Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ютазыдагы «Кымыз бәйрәме» фестивалендә депутат-аксакал: «Исерткеч урынына кымыз эчегез»

Татарстан өчен гадәти булмаган бәйрәмне тамаша кылып кайту насыйп булды. Ул да булса Ютазыда гөрләгән «Кымыз бәйрәме» Төбәкара фестивале. Ул 2нче ел рәттән Ютазы районының Әбсәләм авылында үтте.

news_top_970_100
Ютазыдагы «Кымыз бәйрәме» фестивалендә депутат-аксакал: «Исерткеч урынына кымыз эчегез»
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Эх, кымызы ла, кымызы...

Җәйге челләләрдә салкын кымыздан да шәп эчемлек юктыр ул. Аның шифасы, файдасы хакында белмәүче сирәктер, мөгаен. Төбәкара дәрәҗәдә бик зур масштаблы итеп үткәрелгән әлеге чара моны янә бер кат дәлилләде.

Ютазы районы – Башкортстан белән Татарстан чигендә урнашкан, соклангыч таулары, табигате белән дан тоткан төбәк. Башкортстан Республикасының Октябрьский шәһәреннән ерак түгел.

«Татарстанның бары тик берничә районында гына кымыз җитештерү эше сакланып калган. Ютазы районында мондый зур күләмле чара үткәрү өчен барлык мөмкинлекләр бар. Биредә кымызның төрле сортлары сезнең игътибарга тәкъдим ителә. Элек-электән үк кымыз ифрат файдалы, шифалы эчемлек булып саналган», – дип башладылар бәйрәм фестивален алып баручылар.

Берникадәр чын-чыннан Сабантуйны хәтерләткән җыен рәсми затлар, мөхтәрәм кунакларның сәламләве белән башланып китте.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов чараның татар халкы өчен мөһим бәйрәм булуын әйтте.

«Сезгә Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразыевның кайнар сәламнәрен җиткерәбез. Бүген Ютазыда Татарстан һәм татар дөньясы өчен зур, мөһим вакыйга үтә. Ат – татар кешесе өчен тормыш рәвеше, спорт, сәламәтлек һәм бизнес», – диде ул.

Шулай ук ул кымызның ифрат файдалы булуын ассызыклады. «Бу бәйрәмнең максаты – традицияләребезне саклап калу, асылыбызны онытмау. Кымыз – ул бик файдалы эчемлек. Аны эчегез, кулланыгыз һәм шифасын күрегез», – дип сөйләде.

Җитәкче сүзләренә караганда, әлеге зур фестивальнең Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә үткәрелүе дә мөмкин.

«Безнең районда кымыз җитештерү узган гасырның беренче яртысында ук башланган. Бу эчемлекнең кеше организмына уңай йогынтысы турында һәркем белә. Ул туберкулез, йөрәк-кан тамырлары, ашказаны һәм башка авыруларны дәвалауда еш кулланыла. Бүгенге бәйрәмдә төрле төбәкләрдән эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр. Шулай ук бик кызыклы, мавыктыргыч мастер-класслар оештырдык», – дип белдерде Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфигуллин.

«Бу – халыклар дуслыгы бәйрәме, алай гына да түгел, гаилә бәйрәме. Ник дисәгез? Кымыз җитештерү – ата-бабаларыбыздан килгән изге һөнәр. Бәйрәм милли, гаилә кыйммәтләрен күтәрә, данлый. Кымыз эчсәгез, сәламәт булырсыз, чирләр сезне урап узар», – дип бәян итте «Башкорт кымызы» җәмгыяте җитәкчесе Рушан Нәбиуллин.

Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле: «Ат терлекчелеге бездә үсештә»

Ютазы районының Әбсәләм авылында 2нче тапкыр үткән төбәкара «Кымыз бәйрәме» фестивалендә ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Нәсел эше һәм терлек үрчетү бүлеге җитәкчесе Дамир Миңнебаев республикада атлар үрчетүгә игътибар бирелүен әйтте.

«Авыл хуҗалыгының малчылык тармагы – иң әһәмиятле юнәлешләрдән санала. Ат терлекчелеге – бездә үсештә. Безнең монда чын-чыннан фикердәшләр, ат үрчетүне һәм кымыз җитештерүне арттыручылар катнаша. Ютазы районы – тырышлар төбәге ул. Алга таба да уңышлар телим ютазылыларга», – диде Дамир әфәнде.

«Хәзер инде авылларда, кызганычка, атлар бик юк»

«Ел саен киләм, улым бу авылда гаиләсе белән гомер кичерә. Искиткеч шәп бәйрәм», – ди Кече Урыссу авылыннан булган, 37 ел буена тәрбияче булып хезмәт куйган Вәсилә Ильясова.

«Хәзер инде авылларда, кызганычка, атлар бик юк, әмма фермаларда бар. Без инде ат өстендә үскән балалар бит, үскәнем», – диде Кече Урыссу авыллында Камил хәзрәт һәм Рәзинә абыстай Абдуллиннар.

Әбсәләмдә кымыз җитештерү бик юк, әмма мәйданчык уңайлы булуы өчен сайлаганнар

Безнең Әбсәләм мәдәният йорты каршындагы «Сердәш» халык фольклор ансамбле делегацияне каршы алды, үзенең җыр-моңнарын тәкъдим итте. Без башкорт халкы көнкүрешен милли киемнәрдән, кымызлар белән тәкъдим итәргә булдык.

Авылыбызда килгән, килен һәм кияү белән булып төшкән башкортлар гына яши. Бүгенге көндә авылда яшьләр һәм балалар ансамбльләре дә бар. Хәзерге инде яшьләр, Башкортстанның Октябрьский шәһәре якын булгач, шунда китәргә ашкыналар. «Тотып калу» аларны бик кыен инде, – дип фикерләре белән уртаклашты миңа «Сердәш» ансамбле җитәкчесе Зөлфия Рәхмәтуллина.

Бездә авыл җирлегендә 800 якын кеше яши, тулаем 317 шәхси хуҗалык исәпләнә. Халыкның күпчелеге Әбсәләм төзелеш материаллары комбинатында, гипс комбинатында, «Татнефть» ярдәмендә машиналар җитештерү буенча тәҗрибә үткәрү оешмаларында эшли. Авылда яшьләр кала, авылыбыз гөрли. «Легион» исеме астында хоккейчылар командабыз да оештырылган. Анда яшьләр, яшүсмерләр бик актив йөри. Авыл хуҗалыгы тармагы буенча, бер хуҗалык бар – «Вәлиев» крестьян-фермер хуҗалыгы. Ул 100дән артык мөгезле-эре терлек асрый, шулай ук 70-80 савым сыер тота. Ә менә күпләп ат асраучылар бик юк, берән-сәрән ат асраганнар гына. Кымызны күрше авылда ясыйлар, әмма безнең авылда үткәрү өчен мәйданны сайладылар, – дип сөйләде Әбсәләм авыл җирлеге башлыгы Гөлназ Кубашева.

Кайсы төбәк кымызы күбрәк соң? Ютазыныкымы, әллә инде Башкортстанныкы?

Башкортстан кымызын тәкъдим итүчеләр дә, аны тәмләп карарга теләүчеләр дә күп иде. Хәер, һәркем аны авыз итә алды. Күпләр сыйфатлы булуын, тәмлелеген, шул ук вакытта әчелеген билгеләделәр. Дәүләкән, Туймазы кымызларын аеруча яраттылар.

Дәүләкән районыннан Сания Нигъмәтуллина җитәкчелегендәге крестьян-фермер хуҗалыгы 2007 елда 4 дөя белән кымыз җитештерүне башлаганнар. 10 ел чамасы вакыт узуга «Гаилә белән терлекчелек тармагын, фермаларны үстерү» буенча программада катнашып, 6 миллион сумлык грант отканнар. Хуҗалык 50 баш ат алган. Әлеге вакытта көн саен 200-230 литр кымыз җитештерүгә чыккан Нигъмәтуллиннар.

Алга таба борынгы аударыш көрәшен тамаша кылдык. Аударыш – атта атланып көрәшү, борынгыдан килгән спорт төре. Бу спорт төре шактый хәвефле тоелса да, бүгенге көндә янәдән модага ныклы адымнар белән кереп бара икән. Анда хәтта Ставрополь краеннан спортчылар катнашты.

Аударыш көрәшенә Әбҗәлил, Бөрҗән, Баймак һәм Авыргазы районнарыннан җыелма команда килгән иде.

«Без Башкортстан данын лаеклы рәвештә якларга омтылдык. Былтыр биредә Авыргазы районы спортчылары килгән иде. Аларга да бу чара ифрат ошаган. Бәйрәм бик нык ошый, бу – безнең борынгы уртак традицияләребезне торгызу фестивале. Татарстан халкы белән дус, тату көн күрәбез, кунакларга шулай йөрешәбез», – диде команда вәкилләре.

Нәтиҗәдә, Лениногорск командасы абсолют җиңүче булып танылды. Аларга махсус дипломнар, медальләр һәм квадроцикл тапшырылды.

Чакмагыш районының үрнәк, умартачылык белән ныклап шөгыльләнгән Ризидә апа һәм Мөнәвир ага Каюмовларның да гаиләсен очраттым. Алар оештыру комитеты тарафыннан хөрмәтләнделәр һәм диплом белән бүләкләнделәр.

«Без «Кымыз бәйрәмендә» икенче тапкыр катнашабыз. Үткән ел да бик ошады. Без балчылык продукцияләрен алып килдек. Халыктан сорау бар, сату-алу эшләре гөрләп тора. Илләребез тыныч булсын иде, махсус хәрби операция тәмамланып, улларыбыз, ир-егетләребез исән-сау әйләнеп кайтып, бу чараларны бергәләп бәйрәм итүләр насыйп булсын. Бәйрәм шулчаклы күңелле, монда халыклар дуслыгы балкышы», – дип сөйләде миңа озак еллар мәгариф тармагында эшләгән, шулай ук мәдәният өлкәсе үсешенә өлеш керткән Ризидә апа.

Ютазыда 1911 елдан бирле кымыз җитештерәләр

Гомумән, Ютазыда кымыз җитештерү эшчәнлеге Бөек Ватан сугышы чорында да тукталмаган. Хәтта шул авыр вакытларда да 70ләп кымыз савыла торган дөяләр бар иде. Аларны октябрь аенда колхозларга өләшәләр иде дә, кыш буе ашатып, март аена кымыз җитештерә башлыйлар иде.

Ул вакытта «Башкирская порода» атлары бар иде, сары иде алар. Миңа 1947 елда 6 яшь иде, һәм мин бу дәверне бик яхшы хәтерлим. 1958 елда Питердан кымыз белән дәвалану өчен сугыш генераллары да безгә килгәне истә калган. Әлбәттә, бездә кымыз җитештерү тукталырга да мөмкин иде. 1974 елда, Татарстанда туберкулез бетте, дип оран салдылар бит! Әмма бездә кымыз җитештерү тукталмады. Халык аңа сәбәпче булды. Ат та, кымыз да татар халкының нигезе булды. Мин инде 84нче яшь белән барам. Истә, 1960 елга кадәр, бөтен Ютазы районындагы 40 гектар сөрү җире, ул вакытта безнең ул җирләр 104 мең гектар иде, 1958 елга тиклем, ат белән сөреп чәчә идек. Ә менә бүген ни күрәбез: ат беркемгә дә кирәк түгел. Шулай да атның сөте, ите көннән-көн популярлаша. Атның итен ашасагыз, холестерин белән интекмәссез. Исерткеч урынына, дуслар белән җыелганда мәҗлестә кымыз эчегез, – дип сөйләде муниципалитетның шәрәфле шәхесе, озак еллар депутат вазыйфаларын башкарган Сәгъдәтулла Төхбәтуллин.

Гомумән, бәйрәмдә халкыбызның шулкадәр актив булуы, республиканың кымыз продукциясе сыйфатын горурланып сөйләүләре куандырды. Бер очрашу – үзе бер гомер, ди бит халкыбыз. Нәкъ шундый күрешүләргә дә бай булды әлеге «Кымыз бәйрәме» фестивале. Кемдер әйткәне бар: «Атны – авылга, ир-егетне атка кайтарырга кирәк», – дип, тик ат белән безнең халык – мәңге аерылгысыз ул! Шуңа күрә, иң яхшысы – атлар асрыйк, кымыз җитештерик һәм гореф-гадәтләребезне данлыйк.

Әче дә, шифалы да кымыз – алыштыргысыз нигъмәт, табыннарның яме, зур сые. Ат асраучылар сыйфатлы кымызга һәм иткә генә туенмый, бал да сатып, тормыш-көнкүреш хәлен дә яхшырта.

Язмага нокта куйганда, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы түрәләренә дә мөрәҗәгать итәсе килә, бәлки, районның бренды дәрәҗәсендә үткәрелгән бәйрәмдә үзгәрешләр кирәктер? Ни дисәң, дә юньле-рәтле кымыз җитештерү булмаган җирлектә, башка төбәкләрдән кымыз ясаучыларны чакырудан ни файда күрәсез икән соң?!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100