Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Татмедиа» Сабан туенда биеп сокландырган «Волжские зори» журналисты картаймау серен ачты

Журналист «Татмедиа Сабан туе» картаймау серен ачты: кеше күрми дип хис итеп биергә кирәк!

news_top_970_100
«Татмедиа» Сабан туенда биеп сокландырган «Волжские зори» журналисты картаймау серен ачты

15 июль көнне Байлар Сабасында «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте журналистлар өчен Сабан туе уздырды. Бәйрәмдә өлкән яшьтәге бер ханым башта ук күпләрнең игътибарын биюләре белән җәлеп итте. «Син кояшлы көнем» җырына аеруча шәп итеп биегәч,«Волжские зори» – «Идел таңнары» газетасы хезмәткәре булган  бу ханым белән башкаларны һичшиксез таныштырырга кирәк дип уйлап куйдык. Тамашачыларның берсе аңа 62 яшь икәнен әйткәч, инде таныштырмау дөрес булмас дип уйладым.

Җыр тәмамлангач, Наилә ханымны алып баручылар сәхнәгә чакырды. Аңа махсус бүләк тапшырдылар. Ул, шпагатка утырып, икенче тапкыр шаккаттырды. 

Кама Тамагы районының газетасы хезмәткәре Наилә Молчанская белән сөйләшеп алдык. 

 –  Наилә ханым, сез бик матур итеп биедегез. Сез кайчаннан бирле бию белән шөгыльләнәсез?

 – Мин балачагымнан биергә ярата идем. Әмма үземдә сәләт юк дип уйлап, геолог булырга укыдым. Геолог булдым, ул эшчәнлекне тәмамлагач, газетага килдем. Газетага килгәч, шуны аңладым – берәр нинди бәйрәм була икән – биергә кирәк. Чөнки мин музыка ишетсәм, биисем килә.

– Нинди биюләрне яратасыз?
– Мин теләсә нинди биюләр биим. Яһүд, татар, рус. Теләсә кайсы биюдә иң мөһиме – ритм булуы. 

 – Хәзер дә биюгә йөрисезме?
 – Мин хәзер Кама Тамагында атнасына ике тапкыр фитнес төркемгә йөрим. Мин анда өлкәне, чөнки миңа 62 яшь, мине анда барысы да бик хөрмәт итә.

 – Шундый гыйбарә бар бит – беркем дә сине күрми дип уйлап бие, диләр. Сез дә шул кагыйдәне исәпкә алып биисез ахры?

 – Мин һәрвакыт шулай биим – мине беркем дә күрми дип хис итеп биим. Үзем өчен биим. Аннары тагын шундый кагыйдә бар. Биесәң, картаймыйсың. Бу чыннан да шулай. Минем бии торган дусларымның берсе дә картаймый. Мин бөтен кешегә дә биергә киңәш итәм. 

 – Газетада нинди вазифа башкарасыз?

 – Мин корректор. Мөмкинлек булганда, язам. Сәяхәт итәргә яратам. Абхазиягә җыенам, мин аны язачакмын, Калининградта, Дубайда булдым, шулар хакында яздым. Газетада «Сәяхәтләр» рубрикасында минем язмалар бар. Шулай ук Кама Тамагы турында тарихи язмалар язам.

Оештыручылар биргән бүләкне Наилә Молчанская «Интертат»ка да күрсәтте. Һәрберсенә бәя бирде. 

Блокнотны – һәрвакыт кирәкле әйбер диде, сабын да кирәк – чисталык мөһим, кайткач, кул юабыз, ди. «Чаян» журналыннан кружкага сөенде. Өстәп чынаяк та чыккач, «татарлар өчен иң кирәкле әйбер» дип куанды. 

– Бүләкләр бик ошады, бу бәйрәм искиткеч! – диде ул.

–  Рәхмәт, Наилә ханым, биеп яшәгез!

Сез дә Наилә ханымның киңәшләрен исәпкә алып, биеп яшәгез!

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 17 июль 2022
    Исемсез
    😃👍
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100