Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллин төркемендә җырлаган Алия Карачурина Гөлназ Асаева белән аралашудан туктаган: "Ришат үзе янында тыйнак кыз күрергә тели!"

Ришат Төхвәтуллин төркемендә җырлаучы Алия Карачуринага бик күпләр гашыйк. Бәйләм-бәйләм чәчәкләр, мәхәббәт хатлары - моның ачык мисалы булып тора. "Барысына да җавап бирәм, ләкин берсенә дә өмет бирмим. Чөнки минем йөрәгем буш түгел" - дип сөйләде Алия Интертатка. Шушы чибәркәйнең күңелен яулый алган бәхетле егет кем икән соң? Социаль челтәрләрдә Алияне Ришат белән дип язучылар күп. Бу чыннан да шулаймы?

news_top_970_100
Ришат Төхвәтуллин төркемендә җырлаган Алия Карачурина Гөлназ Асаева белән аралашудан туктаган: "Ришат үзе янында тыйнак кыз күрергә тели!"

- Алия, үзең белән таныштыр әле?

- Мин 1996нчы елны Башкортостан республикасы Чишмә районында тудым. Шунда үстем, урта белем алдым һәм Казанга килдем.

- Әтиниең сәнгать кешеләреме?

- Әнием балалар бакчасында эшли. Әтием хәзер зур күперләр төзүче. Яшь чагында җыр-моңга гашыйк кеше булган, әле дә бик матур җырлый. Җыр-моңга һәвәслегем әтидән күчкән. Матур җырласа да, әни әтинең җырчы булуын теләмәгән. Сәхнәдә җырлап йөрүенә дә каршы булган.

- Ни өчен?

- Белмим. Бу турыда бервакытта да төпченеп сораганым булмады. Әтиең җырчы булырга тиешле кеше иде, мин генә каршы килдем, дип сөйли иде әни.

- Ә синең кем булуыңны теләгәннәр иде?

- Алар икесе дә минем җырчы булуымны теләделәр. Шуңа күрә кечкенәдән төрле конкурс-бәйгеләрдә катнаштыралар иде.

- Кайсы конкурс күңелеңә якын булып, исеңдә калды?

- "Татар моңы". Чөнки әлеге конкурста мин ике ел рәттән катнаштым. Беренче елны "Шахта" җырын әзерләп килгән идем. Миннән алда гына бер кыз нәкъ шул ук җырны башкарды. Күңелем төште һәм мин аны тиешенчә, җиренә җиткереп җырлый алмадым. Икенче елны ныклап әзерләнеп килдем һәм лауреат булдым. Шул вакытта Казан шәһәрен, кешеләрен ошатып калдым, шушында укыйсым, эшлисем, алга таба үсәсем килде һәм киләсе елга Казанга киләм дип алдыма максат куйдым.

- Белүемчә, син хәзерге вакытта Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында укыйсың. Аннан музыка укытучысы булып чыгачаксыңмы?

- Юк, мин җырчы булырга укыйм.

- Ялгышмасам, син укыган бүлек музыка укытучылары әзерли?

- Әйе, әзерләсен. Минем укытучы түгел, җырчы буласым килә. Төркемдәшләрем укытучы булырга теләп укыйлардыр, бәлки. Ләкин мин җырчы булам дип укыйм.

- Аңлыйм, укытучы булырга да сәләт кирәк шул...

- Сәләтем дә бар кебек. Берәр кешенең дөрес җырламаганын күрәм икән, шунда ук төзәтеп җибәрәрергә тырышам, аңлатам. Бервакытта да, әйдә ярар, дип кул селтәмим. Шуңа да карамастан, укытучы буласым килми, чөнки Казанга алдыма максат куеп, җырчы булырга дип килдем һәм максатыма таба барам.

- Инде 3 ел Ришат Төхвәтуллин төркемендә җырлыйсың. Әйт әле, бу төркемгә ничек килеп эләктең?

- 2015 елгы Р.Ваһапов исемендәге фестивальнең гала-концерты вакытында Ришат белән танышып киттек. Шул вакыт төркемнәренә җырчы кыз эзләүләре хакында ишеттем дә, Ришатка үземнең җырларымны җибәрдем. Шулай итеп, ул мине үз төркеменә чакырып алды.

- Әгәр Ришат булмаса, кемнең төркемендә эшләргә теләр идең?

- Мин Казанга килгәч төрле бәйрәм, туй мәҗелесләрендә җырлап йөри башладым. Ә менә кемнең дә булса төркеменә эләгеп, эшләп китергә дигән уй башыма да килми иде. Соңрак Гүзәл Уразова үз төркеменә чакырырга теләгән булуын әйттеләр, ул вакытта Ришатта эшли башлаган идем инде.

- Ришатның гастроль графигы тыгыз. Бу укырга комачауламыймы?

- Комачаулый, күп дәресләр кала. Шулай да Казанга кайту белән институтка барам, өстәмә шөгыльләнеп курсташларымнан калышмаска тырышам.

- Соңгы вакытта радио киңлекләрен биләп алган "Син кемнең бәхетле кояшы" дигән җыр һәм бу җырга төшерелгән клип турында да сөйләшеп алыйк әле...

- Иң беренче Гөлназ Закирова әлеге җырны Ришатка дип җибәргән иде. Сүзләрен тыңлаганнан соң, алар бу җырны миңа күбрәк туры килә дип тапканнар һәм аны миңа бирделәр. Бик яратып башкарам әлеге җырны. Күптән түгел без аңа клип төшердек. Клип чыккан мизгелдә, анда катнашкан егетнең кем икәнен сорап күп хатлар килде. Әлеге егет минем якташым була, Ришатның төркемендә биюче булып эшли һәм ул инде өйләнгән.

- Алия, күбрәк нәрсә турында җырлыйсың?

- Концертларда татар халык җырларын башкарам. Мәхәббәт, әти-әни турындагы җырларны да яратып җырлыйм.

- Төркем - икенче гаилә. Гаиләдә савыт-саба шалтырамый тормый. Төркемегездә үпкәләшкән вакытлар еш буламы?

- Без барыбыз да дус һәм тату. Авыр чакларда бер-беребезгә ярдәмләшеп яшибез. Үпкәләшкән чаклар була, әлбәттә. Ул вакытларны тыныч кына уздырып җибәрәбез.

- Карап торышка Ришат бик юаш булып күренә. Ул сезне ачулана, я булмаса сезгә кычкыра аламы?

- Юк, ул кычкырып сөйләшми. Аның ачуланганын күз карашыннан аңлыйбыз. Чынлыкта ул нечкә күңелле, акыллы һәм бик таләпчән кеше. Соңга калганы, эшкә җавапсыз караганны яратмый. Һәр җирдә тәртип, чисталык һәм пөхтәлек ярата. Сәхнәдә дә, тормышта да үзен тыйнак, матур тота. Сөйләшкәндә кешене бүлдерми, тыңлый белә, талашмый, кешене рәнҗетүдән курка. Без барыбыз да аны хөрмәт итәбез, яратабыз һәм сүзеннән чыкмаска тырышабыз.

- Быел алып баручыгыз Сөмбелә Вәлиәхметова төркемнән китә дип ишеттек. Аны үпкәләтмәгәннәрдер бит?

- Әйе, китә. Ул инде кияүдә, гаиләсе бар. Гастроль тормышы гаиләле кеше өчен авырга туры килә. Бөтен сәбәп тә шунда гына.

- Аның урынына кем килә?

- Анысы әлегә билгесез. Бәлки Рөстәм үзе генә калыр...

- Күптән түгел төркемгә пешекче эзлибез, дип белдерү биргән идегез. Таптыгызмы?

- Әйе, таптык.

- Моңарчы кем пешерә иде?

- Үзебез.

- Барган җирдә сезне ашатмыйлар мәллә?

- Төрле җирдә төрлечә.

- Пешекче сезнең белән йөриячәкме?

- Әйе.

- Ришатны күп кызлар ярата, сине дә аңа гашыйк дип сөйлиләр. Бу сүзләргә ачыклык керт әле...

- Җырлаган егетләрне кызлар ярата инде. Ул бик матур, пөхтә, зәвык белән киенә, мәхәббәт телендә җырлый, әлбәттә, андый егетне ошатмау мөмкин түгел. Сөйләсеннәр...

- Әле күптән түгел генә яшь җырчы Гөлназ Асаева Ришатка булган хисләре турында, аны яраткан кебек берәүне дә ярата алмадым, дип сөйләгән иде. Алар арасындагы мәхәббәт турында син белә идеңме?

- Әйе, белә идем. Кайчандыр алар бер-берсен яратып йөргәннәр. Моны Ришат үзе дә кире какмый.

- Гөлназның сүзләренчә, Ришатка аның кискен холкы ошамаган. Ришат нинди кызлар ярата соң?

- Дөресен генә әйткәндә, мин кешенең эченә кереп, актарынып йөрергә яратмыйм. Кемгә нәрсә ошау-ошамавы турында да хәбәрдар түгелмен. Ришат үзе янында сабыр, тыйнак һәм тыныч холыклы кыз күрергә тели, минемчә.

- Синең кебекме?

- Синең кебек, минем кебек дип чагыштыра алмыйм. Ләкин Гөлназ белән минем холкым бер төсле түгел, ул минем капма-каршым.

- Сез Гөлназ Асаева белән аралашасызмы?

- Элек аралаша идек, ә хәзер юк!

- Соңгы вакытта Ришат "Зәңгәр күзле кызны сагынам" дип аталган җыр өстендә эшли. Алия, карап-карап торам да, синең дә күзләр зәңгәр бит, бу җыр әллә сиңа багышланган микән?

- Әйе, минем күзләрем зәңгәр. Ә менә җырның кемгә багышланганы турында чын-чынлап белмим.

- Алия, син искиткеч кеше. Үзең чибәр, үзең акыллы, бар яктан килгән. Сине ошатып йөрүче егетләр дә бик күптер...

- Әйе, егетләр миңа бик күп язалар. Аеруча концертлардан соң зур-зур чәчәк бәйләмнәре бүләк итүчеләр күп.

- Сиңа язучыларга җавап бирәсеңме?

- Җавап бирәм, ләкин өмет бирмим. Чөнки минем йөрәгем буш түгел.

- Алия, әйдә хыялланып алыйк әле. Ун елдан үзеңне ничек һәм кайда итеп күз алдына китерәсең?

- (Елмая) Ирем һәм ике балам бар. Үз йортыбыз белән шәһәр читендә яшибез. Танылган җырчы һәм үземнең тамашачым бар итеп күз алдыма китерәм. Мин бәхетле, бәхетле кешенең иҗат итәсе һәм җырлыйсы килә. Иншаллаһ, хыялларыбыз тормышка ашып, барыбызга да бик бәхетле булып яшәүләр насыйп булсын иде дөньяда!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100