Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әлегә тапшырулар һәм туры эфирлар юк»: «Татар радиосы»ндагы сәер хәлләр

news_top_970_100
«Әлегә тапшырулар һәм туры эфирлар юк»: «Татар радиосы»ндагы сәер хәлләр
Фото: © социаль челтәрдәге видеодан скриншот

«Профилактика чаралары»

Инде 1 атнага якын «Татар радиосы»нда тапшырулар һәм туры эфирлар юк. Иртәнге шоулар, котлаулар, интерактив һәм башка тапшыруларның эфирга чыкмый башлавы, әлбәттә инде, радионың даими тыңлаучыларын аптырашта калдырды.

«Татар радиосы»ның социаль челтәрдәге сәхифәләрендә моның сәбәбен «радиода барган профилактика чаралары» дип аңлаталар. Тик, «Интертат»ка билгеле булганча, «профилактика чаралары» сүзе астында радио эшләмәүнең башка җитдирәк сәбәпләре яшеренгән. Үз чыганакларыбыздан алынган мәгълүматларга караганда, «Татар радиосы»ндагы пауза аның хәзерге һәм элекке оештыручыларының (учредитель) килешә алмаулары белән бәйле. Бу тарткалашулар нәтиҗәсендә «Барс Медиа»га кергән структураларда соңгы 5-6 елда уңай булмаган күренешләр күзәтелә. Алар хакында язмабыз азагында тәфсилләп сөйләрбез.

Нәрсә булган?

Безнең чыганаклар буенча, хәзер радиода янә сәер үзгәрешләр башланган. Радионың җиһазлары элекке оештыручыларныкы булу сәбәпле, имеш, конфликт чыккан. Бер караңгы төндә, каравылчыга да күрсәтмичә, җиһазларны радиостанция хәзер урнашкан Себер трактындагы офистан Гладилов урамындагы бер офис бинасына чыгарганнар, имеш… Чыгаруын чыгарганнар, ә менә эшләтеп җибәрү белән проблемалар килеп чыккан. Радиода тапшырулар юкка чыгуы шуның белән бәйле, дип сөйләде безнең «озын колак». Хәзер радионың коллективы яңа урында – Гладилов урамындагы офиста эшләячәк, дигән сүзләр дә йөри.

Зөлфәт Зиннуров: «Мин бу турыда комментарий бирмим»

Радиоэфирлар булмауның төгәл сәбәпләрен белү һәм күченү турындагы имеш-мимешләрне ачыклау нияте белән, радионың баш мөхәррире Зөлфәт Зиннуровка шалтыраттык. Ул әлеге кыенлыкларның вакытлыча икәнен әйтте, ә инде башка бинага күченү буенча комментарий бирүдән баш тартты.

Моның сәбәбе гади – яңа технологияләр буенча эшли башлау. Бу – радио тагын да яхшырсын, тагын да киңрәк колач җәйсен өчен эшләнелә. Шуңа күрә әлегә безнең тапшырулар һәм туры эфирлар юк. Бүген өченчеме, дүртенчеме көн инде. (Социаль челтәрләргә профилактик чаралар турында белдерү 11 февраль көнне чыккан.)

Фото: © социаль челтәрдән скриншот

Бу эшләр кайчанрак тәмамланачак дип вәгъдә итәләр?

Кем белгән инде аны. Без үзебез дә, тизрәк эшләп бетерсеннәр иде, дип көтәбез. Анда бит хәзер цифрлы, IT-технологияләр, барысы да IT-белгечләрдән тора. Элеккеге кебек чыбыкларын тоташтырып ясый торган түгел.

Димәк, туры эфирлар да, махсус тапшырулар да юк инде хәзер?

Юк. Безнең иртәнге «Уян, татар» тапшыруы да чыга алмый интегә. Интегәбез дип, ярар инде, бераз ял да кирәк.

Сезнең җиһазларны яңа бинага күчергәннәр икән, дип әйтәләр?

Җиһазларны яңарту эшләре генә бара.

Сезне, Гладилов урамындагы яңа бинага күченәләр икән, диләр.

Кайлардан беләсез, кайлардан ишетәсез сез андый әйберләрн? Имеш-мимешләр күп инде ул.

Бу мәгълүматны кире кагасызмы?

Мин бу турыда комментарий бирмим. Чөнки андый имеш-мимешләр бик күп. Минем үземә дә әллә нәрсәләр килеп әйтәләр, нигә кирәк ул? Мин сезнең «Ни өчен әлегә туры эфирлар юк?» дигән төп соравыгызга җавап бирдем. Әлегә бездә заманчалаштыру бара, яңарту бара.

«Татар радиосы»нда китүчеләр күп булды. Аның составында тагын үзгәрешләр көтеләме?

Ди-джейлар үзгәрмәде, без шул ук составта эшлибез. Иҗат өлкәсендә үзгәрешләр гел булып тора инде ул. Без яңа тавышлар эзлибез. Матур, төзек сөйләме, белеме, фикерләве булган яшьләргә безнең ишекләр һәрвакыт ачык. Килгәлиләр, үзләрен сынап карыйлар. Бәлки, алга таба ишәербез дә.

Гөлназ Сәфәрова, Булат Бәйрәмов, Алмаз Гыйльметдиновлар нигә китте?

Гөлназның радиода эшләмәгәненә инде ничә еллар. Булат Бәйрәмов хәзер «ТНВ»да. Алар анда «Кызган таба» тапшыруын алып баралар. Алмаз, шулай ук, радиода күптәннән эшләми, тапшыруларга гына чыга иде. Ул концерт бүлегендә иде, хәзер дә шунда эшли.

Радиода тапшырулар булмагач, халыктан сораулар күп киләдер?

Килә. Минем үземә дә шәхсән язучылар бар. Без инде социаль челтәрләрдәге сәхифәбездә үзебезнең язылучыларыбызга «профилактик чаралар, бераз түзегез» дип әйттек. Якын арада барысы да җайланыр, дип өметләнәбез. Хәзер бит бар нәрсә цифрлы, катлаулы. Хәзер заманча машиналарда «FМ» радиоларны куймыйлар да. Бар нәрсә интернетка таба бара. Шундый заманда яшибез.

Фото: ©социаль челтәрдән

Сез үзегез, ди-джейлар эшкә йөрмиме?

Эфирлар булмагач, эшкә йөрмиләр инде. Әлегә дежур.

Аларның хезмәт хакы сакланачакмы?

Алар гаепле түгел бит профилактик чаралар булганга. Хезмәт хакы эшләргә тиеш булган сәгатьләр санына карап түләнәчәк.

Сезнең штатта хәзер ничә кеше?

Тапшырулар алып баручылар һәм ди-джейлар белән бергә 10лап кеше.

Җитәкчелектән җавап алып булмый

Радик Артемьев

Фото: © социаль челтәрдән

Сорауларыбызга төгәлрәк җаваплар ишетергә теләп, «Интертат» радионың директоры Радик Артемьевка да, оештыручысы Марат Гәрәевкә да шалтыраткан иде. Марат Гәрәев белән сөйләшеп булмады – телефонын алмый.

Радик Артемьев соңрак үзе шалтыратты һәм «Татар радиосы»нда ни өчен эфирлар булмавы турында сорауны ишеткәч, «хәбәр итүегез өчен рәхмәт» диде дә, башка сорауларны әйтеп өлгергәнче, телефонын ташлады. Монысы тагын да ныграк гаҗәпләндерде. Сәер хәлләр, гаҗәп хәлләр, кем әйтмешли – радионың директоры эфирлар булмаганын белмимени?

Радик Артемьевка да, Марат Гәрәевкә дә «Татар радиосы»на кагылышлы сорауларыбыз күп, әмма күптәннән җавап ала алмыйбыз. Әгәр алар безгә комментарий бирергә теләсә, «Интертат» вакыйгаларга ачыклык кертергә әзер.

«Татар радиосы»ның оештыручысы Марат Гәрәев кызы Динә белән.

Фото: © «Барс Медиа» фотосы

«Татар радиосы»ннан китүчеләр

Радионың хуҗалары былтыр сентябрьдә алышынды. Марат Гәрәев һәм Радик Артемьев килгәч, иҗади состав да яңарды. «Татар радиосы»ны элекке баш мөхәррире Рамил Шәрәфиев киткәч, аның урынына Зөлфәт Зиннуров билгеләнде.

Зөлфәт Зиннуров һәм Рамил Шәрәфиев

Фото: © «Татар-информ» архивы

«Музыкаль каймак» тапшыруын Гөлназ Сәфәрова алып бара иде. Үзе радиодан китүе хакында сөйләмәсә дә, эфирда ишетелми башлавы белән кызыксынучы язылучыларына ул сторисларында: «Рамил Шәрәфиев, Булат Бәйрәмов, Алмаз Гыйльметдинов һәм миңа «Татар радиосы»ннан китәргә туры килде. Бәлки, берәр кайчан сөйләрбез. Әлегә интригалар, аларга катышым булуын теләмим. Андый әйберләрдән ерак торырга тырышам», – дип җавап бирде.

«ТМТВ» каналы баш мөхәррире Лилия Кадыйрова да хәзер «ТНВ» телеканалында эшли. Әлегә бу урынга кем куелачагы билгеле түгел.

Радионы саклап кала алырлармы, яки «Гоу, «Болгар радиосы»на!»

Җитәкчелек арасындагы гаугалар, иҗади төркемдәге алмашынулар, тыныч булмаган атмосфера радионың нигезен какшатырга мөмкин, билгеле. Ул инде хәзер үк, төрле якка тарткалаулардан «чайкала» төсле. Күпме тыңлаучылары булган, гөрләп эшләп торучы татар телле радио шушы эчке конфликтлар аркасында ябылса, бик кызганыч булачак. Татар телле матбугат чаралары болай да кими барган заманда, тыңлаучылары һәм рәхәтләнеп эшләү мөмкинлеге булган, шул рәвешле яшьләргә татарча сөйләм һәм җырлар ишеттерә торган радионы саклап кала алырлармы?

Вакыйгалар уңай борылыш алып, радио ябылмыйча, «профилактика чаралары» озаккарак сузылган очракта да, радионың тыңлаучыларын күпмедер югалтуы бар. Бу хакта радионың социаль челтәрләрендә калдырылган комментарийлар да «сөйли»:

«Бик еш була башлады «профилактик эшләр». Югары рейтинглы, халык һәм тыңлаучылар өчен булган радиога мондый күрсәткечләр бер дә килешми. Радио үзенең тапшырулары, төрле уеннары белән күңелле»;

«Бүген дә дәвам итәме профилактик чараларыгыз?»;

«Шулай бугай. Гоу, «Болгар радиосы»на!».

Фото: © социаль челтәрдән скриншот

Фото: © социаль челтәрдән скриншот

Радионың позицияләрен югалта баруын социаль тикшерүләр дә күрсәтә. Күптән түгел «Новые медиа» уздырган сораштыруларда 39 процент тыңлаучылар «Болгар радиосы»н тыңлавын әйткән. Икенче урында – «Татар радиосы» (26 процент). Озак еллар беренче урында барган радионың позициясе югалуына «профилактика эшләре»нең дә катнашы бардыр.

«Татар радиосы» тарихы

Сабыр итеп, бу урынга кадәр килеп җиткән укучыларга – «Татар радиосы» тарихы.

Өч акционерның тату эшләве. Радионың күтәрелеш чоры. Вакыйга Голубятников урамында бара

«Татар радиосы» 2001 елның 24 августында ачылды. Оештыручы – «Барс Медиа». Радио шулай ук «Татар җыры» фестиваленә нигез салды. 2012 елда музыкаль телеканал – «ТМТВ» ачылды. «Барс Медиа» да музыка өлкәсендә тиңдәшсез продюсерлык үзәге иде – яңа «йолдызлар» «кабыза», концертлар оештыра, «Татар радиосы» – беренче номерлы радио, «ТМТВ» – беренче музыкаль канал, «Татар җыры» – иң мәшһүр җыр фестивале. Шуларга өстәп, «Барс Медиа» бүтән бизнес юнәлешләрне дә үзләштерде: дисклар сату, тавыш яздыру, урамдагы элмә такталар рекламасы.

2019 елга кадәр «Барс Медиа»ның хуҗалары өчәү булды. Төп акционерлар – Башкортстаннан эшмәкәр Наил Баһаветдинов һәм Камил Гәрәев. (Оештыру документларында алар шәхсән үзләре түгел, ышанычлы кешеләре күрсәтелгән иде.) Ширкәтне булдыру өчен төп финанс кертеме – шушы бизнесменнарныкы. Зур булмаган өлеш – Камил Гәрәевнең бертуган энесе Марат Гәрәевнеке, әмма нәкъ менә ул ширкәтне чынлап торып эшләтеп җибәрүче җитәкчесе. Шулай итеп, берәүләр ширкәтне акча белән, берәүләр эш белән күтәргән.

Марат Гәрәевнең китүе

Радиода гауга 2019 елда башланды. Безгә билгеле булганча, моның төп сәбәбе – «Барс Медиа» ширкәтенә кергән оешмаларга килгән табышның ничек бүленүе белән бәйле фикер каршылыгы. 2000 елларда ширкәт «Барс Медиа» дисклар чыгарып, элмә такта рекламаларын сатып, зур табышлар алды. 2019 елларга бу төр юнәлешләрдән керем азаюы да финанс агымнарының кемгә һәм ничек бүленергә тиешлеге турында ызгышларга сәбәпче булган, дип уйларга нигез бар.

«Барс-медиа» Татар Медиа Группасы Директорлар советы рәисе Марат Гәрәев һәм аның кызы «Барс Медиа» компаниясе директоры Динә 2019 елның августында үз теләкләре белән вазифаларыннан китүләрен белдерде. Соңыннан булган вакыйгалардан чыгып караганда, моның «добровольно-принудительно» китү булган икәне аңлашылды.

Соңрак Марат Гәрәев ширкәттән китү сәбәбен акционерлар – шул исәптән бертуган абыйсы Камил Гәрәев белән килешә алмавы белән аңлатты. «Бүген Татар Медиа Группасы инде юк. Һәм бу – факт. Без – бөтен җитәкчеләр, бөтен кадрлар китте. Компаниянең нигезен тәшкил иткән компания юк. «Барс Медиа» төрле кулларда», – дигән иде ул чакта «Интертат»ка.

Ширкәттән Марат Гәрәев белән бергә компаниядә генераль продюсер булган Радик Артемьев та китте. Безнең чыганаклар мәгълүматлары буенча, нәкъ менә Радик Артемьев җырчылар белән эшләүче төп кеше булган.

Радиога директор итеп Уфадан Павел Волонихинның килүе бик гаҗәп күренеш итеп кабул ителде, «рус кешесе татар җырын аңлармы...» дип тәнкыйтьләделәр дә. Әмма моның сәбәбе соңрак аңлашылды: Павел Волонихин, читтән килгән, мондагы агымнарга кагылышы булмаган, әмма эстрада өлкәсен аңлаган кеше буларак, элекке җитәкчелекнең – Марат Гәрәев, Радик Артемьев, Динә Гәрәеваларга бәя бирү, ягъни аудит уздыру максатыннан чакырылган. Акционерлар, аның бәяләмәләреннән соң, тиешле нәтиҗә чыгара: Динә Гәрәеваны кире «Барс Медиа»га директор итеп чакыралар.

Камил Гәрәев. 2022 елда «Татар җыры»на багышланган матбугат очрашуында.

Фото: © Расих Фәсхетдинов

Компания зур гауга белән бүленде. Марат Гәрәев шоу-бизнестан китәчәген белдерде, аңа милек белән белән идарә итә торган «ИДЦ «Барс Медиа» калды. Камил Гәрәев белән Наил Баһаветдинов – иҗат, эстрадага кагылышлы өлештә (радио, телеканал, «Татар җыры») хуҗа булып калды. Марат Гәрәев вәкиленең устав капиталында өлеше булган, киткән чагында ул өлеш башка кешеләргә бирелгән.

«Барс Медиа»ның Голубятников урамындагы бинасыннан (студиясе, офислары булган бина) «Татар радиосы» чыгып китте. (Ул вакытта безгә «чыгып китү»нең дә куып чыгарылу дәрәҗәсендә булуын әйттеләр – радионыкыларга: «Бу бинага сезнең катышыгыз юк!» – дигәннәр. Имеш, бина Марат Гәрәев якыннары исемендә булган.) «Татар радиосы» Себер тракты 34нче йорттагы арендаланган офиска күченде. Хәзер Голубятников урамындагы бина коммерция максатыннан арендага бирелә – «Авито»да рекламалар әле дә эленеп тора.

Татар эстрадасындагы «гражданнар сугышы» этабы

Акционерлар арасында милек бүлешү иҗади юнәлешкә дә күчте – эстрада җырчыларының үзара бүленешеп талаша башлавына китерде.

Моңа Динә Гәрәеваның Камил Гәрәевнең (ягъни Динәнең әтисенең абыйсы) кул астына җитәкче булып кайтуы йогынты ясады. Бер төркем җырчылар Динә Гәрәеваны, «аңа йогынты ясаучы, «Барс Медиа»га җырчыларны кертмәүче» дип, җырчы Иркәне гаепләп чыгышлар ясады, гаепләүләр шәхси кимсетүләргә, бик нык ямьсезләнешүләргә кадәр барып җитте.

Радик Юльякшин бу талашларны оештыруда Радик Артемьевны гаепләп язды. Аның ишарәләп язуына караганда, аудит уздыргач, акционерларның Артемьевка дәгъвалары булырдай әйберләр ачыкланган. Радик Юльякшин әйтүенчә, имеш, генераль продюсер «мин барыбер радиога кайтачакмын» дип әйткәч, җырчылар шуңа күрә бу талашта катнашкан.

Яңа акционерлар белән

Әмма, вакыт узу белән, бу гауга сүрелде: «Татар радиосы» да, «ТМТВ» да сакланып калды, «Татар җыры» бәйгеләре дә узды. Никадәр генә кимсетүле сүзләр әйтелсә дә, Камил Гәрәев җырчыларны «кичерде» дип әйтергә була – «Татар радиосы»ндагы тәртипләрне тәнкыйтьләгән җырчылар да, вакыт узгач, кире радиога кайтты, аларның җырлары ротациядә яңгырый башлады, аларга «Татар җыры»нда «Алтын Барс»лар да тапшырдылар.

Тагын акционерлар үзгәрә

2023 елның сентябрендә вазгыять тагын үзгәрде.

Сентябрь аена кадәр «ТМТВ» каналының 37,5 процент өлеше – Камил Гәрәевнең ышанычлы кешесе Владислав Феофановныкы, 62,5 проценты Наил Баһаветдиновның ышанычлы кешесе Әнис Мәрдәновныкы иде. Ә «Татар радиосы» 100 процент Әнис Мәрдәновныкы булган.

Сентябрь аенда кинәт кенә оештыручылар үзгәрде. «Барс Медиа»дан китәргә мәҗбүр булган Марат Гәрәев һәм Радик Артемьев кире кайтты. «ТМТВ» һәм «Татар радиосы»ның 100 процент устав капиталы Марат Гәрәев кулына күчте.

«Татар радиосы» һәм «ТМТВ» телеканалының директоры итеп Радик Артемьев билгеләнде. «ТМТВ» директоры Тимур Сәйфетдинов, 2016 еллардан бирле «Татар радиосы»нда директор булган Равил Һадиев эшләреннән китте. Камил Гәрәев һәм Наил Баһаветдиновның якыннары башта Радик Артемьевны директор итеп билгеләгән, аннары устав өлешен Марат Гәрәевкә тапшырган (саткан, бүләк иткән – ничек булганын белмибез) булып чыга.

«Татар җыры» бренды исә элекке оештыручы Камил Гәрәевтә калды. Быелгы «Татар җыры» бәйгесендә «Татар радиосы»ның яңа җитәкчеләре сәхнәгә чыкмады. «Татар җыры»н оештыруда «Татар радиосы»ның яңа (дөресрәге, кабаттан әйләнеп кайткан иске) җитәкчеләре катнашмаган, дип аңларга кирәктер.

«Татар радиосы» һәм «ТМТВ»да кадрлар алмашынды.

Хәзер «Татар радиосы»ның финанс хәлләре бик уңайдан түгел, дип аңларга кирәк. Былтыр ел әйләнәсендә аның табышлары, чыгымнары 7 миллион тирәсе булган. Рәсми рәвештә 14 кеше эшләгән оешма өчен бу – зур әйләнеш түгел, билгеле. Өстәвенә, аның салымнар буенча бурычы бар икәне күренә – зур сумма түгел, 4800 сум, әмма барыбер бурыч.

Компаниядә акционерлар арасында каршылык ни дәрәҗәдә икәнен чагылдыручы тагын бер күрсәткеч бар. «Татар радиосы»ның тыелган социаль челтәрдәге элеккеге аккаунтында 190 мең язылучысы бар иде. Бу, билгеле, бик зур сан. Әмма акционерлар шушы аккаунтны да «ташлап» калдырды. Бу аккаунттагы соңгы пост 2023 елның 25 августында куелган һәм бүтән алып барылмый. Соңгы пост бик эчтәлекле – анда шат хезмәткәрләр «Татар радиосы» – ул без һәм сез. Һәм без – команда! Иң мөһиме – «Яхшы кәеф бездән башлана!» дип язылган фото янында.

«Татар радиосы»ның иске аккаунтындагы соңгы пост

Мөгаен, 25 августта хезмәткәрләр хуҗалар алышыначагын әле белмәгән дә…

Соңрак «Татар радиосы» яңа аккаунт ачты. Аңа нибары 2000 кеше генә язылган. Кайчандыр 1нче санлы радио булган «Татар радиосы» өчен 2000 укучы – бик аз күрсәткеч, билгеле.

«Татар радиосы» бу матавыклардан араланып чыга алырмы? «Яхшы кәеф бездән башлана» дигән шигарьле радиога күтәренке кәеф тәэмин итә алырлармы? Вакыт күрсәтер.

«Интертат» татар эстрадасын булдыруга зур өлеш керткән, күп җырчыларга юл күрсәткән, «Татар җыры» фестивале кебек зур концертлар оештырган ширкәтнең югары дәрәҗәдә сакланып калуын, татар халкына хезмәт итүен тели.

Бу темага тагын язмалар:

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 18 февраль 2024
    Исемсез
    Юньле тапшырулары да юк иде. Һава торышының сөйләүче кыз "җырлый" гына. Аны нормально гына әйтеп булмый микәнни?! Имеш, матур сөйли. Яңалыклар тапшыруы да юк дәрәҗәсендә."Тәртип" радиосына алыштырып булмый мы икән эфирны?
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100