Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаевамы, Алия Карачуринамы? Ришат Төхвәтуллинның кайсы кызны авылына алып кайтуы билгеле булды

Популяр җырчы Ришат Төхвәтуллин инстаграмнан туры эфир алып барды. Ул тамашачыларын 28 июль көнне туган җире – Башкортстан республикасының Туймазы районы Карамалы-Гөбәй авылына чакырып калды.

news_top_970_100
Гөлназ Асаевамы, Алия Карачуринамы? Ришат Төхвәтуллинның кайсы кызны авылына алып кайтуы билгеле булды

Ришат Төхвәтуллин төркемендә җырлаган Алия Карачурина үзенең Гөлназ Асаева белән аралашудан туктаганын әйтеп, "Ришат үзе янында тыйнак кызлар күрергә тели" дигән иде. Гөлназ Асаева, моңа җавап итеп, Алия Карачуринаны үз исеме белән пиар ясауда гаепләде. Элегрәк Асаева "Ришатны яраткан кебек беркемне яратмадым" дигән иде.

Җырчы сүзләренчә, “Җәйге очрашулар” дип аталган зур концерт быел сигезенче тапкыр ачык һавада узачак. Чарага биш меңнән артык халык җыелыр дип көтелә. Концертка халык, гадәттә, Башкортстан, Татарстан һәм башка төбәкләрдән җыела. Тамашада әле танылмаган, яшь артистлар чыгыш ясаячак. Танылган артистлардан Ришат Төхвәтуллин Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһировны, яшь җырчы Алия Карачуринаны чакырырга җыена.

“Зур концерт бик күңелле булачак, килегез, барыгызны да көтеп калам!”, - диде Ришат Төхвәтуллин.

Туры эфир вакытында җырчыга төрле сораулар “яудырдылар”. Әйтик, Гөлназ Асаева белән мөнәсәбәтләрегез ничек? соравына Ришат: “Кем белми, аның инде күптәннән башка егете бар”, - дип җавап бирде. Алия Карачуринага караганда Гөлназ Асаева сезгә күбрәк туры килә дип тә әйтүчеләр булды. “Мин белмим, сез генә хөкем итсәгез инде”, - дип әйтте җырчы.

Моннан тыш, Ришат Төхвәтуллин үзенә шигырьләр җибәрүен сорады: “Миңа бик күп шигырьләр кирәк. Директка җибәрегез әле. Гомер турында, позитив шигырьләр булсын”, - диде ул.

Җырчы ял итәргә Кырымга барырга теләвен әйтте. Әлегә ул яңа дискын чыгарырга әзерләнә.

Ришат Төхвәтуллин 14 июльдә керәшеннәрнең Питрау бәйрәмендә чыгыш ясаячак. Казанга җырчы октябрьнең урталарында килергә вәгъдә итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100