Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Радик Динәхмәтов махсус операциядән кыска вакытлы ялга кайткан

news_top_970_100
Җырчы Радик Динәхмәтов махсус операциядән кыска вакытлы ялга кайткан
Радик Динәхмәтовның шәхси архивыннан

Үз теләге белән махсус операциягә киткән Башкортстанның атказанган артисты Радик Динәхмәтов кыска вакытлы ялга кайткан. Бу хакта ул «Интертат» хәбәрчесенә үзе хәбәр итте.

Радик Динәхмәтовны күпләр «Әле дә син бар әле дөньяда», «Зәңгәр күзле кызны сагынам», «Күрше хакы – тәңре хакы» кебек популяр җырлары аша белә. «Интертат»ка интервьюда җырчы махсус операциягә Башкортстан полкында тынлы оркестр җыярга приказ чыгуын белгәннән соң китүе хакында сөйләгән иде. Ләкин әлеге полк җыела алмаса да, җырчы контракт төзеде. Радик Динәхмәтов бүгенге көндә Кызыл Лиман юнәлешендә «ашыгыч ярдәм» машинасы йөртүчесе, хәрби санитар вазифасында хезмәт итә.

Фото: © Радик Динәхмәтовның шәхси архивыннан

Радик Динәхмәтов безгә үзен бик яхшы хис итүен сөйләде. «Горурланып һәм күтәренке рух белән хезмәт итәм. Вакыт бик тиз уза. Инде менә 2 атналык ялга да җибәрделәр. 200 солдат кайтыр юлга чыктык.

Миңа матур теләкләр теләп торуыгыз өчен бик зур рәхмәт. Минем иҗат һәм хезмәт юлым белән кызыксынган, җырларымны яраткан тамашачым белән элемтәдә тотуыгыз өчен сезгә рәхмәтләр укыйм», – диде ул.

Радик абый иҗатын яратучылар өчен махсус операциядә яздырган видеосын да җибәрде.

Фото: © Радик Динәхмәтовның шәхси архивыннан

Фото: © Радик Динәхмәтовның шәхси архивыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100