2023 елгы Казан Сабан туе батырлары: кемнәр алар?
Июнь азагына якынлаша, димәк, татар халкы, бигрәк тә көрәшчеләр зарыгып көтеп алган Сабантуй бәйрәмнәре дә тәмамланып килә. Узган ялларда өч мәйданда Казан Сабантуйлары гөрләде. Өч мәйданчыкта – өч батыр. «Интертат» Казан батырлары белән таныштыра.
Казан Сабан туе быел да Дәрвишләр бистәсе, Тынычлык һәм Аккош күле мәйданчыкларында үткәрелде. Иң кызыгы, нәкъ менә Сабантуй көнне Саба районында көрәш буенча Дөнья чемпионаты да үткәрелде. Шул сәбәпле, батырларның күбесе Сабантуйда көрәшә алмады. Ә шулай да карьералары өчен мөһимрәк булган Дөнья чемпионатын оттылар. Сүз уңаеннан, көрәш буенча дөнья чемпионатында 10 үлчәү авырлыгының унысында да Татарстан көрәшчеләре батыр калды.
Табадан гына төшкән Дөнья чемпионнары – исемлек
Дәрвишләр бистәсе батыры – Раил Нургалиев
Дөнья чемпионатында күбрәк яшьләр көрәшсә, Казан Сабантуйларында исә инде көрәш ветераннары дип әйтерлек спортчылар батыр калды.
Казанның Совет районы өчен генә үткәрелә торган Дәрвишләр бистәсе Сабан туеның абсолют батыры – легендар Раил Нургалиев. Раилнең быел беренче генә батыр калуы түгел. Көрәшчеләр арасында «Раил Нургалиев феномены» дигән төшенчә дә кулланыла. Ул – көрәш дөньясында иң күп титуллы көрәшче. 2023 елда Әстерхан өлкәсе Бөтенроссия авыл Сабан туенда абсолют батыр булып калганнан соң, ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов Раилгә: «Синнән Аллаһ Тәгалә һәм болытлар гына югарырак», – дигән иде.
Раил Нургалиевның 38нче машинасын алу шатлыгы: «Энҗеле көрәш» яңа чыгарылыш тәкъдим итә
Көрәшче Раил Нургалиев: «Минем җиңүдән көнләшүчеләр бар»
- Теләче районы Олы Кибәхуҗа авылында туган.
- 8 яшеннән көрәш белән шөгыльләнә.
- Көрәшчегә 37 яшь һәм ул һаман да дөньякүләм ярышларда да катнаша.
- Татарстан күләмендә үткәрелгән ярышларда – Теләче, берничә ел Биектау районы командалары өчен чыгыш ясады.
- Соңгы елларда 130 кг үлчәү авырлыгында көрәшә.
- Милли көрәш буенча халыкара класслы спорт остасы.
- Күп тапкырлар Дөнья, Россия, Татарстан чемпионы, Муса Җәлил исемендәге турнир җиңүчесе.
- Күп тапкырлар Теләче районы Сабан туе абсолют батыры.
- Билбаулы көрәш буенча атказанган спорт остасы.
- Көрәш буенча ТР атказанган тренеры.
- 2013 елда – Төмән, 2017 елда – Әстерхан өлкәсе, 2019 елда Новосибирскида узган Федераль Сабантуйның абсолют батыры.
- 2022 елда – Мордовиядә, 2023 елда Әстерхан узган Бөтенроссия авыл Сабан туеның абсолют батыры.
- Көрәш карьерасында 38 машина откан көрәшче.
- Көрәшчеләр арасында шигырьләр белүе һәм сөйләргә яратуы белән дә аерылып тора. Муса Җәлил, Фәнис Яруллин, Ләйлә Дәүләтова шигырьләрен яттан белә.
Тынычлык бистәсе батыры – Лениз Абдуллин
Тынычлык бистәсендә үткәрелгән Сабантуй үзенең зурлыгы, масштаблары белән дә билгеле. Биредәге Сабантуйда Идел буе һәм Вахитов районы көрәшчеләре катнашты. Соңгы еллар һәм быел да, батыр булып, Кама Тамагы егете Лениз Абдуллин калды.
- Тумышы белән Кама Тамагы районыннан.
- 2002 елда Казан университетына укырга кергәннән бирле, тренер Марат Әхмәдиев кул астында көрәш белән шөгыльләнә.
- Соңгы елларда 130 кг үлчәү авырлыгында көрәшә.
- Көрәш буенча ТР атказанган спорт остасы.
- Татарстан күләмендә үткәрелгән ярышларда Казанның Вахитов районы өчен чыгыш ясый.
- Күп тапкырлар Кама Тамагы районы һәм Казан Сабан туе батыры.
Лениз Абдуллин – көрәш дөньясында тыйнак һәм табигый сәләте булган көрәшчеләрнең берсе. Шулай да 2019 елда ул Татарстан беренчелегендә булган ыгы-зыгы үзәгендә «кайнап» алды. 130 кг үлчәү авырлыгының бер әйләнешендә Лениз Абдуллина Әлмәт өчен көрәшүче Радик Сәлахов белән «эләгешеп» китә. Лениз исәп буенча отып бара, тик Радик Ленизны аркасына яткызып, өченче кисәтү алдырып җиңеп чыга. Аркага яткызып җиңү кагыйдәгә язылган булса да, халыкка бу гамәл ошамый. Кабат көрәштереп тә, Лениз Абдуллин кисәтү ала. Чыккан тавышка түзә алмыйча, Радик Сәлахов халыкка карап, кулын терсәктән бөгеп күрсәтә. Лениз моны күреп ала да, Радикка каршы килә. Тик эш сугышуга барып җитми, тренерлар аерып кала. Вахитов районы белән Әлмәт командалары да сүзгә килеп ала.
Көрәш буенча Татарстан беренчелегендә ызгыш чыкты
«Чыгарып болгамаган бит». Көрәштә булмаган гамәл өчен Радик Сәлаховка җәза бирелерме?
Шулай да Лениз Абдуллин көрәш җанатарлары күңелендә табигый көчкә һәм сәләткә ия көрәшче булып кереп калган. Казан Сабан туе батыры булуы да – шуның билгесе.
Аккош күле батыры – Фирдүс Зәйнуллин
Казан Сабантуйлары уза торган өченче мәйданчык – Аккош күле. Биредә Мәскәү, Киров, Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнары көрәшчеләре җыйнала. 2023 елны да, Аккош күле батыры булып, Фирдүс Зәйнуллин танылды.
- Тумышы белән Яшел Үзән районыннан.
- 7 яшеннән көрәш белән шөгыльләнә башлый.
- Остазы – Фәрит Шәйхетдинов.
- 130 кг нан югары үлчәү авырлыгында көрәшә.
- Көрәш буенча күп тапкырлар Татарстан һәм Россия чемпионы.
- 2019 елда абсолют үлчәү авырлыгында Дөнья чемпионы булып танылды. Дөнья чемпионатында чыгыш ясау өчен, Фирдүс ул елны Казан Сабан туенда катнашудан да баш тарта.
- 2021 елда «Изге Болгар җыены»нда уздырылган көрәш ярышы абсолют батыры.
- 2022 елда – Дөнья Кубогы иясе.
- Көрәш буенча халыкара класслы спорт остасы.
- Яшел Үзән шәһәре Сабан туеның 10 тапкыр абсолют батыры. Районда аңа әлегә тиңнәр юк. Батырга ел да автомобиль бүләк итәләр иде.
- Хәзерге көндә Фирдүс Зәйнуллин тренер булып эшли, балаларга көрәш серләрен төшендерә.
10 тапкыр Яшел Үзән шәһәре абсолют батыры булган Фирдүс Зәйнуллин 2023 елда 2нче урында калды. Күпләрне шаккатырган финал алышында җиңелү белмәс Фирдүс Зәйнулинны Олы Ачасыр авылыннан Айдар Әхмәтов җиңеп чыга. Матбугат чаралары бу хакта: «Җиңелә белмәс Фирдүс җиңелде», – дип язып чыкты. Район Сабан туенда оттырса да, Казан Сабан туен бирмәгән Фирдүс.