Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилия Кадыйрова «ТМТВ» каналыннан киткән: «Бу сорауга нокта куясым килә»

news_top_970_100
Лилия Кадыйрова «ТМТВ» каналыннан киткән: «Бу сорауга нокта куясым килә»
Фото: Лилия Кадыйрова аккаунтыннан

«ТМТВ» каналы баш мөхәррире Лилия Кадыйрова эшеннән киткән. Бу хакта ул үзенең социаль челтәрендә хәбәр иткән. Зур хәрефләр белән «МИН КИТТЕМ...» дип башлаган постын Лилия Кадыйрова.

«Мин шәхес буларак формалашкан, профессиональ буларак ныгыган, яраткан кадерле «ТМТВ» телеканалы, «Барс Медиа» компаниясе, «Татар Радиосы», концерт агентлыгы – барыгызга да бик зур рәхмәтемне белдерәм!

Мин 15 ел дәвамында көчле, масштаблы команданың лидеры булуым белән бик бәхетлемен! Мин кызыл дипломым һәм бик зур амбицияләрем белән «Барс Медиа» команиясенә килгән көннәремне яхшы хәтерлим. 15 ел дәвамында төрле вакытлар булды, ләкин без һәрвакыт уңышлы проект хакына компромиссны таба белдек. Сез мине пиар-специалист, журналист, сценарист, режиссер, продюсер, җитәкче, алып баручы буларак ачтыгыз. Шуның өчен сезгә бик зур рәхмәтемне белдерәм!» – дигән Лилия Кадыйрова.

Фото: © Лилия Кадыйрованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Ул «ТМТВ»дан китүеннән сенсация ясамауларын сораган. «Китү – минем шәхси теләгем», – дигән җитәкче.

«Китүем турында әйтмәсәм дә, күпләр хәбәрдар. Һәрбер шалтыратучыга «әйе, шулай булды» дип сөйләп тормас өчен, бүген бу сорауга нокта куясым килә. Контексттан тартып алып, ниндидер сенсация ясамавыгызны сорыйм. Китү – минем шәхси теләгем. Китәргә вакыт җитүен күрсәткән сәбәпләр булды. Мин тыныч күңел белән, беркемгә бернинди дә үпкәсез, үкенүләрсез киттем.

Миннән соң менә дигән итеп эшләп торган телеканал кала. Мин телеканалда лицензия алган көннәреннән бирле бүгенге көнгәчә эшләдем. Республиканың иң көчле белгечләре генә түгел, ә ОРТ каналында «Фабрика звезд» проектының продюсеры булган Лина Арифуллина командасында эшләү шулай ук зур тәҗрибә булды. Шоу-бизнес дөньясында төп вакыйга булган «Татар җыры» проектының видеобизәлешен нәкъ менә мин җитәкләгән команда ясады. Туры эфирлар – шулай ук әлеге команданың профессиональ хезмәте. Тапшырулар ай саен эфирга чыгып торган, яңа клиплар барысы да сезнең күз алдыгызда булды. Шуңа күрә аларга тукталып торасым килми.

Фото: © Лилия Кадыйрованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Бу еллар эчендә бик күп зур проектлар булды, аларда эшли алу бәхетенә ирештем. Алай гына да түгел, мин «Барс Медиа» компаниясен татар милләтен, татар телен, татар җырын саклауга һәм пропагандалауга бик зур өлеш керткән компания дип саныйм! Тик бүген күңелем башканы таләп итә. Белүегезчә, мин күңел кушканча яшим. Шуңа күрә бүген әлеге сүзләр язылды да инде. Ихтирам белән Лилия Кадыйрова!» – дигән пост калдырган телеканал мөхәррире.

Лилия Кадыйрова «ТМТВ» каналында популяр «Сөйләшергә кирәк» тапшыруын да алып бара иде. Канал кем кулына калыр?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100