Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Журналистлар Сабан туе: «Бәйрәм саен кеше ял иткәнне күрсәтәбез, үзебез дә бер ял итик!»

«Татмедиа»га 15 яшь уңаеннан редакциябез белән журналистлар Сабан туенда булдык. Бу бәйрәм Мамадыштан Рөстәм Салиховның кинәт кенә «Аааа, Сабантуй!» дип кычкырып җибәрүе, тәкә откан Фәрит Салиховның бәхете һәм 62 яшендә яшьләр кызыгырлык итеп биюче Наилә Молчанская белән истә калыр, мөгаен.

news_top_970_100
Журналистлар Сабан туе: «Бәйрәм саен кеше ял иткәнне күрсәтәбез, үзебез дә бер ял итик!»

Сабантуйның ниндиләре генә юк. Шахтерларныкы да, артистларныкы да, инде хәзер журналистларныкы да булды. «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең 15 еллыгына багышланган Сабан туена бөтен филиаллардан журналистлар җыелды.

Иртән автобусларга төялешеп Сабага чыгып киттек. Ул якларга беренче барган кешеләр юл буе күзәтеп барды, чыгышы белән ул яклардан булучылар экскурсовод ролендә иде, калганнар йоклады. Безнең журналист Рифат Каюмов әйтмешли «кеше йөрми торган юл белән» Сабага ике сәгать бардык – чөнки автобус йөртүче никтер Биектау аша китте: туры юлны белмәгән.

Автобуслардан төшеп, Сабантуй мәйданына таба атладык. Сул яклап, атлар базасы тора. Саба атлары утарда әкрен генә әйләнеп йөреп торалар. Уң яклап, тренажерка, бауда йөри торган мәйданчыклар, эчкә таба волейбол зонасы.

Фото: © Салават Камалетдинов

Сабалылар журналистларны гармуннар белән каршы алды. Алмаз Хәмзин гармунчы-баянчы абыйлар белән бергәләп, өздереп җырлап тора иде. Алмаз абыйның көр, көчле тавышын ишетеп, журналистлар гармунчылар янына җыела башлады. Бөтенесенең кулларында телефон. Хәтта коймакка чират торган җирләреннән дә килеп төшереп киттеләр. Журналистика канга сеңгән инде: берәр кызыклы әйбер күрсәң, тамак кайгылары да онытыла.

«Сез халык өчен – киңәшче, сердәшче һәм яклаучы»

Сабалылар бәйрәмгә ныклап әзерләнгән: мәйданга кереп, бирнә дә җыйдылар. Һәр районга диярлек багышлап җыр да җырладылар әле. Бөтен мәйданга бик көчле хатын-кыз тавышы таралды, рәхәтләнеп җырлады. Редакцияләрнең бүләкләренә рәхмәт әйтеп, сөлгеләрен колгага бәйләп, җырлатып, биетеп мәйдан әйләнеп чыктылар. Кайсы-берсе кунакларны чөеп тә алдылар шунда. Сабалыларның бер апа ашыгу буенча җаваплы иде, күрәсең. Трибуналарда дәрәҗәле кунаклар утыру сәбәпледер, җәелеп җырлап кына җибәргән җырчыларны пыр туздырып, алга өстерәде. Ну Алмаз абый Хәмзинны гына туктата алмады.

Фото: © Салават Камалетдинов

Журналистларны бәйрәм белән котларга ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов  килгән иде. Журналистларны ул «хезмәттәшләрем» дип атады. Бер рәхәтлек йөгерде җанга.

«Үземне сезнең белән бергә дип саныйм. Сезгә хезмәттәшләр дип мөрәҗәгать итәсем килә. Үзебезнең комиссия эшчәнлеген, республикада туган телне саклау мәсьәләләре буенча эшчәнлекне сездән башка күз алдына китереп булмый», – ди бит.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

Ул район редакцияләрендә эшләүче журналистларның хезмәтен аерым басым ясады.

«Сез халык өчен – киңәшче, сердәшче һәм яклаучы. Халкыбызның тормышын сездән башка күз алдына китереп булмый. Милләттәшләрне тыңлый, гозерләрен ишетә, аны хакимияткә җиткерә белсәгез, без бер урында таптанып тормабыз. Республикабызның андый мөмкинлекләре бар», – диде.

«Бәйрәм саен кеше ял иткәнне күрсәтеп йөрибез, бүген үзебез ял итик»

«Татмедиа»ның генераль директоры Шамил Садыйков журналистиканы яшәү рәвеше дип атады.

Журналистның эше тәүлек буе бара. Журналист булып, иртәнге тугыздан кичке алтыга кадәр генә эшләп булмый. Иң матур, иң кызык профессия ул журналистика. Бездә 1600ләп кеше тормышын журналистика белән бәйләгән. Алар иң бәхетле кешеләр, – диде ул.

Фото: © Салават Камалетдинов

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев «Татмедиа» тарихында мондый чараның әлегәчә булмавын әйтте.

Бәйрәм саен кеше ял иткәнне күрсәтеп йөрибез, бүген үзебезне үзебез күрсәтик, үзебез ял итик. Матур бәйрәм булсын! – дип теләде.

Фото: © Салават Камалетдинов

Журналистлар кеше эшләгәндә дә эшли, ял иткәндә дә эшли, шуңа өстәп, үзләре ял иткәндә дә эшли. Кунакларны сәхнәгә чакыру белән, камера, диктофон, телефоннарны күтәреп, сәхнә каршысына тезелеп бастык. Оештыручылар и кудылар инде, и кудылар. «Хөрмәтле журналистлар! Сәхнә яныннан таралыгыз» дигән сүзләр шулкадәр кызык тоелып китте. Үзебезне мактап, бәйрәм белән котлаганны да үзебез төшереп торабыз. Ял иткәндә дә эшли булып чыга журналист кеше. Билгеле, сәхнә яныннан беркем дә китмәде, селкенеп тә карамады, чөнки яхшы ракурс, уникаль кадрлар, контент кирәк булу тә канга сеңгән.

Фото: © Салават Камалетдинов

«Сабада кояш астында да яңгыр ява»

Ачылыш тантанасыннан соң мәйданда уеннар башланып китте. Иң беренче булып, әтәч кудылар. Башка Сабантуйлардан аермалы буларак, монда багана юк иде. Әтәчләрне бары куып тотасы гына иде. Әтәч тизлеген җыеп, бар көченә йөгереп тә китә алмады, хәтта хөкемдар кулыннан ычкынгач, һавадан җиргә дә төшеп җитә алмады бугай, НТР журналисты эләктереп тә алды. Икенчесен «Шәһри Казан» журналисты Фәрит Салихов алып кайтып китте.

 

Фото: © Рамил Гали

Мәйданда чаңгы киеп йөгерү, капчык белән сикерү, капчык сугышы, кашыкка йомырка, дөресрәге, теннис шары куеп йөгерү кебек традицион уеннар да булды. Теннис шары дигәннән, уеннар өчен җаваплы абый нигә йомырка урынына теннис шаригы куйганнарын аңлатып та бирде. «Йомырка белән хатын-кызларыбыз бирелеп китә, шуңа күрә теннис шары инде», – диде.

Операторыбыз Равил Мукменов ласты киеп чапкан, тәрҗемәчебез Алена Низамова «Туганайлар» редакциясе кызлары белән чаңгы киеп «йөгергән».

 

Фото: © Салават Камалетдинов

Сабантуй көнне болыт әле бер килде, әле китте. Интернетта көне буе яңгыр дип күрсәтсә дә, көне кояшлы һәм җылы булды. Ә яңгыр шулай да явып үтте. «Журналистлар җыелышкач, яңгыр ява бездә дә», – дип бер апа сәхнәдән җырлап та җибәрде. «Сабада кояш астында да яңгыр ява», – дип тора иде «Шәһри Казан» редакторы Радик Сабиров.

Яңгыр дип кенә уеннар туктап тормады. Иң кызыгы көрәш келәмендә сумо буенча ярыш булгандыр. Көндәшләр, зур-зур костюмнар киеп, бер-берсен егарга тиеш. Бер тәгәрәшеп китсәң, ул костюм белән торуы да авыр. Шуңа өстәп, өстән яңгыр явып тора, аяк асты шуа. Халыкның күбесе, трибуналарга тезелеп утырып, сумоистларны күзәтте. Катнашучыларны яңгыр куркытмады, рәхәтләнделәр генә тәгәрәшеп.

Волейболда җиңү өчен авыл сөте эчәргә кирәк

Нигә Алена «Интертат» командасы белән чаңгыда йөгермәгән дисәгез, менә җавабы: калган бөтен кеше волейбол уйнарга китте. Волейбол кыры төп мәйданнан ераграк иде, андагы шау-шу волейболчыларга ишетелмәде дә. Йөгереп килеп, бераз «разминка» булсын дип тупка суккаладык. Дөресен генә әйткәндә, без волейболга бөтенләй әзерләнмәдек, эшләгән бөтен эшебез – команда туплау.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

Ярты команданың волейболдагы тәҗрибәсе «соңгы тапкыр мәктәптә уйнаган идем» булса да, сер бирмәдек. Ара-тирә килгән разведчикларның : «Командагыз көчлеме соң?» – дигән сорауларына бертавыштан «әйе» дип күңелләренә шом кертергә тырыштык. Жирәбә нәтиҗәсендә беренче уенда «Татмедиа» командасы эләкте. Команда капитаны «аларның уртача буе безнекеннән озынрак» дип йөрсә дә, җиңдек бит! Җиңдек бит! Энҗе үзе генә дә әллә җидене рәттән уңышлы бәрде. Ул җиңүдән соң бөтенләй канатлар үсте инде, үзебезгә ышаныч та арткан иде.

Икенче уенда «Мамадыш-информ»га каршы уйнадык. Җиңделәр безне. «Мамадыш командасы көчле. Алар авыл сөте эчә шул, ә без юк», – ди шаяртып команда капитаны Равил Мукменов. «Бу нәфис кызлар уйный белә дип уйламый идем. Шундый шәп кызлар, кайберләре миннән яхшырак та уйный», – ди. Нәфис кызларда көч юк димәгез, алар да авылда сөт эчеп, ит ашап үскән. Киләсе елларда җиңү өчен нишләргә кирәклеген беләбез инде хәзер.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

Мамадышның тавыш режиссеры Рөстәм Салихов «за ВДВ!» дигән сыман, уен дәвамында берничә тапкыр «Ааа, Сабантуй!» дип кычкырып куюы нык истә калды. Менә бәйрәм рухын өстәде, үз командасының гына түгел, безнең команданың да рухын күтәрде.

«Мамадыш-информ» нәтиҗәдә икенче урын алды. Шуннан соң аларга җиңелү уңыш кебек тә кабул ителде. Бер тапкыр да бергә җыелып уйнап та карамаган команда өчен бик әйбәт күрсәткечкә ирештек дип саныйбыз.

Волейболда «Ялкын» һәм «Казан утлары» җыелма командасы җиңде. Аларның җиңәсе бездә дә шик тудырмый иде инде. Һәркөнне төшке аш вакытында, эштән соң да «Татмедиа» төбендәге чирәмгә ята-ята уйнадылар. Үзләре призлы урын алуларына ышанган. Афәрин!

Мамадышлардан аркан тарту буенча мастер-класс

Бөтен халыкны урыннан кубарган тагын бер бәйге – аркан тарту булды. Район җирлекләреннән килгән командалар күрсәтеп тә күрсәттеләр көчнең нәрсә икәнен. Беренче булып, хатын-кызлар чыкты. Унберләп команда, һәрберсендә бишешәр кеше. Кукмаралар, Әтнәләр башкаларны сөйрәп кенә алды. «Көн саен күсәгәсе белән ит ашаган, сөт эчеп яшәүче хатыннар бит алар», – дип мактадылар апаларны.

Шулай да Әтнәләрне Спас, Лаеш, Кама Тамагы, Югары Ослан кызларының җыелма командасы җиңде. Берсеннән берсе «мощный» хатын-кызлар малайкаем! Менә ичмасам журналистлар дип карап тордык.

Ир-атлар арасында аркан тартуда алтылап команда катнашты. Финалга Мамадыш белән редакторлар командасы чыкты. Илла да озак тартыштылар. Мамадышның тавыш режиссеры Рөстәм Салихов кабат бөтен халыкны үзенә каратып торгандыр. Волейболда да иң яхшы уенчыларның берсе, аркан тартуда да кимен куймады.

Иң беренче булып чыкты да, башы белән күккә карап, иелеп басты. Җиңәсең килсә, шулай басарга кирәк икән аны. Мамадышның кызларының кычкыра-кычкыра тавышлары да беткәндер. Ахыр чиктә җиңделәр Мамадышлар. Рөстәм Салихов җиргә барды да ауды. И сикерештеләр, и кычкырыштылар, Рөстәм ята. Аны сөйрәп кенә торгыздылар да тотындылар кочаклашырга. Менә бәхет кайда ул, ә?!

Шуңа өстәп, волейболның финалында «Ялкын» белән «Казан утлары»ның җыелма командасына җиңелгәч, кәефләре төшкән иде. Әлеге дә баягы Рөстәм Салихов янып-пешкән иде ансында да. «Рөстәм, пажалыста, өч кенә очко калды!», «Рөстәм, пажалыста, тагын икәү генә калды!» дип ялварулы караш белән уйнадылар Мамадышлар. Ну җиңеп кенә булмады ансында. Ә арканны ничек итсәләр дә иттеләр.

Рөстәм Салихов бүләкләүдән соң сөенеп туялмыйча басып тора иде. «Бик күңелле, бик рәхәт. Әле урыннар да бик күп булды», – дип сөйләп китте ул.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

Безнең главага рәхмәт. Бездә оешмалар арасында ундүрт спорт төре буенча төрле ярышлар була. Чаңгы, футбол, волейбол, бассейнда да йөзәбез. Шөгыльләнү бушка бездә, Аллага шөкер. Бик әйбәт. Балалар белән дә киләбез, шуңа балалар да спорт ярата, Аллага шөкер.

Сабантуй бик әйбәт. Бик күңелле. Күп кешеләр белән танышу, дуслар белән аралашу. Рәхмәт! Бик рәхәт. Сөенеп киләбез. Әле урыннар да бик күп булды, – ди.

«Ун ел буе көттем мин бу җиңүне!»

Журналистика әкренләп кенә хатын-кызлар кулына күчеп бара диләр. Шуңа зур итеп җәеп куелган көрәш келәменә чыгучы да булмас инде дип, моңсу караш ташлап мәйданга карап торганда «берничә минуттан көрәш ярышы башлана» дип хәбәр иттеләр. Шул сүзләрдән күңелгә рәхәт булып китте, чөнки башта «сумо уены» көрәш урынына булыр ахрысы дип кот очкан иде. Имеш, журналистлар бер-берсен этеп егарга гына сәләтле.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

Келәмгә сигез-тугыз ир-ат чыкты. Иң кызыгы, аларның күбесе көрәшкән кешеләр түгел. «Татмедиа»ның медиамәктәбе җитәкчесе Александр Третьяков гомерендә беренче тапкыр сөлге тотып карады. «Улыма җиңелүдән куркырга кирәкмәгәнлеген генә күрсәтергә теләдем. Шөгыльләнергә кирәк, болай гына чыгу дөрес түгел. Сабантуйларда көрәшкәннәрен караган бар иде. Тик көрәшчеләрне белмим», – диде ул келәмнән чыккач.

Фото: © Энҗе Габдуллина

Александрны «Нурлат-информ»нан 62 яшьлек Сергей исемле абый отты. «Аңа 62 яшь, беренче тапкыр көрәшә! Молодец!» – дип җан атты аның өчен хезмәттәшләре. Сергей абый әле өченче урынны да алды.

Ә финалга «Шәһри Казан»нан Фәрит Салихов белән «Күңел» радиосыннан Алмаз Әгъләмов чыкты. Алмазның күз карашларыннан ук ныклап көрәшергә җыенганлыгын аңлап була иде. Каш астыннан гына усал итеп карап куйды, әһә, хәзер сөзешәләр дип уйлап куйдык.

Ә Фәрит Салихов авыл Сабантуйларында батыр калган, көрәш буенча спорт остасына кандидат, көрәш турында язучы журналист та. Дөньякүләм дәрәҗәләре булмаса да, ул көрәшнең бөтен алымнарын күз белән булса да белә.

Фәрит Салихов Алмаз Әгъләмовны бик матур итеп, күтәреп чистага салды. Һәм аның үзен дә матур итеп күккә чөйделәр. Сөенүен яшермәде абсолют батыр. «Мин бу җиңүне ун ел көттем», – диде.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

Мин бу җиңүне бер ун ел көттем. Журналистлар арасында Сабантуй булсын дип көттем. Тормышка ашты, ләкин мин спорт формасын югалткач. Бер ун ел элек булса, җиңүе җиңелрәк тә булыр иде. Рәхәт миңа. Авыл Сабан туенда үз авырлыгымда беренче калганым булды. Абсолют батыр булып, беренче тапкыр калдым. Хәзер көрәштән китсәм дә була инде, – диде көлеп.

 

Фото: © Рамил Гали

«Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире Радик Сабиров исә: «Фәрит Салихов көрәшкә кайтты» дип язабыз», – дип көлеп куйды.

Абсолют батырга матур гадәт буенча тәкә дә бүләк иттеләр. Читлеккә кертеп куелган тәкәне сәхнәгә үк алып менделәр. Күпсанлы журналистлар соравы буенча, иңсәсенә дә салдылар. Тәкә журналист кулына эләгүен сизде, ахры. Бер-ике секунд кына тик торды да, очып-очып җиргә мәтәлде.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

Журналистлар Сабантуе традициягә әйләнсен иде

Журналистлар менә шулай эшли-эшли ял итә инде ул. Яңа мәгълүмат җыеп, укучы өчен кызыклы контент ясап, җырлап, биеп, аралашып үтте бу Сабантуй. Җиңүчеләрне билгеләр алдыннан бөтен журналистлар мәйданны тутырып рәхәтләнеп бер биедек. Әле кайчан «Татмедиа»ның бөтен журналистлары күмәкләшеп биер һәм җырлар иде. «Волжские зори» – «Идел таңнары» газетасы хезмәткәре Наилә Молчанскаяның сикерә-сикерә биюе генә дә ни тора. Энергетикасы белән оялып торган яшьләрне дә урыныннан кузгалтты.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

Инде саубуллашып автобусларга таралыштык. Кайтканда юлны кыскарак тотарбыз дигән өметләр генә акланмый калды. Авырлыклар килеп чыкканда кемнең кем икәнен беләсең, диләрме әле. Кайтканда 15 минутлап юл узганнан соң, автобусыбыз ватылды, техника ватылмый тормый ич инде. «Татмедиа» АҖ директоры Шамил абый Садыков та, Рәмис абый Латыйпов та безне Казанга алып кайтырга дип кире борылып килде. Башка редакцияләр дә ярдәм итте, юл уңаеннан кешеләрне алып китә тордылар. Сабадан машина җибәрделәр. Менә ул бердәмлек.

«Татмедиа»ның 15 еллыгына багышланган Сабантуй менә шулайрак узды. Алдагы елларда да үтсен иде ул, журналистларның шундый матур традициясе барлыкка килер иде.

«Татмедиа» турында фактлар:

  • «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте 2007 елның 1 октябрендә ТР беренче Президенты Минтимер Шәймиев указы белән оештырыла.
  • «Татмедиа» составына 98 район, шәһәр һәм республика газетасы, 17 журнал, 19 телеканал, 14 радиоканал, интернетта 79 сайт һәм социаль челтәрләрдә 350дән артык профиль керә
  • Газеталар рус, татар, чуваш, удмурт телендә чыга
  • «Татмедиа»да 1685 хезмәткәр эшли.
  • 2022 елның беренче яртыеллыгында басма газеталарның гомуми тиражы – 270 509 экземпляр.
  • «Татмедиа»ның Интернет массакүләм мәгълүмат чаралары «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы һәм 78 район, шәһәр, республика массакүләм мәгълүмат чараларының сайтларыннан тора.
  • 2021 елда «Татмедиа»ның массакүләм мәгълүмат чаралары сайтларына 74 360 537 уникаль кеше кергән, ә 2022 елның беренче яртыеллыгында 38 245 354 уникаль кеше булган.
  • «Татмедиа» телеграм-каналына 26,1 меңнән артык кеше язылган. Медиакомпаниянең телеграм-каналларына барысы 150 меңнән артык кеше язылган.
  • Социаль челтәрләрдә язылучылар саны – 3,7 миллионнан артык.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100