Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Элвин Грей Гүзәл Уразовага җавап бирде: "Без бит Сезгә бу җырны башкаруны тыймадык!"

Радик Юльякшин Гүзәл Уразованы эмоцияләргә бирелмәскә чакыра һәм аннан "ни өчен кеше җырын үзегезнеке итеп теркәдегез" дип сорый.

news_top_970_100
Элвин Грей Гүзәл Уразовага җавап бирде: "Без бит Сезгә бу җырны башкаруны тыймадык!"

"Хөрмәтле Гүзәл! Видеомөрәҗәгатегезне күрдем, монда күз яшьләре һәм эмоцияләрнең катнашы юк. Әйдәгез, моны кадр артында калдырыйк. Кердә казынмыйк, шәхесләргә күчмик. Әйдәгез, фактлар белән генә эш итик", - ди Радик Юльякшин.

Ул 2014 елда Бабек Мамедрзаев "Мин сине очраттым" җырын язганын әйтә һәм аны уйнатып күрсәтә. Радик Юльякшин 2016 елда Бабек белән бергә бу җырны үзгәртеп яздырганын һәм аранжировкасын әзерләгәнен әйтә. Гүзәл Уразова аннан соң гына, дуэт җырлар өчен чакырылды, ди ул.

"Ә аннары без бу җырның Россия авторлар җәмгыятендә Гүзәл Уразова һәм Эльвира Сафина исеменә теркәлгәнен белдек", - ди Радик Юльякшин.

Ул бу бәхәснең ни өчен нәкъ менә хәзер чыкканын да аңлата. "Без хәзер "Элвин Грей" лейблы (ягъни бренды - ИТ) төзедек. Һәм безнең юристлар документлар белән эшли башлагач, "Красивая, хороший" җырының безнеке түгел икәнлеген ачыкладык. Ул 2016 елның 7 гыйнваренда Гүзәл Хәкимова (Уразова) һәм Эльвира Сафина исеменә теркәлгән икән. Ә без белмәдек тә", - дип аңлата ул.

Юльякшин әйтүенчә, закон буенча бер автор икенче авторның рөхсәтеннән башка авторлык хокукын терки алмый. "Һәм сорау туа - нәрсәгә сез шулай эшләдегез? Нәрсәгә кирәк булды бу Сезгә? Гүзәл! Без бит Сезгә бу җырны башкаруны тыймадык! Сорау бит башка - нигә Сез үзегезнеке булмаган җырны үз исемегезгә теркәдегез?!" 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

а?! #ElvinGrey #ЭлвинГрей

Публикация от Elvin Grey (@elvin_grey_music)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100