Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Элвин Грей «Барс медиа»дагы гауганың сәбәпчесе дип Радик Артемьевны атады

Радик Юльякшин ширкәтнең элекке генераль продюсер Радик Артемьевны гаепли.

news_top_970_100
Элвин Грей «Барс медиа»дагы гауганың сәбәпчесе дип Радик Артемьевны атады
Салават Камалетдинов

Радик Юльякшин — Элвин Грей «Барс Медиа» дагы хәлгә аңлатма биреп, элекке генераль продюсер Радик Артемьевны гаепләде.

"Кичә Таиландтан яхшы кәеф белән кайттым, һәм монда шундый «хәл» не ишеттем, акылга сыймаслык әйбер ул. Бу — «Барс Медиа групп» белән булган вәзгыять. Россиядән киткәнче үк конфликтның ике ягы белән таныш идем, сезгә хакыйкатьне ачам. Телем өчен өстән эләгәчәк инде, тик тирә-юньдә гаделсезлек булганда, дәшмичә тора алмыйм", - дип яза ул.

Радик Юльякшинның фаразы шундый.

"Директор урынбасары Артемьевны 18 ел дәвамында икенче рольдә булу туйдыра. Үз тырышлыгы белән, тирен түгеп «империя» булдыра, продюсер — «артист» мөнәсәбәтләре принцибын төзи. Бөтен артистлар аны нәкъ шуның өчен кадерли дә инде. Ул татар эстрадасы остасы.

Әмма җитәкче вазифасында бер урында иң күбе 5 ел гына утырырга мөмкин. Артемьев үз вазифасында өч тапкырдан артыграк утыра.

Шуңа күрә генераль директор урынын алу өчен «казый башлый». Аның фикеренчә, ул, татар мәдәниятенә зур өлеш керткән кеше буларак, күбрәккә лаек. Гайбәт һәм интрига юлы белән эшли башлый. Иркә, Динәнең дус кызы буларак, читтә калмый һәм директорын яклап калу өчен, ярдәм итә башлый.

Иркә көчле як тарафын алмады, дөреслек ягында калды. Шул вакытта Радик Ивановичта икесен дә хур итәргә дигән "даһи" фикере туган. Ул Иркәне җәмәгатьчелек күзендә ниндидер «монстр» итәргә теләде.

Ел дәвамында ул һәркөнне гамәлгә куючыларның берсе Марат Мәүлетович Гәрәевның баш миен «юа». Үз вакытында ширкәтнең ике төп гамәлгә куючысы 25 процент акцияләрен Марат Гәрәевкә тапшыра һәм аңа холдингны җитәкләргә тәкъдим итә. Соңрак Гәрәев кызына җитәкче урынын бирә. Күрәмсең, Радик Иванович Марат Гәрәевка Динә компания белән идарә итә алмый, идарә итү тәҗрибәсе җитми, дип җиткерә алган.

Марат Мәүлетовичның кызып китүчән, үз-үзен яратучан икәнен белгәнгә күрә, аны ышандырырлык итеп «пычрак ата». Марат Гәрәев, аек акылда булуына карамастан, Ивановичның мораль басымы астында, үз кызын ышандыра торган кешегә алмаштырырга карар кыла.

Әмма өченче зат та килеп тыгыла. Ике төп гамәлгә куючы — Марат Гәрәевның абыйсы һәм тагын бер компаньон. Алар Артемьевны генераль директор итеп билгеләп куярга ирек бирми һәм Уфадан артистлар даирәсендә билгеле булган белгеч Павел Волонихинны китерде. Павел аудит үткәрә һәм вердикт чыгара: Динә Гәрәева — грамоталы белгеч. Коллектив белән сөйләшүдән соң, ул элеккеге урынына кире кайтуга лаек, чөнки персонал арасында абруе бар дигән нәтиҗәгә килә. Ә менә Артемьевка дәгъвалары була.

2020 елның 1 гыйнварыннан Динә Гәрәева янәдән үз вазифаларына кереште.

Артемьевка исә, итагатьлек саклап, тимәскә карар кылганнар. Радик Иванович шушы игелекне йомшаклык дип кабул итә һәм Динә белән Иркәне ачыктан-ачык эзәрлекли башлый. Иркәгә «тәртипсез хатын-кыз һәм әни» дигән ярлык ябыштырып карады. Аны тыңлаучылары алдында фаш итте.

Ни өчен нәкъ менә Иркә соң? Җавап күз алдында ук. Иркә — шул ук Радик Ивановичның элеккеге проекты. Иваныч бу катлаулы хәлдә аңа өметләнә. Ә Иркә аның өметләрен акламый.

Әмма халык ахмак түгел, ул барысын да ачыклар һәм үз урынына куяр, халык фальшны күрә. Ул барысын да йөрәге белән аңлар.

Ә артистлар иҗади һәм бик ышанучан кешеләр. Артемьев «Барс медиа»га кайта дигән имеш-мимешләр кайбер артистларның башларын әйләндерә.

Конфликтның асылын белмәгән кешеләр белән бәхәскә керүдән бернинди мәгънә дә юк.

Иң күңелсезе, монда ир-атлар белән белән кызлар арасында сугыш күзәтелә.

Учредительләр советына, ниһаять, ихтыярларын йодрыкка җыярга вакыт дип саныйм. Артемьевның эшчәнлеген тикшерергә һәм барлык вәзгыятькә хокукый бәя бирергә, компромисслы карар табарга кирәк.

PS: вәзгыятьне эчтән белгәнгә күрә, артистны һәм идарәчене (Иркә белән Динә Гәрәева дип аңларга кирәктер - ИТ) эзәрлекләүне туктатырга киңәш итәм.

Сүземә ышаныгыз. Беркемгә дә, миңа да, халыкка да, тыңлаучыларга да чит кеше киемендә тикшеренүегез кызык түгел. «Барслар» — ун елдан артык вакыт аралыгында төзелгән холдинг һәм, ике шәхес килеп, өч атна эчендә барысын да җимерде, һәммәсен дә түбәнсетә һәм кимсетә дигәнгә беркем дә ышанмаячак.

Бер әйтем бар: Пыялага тигәнәк ябышмый.

Бу вәзгыятьне оештырган кешеләргә РФ Җинаять кодексының 110 маддәсе буенча (110 маддә - кешене үлем хәленә җиткерү - ИТ) гаепле булырга язмасын. Барыгызга да яхшылык телим», — дип язган Элвин Грей.

Кайсыларыдыр Элвин Грейны аңламаган «үзең язмагансың, берни дә аңлашылмый», «син артистмы әллә инде юристмы?», — дигәннәр, кемнәрдер Элвинны «Иркәне яклап язасың», — дип тәнкыйтьләгән. Өченчеләре исә «вәт Санта-Барбара бу, фильм төшерергә дә була», «Ниһаять, акыллы һәм адекват җавап», — дип тә язганнар.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Вчера вернулся с Тайланда с хорошим настроением, и тут услышал и увидел такое, что даже в уме не укладывается. Это ситуация с «Барс Медиа групп». Ни малейшего намёка на истинные причины конфликта я не услышал от сторон. Я до своего отлёта из России общался с обеими сторонами конфликта и открою вам истину, конечно прилетит мне потом сверху за мой язык, но молчать не буду, когда вокруг несправедливость. А истина заключается в следующем: Заместителю директора Артемьеву надоело быть всегда на вторых ролях на протяжении 18 лет. Мужчина практически на своих плечах, кровью и потом построил «империю», принцип взаимоотношений продюсер - артист. За это его и ценит вся артистическая среда. Он «гуру» татарской эстрады. Однако Цикл руководителя обуславливается максимум 5-ю годами работы на одном месте. Он пересидел свою должность более чем в три раза. Поэтому начал копать под генерального директора, чтобы занять его место. По его мнению он был достоин большего, внеся такой колоссальный вклад в татарскую культуру. Начал действовать путём сплетен и интриг. Ирке, как подруга Дины, не осталась в стороне и принялась помогать своему директору отстаивать ее законное место. Да , она не приняла сторону сильного, осталась на стороне правды. Тогда у Радика Иваныча родилась гениальная мысль опорочить их обеих, и сделать Иркэ неким неуправляемым монстром в глазах общественности (это мать своих детей то монстр...ну, ну). В течении года он каждый день промывал мозги одному из учредителей Марату Мавлютовичу Гараеву, которому в своё время два основных учредителя безвозмездно передали блокирующий пакет акций 25% и предложили возглавить холдинг. Впоследствии Гараев уступил своё место дочери, якобы, переписав все свои Акции последней. Видимо сумел Р.И. донести до Гараева, что его родная дочь не способна управлять компанией, не хватает опыта управления. Приплетя грязь для убедительности, зная, что Марат Мавлютович вспыльчив, самолюбив и горяч. Марат решил вопреки логике и здравому смыслу, находясь под моральным давлением Иваныча, свою родную дочь поменять на человека, обладающего даром убеждения, с которым прошёл и «Крым и рым». Но не тут то было. Вмешалась третья сила. Продолжение ??

Публикация от Elvin Grey (@elvin_grey_music)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100