Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаева: Ришат Төхвәтуллинны яраткан кебек берәүне дә яратмадым

Тамашачыларны яшь җырчы Гөлназ Асаеваның иҗатыннан бигрәк шәхси тормышы кызыксындыра. Нәкъ менә шәхси тормышы турында сөйләтер өчен, без Гөлназны интервьюга чакырдык.

news_top_970_100
Гөлназ Асаева: Ришат Төхвәтуллинны яраткан кебек берәүне дә яратмадым
Аны инде Радик Юльякшин белән Ришат Төхвәтуллинга  “кияүгә биреп” туктадылар шикелле. Тик матбугат чараларында, социаль челтәрләрдә Гөлназ белән бәйле төрле вакыйгалар шаукымы әле дә тынмый.

"Ришатны яраткан кебек берәүне дә яратканым юк"

- Гөлназ, очрашып йөргән егетләрең күп булдымы? Ничә яшеңдә егетләр белән йөри башладың? Чын күңелдән яратканың, гашыйк булганың бармы?

- 19 яшемә кадәр ике егет белән генә җитди мөнәсәбәтләрем булды дип әйтә алам. Беренче тапкыр 15 яшьтә Ришат Төхвәтуллинга гашыйк булдым. Ул миннән 9 яшькә олырак иде. Ничек кенә кызык, сәер булмасын, ул минем әти-әнием белән бер курста укыды. Без бергә гастрольләргә йөрдек. Миңа анда 11-12 яшьләр иде. Ләкин мөнәсәбәтләребез ул укуын тәмамлап, диплом алгач кына башланды. Ришат минем беренче мәхәббәтем. Аңа чын күңелдән гашыйк идем, бик нык яраттым. Аны яраткан кебек берәүне дә яратканым юк. Шулай да ошатып йөргән егетләр бар.



- Егетләр белән үзең беренче барып танышканың бармы?

- Юк, беркайчан да алай беренче барып танышканым юк. Дөресен генә әйткәндә, егетләргә күз атып йөргәч, мине гел җилбәзәк кыз диләр. Кешеләрдә шундый образ тудырам. Менә күптән түгел генә гастрольләрдә йөреп кайттык. Күпләр шунда “бандитка” булуыма инандылар. Ике егетне үз урыннарына утырттым.

"Татар эстрадасына тавыш-гауга һәм “пиар” ясап килеп кердем" 

- Гөлназ Асаеваны тавыш-гауга чыгара торган артист дип беләләр. Ул җырлары белән түгел, “пиар” ясап танылды диючеләр күп. Үзең моңа ничек карыйсың? Килешәсеңме?

- “Факт есть факт” дияләр бит әле. Бу очракта да шулай. Башкортстанда мин “пиар” аша танылмадым. Мин кечкенәдән әти-әнием белән гастрольләрдә җырлап йөрдем.

Әйе, Татарстанга, эстрадага менә шулай тавыш-гауга һәм “пиар” ясап килеп кердем дип әйтергә була. Татарстанда массакүләм мәгълүмат чаралары бик яхшы эшлиләр. Берәр хәлне тиз арада эләктереп алалар да, миннән сорап, шул арада ук язып куялар. Халык кызыксынып укый, шул рәвешле, әлбәттә, танылу алдым. Безнең Башкортстанда хәбәрләрне алай һәрдаим һәм оператив язып бармыйлар.



“Пиар” аша танылуның бернинди начар ягын да күрмим. Чөнки башка сыймаслык акылсызлыклар эшләп йөрмим. Шулай ук басылып чыккан язманың 70 проценты дөрес булмаска да мөмкин. Безнең заманда “пиар” юл белән танылуны кирәк дип саныйм.

"Радик җитди мөнәсәбәтләргә әзер түгел"

- Элвин Грей белән очрашып йөрисезме, юкмы? Сез нинди мөнәсәбәтләрдә?

- Радик белән без күптәннән дуслар. Ул миңа 14 яшьтә дуэт яздырырга тәкъдим итте. Ходай язмагандыр инде, ул чакта бу эш барып чыкмады һәм без дуэт яздыра алмадык. Менә шуннан бирле без аралашып киттек. Очрашып йөрдек дип әйтергә дә була. Утсыз төтен булмый бит. Икебезнең арада мәхәббәт хисләре булып алгандыр.

Радикны мин тырыш, җырчы егет буларак хөрмәт итәм. Ләкин аны тормыш иптәшем, балаларымның булачак әтисе итеп күрмим. Бүген аның белән җитди мөнәсәбәтләр кору хакында уйламыйм. Кем белә, бәлки киләчәктә бу фикерем үзгәрер.


- Белүемчә, Радикны синең гаиләң кабул итми. Аның белән җитди мөнәсәбәтләр корырга теләмәвеңә шул сәбәпче түгелме?

- Юк. Әти-әнием дә Радикны җырчы буларак нык хөрмәт итә. Дөрес, карт әтәем аның стилен аңламый. Аңа Ришат Төхвәтуллин кебек тыйнак, акыллы егетләр ошый. Радик бөтенләй икенче төрле кеше бит. Бабаем аны сәхнәгә ертык чалбар киеп чыкканы, сәхнәдә миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганы өчен тәнкыйтьли. Хәзер барысы да яхшы, карт әтәйгә барысын да аңлатып бирдем. Ул Радик кирәкми, миңа тиң түгел дип бик нык кайгырган иде.

- Радик дуслар гына булып калуга ризамы?

- Мин тормыш иптәшем өчен беренче урында булырга телим. Радик күбесенчә эшкә, иҗатка кереп киткән. Аның башында бөтенләй икенче төрле уйлар. Очрашырга теләгем бар дип язган була инде үзе. Дөресен әйткәндә, теләге юк инде аның. Радикны үпкәләтәсем килми, ләкин миңа төплерәк егет кирәк. Ул җитди мөнәсәбәтләргә әзер түгел.



- Казанга гастрольләргә килгәч, кая тукталасың? Сине Элвин Грейның фатирында кала диючеләр дә бар.

- Казанда танышларым, дусларым күп. Ике туганым, әтием бар.

Радикның фатирында 1-2 тапкыр булганым бар. Ул анда группасында егетләр белән яши. Алар барысы да музыка белән шөгыльләнә. Апасы Регина ашарга пешерә. Анда бик яхшы, “душевный” атмосфера.

Чираттагы гастрольләрдән соң, Радикның фатирында тукталырга теләдем. Ләкин анда егетләр бик күп, кем генә килми, кем генә китми. Шуңа уңайсызландым, әтиләргә барып кунарга булдым.


"Ришат мине бервакытта да “идеаль” хатын-кыз буларак күрмәде"

- Гөлназ, элегрәк Ришат Төхвәтуллин белән очрашып йөргәнсез. Хәзер сез нинди мөнәсәбәтләрдә?

- Ришат белән һәрдаим аралашып торабыз. Җырлар, съемка, аранжировка хакында сөйләшәбез. Хәзер без бик яхшы дуслар. Аны күргәч бернинди хисләр дә уянмый. Мин үсәм, һәрдаим эшлим. Ләкин Ришатның сүзләре дә, уйлары да һаман шундый ук. Бернәрсәсе дә үзгәрми, бөртерле юлдан баруын дәвам итә. Дөресен генә әйткәндә, миңа аның белән кызык түгел. Минем төрле җирләргә барасы, яңалыклар туплыйсы, үзгә стильләрдә эшләп карыйсы килә. Миңа 15 яшь булганда аның белән кызык иде. Ул миннән олырак булгач, аннан күп әйбергә өйрәндем. Ул мине тырыш булырга, үз максатыма ирешергә, җырларга өйрәтте. Хәзер минем дә, аның да үз тормышы. Мин аңа бәхет кенә телим.



- Ришат синең спорт белән шөгыльләнүеңне, көн саен йөгерергә чыгуыңны тели икән.

- Ул барлык дусларына да йөгерергә куша. Йөгерү сулыш алуны көйли, артист кеше сәхнәдә матур булырга, гәүдә формаларын төз тотарга тиеш ди. Ришат мине бервакытта да “идеаль” хатын-кыз буларак күрмәде. Аннан гел тәнкыйть сүзләре ишетә идем. Ләкин алар мине яхшы якка үзгәртә торган фикерләр. Ул мине гел үзгәрергә өнди.


- Гөлназ, бер чыгышың өчен күпме түлиләр?

- Төрлечә. Башкортстанда мин танылган, шуңа күрә анда ике мәртәбә күбрәк түлиләр. Татарстанда уртача – 25 000 сумга чыгыш ясыйм.

- Тышкы кыяфәтеңне тәртиптә тотар өчен аена ничә сум акча тотасың? 

- Ай саен косметологка йөрим дип әйтмәс идем. Әллә нәрсәләр эшләтмим, битне чистарту процедурасына гына барып киләм. Мин бит әле яшь. Тональ кремны 200 яки 3000 сумга алган чаклар да бар. Акчаны ничек эшләгәнемне беләм, шуңа күрә кысып кына тотам. Үземне артык иркәләмим. Акчаны алдан клип, җырлар өчен бүлеп куям.



"Тик торганда сугышмыйм мин"

- Гөлназ, син гел егетләр белән сугышасың. Бу кызу канлы булуың белән бәйлеме?

- “Пиар” өчен сугышмыйм. Аннан соң кызлар белән түгел, ә егетләр белән генә сугышам. Тик торганда сугышмыйм мин. Мәсәлән, күптән түгел генә гастрольләрдә булдык. Бер егет арт ягыма сугып алды. Шул вакытта бөтенләй типкәләп ыргыттым.

Шулай ук автобуста берәү барды. “Почему ты так много разговариваешь. Курятник устраиваешь”, - ди. Минем тавышым шундый көчле, әле мин бит баста сөйләшәм. Наушнигынны ки дә тик утыр дидем. Бу сүз аңа ошамады, шуннан соң кычкырышып киттек. Аны мендәр белән кыйнадым.

Мин бәләкәйдән малайлар белән сугышып үстем. Күрәмсең, ул да тәэсир итә торгандыр.



- Соңгы тапкыр Искәндәр Шакиров белән сүзгә килдең. Сәбәбе нәрсәдә?

- Конфликт Казанның филармония залында Илназ Гарипов концертында килеп чыкты. Искәндәр миңа үзенең җырын тыңлатты. Мин аның җырларын “ужас” “чүп”, “пустой звук” дип атадым һәм сәхнә киемнәрен “ширпотреб”, бу киемнәр белән мин сарайга малларны карарга да чыкмыйм дидем. Чыннан да “непонятный” әллә нәрсәләр киеп чыга бит.

Моңа җавап итеп Искәндәр Шакиров "үзең бала гына, ә үзең картлар җырын башкарасың" дип гаепләп чыкты. Мин моңа куанам гына, концертыма өлкән буын кешеләре килә икән, димәк, мин дөрес юлда. Мин яшьләргә эшләргә тырышмыйм.

Искәндәр сорады һәм мин бары тик үз фикеремне генә әйттем. Аның кебек социаль челтәрләргә язып урнаштырмадым.


- Искәндәр гафу үтендеме?

- Юк, гафу сорамады. Безнең конфликт шул килеш калды. Гөлназ миннән гафу үтенергә тиеш дигән. Нигә әле мин аннан гафу үтенергә тиеш? Аннан гафу сорарга җыенмыйм. Мин дөресен генә әйттем.

"Костюмның бөтен арттагы төймәләрен кайчы белән кисеп алганнар"

- Артистлар арасында көндәшлек бармы?

- Әлбәттә бар. Ул аеруча Татарстанда сизелә. Монда сезнең җырчыларыгыз бик күп. Шуңа күрә мин Татарстанга сирәк киләм, күченергә теләмим. Кунаклар кадерле була, шуңа күрә кунак буларак кына җырлап йөрим әле. Айдар абый Галимов та кунак буларак кына йөри бит. Ике республиканы бергә кушып чыгышлар ясый. Башкортстанда, ничек кенә “пафосно” яңгыраса да мин көндәшлек күрмим. Чөнки анда җырчы кызлар күп түгел.

Шундый бер вакыйга искә төште. Артистлар белән репетициягә җыелдык, зур гына концертка әзерләнәбез. Үземнең чыгышым башланганчы тиз генә кибеткә чыгып керергә булдым. Киемнәремне әзерләп куйдым, бизәндем. Ул вакытта сәхнәгә кызыл костюм һәм чалбарны киеп чыгарга тиеш идем. Кибеттән керсәм, костюмның бөтен арттагы төймәләрен кайчы белән кисеп алганнар. Нишләргә? Алмашка бүтән күлмәктә алмаган идем. Шок хәлендә калдым, елар дәрәҗәгә җитештем. Төймәләрне тиз арада гына тегеп куярлык түгел, туры килерлек җебе дә юк. Урамга чыгып йөгердем. Бәхеткә, каршыда пәрдәләр сата торган кибетне күреп алдым. Анда эшләүче кызлар өстемдә генә костюмны тегеп бирделәр. Соңыннан бу эшне кем эшләгәнең белдем. Хәзер аның белән теләп аралашмыйм, читтәрәк йөрергә тырышам.



- Фанатларын бик күп. Араларында акылсыз адымнарга баручылар булдымы?

- Юк. Ләкин кыйммәтле бүләк бирүчеләр бар. Бер кеше бик кыйммәтле сәгать бүләк итте. Эчендә бриллиатларга кадәр бар иде. Мин ул сәгатьне алмадым. Ул егет миңа гомумән ошамады, сәгатьне алсам аны ошаткан кебек килеп чыгар иде.

- Татар эстрадасында җырчы егетләр арасында йөрергә тәкъдим ясаучылар булдымы?

- Ой, бик күп булды. Миңа гел бәйләнергә генә торалар иде. Хәзер бер “тешләрне” күрсәткәч, андый бәйләнүчеләр юк. Бу сантыйга бәйләник диләр.

Гомумән, булачак иремне җырчы буларак күрәсем килми. Җырчы егетләр бик “капризный”, аларны карап кына йөртергә кирәк. Мине балачактан иркәләп үстерделәр. Калган тормышымны да шулай уздырасым килә.

- Хәзер син “Җәннәт” псевдонимы белән Мәскәүне яуларга әзерләнәсең. Уңышлы хезмәттәшлек өчен продюссерың сине бай, дәрәҗәле ир-атлар белән таныштыра дип әйткән идең. Араларында бәйләнүчеләр булдымы?

- Бәйләнүчеләр булмады, ләкин андый әйберне мин гел сизәм. Продюсерга бу кешеләр белән сез таныш булсагыз шул җитә, аерым мөнәсәбәтләр кирәкми дидем. Ул мине аңлады. Продюссерым усал, карашыннан ук аңлыйм аны.

Мин бит туры сүзле. Килүгә “я с ними спать не буду” дидем.

Гомумән, Мәскәүдә миннән яратып көләләр. Мин һәр әйбергә гәҗәпләнеп, сокланып карыйм.

Бервакыт “Зачем” дип сорау бирдем. Бер кыз сорауны “Почему” дип бирәләр ди. Татар кызы булып чыкты бу. Мин аңа татарча сөйләшергә тәкъдим иттем. Аңламыйм дигән була. “Алайса килештереп утырма. Тулысынча татар телен өйрән” дидем.

Әйе, минем акцент бар, рус телендә яхшы аралаша алмыйм. Ләкин мин монда оялырлык әйбер күрмим.

- Мәскәү продюсеры белән өч елга килешү төзедең. Ул сине шәрык кызы образында күрергә теләвен белдерде. Шул сәбәпле, чәчеңне яңадан кара төскә буядың. Тагын йөз-кыяфәтеңне үзгәртер өчен нәрсәләр эшләргә телисең?

- Контрактта ирен, күкрәк, бит очларын эшләтергә дип язылган иде.Без аны алып ташладык. Продюсер моңа уңай карады. Якыннарым да тәнемне бозуга каршы булдылар. Кияүгә чыгасың, бала табасың бар диделәр.

Киләчәктә иреннәремне күпертәсем килә үзе. Концертлардан соң эшләтергә уйлыйм.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100