Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Разил Вәлиевнең социаль челтәрдәге соңгы сүзләре: «Хуш, бәхил булыгыз, Эмиль ага!»

news_top_970_100
Разил Вәлиевнең социаль челтәрдәге соңгы сүзләре: «Хуш, бәхил булыгыз, Эмиль ага!»
Фото: © «Татар-информ» архивыннан

Бүген иртән күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, шагыйрь, Татарстанның халык язучысы Разил Вәлиевнең арабыздан китүе турындагы авыр хәбәр килеп иреште.

Разил абый социаль челтәрләрне өйрәнеп, анда үзенең фикерләрен, шигырьләрен урнаштырып бара иде. Язучы 2021-2022 елларда социаль челтәрләрдә аеруча актив язган. Быел Разил абыйның сәхифәсендә нибары 2 язма бар. Иң соңгы постын ул 2023 елның 20 мартында керткән. Халык шагыйре анда легендар җырчы Эмиль Җәләлетдинов белән хушлаша.

«Хуш, бәхил булыгыз, Эмиль ага! Сезнең югары зәвыклы, моңлы җырларыгыз, Тукай шигырьләрен илһамланып укуыгыз күңелләребездә һәрчак сакланыр», – дигән ул.

Фото: © Разил Вәлиевның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Аннан алда, 21 февраль – Туган тел көнендә:

«Туган телдә җырлый чишмә,

Туган телдә шаулый таллар.

Туган телдә дәшсәм генә,

Туган җирем мине аңлар.

Туган телдә дәшсәм генә,

Туган халкым мине аңлар...» – дигән иң популяр юлларын язып калдырган.

Фото: © Разил Вәлиевның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100