Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Радик Юльякшин: “Гүзәл Уразова янына барып, хәлләрен сорашачакмын”

Радик Юльякшин белән Гүзәл Уразова арасыннан кара мәче узганга әле бер ай да юк. Артистлар үзара “Красивая-хороший” җырына булган хокукларын бүлешүдән башланды ул. Әмма шул кыска вакыт эчендә бу низаг Уразовага да, Юльякшинга да шактый популярлык китерде.

news_top_970_100
Радик Юльякшин: “Гүзәл Уразова янына барып, хәлләрен сорашачакмын”

Билгеле булганча, конфликт чишелеп, мәсьәләгә әле нокта куелмаган.

“Татар-информ” хәбәрчесе бүген агентлык уздырган матбугат очрашуында Радик Юльякшиннан шул хакта сорады.

- 11 ноябрьдә Мәскәүнең Кремль сараенда “Татар җыры” узачак. Анда Гүзәл Уразова да, сез дә катнашасыз. Егетлек күрсәтеп, шул көнне Гүзәлгә беренче дәшәргә дигән уегыз юкмы? Дуслашу өчен беренче адымны ясаячаксызмы?” – дигән сорауга Радик болай дип җавап бирде.

– Гүзәл Уразова белән минем арада ниләр килеп чыкканы барыгыз да белә инде, сөйләп торырга кирәкми.

Әлбәттә, барып күрешеп, хәлләрен, кәефен сорашачакмын. Безнең арада килеп чыккан проблема – эш процессы. Әмма “Красивая, хороший”га бәйле эш әле бетмәде. Гүзәл дә әле соңгы сүзен әйтмәде, минем дә әйтелеп бетмәгән сүзләрем бар. Монысын инде сөйләшербез. Кыскача әйткәндә, “продолжение следует” диде.

Радикка кушылып “Элвин Грей” лейблының башкарма директоры Семен Прошко да үз фикерен белдерде:

– Нигә бу гамәлләрне халыкка чыгардыкмы? Кызганычка, монда авторлык хокуклары мәсьәләсе ята. Бу мәсьәләгә халыкның игътибарын җәлеп итү – беренче очрак булды, - диде ул.

“Элвин Грей” лейблының юристы Анна Попованың исә мәсьәләгә карашы мондый:

– Бүген Хәкимова мәнфәгатьләрен кайгыртучы вәкил белән сөйләшүләр алып барыла. Җәмәгатьчелек тә, сез дә бу конфликтны Гүзәл белән Радик арасындагы киеренкелек итеп кабул итмәсәгез иде. Бу очракта конфликт хокуклар мәсьәләсендә килеп туды һәм Элвин Грей лейблы үзенә ни тиеш – шуны гына яклый. Шуңа күрә бу мәсьәлә социаль челтәрләргә чыкты. Бу проблема бар һәм нигә әле аны тамашачы белмәскә тиеш? Татар-башкорт эстадасы әле авторлык хокукларына карата хаос кебегрәк карый, күпләр моның турында уйламый да. Җыр ул бүген – бик зур иҗади эш. Анда берничә кеше катнаша, вакыт һәм акча ягыннан да кыйммәткә төшә, ротациясе кирәк. Бу җырны чыгаручы әлеге продукт киләчәктә дә үзенеке булсын өчен тырыша. Бүген лейбл шуның белән шөгыльләнә дә инде, үз артистларын, үзенә ни тиеш – шуны яклый.

Радик – иҗат кешесе. Мондый процесслар аңа, алга таба иҗат итәргә аяк чала, - диде юрист. 

  • 6 октябрьдә Элвин Грейның Инстаграм челтәрендә җырчы Гүзәл Уразованы караклыкта гаепләгән язма чыкты. Ул "Красивая, хороший" җырына авторлык хокукларын үзләштерүдә җинаять билгеләре бар дип язды. Гүзәл Уразова Элвин Грейның бу мөрәҗәгатен “кабәхәтлек” дип атады. Ул да, үзенә карата әйтелгән сүзләргә җавап буларак, Инстаграм челтәренә видео урнаштырды. Элвин Грейның продюсеры Александр Слюсаренко Гүзәл Уразова гамәлләрендә җинаять бар дип әйтергә тели. Бу эшне хәзер юристлар тикшерә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100