Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Радик Динәхмәтов: «Яралы солдатларның авыртудан кычкыруы йөрәкне телгәли»

Башкортстанның атказанган артисты Радик Динәхмәтов махсус операциядән кыска вакытлы ялга кайтты. Ул анда үз теләге белән киткән иде. Һәр көне алдан язып куелган булуга карамастан, җырчы «Интертат» хәбәрчесе белән аралашырга да вакыт тапты.

news_top_970_100
Радик Динәхмәтов: «Яралы солдатларның авыртудан кычкыруы йөрәкне телгәли»
Радик Динәхмәтовның шәхси архивыннан

«Безнең хезмәт монда кайткач та дәвам итә»

Радик абый, ялыгыз ничек үтә?

Гөлназ, кайтуыбызга инде 2 көн үтсә дә, әле 1 генә минут та ял иткәнебез юк, дөресен әйткәндә (көлә). Хезмәттә йоклап булмый. Монда кайткач, бәлки, бераз йоклармын дигән идем, ләкин әлегә мөһимрәк эшләр белән йөрергә туры килә. Әле яңа гына Дүртөйледәге гимназия укучылары белән очрашудан чыктым. Дүшәмбе көнне Уфадагы гимназиягә чакырдылар. Филармониядәге коллегаларым белән күрешмәгән. Кыскасы, һәр көнем диярлек планлаштырып куелган.

Ял итү дигәндә, болай да диванда ятып ял итүне күздә тотмаган идем. Полк җитәкчелеге дә: «Әгәр сезнең белән эшегездә, мәктәпләрдә күрешергә, очрашулар уздырырга теләк белдерәләр икән, зинһар, кире какмагыз», – дип калды. Миңа калса, безнең хезмәт монда кайткач та дәвам итә. Чөнки соңгы арада нацистлар тарафыннан төрле фейклар, ялган сүзләр таратыла. Менә шушы очрашулар, аралашулар аша дөреслекне җиткерү – минем миссиямдер, бәлки.

Мәктәптәге очрашудан бик сөенеп чыктым. Балаларга, үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү, намус, тугрылык кебек төшенчәләрне аңлатуга бик зур игътибар бирелә икән. Балалар сораулар яудыралар, барысы белән дә кызыксыналар. Җырлап, җырлашып, бик җылы итеп аралашып утырдык.

Якыннарыгыз ничек каршы алды?

Безне кичке 20:30 сәгатьтә Совет мәйданында республика җитәкчелеге, якыннарыбыз каршы алды. Халык теленә ул мәйдан хәзер Генерал Шәйморатов мәйданы дип кереп бара.

5 машинада 200 солдат кайттык. Каршылауның тантаналы өлеше дә булды, һәйкәлгә веноклар салдык.

Әлбәттә, һәрберебезнең тизрәк якыннары белән күрешәсе килә иде. Мине кызым белән улым, оныгым Айлин каршы алдылар.

Фото: © Радик Динәхмәтовның шәхси архивыннан

Оныгым аеруча нык сагынган. Элемтә булганда, аның белән гел шалтыратышып тордык. «Татай, син минем туган көнемә кайтачаксың бит?» – дип шалтыраткан саен сорый иде. Кайчан кайтачагыбызны төгәл белмәгәнгә: «Кызым, җәй көне генә кайтырмын, ахры», – дип әйтә килдем. Ә монда шундый шатлыклы вакыйга булды: без 23 ноябрьгә кадәр биредә, оныгымның туган көненә дә җитешәм икән. Кичә махсус, барлык очрашуларымны кичектереп, көнемне оныгым белән үткәрдем.

Фото: © Радик Динәхмәтовның шәхси архивыннан

Кайткан кичне, балалар белән күрешүгә үк, әни янына кайтып киттем. Әни кайтасымны белми иде, сеңлекәш, йөрәге тота күрмәсен дип, бер ярты сәгать кала гына әйтеп, әзерләп куйды. Гомумән, кайтачагымны беркемгә дә әйтмәгән идем. Үзем белән эшләүче оркестр егетләрен дә, Шәйморатов һәйкәле янында төшкән фотомны җибәреп, аптырашта калдырдым.

«Яралының гомерен санаулы минутлар хәл итә»

Сез Украинага китү белән, элемтәгә чыкмый башладыгыз. Иң беренче вакытлар турында сөйләшик әле. Чикне узу белән хис-кичерешләрегез нинди булды?

Иң беренче чиратта, дошманнарның үз халкына карата коточкыч мөнәсәбәтенең нәтиҗәләрен күреп, шок халәтендә калдык.

Безнең Башкортстан полкы Кызыл Лиман юнәлешендә хезмәт итә. Анда килеп керү белән, шартлаудан җимерелгән биналар, йортлар каршы ала… Һәм шул шартларда да гадәти тормыш белән яшәүче халык, матур итеп киенеп мәктәпкә баручы балалар, иртән эшкә ашыгучы кешеләр игътибарны җәлеп итә. Инде ул территорияләр безнеке булса да, хәзер дә безнең позицияләр бар. Атышкан тавышлар ишетелеп тора.

Җирле халык безгә карата бик җылы мөнәсәбәттә. «Балалар, сезнең килүегез гомерлеккә булса иде. Без күргәннәрне беркемгә дә күрергә язмасын иде», – ди өлкән буын. Үзебезгә карата бер генә тапкыр да тискәре караш сизгәнем булмады. Шәһәрләрдә төзелеш бара, асфальт җәяләр, җимерек йортларны торгызалар. Ул территорияләрдә, әкренләп, барысы да җанлана. Һәм шушы шартларда яшәүче кешеләрнең рухы көчле булу сокландыра. Алар хәзер ышаныч, өмет белән алга карый.

Үз вазифаларыгыз турында сөйләгез әле.

Алдагы әңгәмәбездә мин, санитар булып хезмәт итәчәкмен, дип әйткән идем. Чикне узгач та, безнең взводтан кемнең машина йөртү таныклыгы булуын белешә башладылар. Кайсы алып килергә оныткан, кайсы таныклыгыннан мәхрүм ителгән. Минеке исә һәрвакыт үзем белән йөри. Шулай итеп, озак уйлап тормыйча, мине «ашыгыч ярдәм» машинасын йөртүче итеп куйдылар.

Вазифаларыма килгәндә, мин яралыларны тиз арада госпитальгә илтеп җиткерергә тиеш. Аларны «передовой»дан «бронированный» зур «ашыгыч ярдәм» машиналары белән иң якын госпитальгә чыгаралар. Анда егетләрне безнең табиблар карый, бинтларын алыштырып, авыртуны баса торган уколлар ясап, капельницалар куя. Ягъни, беренчел ярдәм күрсәтәләр. Шуннан яралыларны мин йөртә торган «ашыгыч ярдәм» машинасына алып чыгалар, һәм без алар алга таба дәвалану узачак госпитальгә юл тотабыз. Госпитальләр төрле шәһәрләрдә бар. Хәзер бөтен юлларны ятлап бетердем инде. «Позывной Асян» командасы килү белән үк, тиз арада җыенып чыгып китәргә туры килә. Дежурда чишенмичә йоклыйбыз. Вакытны аз гына да югалтырга ярамый, чөнки яралының гомерен санаулы минутлар хәл итә.

Соңрак роталарга якын булган блиндажларда да дежурда торырга туры килә башлады. Медвзвод егетләре – профессиональ табиблар. Алар яралыларга гына түгел, теше, ашказаны авырткан, кан басымы уйнаган һәм башка чирләрдән интеккән солдатларга да ярдәм күрсәтә. Госпитальгә бик җитди, кичектерергә ярамаган очракларда гына алып китәбез.

Фото: © Радик Динәхмәтовның шәхси архивыннан

Сез чагыштырмача тыныч җирдә хезмәт итәсез булып чыгамы?

Без авыру солдатларны каршылый торган блиндаж тыл белән «передовой» арасында урнашкан. Тирә-ягыбызда «прилет»лар да, «отлет»лар да булып тора. Артиллерия бик нык эшли, бу сизелә.

Нинди генә яралыларны күрмисездер... Кыен вакытлар буламы? Үзегезне ничек кулга аласыз?

Мөнәҗәтләр белүем, догада булуым ярдәм итә. Туганнарымның да үзем өчен теләп торуларын сизәм. Психологик яктан кыен булганда да, бирегә нәрсә өчен килгәнеңне белгәнгә, үзеңне кулга алырга, иң яхшы сыйфатларыңны күрсәтергә туры килә. Дөресен әйтергә кирәк, анда зарланып, «авыр» дип утыру мөмкинлеге юк.

Әйе, психологик яктан авыр вакытлар булды, әмма аларның барысы турында да сөйләп булмый. Түзем булырга тырышасың инде.

Җыр ярдәм итә. Элемтәчеләр взводында, минометчиклар янында җырлыйм. Алар белән аралашу, бер дулкында булу рухны күтәрә. Безнең 31нче полк 90 % диярлек Башкортстан егетләреннән тора. Юлда, яралыларны госпитальгә илткәндә, Татарстан егетләрен, флагларын күреп калам. Аларга куллар болгап китәбез. Без – гомер буе күрше булып яшәгән ике тугандаш халык бит инде. Анда да бер-беребезне бик якын күрәбез.

Сезнең җырчы икәнне танып, «нишләп йөрисез монда» дип сорыйлармы?

Сер түгел, андый сораулар килә. «Радик, мин – токарь, ә мин – төзүче, безнең нигә монда булу аңлашыла инде. Ә син нишләп йөрисең монда? Син сәхнәдә җырларга тиеш бит», – диләр. «Мин сездән бернәрсә белән дә аерылмыйм, без барыбыз да – Россия гражданнары», – дим андыйларга.

Безнең окопка «Красная звезда» газетасын алып киләләр. Президентыбыз Владимир Путинның: «Сезнең һәрберегез, контрактка кул куеп, иле хакына үзенең гомерен корбан итәргә әзер булуын аңлый», – дигән фикерен укыган идем. Аннан хәрби теоретик Карл фон Клаузовецның «О войне» дигән китабы бар. Ул: «Народ любой страны не может считать себя дороже, чем честь, достоинство, долг и свобода», – дип яза. Миңа да бу юллар нык тәэсир итте.

Иле хакына гомерен бирергә әзер булганда гына халык үзен бөек дип саный ала. Шуңа күрә, гражданкада булса да, нинди дә булса гамәлләре белән, кеше үз иле өчен файдалы булырга тиеш. Безнең полктагы егетләрнең дә күбесе, үзләренең гомерләрен бирергә әзер булып, илне якларга дип киткәннәр.

Фото: © Радик Динәхмәтовның шәхси архивыннан

«Ике «әткәебез» бар… Берсе бирегә 19 яшьлек улы махсус операциядә һәлак булганнан соң килгән »

Сез хәзер патриотизм, тынычлык хакына корбан булу хакында сөйлисез. Радик абый, дөресен әйтим, моңа ышануы кыен.

Гөлназ, сез миңа бу турыда болай гына әйтмисез. Димәк, башка төрле фикерләүчеләр белән дә аралашырга туры киләдер. Мин бәхәсләшмим, урманда да төрле агач, төрле чәчәк үсә. Минем ачуымны бер кешенең тискәрелеге аркасында, тулы бер милләт хакында начар дип сөйләүләре чыгара.

Машина белән берәр шәһәргә килеп кергәч, сиңа юл бирәләр, дустанә елмаялар икән: «Аха, бу шәһәрдә машина йөртүчеләр әйбәт», – дигән фикер кала. Яисә киресенчә, сиңа юл бирмәсәләр, «бигрәк начар йөриләр бу шәһәрдә» дисең. Тик син бу шәһәргә бит узып барышлый, берничә минутка гына кердең. Бер машина йөртүченең шундый булуы – барысы да начар дигән сүз түгел.

Мин килешәм, безнең арада да төрле ният белән килгән кешеләр бар. Әле махсус операциягә киткәнче, оркестрда эшләгәндә, безгә Дуван районы Ярослав авылыннан Ярослав исемле 18 яшьлек егетне җирләргә туры килде. Ул хәрби эш турында кечкенәдән хыялланып үскән. Махсус операция башлану белән, үзе теләп киткән. Менә ул – патриот.

Минем белән киткәннәр арасында өлкән яшьтәгеләр бик күп. 45, 50-55, яшьлекләр, 64-65 яшьлек агай-абзыйлар. Өлкән яшьтәге Валера дигән танышымның, борчылудан булса кирәк, күз күрүе бик нык начарланды, аяклары сызлый. Аның өчен хәзер сәламәтлеге беренче планда.

Тагын бер егет ихлас итеп, яшермичә: «Радик абый, бурычларым бик күп. Гражданкада мин ул кредитларны мәңге түләп бетерә алмаячакмын. Биредә исә хезмәт хакы әйбәт, бурычларымны да яба алам, шул ук вакытта тынычлык өчен көрәшкә үз өлешемне кертәм», – дип әйтте.

Ә мин, беләсез инде, бары тик оркестрда уйнарга, солдатларның рухларын күтәрергә дип килгән идем. Музыкантлар җыелмау сәбәпле, медвзводка эләктем. Ләкин мин үкенмим, горурлык белән хезмәт итәм.

20 яшьлек Никитабыз бар. «Радик абый, миңа кәрәзле телефон һәм компьютер өчен мышка алып кил, зинһар», – дип калды. «Никита, синең контракт кайчанга кадәр?» – дим. «Радик абый, мөһим түгел. Мин акча артыннан килмәдем, бу – минеке. Мин биредә ахыргача булачакмын инде, контракт беткән саен озынайтачакмын», – ди. 20 яшь аңа, Гөлназ. Никита да герой.

Ике «әткәебез» бар. Алар белән сөйләшкән саен, күздән яшьләрем тәгәрәп төшә. Берсе бирегә 19 яшьлек улы махсус операциядә һәлак булганнан соң килгән. «Улымны югалттым, хәзер мин аларны юк итәчәкмен», – ди… Илнурның да биредә туганы, туганнан туганы үлгән…

Арабыздагы хәрбиләрнең һәрберсенең үз тарихы.

Фото: © Радик Динәхмәтовның шәхси архивыннан

Сикәлтәләрдән барганда солдатларның авыртудан ыңгырашып, кычкырып җибәрүе йөрәкне телгәли

Югалтулар күпме, Радик абый?

«Ашыгыч ярдәм» машинасын йөртүче буларак, күкрәк сугып, «мин окоплардан яралыларны чыгарам, югалтулар күп» дип сөйли алмыйм. Табиблар яралыларны үзләре машинага алып керә. Минем бурыч – яралыны тиз арада тиешле урынга илтеп җиткерү.

Бик авыр хәлдәге яралылар була. Алар өчен бик нык борчылабыз. Ә андагы юллардан нинди генә техника үтмәгән. Сикәлтәләрдән барганда солдатларның авыртудан ыңгырашып, кычкырып җибәрүе йөрәкне телгәли. «Брат, аз гына түз инде. Хәзер асфальтка чыгабыз», – дип кабатлыйсың…

Сез үзегез кайда яшисез? Ниндирәк шартларда?

Ашау-эчү, киендерү бик яхшы. Моның өчен Башкортстан җитәкчелегенә бик зур рәхмәт. Нәрсәләр җитмәве, кирәк әйберләребез белән даими кызыксынып торалар. Әлбәттә, мин, бөтен җирдә дә шулайдыр дип, ышанып әйтә алмыйм.

Безнең кышкы киемнәр инде күптән алынган. Каравылда бик уңайлы, җылы киемнәрдән утырабыз. Ягъни, син туңып, ничек җылыныйм икән дип, игътибарыңны хезмәттән читкә юнәлтмисең. Материаль тәэмин итү взводы азык-төлекне гел алып килеп тора. Мин шушы вакыт эчендә бер тапкыр да туңып, ач утырганыбызны искә төшерә алмыйм.

Яшәүгә килгәндә, Самарадан кузгалып, чикне узу белән урманда яшәдек. Һәр взвод үзенә блиндаж казыды. Соңрак дислокация урыны башка урманга күчте. Блиндажларда яшибез. Иң рәхәт әйбер – йокы капчыгы, аның астындагы губка. Тычканнар – якын «дуслар». Аларга игътибар да итмибез инде хәзер... Тозаклар куябыз. Коля исемле егет песи табып алып кайткан иде. Хәзер ул да безнең ярдәмче – тычканнар белән сугыша.

Урнашырга тиешле урынга килеп җиткәч, безгә медпункт бирделәр. Анда 2-3 медик дежур тора, калган 9-10 кеше позициядә, окопларда.

Фото: © Радик Динәхмәтовның шәхси архивыннан

Сезнең контракт кайчанга кадәр?

4 июльгә кадәр. Мин 1 елга контракт төзедем. Миңа кайтканда 59 яшь булачак. Алга таба контрактны озынайта алмам, мөгаен. 55 яшьлекләрнең әле тагын да калу мөмкинлеге бар.

Ялдан соң яңадан китүе – иң авыры, диләр.

Без киткәндә, егетләр дә: «Бигрәк шатланып кайтып китәсез, яңадан ничек килерсез икән?» – дип калдылар. Бу хакта кичә дә уйлап яттым. Мин – бик җиңел кеше, характерым шундый. Әнкәйдән күчкән гадәт буенча, кәефем дә гел күтәренке. Иртәгә китәргә кирәк, дисәләр, утырам да китеп барам. Минем өчен бу – проблема түгел.

Иҗат кешесенә, иҗат кешесенә генә түгел, гомумән, кешегә, бәгыре катмасын өчен, ниндидер матурлык кирәк сыман. Шундый шартларда да гаҗәпләнерлек, сокланырлык әйберләр күрәсезме, Радик абый? Нәрсәдән илһам аласыз?

Төрле отрядларга барып, флейтада уйнап җырлыйм. Алар белән аралашулардан, аларның хис-кичерешләренә, күзләренә карап, мин илһам алам.

Сезгә окопта яздырылган бер җырымны җибәргән идем. Шундый матур көн иде. Җырлыйм әле, минәйтәм. Якташым Мөдәрис Мөсифуллин көе, Сафуан Алибаев сүзләренә язылган җыр иде ул.

Берничә патриотик җырым бар. Аларны да видео белән яздырырга кирәк, дип уйлап йөрим. «Өчпочмаклы хат» дигән җырым бар. Аңа клипны Уфада төшереп булмый. Махсус операциядә вакытта төшерү бик урынлы булыр иде. Видео аша булса да халык андагы чынбарлыкны күрер иде.

Ә матурлыкны мин бөтен нәрсәдән табам. Анда әле хәзер дә әбиләр чуагы кебек матур, коры һава торышы саклана. Кайтып китәсе төнне егетләргә: «Мин иртәгә юлга чыгасы. Барыгыз өчен дә дежурда торам, йоклагыз», – дидем. Төнге 11дән иртәнге 3кә кадәр окопта каравылда булдым, егетләргә йокларга мөмкинлек бирдем. Иртән исә шундый күренешкә тап булдым: кыйгаклап, кыр казлары җылы якларга китеп бара. Төркем-төркем булып очалар. Мондагы вазгыятькә карамыйча, табигать үз тормышы, үз кануннары белән яши бирә. Иҗади кеше буларак, болар барысы да якын миңа. Төнге ай сокландыра, окоптан төнге күкне фотога төшерәм. Матурлык бөтен җирдә бар, аны күрә, тоя белергә генә кирәк.

Шул төнне каравылда утырам. Төнге 2дә, фонарь кабызып, дус егет чыгып килә. Миңа каһвә ясап алып чыккан. Биредә ул миңа каһвә алып килсә, «рәхмәт» дияр идем. Ә аның окопта каһвә ясап алып чыгуы…Хәтта искә алганда да күңелләр тула. Анда гражданкада яратмаган әйберләрне ярата, кадерли башлыйсың. Кайнар чәйне, кешеләр белән мөнәсәбәтләрне...

Зарланмыйча, шатланып яшәргә кирәк икән. Юк-бар өчен тавышланмаска, ирекне тагын да яратырга. Дусларны, балаларны, гаиләне тагын да кадерләргә. Мин боларның барысын да ихлас күңелдән әйтәм.

Рәхмәт, ялларыгыз әйбәт узсын! Исән-имин әйләнеп кайтыгыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100