Гөлсирин Абдуллина белән Азат Абитов турындагы имеш-мимешләр дөресме?

27 июнь 2017

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Эльвира Шакирова
Ваһапов фестивале лауреаты Гөлсирин Абдуллинаның өч кияү арасында сайлануы турында язган идек. Хәтерләсәгез, җырчы тамашачыга "Гөлсирингә - өч кияү" исемле программа да тәкъдим иткән иде. Хәзер исә Гөлсириннең сайлау мөмкинлеге юк, чөнки өч егетнең икесе бу исемлектән төшеп калган. Шулай итеп, Гөлсирин кайсы кияүне сайлаган соң?

- Өч кияү дигәннәре ул - Рәнис Габбазов, Азат Абитов һәм Артур Шөгаепов иде. Ләкин Рәнис Габбазовның очрашып йөри торган сөйгән кызы бар, аларның мәхәббәтенә сокланам, бәхет телим. Артур Шөгаепов исә Башкортстанга күченеп китте, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Гөлсирин Абдуллина.

- Гөлсирин, Азат белән сезнең турында күптәннән имеш-мимешләр йөри. Сез, чынлап та, бергәме?

- Без Азат белән гел бергә, бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз. Үзара яхшы мөгалләмәдә булуыбыз безнең дуэтларда да чагыла дип уйлыйм. Азатның кызлар кызыгырлык чибәрлеге, буй-сыны бар. Ул - искиткеч акыллы, игътибарлы, ярдәмчел кеше. Без - бик яхшы дуслар.

- Димәк, сезне бергә күрү өмете бар?

- Өмет һәрвакыт бар!

- Гөлсирин, синең өчен егет кешедә нинди сыйфатлар мөһим?

- Тырышлык, эш сөючәнлек, юмартлык. Шулай ук егет кеше тәрбияле һәм хатын-кызга карата ихтирамлы булырга тиеш.


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Шоу-бизнес

Марат Галимов: “Артур-Марат” дуэтын таркатучы мин түгел

“Казан егетләре” төркеменең һәм “Артур-Марат” дуэтының экс-солисты Марат Галимов "Татар-информ"га интервьюсында "Артур-Марат" дуэты таркалу буенча үз аңлатмасын бирде һәм Артур Минһаҗевның интервьюсына фикерен белдерде.

Шоу-бизнес

Гөлназ Сираева: “Ирем белән аерылышсак та, дуслар булып кала алдык”

“Кайтабыз да китәбез шул, безне дә аңла инде”, - дигән җыр җырчы Гөлназ Сираевага татар эстрада сәхнәсендә үз урынын булдырырга ярдәм итте. Сез әлеге җырны хәтерлисезме? Гөлназ турында популяр иде дип әйтү дөрес микән? Ни өчен ул 7-8 елга сәхнәдән югалып торды? Аның шәхси тормышында нинди үзгәрешләр бар? "Интертат" Гөлназның үзе белән аралашты.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла