news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Көрәш буенча Татарстан беренчелегендә ызгыш чыкты

130 кг үлчәү авырлыгында Әлмәт өчен көрәшүче Радик Сәлахов белән Казанның Вахитов районы өчен көрәшүче Лениз Абдуллин эләгешеп китә.

news_top
Көрәш буенча Татарстан беренчелегендә ызгыш чыкты

Радик җиңүенә сөенеп, халыкка таба борылып, кулы белән ямьсез хәрәкәтләр эшли. Бу Ленизны чыгарыннан чыгара. Тик эш сугышуга барып җитми. Ярышларның төп хөкемдары Ильяс Галимов Сәлаховны халыктан гафу үтенергә мәҗбүр итә.

Тик Сәлахов көндәшенең остазы янына килеп, кулын кыскач, соңгысы түзеп кала алмый. Нәтиҗәдә Әлмәт командасы бөтен составы белән сугышка кушыла.

Көрәш җанатарлары группасында «Татар көрәшен ММАга әйләндереп бетерделәр инде», «Сәлаховка позор!», «Бигрәк оятсыз икән», «Җанатарларны хөрмәт итми», – дип язалар.

Җанатарлар Әлмәт командасына, йә Сәлаховка дисквалификация бирергә кирәк дип кычкыралар, тик төп хөкемдар алай санамый. Нәтиҗәдә, Әлмәт өчен көрәшүче Зәй егете Радик Сәлахов бу гамәле өчен әлегә җәзасыз калды.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар