Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлсирин Абдуллина: "Тәкъдим ясаганда, Азатның күзләре дымланган иде"

Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллина арасында мәхәббәт бармы яисә алар дуслар гынамы? Әлеге сорау күпләрне борчый иде. 2018 елның җәй айларында бастырылган язмалар җырчыларның пар булулары хакында сөйләсә дә, укучылар арасында бу мәгълүмат бары тик пиар өчен генә чыгарылган сүз дип уйлаучылар булды. Гөлсирин һәм Азат белән аралашып алгач, шуны аңладым: мәкалә пиар өчен чыккан, ләкин аларның арасында мәхәббәт булуы хак. Әңгәмәне сезгә дә тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Гөлсирин Абдуллина: "Тәкъдим ясаганда, Азатның күзләре дымланган иде"

- Гөлсирин, беренчедән сине, ниһаять, кәләш булуың белән тәбрик итәм. Сөйләшүебезне дә гади сораудан башлыйк: Азат белән кайда, нинди шартларда таныштыгыз? Кем сезне таныштырды?

- Безне Рифат Фәттахов (Гөлсирин белән Азатның продюсеры – ред.) таныштырды. Ул вакытны мин инде аның белән контрактта эшли идем. “Командабызга тагын бер егет алам”, - дип шалтратты. Шулай итеп танышып киттек. Азат белән танышкач, ниндидер мөнәсәбәтләрдә булырбыз дип бер дә уйламаган идем. Икебезнең дә парлары бар иде. Азат башка кыз белән йөри иде, минем дә егетем бар иде.

- Димәк, сезне хезмәттәшләр буларак таныштырганнар. Дус булып китү авыр булдымы?

- Юк, бер дә авыр булмады. Азат белән тиз арада дуслаштык. Мин аңа хәтта үземнең хис-кичерешләремне, серләремне сөйли идем. Без-беребезне тиз аңлый идек, дөньяга карашларыбыз да бер.

- Ничек йөреп киттегез?

- Официаль рәвештә йөреп китү булмады, үзеннән-үзе шулай килеп чыкты. Мөнәсәбәтләребезгә бүген 1,5 ел тирәсе. Мәхәббәтебез дуслыктан башланды. 2017 елның сентябрь аенда Рәнис Габбазовның туенда йөри башладык дисәм дә була.

- Азат сиңа: “Әйдә йөрибез”, - дидеме яисә сүзсез генә йөри башладыгызмы?

- Юк, андый сүзләр булмады. Ничектер күбрәк очраша, бергә йөри башладык. Азат мине кочаклый иде. Башта дус кебек кочаклый дип тоела иде, соңыннан кочаклавы тагы да ешайды.

- Аңлый алмыйм, ә йөри башлавыгызны ничек аңладың? Үбештегезме?

- Юк, “сразы” үбешмәдек инде.

“Никахка кадәр саф булу – минем өчен мөһим”

2018 елда “Интертат”та бастырылган материалга күз салыйк. Башта мөнәсәбәтләрегезне яшерәсез, соңыннан шундый зур һәм бик интим булган мәкалә чыгартасыз. Моны ничек аңлатырсың?

- Халык мине Азат белән бергә яши, йоклап йөри дип сөйли башлады. Әлбәттә, бу миңа бер дә ошамады. Тамашачыга тәрбияле кыз булуымны җиткерәсем килгән иде.

- Ә хыянәт? Димәк, син Азатның хыянәтен кичердең?

- Үз күзләрем белән хыянәт итүен күрмәгән идем, бары тик кеше язган хатлар гына иде. Мин интервью биргәч, Азат та журналист белән аралашты. Яраткач, кичерәсең инде. Бары тик вакыт кирәк. Бу темага бик сөйләшәсем килми.

- Туры сорыйм: йоклау яисә йокламау турында сөйләшү синең өчен үз-үзеңне түбәнсетү түгел идеме?

- Безнең мәхәббәтебез саф! Бу хакта сөйләү рәхәт булмады, әлбәттә. Тәрбияле кыз буларак, минем өчен никахка кадәр саф булу – мөһим. Бары шуны гына әйтергә теләдем.

- Акланырга теләдеңме?Әти-әниең ничек кабул итте бу мәкаләне? “Кызым, акланып утырма, үзеңне-үзең түбәнсетмә”, - димәделәрме?

- Әти-әнигә әллә ни ошап бетмәде, әлбәттә. Алинә, зинһар, әйдә сөйләшмик бу темага.

Туйга планнар

- Туйга акча җыйдыгызмы?

- Әлегә туй турында сөйләшмәдек. Җәйгә кадәр вакыт бар, акча җыелыр.

- Туеңны күз алдыңа ничек китерәсең?

- Әлбәттә, ап-ак күлмәк киясем килә. "Кәләш сатып алу" кирәк булып дип уйлыйм. Гади туй булырдыр, әлегә төпченеп уйлаганыбыз юк.

- Туйның бюджеты күпме булыр дип чамалыйсыз?

- Дуслардан сораштырган идек, кемдер 1 млн, ди, кем бер 500 мең, ди. Әлегә төгәл сан әйтә алмыйбыз.

- Кайчанга уйлыйсыз?

- Июнь ахыры яисә июль башы булыр. Әлегә төгәл билгеләмәдек. Кыз сорарга кайткач, никах һәм туй көне билгеләнер.

- Танылган җырчылардан кемнәр булыр дип көтелә?

- Раяз Фасихов, Винера Ганиева, Рифат Фәттахов, Вадим Захаров һәм башкалар. Әлегә список төзергә вакыт булмады.

- Ир белән хатын булгач, кайда яшәргә уйлыйсыз?

- Казанда абыйның фатирында. Соңыннан фатир мәсьәләсен хәл итәргә иде инде.

- Машинагыз бармы?

- Юк, саттык.

- Бәбине кайчанга планнаштырасыз?

- Әллә ни ашыкмаска иде. Бер ел булса да үзебез өчен яшәп алырга планнаштырабыз. Ләкин бәби кирәк! Дусларыбызның: “Бала тугач кына, чын гаилә булып яши башлыйсың”, - дип әйткәннәре бар. Без моның белән килешәбез.

“Бер-ике ай элек сөйләшкәндә, өйләнешергә иртә дигән фикергә килгән идек”

- Гөлсирин, интервьюларыңның берсендә син: “Бәхет тынычлыкны ярата”, - дигәнсең. Ә Азат сиңа меңләгән тамашачы каршысында тәкъдим ясый. Димәк, ул синең сүзләреңә колак салмаган?

- Азат күз тиюләргә ышанмый. Аның зур сәхнәдә тәкъдим ясау хыялы булган. Аның нигә нәкъ менә шулай кулымны соравын мин белмим инде. Бик көтелмәгәндә булды, бары шул. Әле бер-ике ай элек кенә сөйләшкән идек. Әле өйләнергә иртә дигән фикердә иде кебек, шуңа күрә әле һаман да ышанып бетә алмыйм сыман.

- Каушадыңмы? Ничек хис иттең үзеңне?

- Аңымны югалтыр дәрәҗәдә идем инде.

- Тәкъдим ясар дип уйламаган идеңме?

- Юк, сизмәдем дә. Дулкынлануын әйткәч, Казан тамашачы алдында чыгыш ясау куркытадыр дип уйладым.

- Мишәрләрне “тишәр”, диләр. Курыкмыйсыңмы?

- Дөресен әйтсәк, башта куркыткан иде. Азатның теле катырак. Шулай да минем әти ягыннан мишәрләр бар, уртак тел табарбыз Алла боерса.

“Юк дип әйтүеннән курыктым”

Азат сөйгәненә тәкъдим ясаганда, үзен ничек хис иткән икән? Гөлсириннең җавабының юк булуыннан курыкмаганмы? Ул да безнең әңгәмәбезгә кушылды.

- Азат, сәхнәдән тәкъдим ясау теләге кайчан барлыкка килде?

- Булачак хатыныма сәхнәдән тәкъдим ясарга күптәннән хыяллана идем. Бу теләкнең кайдан барлыкка килгәнен белмим.

- Гөлсириннең юк дип әйтүеннән курыкмадыңмы?

- Курку хисе бар иде, яшермим. Ризалашмаса, нишләр идем икән - белмим. Гөлсиринне каушап калыр дип уйлаган идем. Аңын югалтмаса ярар иде дип курыккан идем (көлә).

- Кемнәр белән киңәшләштең?

- Үзем генә өч ай дәвамында уйлап йөрдем башта, беркемгә дә әйтмәдем. Концертка бер-ике көн кала Рифат Фәттаховка әйттем. Башта тәкъдим ясауны, гомумән, башкача күз аллаган идем. “Аккошлы күл” җырын башкаргач, ясалырга тиеш иде ул. Ләкин Гөлсирин алга таба җырлый алмас дип уйладым да, тәкъдимне концерт ахырында ясарга булдым.

- Каушадыңмы?

- Әйе, концертта җырлый да алмадым дияргә була. Бозмадым анысы, ләкин дулкынлану бар иде.

- Концертның беренче өлешендә бер егет үзенең кызына тәкъдим ясады. Димәк, бер тамашада ике кул сорау. Кызыгы беткән кебек тоелмадымы?

- Ул егет тәкъдим ясаганда, киресенчә, бер кызык хәл булды. Бу күренешне без телевизордан карап тордык. Гөлсирин: “Минем дә кулымны шулай сорасалар, бик каты оялыр идем”, - дип әйтте. Без тәкъдим ясаячагымны белгәннәр белән көлешеп куйдык.

- Тамашачы белгән Гөлсирин белән җырчы булмаган Гөлсирин бер-берсеннән аерыламы?

- Гөлсириннең тормышта холкы бераз авыррак дип әйтә алам. Үзенең сүзен әйтә белә.

- Бәхәсләшкәндә кем җиңә? Кайсыгыз юл куя?

- Талашабыз-талашабыз да, уртак фикергә килә алмыйбыз. Гадәттә, бер-ике көн Гөлсирин минем белән сөйләшмичә йөри. Соңыннан әкрен генә янәдән сөйләшә башлыйбыз.

- Гаилә тормышында сөйләшмичә йөреп булыр микән?

- Нишләп булмасын, Интернетта укыган идем. Бер апа, иренә үпкәләп, аның белән 45 ел сөйләшмичә йөргән.

- Кызык, мәхәббәтнең нәрсә икәнен аңлата аласыңмы?

- Мәхәббәт – ике кеше арасында булган кабатланмас хис. Синең сөйгән ярың сине илһамландырып торырга тиеш дип уйлыйм.

“Бер-беребезнең телефонында Азат Абитов һәм Гульсирень МТС дип язылганбыз”

- Эшләгән акчагыз уртакмы?

- Азат акча җыя яисә саклый белми. Гастрольләргә киткәндә, акчасын миңа биреп куя. Шуңа күрә финансларыбыз уртак дисәк, дөрес булыр.

- Кайсыгыз күбрәк эшли?

- Гөлсириннең акчасы күбрәк (көлә). Ул бит Ваһапов фондында да эшли, җырлый да.

- Димәк, бай хатынның ире булачаксың?

- Хатын түгел бит әле ул. Ә минем Гөлсириннән акча сораганым юк. Ул да миннән сорамый. Без бер-беребезне тиз арада аңлыйбыз, шуңа күрә проблемалар юк.

- Сез көнчеме?

- Бер-береңә ышану кирәк. Ышангач, көнләшү барлыкка килмидер. Бер-береңне аңлау да булырга тиеш. Гастрольләр булса, китәргә кирәк икәне аңлашыла. Җибәрергә туры киләчәк.

- Гөлсирин, Азат сиңа еш: “Юк”, - дип әйтәме?

- Юк, еш түгел. Берничә тапкыр гына юк дигәнен ишеткәнем бар. Мәсәлән, берсендә дус кыз үзенең туган көненә чакырган иде. Туган көн үтү урыны клуб иде. Башта рөхсәт итмәде, ләкин мин барыбер “югын” “әйегә” үзгәртә алдым. Юк дигәндә: “Синең анда барасың килми бит”, - дигән иде. Һәм ул, чыннан да, шулай килеп чыкты да. Клубта бер сәгать чамасы гына булдым да кайтып киттем.

- Бер-берегезгә ничек эндәшәсез?

- Азатым һәм Гульсик дип. Кайвакыт матурым дип тә эндәшә алабыз. Азатның миңа Гульсигым дип эндәшүе ошый.

- Эндәшкәндә, ялгыш исемнәрне бутаган бармы?

- Бар, шул тиклем ошамаган иде. Исемнәрне әйтмик, ләкин “неприятно” иде.

- Телефоннарда ничек язылгансыз?

- Миндә Азат ААА, Азат Абитов дип язылган. Азатта мин “Гульсирень МТС” дип язылганмын. Өйләнгәч, Азат мине “хатыным” дип язып куярга уйлый. Миңа бер дә ошамый.

- Гөлсирин, Азатның елаганын күргәнең бармы?

- Бар, тәкъдим ясаганда, күзләре дымланган иде. Шулай ук Екатеринбург шәһәрендә гастрольләр белән йөргәндә, Азатка бер язмыш тарихын сөйләделәр дә, аның күңеле тулган иде. Ул мине кочаклап елады.

- Азатның елаганын күрү ничек иде?

- Әлбәттә, минем дә күңелем тулды. Азатның кыяфәтенә карасаң, аны бик горур һәм кыю кешегә охшатып була, ләкин аның күңеле йомшак. Азат минем янымда күңеленең йомшаклыгын күрсәтергә ояла дип уйлыйм. Алдагы тормышта бер-беребез янында, булдыра алганча, ихлас булып, тигез тормышта яшәргә язсын. Һәммәбез дә бәхетле булырга лаеклы!


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100