разил Вәлиев арабыздан китте. Зур югалту. Безгә шактый аралашырга туры килде. Безнең театрга керү юлында да аның «Йә дөньяны үзгәртәм мин бүген, йә булмаса үзем үзгәрәм» дигән сүзләре эленеп тора. Буа театры шушы девиз белән яши.

Разил абый чын мәгънәсендә халык шагыйре иде. Халык шагыйренең җырларын миллионлаган кеше җырлады – солдат озатканда, кунак каршы алганда, юбилейларда, сәхнәләрдә...

Безнең соңгы күрешү Тинчурин театрында булды. Чыраенда да, йөрешендә дә, сөйләвендә дә хәтәр авыру тәнен ашый икәне сизелми иде. Спектакльдән соң матур сүзләр әйтте, яздырып бара алмаганмын. Ул мине «артистлар арасында сирәк кеше китап укый» дип, шул яктан Илһам Шакиров белән чагыштырды. «Артистлар арасында сирәк булса да, андыйлар бар, сирәкләре фикер йөртә белә, андыйлар да очрый. Сәхнәдә фикерләп, укыганын егәрләп, дөньяның иртәгәсен аңлап яшәүче Илһам абый гына бар иде. Журналның яңа санын ачарга да өлгермәгән булам, ә Илһам абый: «Шул биттәге фикер белән килешәсеңме?» – дип шалтырата иде», – дип сөйләде. Без Разил абый белән гел язышып тора идек. Разил абый мине «татар шагыйрьләрен популярлаштыручы» дип канатландырган иде.

Аксакаллар китә, бик аяныч... Буыннар чылбыры өзелә күрмәсен. Андый кешеләр озаграк яшәсә, киләчәк буынга бирелә торган мирасны, тупланган тәҗрибәне һәм акылны тапшыру үтемлерәк булыр иде».

Журналист, кинорежиссер Александр Далматов: «Разил Вәлиев безнең ишегә зур таяныч иде. Нинди генә эшкә тотынсам да, аның киңәше, ярдәменнән башка эшләнгән әйберләр сирәк булды. Ярдәм кирәк булса, юк вакытын бар итә белә иде ул. Җәмгыятебездә Миркасыйм Госманов, Туфан Миңнуллиннардан соң алтын багана – ышаныч, терәк баганасы булды. Хәзер менә андый шәхесебез юк. Булырмы әле?

Бу елда мин аның белән 2 тапкыр күрештем: гыйнвар һәм июнь аенда. 20 гыйнварда Тинчурин театрында «Җыен» фондының Нәкый Исәнбәткә багышланган китабын халыкка тәкъдим итү чарасын оештырдык. Авырганы сизелсә дә, ахырга хәтлек 2 сәгатьлек кичәдә утырды. Түзә белә иде. Милли рух булган җирдә үзеннән-үзе савыгып киткәндәй дә булды.

Соңгы тапкыр июнь ае башында «Болгар» радиосында күрештек. «Яңа гасыр» каналы җитәкчесе киңәшчесе буларак, офисы шунда иде. Май ахырында Әтнә, Арча районнарында Нурихан Фәттахның «Кырык дүртнең май аенда» фильмының язгы күренешләрен төшереп кайткан көннәрем иде. Әлеге дә баягы, аның ярдәме кирәк иде. Проектка ярдәм итә алуына бик сөенә, фильмның премьерасын бик көтә иде.

Соңгы очрашуда зур әсәр язуы, инде язылган пьеса, романнары булуын, тик җәмгыятьтә әдәбияткә кызыксыну кимегәнгә, әсәрләрен чыгармый торуын әйтеп куйды. Бу әсәрләр бераз вакыт узгач, һичшиксез, басылырга тиеш.

Үзеннән-үзе сүз бүгенге авыр хәлебез темасына кереп кителде. «Татар мәктәбе булмаса, кем укыр без язганны, кем карар сез төшергән киноны?» – диде ул, бик әрнеп. Бу сүзләрне мин көн саен искә төшереп, васыяте итеп кабул итәм».

Разил Вәлиев белән хушлашу иртәгә, 21 октябрьдә, 9.30 сәгатьтә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршында узачак. «Татар-информ» мәрасимнән туры трансляция оештыра.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 23 октябрь 2023
    Исемсез
    Инна Ллилляхи ва инна илейхи раджиун. Аллахумма’ль-хыкху би’с-салихин, вахлюф‘аля зурриййатихи фи’ль-‘габиринэ ва’гфир ляна ва ляху йаума’д-дин. Аллахумма ля тахримна ля тахримна аджраху ва ля тафтинна Аллахумма ба’даху
  • 20 октябрь 2023
    Исемсез
    Рэзил Вэли ул татарнын икенче Тукае иде. Башка Татарстан жумхуриятендэ язучы шагыйрлэр калмады кызганычка каршы. Урындары ожмахта булсын.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100