Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова: “Без Радик белән очрашырга тиеш түгел”

Элвин Грей белән Гүзәл Уразова башкаруындагы "Красивая, хороший" җыры тирәсендәге низаг әле тынмады. Элвин Грей да "соңгы сүзне әле әйтмәдем", дип белдерде. Гүзәлнең дә әйтелмәгән фикерләре калган булып чыкты.

news_top_970_100
Гүзәл Уразова: “Без Радик белән очрашырга тиеш түгел”
  • 2 октябрь Радик Юлъякшин (Элвин Грей) зур матбугат конференциясендә Гүзәл Уразова белән концертлардан очрашкач, нәрсә эшлисен сөйләп бирде: “Күрешкәч, исәнләшеп, хәлләрен сорашачакмын. Әмма “Красивая, хороший”га бәйле эш әле бетмәде. Гүзәл дә әле соңгы сүзен әйтмәде, минем дә әйтелеп бетмәгән сүзләрем бар. Монысын инде сөйләшербез. Кыскача әйткәндә, “продолжение следует”, - дип вәгъдә итте ул.

Ә Гүзәл үзен җыр хокукларын үзләштерүдә гаепләгән кеше белән аралашырга тели микән соң? “Интертат” моны Гүзәл Уразованың үзеннән белеште. Әңгәмәдә Гүзәлнең тормыш иптәше Илдар Хәкимов та катнашты.

- Элвин Грей “Татар информ”га килгән иде. Әлеге матбугат конференциясен тыңладыгызмы?

- Конференциянең өлешләрен кисәк-кисәк җибәрүчеләр булды. Без төшенеп утырмадык. Өстәвенә, бернәрсә дә ишетелмәде, сүзе аңлашылмады...

- Радик: “Красивая, хороший” җырына бәйле эш әле бетмәде. Әйтелмәгән сүзләр калды”, - дип әйткән икән...

- Аның нәрсә әйтәсе килгәнен без кайдан белик инде? Килсә, әйтсә, җавап кайтарыр идек.

- Үзегез аның белән элемтәгә керергә уйламыйсызмы?

- Миңа нәрсәгә соң ул? Алар башлаган бит, аларга кирәк бит ул. Минем җавабымны ишеттеләр.

- “Татар җыры” белән Мәскәүгә сәфәр кыласыгыз бар. Анда кисешмичә калмассыз, шулай да?

- Без аның белән очрашырга тиеш түгел – бу шарт. Бер бүлектә җырларга тиеш түгел. Оештыручылар әлеге хәлне булдырырга тиеш түгелләр. Аны бер дә күрәсебез килми әле.

- Бәлки үзегезгә дуслашу ягын кайгыртыргадыр?

- Юк, алар (Элвин Грей – авт.) ягыннан болгатылган әйбер бит бу. Үз арада гына хәл итеп була иде бит, аны массакүләм чараларына чыгару кирәкмәс иде. Безнеңчә, максатлары пиар, хайп ясау булгандыр. Әле нигезендә дә ялган ята.

- Сезгә пиар кирәкмиме?

- Кайчан минем “хайповать” иткәнем булды?! Гомер буе халыкка хезмәт иттем!

- Радик Юльякшинның җырчы Гүзәлия белән дә авторлык хокуклары белән бәйле низагы булган иде бит. Әлеге факт сезне дуэт өстендә эшләгәндә уйландырмадымы?

- Ул вакытны без Гүзәлия гаепле дип уйлый идек. Дөресрәге, алар (Элвин Грей – авт.) безгә шулай дип сөйләделәр. Хәзер аңладым инде: монда бер үк система эшли. Тәҗрибәләре тупланган, кыскасы.

- Илдар, сез нишләп,Гүзәлне яклап бер сүз дә әйтмәдегез?

- Гүзәл үзе җаваплы булырга тиеш дип уйлыйм. Мин генә сөйләп торсам, дөрес булмас иде.

- 1 декабрь Elvin Grey лейблының туган көне. Чакырсалар, барыр идегезме?

- Безнең Чаллыда билетлар сатылып беткән шул... Ә болай, ничектер барыбер... Безнең адреска әйтелгән сүзләре өчен әле ул һаман гафу үтенмәде.

- Ялгышын танып, сезгә мөрәҗәгать итсә?

- Сөйләшергә теләк белдерсә, кире какмабыз. Барыбыз да ялгышабыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100